поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.09.2012 Матбугат

Рушания Алтай: “Төркиядә журналистларны медиакорылыш белән җитәкчелек итә белә торган кеше итеп әзерлиләр”

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында татар телендә чираттагы видеоконференция узды. Студиябездә без Төркия Республикасы Истанбул шәһәрендә яшәп иҗат итүче милләттәшебез, “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәгенең мәдәният, матбугат һәм яшьләр комитеты җитәкчесе, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төркиядә аккредитацияләнгән хәбәрчесе Рушания Алтай белән әңгәмә кордык. Бүген ул “Татарстан - Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары күзлегеннән” темасы кысаларында Төркия журналистларының эш тәртибе турында мәгълүматлар җиткерде, шулай ук татар милләтен үстерүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы фикерләрен җиткерде.

– Рушания ханым, иң элек, “Тукай” үзәгендәге эшчәнлегегез турында сөйләсәгез иде. Татар милләтен үстерү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла анда?

 

Р. А. Иң элек мин Татарстандагы милләттәшләремә, биредәге хезмәттәшләремә Истанбул якларыннан искән җылы җилләр аша кайнар сәламемне җиткерәм.

 

Сезнең сорауга килгәндә, “Тукай” үзәге 2004 нче елның ноябрендә барлыкка килде. Бу идея күптәннән бар иде инде. 2006 елда, Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан, без татарлар буларак кына дәшүләт ярдәменнән башка “Тукайның тормышы һәм әсәрләре” дигән конкурс игълан иттек. Ул Төркиядә дә, Татарстанда да киң таралыш тапты. Тукайны яхшы беләгән Төркиядә яшәүче кайбер милләттәшләребез арасынннан жюри билгеләдек, алар арасыннан өч җиңү яулады. Бу чарага Төркиядән генә түгел, Татарстаннан да мәкалә язып җибәрүчеләр булды. Андыйлар арасында журналист Мансур Мортазин, Татарстанның атказанган укытучысы Фәргат Зыятов, “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалы журналисты Әнзия Ханнанова, Зәйдән югары сыйныф укучысы Дамирә Сәгыйрова, Чаллыдан Айгиз Мингалимов, Түбән Камадан Илнур Хәйруллин да бар иде. Арча укытучысы Фәргат Зыятовның мәкаләсе конкурс шартларына туры килеп бетмәде, ләкин ул бик кызыклы яңалыкларга, мәгълүматларга бай булганлыктан аңа жюри симпатиясе премиясе бирелде.

 

Аннан соң Төркия җөмһүрияте белән бәйле барлык чараларда катнашырга тырышабыз. Аларда кагыйдә буларак күргәзмәләр оештырыла, анда үз стендыбызны булдырып, Татарстан халкының җәүһәрләре сыйфатында төрле әйберләребезне тәкъдим итәбез. Шулай ук Төркия телевидениеләре Татарстан белән бәйле тапшырулар эшләгән вакытта, безгә мөрәҗәгать итәләр һәм без аларга кирәкле мәгълүматны биреп, рәсемнәр, видеосурәтләр һәм башка мәгълүматлар белән ярдәм итәргә тырышабыз. Быел май аенда Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган шундый тапшыру яңгырады. Гадәттә Төркиядә татар балаларына игътибар җитеп бетми, шул уңайдан, без Татарстанда чыгучы китапларны күзләп, татар телендәге видеокүренешле мультфильм дискларын эзләп табып, андагы балаларга ярдәм итәбез.

 

– Билгеле булганча, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары тарихында беренче булып, даими чит ил аккредитациясенә ия булды, шул рәвешле, агентлык АКШ, Алмания, Бөекбритания, Франциянең эре медиаструктуралары сафына эләгеп, Төркия Республикасында халыкара мәгълүмат агентлыгына әверелде. Шулай итеп, Сез Төркиядә узучы дөньякүләм дәрәҗәдәге чараларны яктырту хокукына ия булдыгыз. Сезне тагын бер кат котлыйбыз бу казаныш белән. Ничек ирешеп булды моңа? Нинди тырышлыклар таләп итте ул?

