поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
Архив
 
14.09.2012 Юмор

Башлык килгәч (“Печән базары” юмористик әсәрләр бәйгесеннән)

«Аккаен» агрофирмасы директоры Сәетҗан Исламов гадәттәгечә иртүк тиз генә терлекчелек фермаларын, техника паркын әйләнеп кайтты да чакырылган кешеләрнең барысын да үз бүлмәсенә дәшеп алды.

— Иртәгә терлекчеләр җыелышы, — диде ул. Җыелышка Самат Шәйдуллович үзе килә. Доклад укылып, башлык чыгыш ясагач, алдынгыларга бүләкләр тапшырылгач, ашханәгә бергәләп чәй эчәргә керәбез. Сезне чакыруымның сәбәбе шул: җыелышта күп сөйләп вакыт үткәрмәбез, әйтәсе сүзегезне табын янында әйтерсез. Авызыгызны йомып утырмагыз, башлык безгә бик еш килми. Инде килгән икән, мине уңайсыз хәлдә калдырмагыз, сүзегезне өздереп әйтегез. Самат Шәйдулловичның йөрәгенә акмай булып ятарлык булсын. Мин үзем тостымны терлекчелектә ирешкән уңышларыбызны яңа башлыкның эшкә яңача тотынуы, бу тармакка моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә игътибар бирелүе белән бәйләрмен. Аның исәнлегенә бер стакан, юк, бер рүмкә тотып куям диярмен. Гафият, рүмкәләр бик кечкенә булмасын. Ашханәдә табылмаса, берәрсеннән алып торырсың. Самат Шәйдулловичның рүмкәсенә тидереп алуга чыңлап китәрлек булсын. Колагың ишетсен, сиңа кат-кат әйтеп тә таманга туры килә!

Икенче көнне җыелыш билгеләнгән вакытта башланып, доклад укылып, башлык сөйләгәч, алдынгылар бүләкләнгәч, берничә хезмәт алдынгысы чыгыш ясагач, халыкның бер өлеше хуҗалыкның ашханәсенә җыелды. Сәетҗан Исламов тост әйтеп, бераз ризыктан авыз иткәч, сүзне агрофирманың баш зоотехнигы Садри Рәхимовка бирде. Садри теләр-теләмәс кенә торып басты:

— Нәрсә генә әйтим икән инде, авылдашлар. Бер генә рүмкәдән соң сөйләве авыр булыр. Хатын да, башка вакытта авызыңнан сүзең чыкмый, кызмача кайтсаң, үрдәк ите ашаган дип белерсең, лыкы-лыкы сүзең бетми, ди. Самат Шәйдулловичның безгә килүе әле беренче тапкыр гына.

 Сез киләсе дип бөтен ферма территориясен чистартып куйдык. Сыер имчәкләрен импортный сабын белән икешәр кат юдык. Сез килә дигәч, сыер башына көнлек савым да өч литрга артты. Ярты ел түләнмәгән хезмәт хакын да бирделәр. Сезнең безгә олы башыгызны кече итеп килгәнегез хөрмәтенә тост күтәрәм. Минем үземә күп эчәргә ярамый, кан басымы арта. Шулай да тотмыйча булмый. Кан басымы күтәрелсә күтәрелер, бер төшәр әле...

Директор баш зоотехникның сөйләп бетергәнен дә көтмәде, сүзне иртәдән үк яхшы гына төшереп алган ферма мөдиренә бирде. Мөдир Дамир Хөсәенов торып басканчы ук сөйләргә тотынды:

— Безнең ферма иске булса да, шөкер, җимерелмичә, ишелмичә тора әле. Итен дә, сөтен дә башкалардан ким тапшырмыйбыз. Быел Ходай кушып сыерлар бозауласа, баш саны да артыр. Тик менә ясалма орлыкландыру белән эшләр бераз хөртиләнеп китте. Бөтен сыерларга да сперма җитәр-җитмәс. Орлыкландыру технигы Ярулла салган баштан сперма тутырылган пыяла банканы төшереп ваткан. Сүземне җыр белән тәмамлыйсым килә: әйт әле, күбәләк, бу кадәр күп эчеп армыйсың син ничек?!

— Эчеп түгел, очып, шуны да рәтләп җырлап бирә белмәдең, — дип, ачуы чыккан директор сүзне тизрәк баш инженер Фәләх Закировка бирде.

Болай да күп сөйләшми торган инженер егет бер кулына рүмкә, икенчесенә чәнечке белән эләктереп алган колбаса кисәген тотып сөйләп китте:

— Без техниканы урып-җыюга елдагыдан яхшырак әзерләдек. Запчастьләр артыннан йөреп, быел мунчамны да салып бетерә алмам, ахрысы. Хатын көн дә йөрәк итен ашый. Өйгә кайтып керүгә мазут, бензин исе тарала. Өйдән куып чыгармаган хатынга рәхмәт. Бензин җиткерер хәл юк. Налог түләмисез дип үткән атнада мастерскойда утны өзделәр. Аптыраган, Самат Шәйдуллович. Үземнең дә бу араларда кәефем юк, эчем китеп тора, нәрсә ярамагандыр. Кулдан килгәннең барысын да эшләрбез сезнең хөрмәткә!

