|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2012 Җәмгыять
Беркөн тик торганда кызым: әни, син бәхетлеме, дип сорап, һушымны алдыЕш кына кеше үзенең бәхетле булуын белми дә кала. Беркөн тик торганда кызым: "Әни, син бәхетлеме?" – дип сорап, һушымны алды. Шулай булмыйни, бу сорауны бит теленә ни килсә, шуны әйтә торган дүрт-биш яшьлек сабый түгел, кулдашыма да, сердәшемә дә әйләнеп килүче, буй җиткән кызым бирде. Өстәвенә, һәр сүзен "үлчәп", "санап" әйтә торган бала. Димәк, шушы сорауга җирлек бар! Минем тын калып, дәшми торуымны күреп, кызым соравына бераз төгәллек (бәлки җиңеллек?) кертте: "Син үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы?" Турыдан бәреп биргән соравына җавапсыз калырга ярамаганын да, уйламый-нитми генә "бик бәхетле" дип коры җавап бирергә ярамаганын да аңлыйм, тик телемне әйләндереп сүз әйткәнче, баш мие күңелдәге сорауларны "әйләндерә" иде инде. "Ник бу бала миңа шушындый сорау бирде? Үзенең күңел халәтеннән шундый сорау туганмы, әллә минем каршылыклы кичерешләр шулай кычкырып торамы (кызганычка, ул тирәләрдә шактый кәефсезләнеп йөргән идем шул)? Тормышымда һәр адымның каршылык-сикәлтә аша булуы, шатлык-куанычларның кечкенәсе өчен дә кайчакта көрәшергә кирәклегеннән хәбәрдар булганга үзенчә ниндидер нәтиҗәләр ясаганмы, әллә сәбәп бөтенләй башкадамы?"
Билгеле, йөземә ваемсызлык чыгарып, һәрхәлдә чыгарырга тырышып, "Нишләп әле шундый сорау бирергә булдың?" – дип соравына сорау белән җавап бирдем. Җавап, билгеле, "болай гына". Тик бернәрсәнең дә болай гына булмавын да беләм. Шуңа күрә бу сөйләшүгә бераздан кире кайттым. "Мин бәхетле" дип җавап бирмәсәм дә, бәхет турында күп сөйләштек. Бәхетнең вак-вак кыйпылчыклардан торуы һәм әнә шул һәрбер кыйпылчыкның үзвакытында кешене бәхетле итә алуы турында сөйләштек. Сүз арасында, тормыш булгач, адәм баласына авырлыкларның күп очравы, андый чакта үзеңне дөньядагы иң бәхетсез кеше дип санасаң да, бу авырлыкларның барыбер үтүен һәм сине бәхетле итәрдәй бер сәбәп барыбер табыласын да аңлатырга тырыштым.
Ә шулай да бу сөйләшү мине кайта-кайта уйланырга мәҗбүр итте. Уйлап карасаң, бәхет ул шундый уенчак нәрсә икән бит: әле генә бар ул һәм шул арада юк та. һәм еш кына без үзебезнең бәхетле булуыбызны белми дә калабыз. Нәрсәдер челпәрәмә килгәч, нидер шартлап өзелгәч кенә, әле генә бәхетле булганыбыз искә төшә. Тик менә шул "әле генә" кулдан ычкынган бәхетне кире кайтаруы гына кайчакта шулкадәр авыр... Тагын шунысы да бар: "мин бәхетле" дип әйтергә бөтен шарты булса да, күбебез еш кына бу сүзләрне кычкырып әйтми. Канәгать була белмәү нәтиҗәсеме бу, әллә хыялыбыздагы тагын да олырак бәхет көтү, өмет итү хикмәтеме. Әллә, гомумән, бу турыда уйларга вакытыбыз булмау сәбәпчеме (без бит бар нәрсәне вакыт юклыкка сылтарга күнеккән). Бәхет турында сүз чыкса, бигрәк тә туйларда, юбилейларда теләк теләгәндә иң зур бәхет – сәламәтлек дип кабатларга яратабыз без. Тик үзебез сау-сәламәт чакта моның шулай булуын чын-чыннан аңлыйбызмы икән? Сәламәтлеген югалтып, кире гадәти тормышка кайтканнардан кала юктыр, мөгаен.
Бәхет өчен күп кирәкми, бәхет өчен аз да җитә дип җырлыйлар. Моны аңлар өчен һич югы янәшәңдәге берәүнең "Бәхетлеме син?" дип соравы, безне ярсу тормыш ритмыннан бүлеп, уйланырга мәҗбүр итүе кирәк икән.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|