 

Р. А. Моңа бары тик зур теләк кенә кирәк иде дип уйлыйм мин. Татарстанның әдәбияты, сәнгате, белем дөньясы халыкара дәрәҗәдә инде берникадәр таныш. Ә менә Татарстан журналистларын әле белеп бетермиләр, шуңа күрә миндә шундый идея туды. Танышларымның киңәше миңа зур терәк булды: алар миңа син үз дәүләтеңдәге медиакорылышны дөньякүләм масштабка чыгара аласың диделәр. Һәм мин моның юлларын эзли башладым. Кая мөрәҗәгать итү юлларын эзли башладым. Монда бер факт мөһим: Төркиядәге массакүләм мәгълүмат чараларына үзеңне таныта белү хәлиткеч роль уйный. Минем Төркиянең Әгәй университетында журналист белемемне дәлилләүче дипломым бар. Бу да зур ярдәм булды. Документлар җыю өчен 7 айлап вакыт узды, Төркия Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать иттем. Бу чорда иләктән иләгән кебек тикшерделәр. Төркиянең тикшерүе аңлашыла, тик бигрәк тә бу тикшерүләрнең Россия ягыннан булуы гаҗәпкә калдырды. Россиянең Төркиядәге консуллыгыннан рекомендацияләр булу зарур иде. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгыннан документлар таләп ителде. Куркынычсызлык оешмасы белән әңгәмә булды. “Татар-информ”ны тикшерә башладылар. Шушы папкабыз Министрлар кабинетында оештырылучы махсус комиссиягә тәкъдим ителде. Комиссия “Татар-информ” агентлыгын Төркиядә аккредитацияләргә дигән карар чыгарды. Шуның нәтиҗәсендә без үзебезнең матбугат битләрендә Төркиядәге чит ил яңалыкларын җиткерә алу бәхетенә ирештек. Монда бары тик теләк һәм ышанычлы оешма булу гына кирәк иде. Ышанычсыз корылыш булсаң, бу эш барып чыкмас иде, мөгаен.

 

Әйтеп киткәнегезчә, Сез Казан университетында да, шулай ук Төркиянең Измир каласы университетында да тележурналистика һәм кинематография бүлегендә белем алгансыз. Нинди аерма тойдыгыз белем бирү системасында? Гомумән Төркиядә журналистларны ничек әзерлиләр?

 

Р. А. Әйе, Казан дәүләт университетын мин 1992 нче елда тәмамладым, 1993 нче елданТөркиядә мин Измир каласындагы Әгәй университетының халыкара коммуникация факультетының телерадиожурналистика һәм кинематография бүлегендә укый башладым. Нинди дәресләр керә икән дип кызыксына башлагач, шаккаттым: расписаниедә бизнес белән идарә итү, математика, бухгалтерлык, статистика, хокук кебек фәннәр бар иде, әйтерсең лә, мин журналистикага түгел, бизнес белән бәйле белгечлеккә укырга кергән диярсең...Соңыннан Төркия медиаструктурасы асылын аңлагач, төшендем: Төркиядә журналистларны хокук нигезләрен яхшы белүче белгеч итеп әзерлиләр. Беренче курста хокукның терминнарын өйрәтүдән башласалар, алдагы курсларда хокукның төрле тармаклары нечкәлекләрен җиткерделәр. Шулай ук логистика һәм халыкара мөнәсәбәтләр, идарә итү системасы буенча да белем бирделәр. Кыскасы, безне журналист итеп кенә түгел, ә медиакорылыш белән җитәкчелек итә белә торган кеше итеп әзерләргә тырышканнар. Һәм бу бик дөрес, минемчә. Казан университетында матур сөйләм, матур язуга игътибар күбрәк бирелсә, Төркиядә, киресенчә, әдәби юнәлешкә әһәмият аз. Шундый киңкырлы белем алгангамы, мин үземне Төркиядә туып үскән кеше шикелле иркен хис итә идем. Журналист белеме булган һәм мондый белемне алмаган вәкилләрнең иҗаты арасында аерма бар. Төркиядә хосусый ММЧ киң таралыш алган, шуңа күрә кайбер газеталар сенсациягә игътибар юнәлтә, бу бигрәк тә, журналистика белгечлеге буенча укымаган каләм ияләрендә сизелә. Мәсәлән, Төркиядәге бер вакыйганы искә аласым килә. Ялгышмасам, 2007 нче елда ислам дине белән бәйле бер җыен үткәрелде. Анда ул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты. Ул узган гасырның башларында ислам торышы белән бәйле чыгыш ясады. Россиядә большевикларның дингә каршы сәясәте турында бәян итеп, Төркиядә исә Ата-төрекнең хакимияткә килүе һәм аның дин һәм дәүләтне аеруын билгеләп узды. Ул Ата-төрекнең дингә каршы булуы турында фикерен белдермәде, ләкин тәрҗемәче ниндидер нечкәлекне төшереп калдырып, “Ата-төрек дингә каршы” дигән сүзләр җиткерде. Бу Төркия журналистлары арасында ризасызлык уятты. Алар үзләренең канәгатьсезлеген җиткерә башлады, Минтимер Шәймиев исә аңлатма бирергә мәҗбүр булды, нәтиҗәдә үзенең фикерен тәфсилләбрәк җиткерде. Шәрехләмә барышында Минтимер Шәймиевнең дин яклы, аның Фейсал премиясенә лаек булуы турында әйтелсә дә, бер яшь кенә журналист бу сүзләрне читкә куеп, җыенга йомгак итеп язылган мәкаләсендә “Татарстан Президенты Ата-төрекне исламга каршы дип бәяли” дигән фикерне өскә чыгарган. Аннан соң гына тәрҗемәче хатасы дип аңлатма бирелде.

 

Шуны да билгеләп үтәсе килә: Төркиядә сүз иреге бар. Теләсә-нинди жуналист Президентны да, министрны да тәнкыйтьли ала. Ул укучылары мәнфәгатьләрен кайгыртып, түрәләр хаксызлыгын шелтәләп, хакыйкатьне ярып сала ала.

 

– Рушания ханым, Сезне ике төрле югары уку йортында киңкырлы журналист белеме алган кеше буларак, бәхетле каләм остасы дип әйтергә була. Инде төп темабызга әйләнеп кайтып, Татарстанның Төркия массакүләм мәгълүмат чараларында алган урынын билгеләп үтик әле. Теге яки бу республика данын, әйтик, безнең очракта Татарстан данын еракларга таныту, дәрәҗәсен чит илләрдә күтәрү йөзеннән нинди эшләр башкарып була?

 

Р. А. Төркия медиасы бүгенге көндә азмы-күпме Татарстанны таный башлады инде. 1997-2002 нче еллар арасында Истанбул мэриясе Татарстан белән бәйле бик зур чаралар оештырыды. Кызганыч, ул еллардагы чаралар белән чагыштырганда бүгенгеләре бик кечкенә булып тоела. Истанбул мэриясе ул чорда төрки дөньяның мәдәниятын танытуга зур көч сарыф итте, Татарстан көннәре дигән декада оештырыла иде. Анда күптөрле җыр-бию коллективлары, мәдәният эшлекләре, галимнәребез дә катнашты. Кино сәнгатен таныту мөмкинлеге дә бирелде. Без ул вакытта андагы татарлар программаның бай булуыннан сайлый алмыйча “интегә” идек: Тинчурин театры спектакленә барсаң, кыллы уен квартетын күрми калабыз, шигырь кичәсенә барсак, татар милли кул үрнәкләре күргәзмәсен тамаша кылмый калабыз дип икеләнү кичерә идек. Ләкин программа никадәр бай булмасын, бу чаралар турындагы язмалар Төркиянең бер генә массакүләм мәгълүмат чарасында да урын алмады. Журналларны алып кайтып карый идем, ник шунда бер хәбәр булсын.

 

Шуңа күрә, минемчә, Татарстанның танылуы 2004 нче елдан башланды. Ул елны Татарстанның “Татнефть” җәмгыяте Төркиянең Tupras нефть компаниясен сатып алу тендорында катнашты. Элек төрек журналистлары Татарстанның кайда икәнлеген белмиләр иде, алар аны Казакъстан, Төркмәнстан тирәсендә бер җөмһүрият дип кенә уйлый иде. Шул тендорда катнашу Татарстанга игътибарны арттырды. Берничә газета битләрендә Татарстан, “Татнефть” турындагы язмалар пәйда була башлады. Бер бик танылган журналист “Татнефть” белән әңгәмә корып, Татарстан турында зур язма дөнья күргән иде. Шулай әкренләп Татарстан турында Төркия матбугаты белә башлады.