Шактый гына төшереп алгач, ишек янында утырган баш агроном Сәлихҗанның да теле ачылып китте. Ул, рүмкәсен югары күтәреп, сүз сорады:

— Авылдашлар, хөрмәтле Самат Шәйдуллович, иптәш Исламов, бер-ике генә сүз әйтим әле. Үзегез беләсез, бу елларда колорадо коңгызы тәмам үзәккә үтте бит. Инде төшкә кереп аптырата. Агу сибеп тә тончыктырып булмый бит шул зәхмәтне. Миңа алар шулкадәр ияләшеп китте, берсе ияреп өйгә кайткан. Ишегалдында да шул хәшәрәтләр йөри. Бер кош-корт, бер тавык, бер үрдәк ашамый аларны. Шулай да узган ел бәрәңгенең гектарыннан 90 центнер уңыш җыеп алган идек. Без аны, башкалардан калышмыйк дип, 100 итеп түгәрәкләп куйдык. Ну быел колорадо коңгызына каршы бөтен авылны күтәрдек. Муеннары сынгыры...

Директорның түземлеге җитмәде:

— Сәлихҗан, син бик тирәнгә кереп киттең, утыр...

— Юк, әле мин әйтеп бетермәдем...

Сәетҗан Исламов тиз генә сүзне түрдәрәк утыручы сыер савучы Зөбәрҗәткә бирде. Зөбәрҗәт сүзен кыска тотарга теләп. «Мин сезнең кебек матур итеп сөйли белмим инде. Эчкәнем дә юк», — дип тост әйтүдән котылырга теләсә дә, барып чыкмады. Директор үзенекен итте. Терлекче апабыз янәдән торып басты да сөйли башлады:

— Ярар инде алайса, гаеп итмәссез, бу як колагым ишетеп бетерми. Утыз сигез ел сыер савам бит инде. Бүлнискә барырмын дигән идем. Директорыбыз районнан башлык килә, беркая да бармыйсың дигәч, бармадым инде, монда килдем. Безнең күршебез Рәхимҗан абый, җыелышка хакимият башлыгы килсә, әйт әле, диде: ике авыл арасында кайчан күпер булыр икән, интегәбез дә инде, ни җәяүләп, ни машина белән, ни трактор белән үтәрлек түгел. Җимерелеп харап кына булмасак ярарые инде, Ходаем...

Директор, сүзнең бик озынга китәсен абайлап:

— 3өбәрҗәт апай, аңлашылды, сөйлисе кешеләр син генә түгел монда, утыр, — диде.

Зөбәрҗәт директорның ни әйткәнен ишетеп бетермәде. Сөйләвен белде:

— Үзебезнең авыздан өзеп тә дәүләткә сөт тапшырабыз, ник тапшырмаска, агрофирмабыз зарплат бирми, инде ничә айга алган юк. Пай өчен биргән ике капчык он белән генә яшәп булмый ич. — Зөбәрҗәт янында утырган иренә карады. — Ә син чамалап эч, күзләрең йомылып беткән инде! — диде.

Кемдер Зөбәрҗәтнең күлмәк итәгеннән тартты. Ул дәшми-тынмый гына урынына утырды.

Мәҗлесне алып баручы агрофирма директоры башка беркем дә сөйләмәс инде дип йомгак ясап куярга теләсә дә, эше барып чыкмады, яхшы ук мәлҗерәгән ветеринария табибы Камил Сираев кулларын болгый-болгый урыныннан торып басты:

— Миңа тост әйтергә кушучы булмаса да, Самат Шәйдуллович килүеннән файдаланып, бер-ике сүз әйтергә рөхсәт итегез. Безнең терлекчеләр хәлләреннән килгәнчә тырышалар инде. Сөтне тагын да арттыру өчен мөмкинлекләребез зур. Әмма минем бар курыкканым шул: дуңгыз гриппы гына килә күрмәсен. Югары очның Төхфәт тагын чит илгә китеп барган. Авыру-мазар эләктереп кайта күрмәсен диюем...

Директорның җен ачуы чыкса да, Сираевка каты бәрелмәскә тырышып, җайлап кына әйтеп куйды:

— Камил, түгәрәклә, вакыт аз калды, Самат Шәйдулловичның китәсе бар.

— Мин болай да бик түгәрәк, Сәетҗан Кадыйрович, ни ашасаң, шул бар.

Аннары директор башлыкка сүз бирде. Башлык бер-ике сүз әйтте дә, торып ишеккә таба атлады. Аның артыннан ук директор кузгалды. Ул арада рүмкәләр, стаканнар тагын чыңлап алды. Мәҗлес хуҗалык җитәкчесеннән башка гына дәвам итте. Анда катнашучыларның кайсы алпан-тилпән үз аяты белән китеп барды, кайсыларын машинага утыртып озаттылар. Ашханәдә табын әзерләүчеләр генә калды. 


Мөнир АБДУЛЛИН
Казан утлары
№ 9 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы