поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.09.2012 Шоу-бизнес

Салаватка бардыңмы? (Фоторепортаж)

Август аенда Филармония концерт залында Салаватның чираттагы концертлары булып узды.

 Элек, балачакта, Сабантуй алдыннан шулай була торган иде: күңел якты бәйрәмгә әзерләнә, йөрәк тасырдап-тасырдап ала, сәгатьләп-көнләп көтәсең; әүвәл бәйрәмнең үзен түгел, аның якынлашканын көтәсең, – быелгы Сабантуй алдыннан нинди яңа кием сатып алырлар, – аннары бәйрәм тизрәк килеп җитүен телисең, – шулчакта яңа киемнәрне киеп Сабантуйга бару мизгелләре күз алдына килеп, күңелне рәхәт кытыклап тора торган иде.

 

 Хәзер балачактан инде күптән китеп барган күңел ике дистә ел буе Салават концертын көтә, чөнки ул күңелләрне дә, тамашачыны да ял иттерә белә, ичмаса!..Үсмер чактагы теге яңа кием кию шатлыгын, күңел тантанасын хәзер ни алыштыра ала соң?

 

«Салаватка бардыңмы?» –

                                      дип сорый,

Бер танышы икенчесеннән.

 «Ник бармаска! –

                        Салават ул һаман

Йолдыз чүпли август күгеннән!

 

Шөкер, җырчылар күп хәзер һәм  һаман үрчеп торалар. Кайсы буш вакытны «үтерергә» ярдәм итә, кайберләре исә тамашачыга чын күңел бәйрәме ясый.

 

Һәр заманның үз кумиры була,

Салаватка бару – мәртәбә!

Кайберәүләр кабат-кабат килә,

Тыңласа да ничә мәртәбә!..

 

Мин исә Салаватка барган саен бу сөйкемле сөякле җырчының зур уңыш серен эзлим. Дөресрәге, табышмак чишеп утырам, тәнәфестә канәгать тамашачыны күзәтәм, сүз кушам, аларны игътибар белән тыңлыйм.

 

Август киче.

                Бигрәк төне караңгы...

Хәер, нигә кирәк йолдыз күктәге,

Үзе Йолдыз ласа күптәнге!

Ике кызый шулай сөйләшә,

Уналтыда инде үзләре!..

 

Салаватның үзенә, җырына гашыйк кыз балалар болар. Тамаша залында әби-апаларның да исәбе-саны юк. Салаватны бар да ярата.

 

Башкача ул була алмый да –

Яратма син аны, йә ярат!

Ни әйтсәң дә,

            хәтта әйтмәсәң дә –

Ул Салават инде, Салават!..

 

Һәм ул ясаган күңел бәйрәме дә киләсе концерт-очрашуга чаклы сузыла, ике очрашу-күрешү арасында исә Салават җырлаган җырлар күңелләрдән көйләнелә башлый...

 

 

1

 

 

2

 

 

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

9

 

 

 

10

 

 

11

 

 

 


Зиннур ХӨСНИЯР
Сәхнә
№ 9 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»