 

Тукай елы уңаеннан Төркиядә Анкара шәһәрендә Тукай бюсты ачылды. Ул Төркия матбугатында киң яңгыраш алды. Быел Истанбул шәһәрендә Тукай паркы ачылды, мәшһүр шагыйребезгә һәйкәл куелды.

 

Татарстан данын таныту өчен, Татарстан телевидениеләренең, мәгълүмат агентлыгының Төркиядә бүлекләрен ачу кирәк, минемчә. Корпунктлар булса, хәбәр алыш-биреш тә җайлашачак.

 

– Темадан читкәрәк китеп, Казанның дөньякүләм спорт чараларына әзерлек мәсьәләсенә тукталыйк. Аларга әзерлек кысаларында, башкалабыз үз йөзен шактый гына үзгәртеп килә. Моны сез бирегә кайткан вакытта үзегез дә тоясыздыр... Дөресен әйтергә кирәк, бу җитди әзерлек шәһәр халкы, башкала кунаклары өчен юлларда уңайсызлыклар тудыра. Ялгышмасам, Төркиядә дә Кышкы Универсиада узган иде бит, анда әзерлек ничек алып барылды? Казан ни дәрәҗәдә уңайлы, кызыктырырлык хәзер?

 

Р. А. Төркиядә дә Кышкы Универсиада гөрләп узды. Әзерлек аерым бер сайт әзерләүдән башланды. Шунысы игътибарга лаек: кызыксынган кешеләр бу хакта белделәр, кызыксынмаган шәһәр халкы үзләрендә Универсиада узуын тоймый да калды. Объектлар төзелешенә генә игътибар юнәлтелде, ә юллар, башка инфраструктура болай да тәртиптә иде инде. Казанда Универсиада якынлашуы уңайлыклары белән генә түгел, уңайсызлыклары белән дә сиздерә. Бер объетка барып җитү өчен бик күп вакыт алдан чыгарга кирәк, бездә булса халык күптән митинглар белән урамнарны шаулатып, Президентка да кереп җиткән булыр иде, мөгаен. Казанда халык сабыр икән!

 

– Үз милләтенә, гореф-гадәтләренә үтә дә тугры булган төрекләр арасында яшәү кыен түгелме? Кайтасы килгән мизгелләр булмадымы? Андагы татарлар даирәсендә милли туй йолалары, шул ук килен төшерү, кияү мончасы, килен токмачы, башка гореф-гадәтләр үтәләме?

 

Р. А. Мин төрекләрнең бик күп гореф-гадәтләренә мөкиббән. Безнең тамырларыбыз бер булгач, ул кадәр аерма юк, шулай да менталитетта аерма сизелә. Аларда мәрхәмәтлелек сыйфаты куәтле, монда кайткач, Мәскәүдәге миһербансызлык күңелгә каты бәрелде. Төрекләргә ислам диненә хас шәфкатьлелек нык сеңгән, анда ярдәмчеллек шулкадәр киң чагылыш таба. Шуңа күрә миңа анда яшәве бер дә кыен булмады. Безгә алардан үрнәк алу кирәк. Ә туган илгә кайту теләге һәрвакыт булачак. Татарстан авылларының берсендә туганга, туган җир үзенә тарта. Иң матур авыллар Татарстанда дип әйтер идем. Нинди генә булмасын, туган илне бернәрсәгә дә тиңләп булмый. Күзең ачылып, тәпи йөри башлаганнан бирле газиз булган туган илне кире кагу мөмкин түгел, туган илне сагыну, аңа омтылу хисе булмаса, мин үземне кеше дип түгел, ә каты бәгырьле бер барлык кына дип атар идем. Хәтта туган җир чүл уртасы булса да, минем өчен ул бик кадерле булыр иде..

 

Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт!


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ | 12.09.2012
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»