поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
Архив
 
12.09.2012 Сәясәт

Законнар кай җирдән чыга?

Россия Думасы депутатлары “лаеклы” ялдан чыгып эшкә керештеләр. “Новые Известия” язуынча, яңа елга хәтле Думада 548 закон проекты каралырга тиеш. Шушы санны күргәч, укучыбызда депутатларны кызгану хисе туар: янәсе, эшләре бик тыгыз, юкка гына акча алып ятмыйлар икән халык вәкилләре. Әмма эшнең асылына төшеп нечкәли башласаң, кызгану хисе аптырау хисе белән алышыначак.

Бер яктан думачыларны мактарга да була. Илдә берәр нәрсә “шылт” иттеме, шундук закон проекты әвә­ләп ташлыйлар. Мәсәлән, Крымскидагы табигать бәла-казасыннан соң волонтерлык хәрәкәте җәелә генә башлаган иде, Думада Закон проекты барлыкка килде. Мәгълүм булганча, волонтерлык – бушлай, ирекле рәвештә ярдәм итү.

 

Ә закон проекты “ирек­леләр хәрәкәте”н бюрократлаштыруны күз алдында тота. Ягъни мәсәлән, волонтерлык оешмалары ирекле ярдәм чыгымнарын капларга тиеш. Әллә мин надан, әллә... Бушлай, ирекле ярдәм булган нинди чыгымнар турында сүз бара икән соң? Алай гына да түгел, волонтер үзе ярдәм күрсәтәчәк һәркем белән ки­лешү төзергә тиеш, имеш. Ягъни мин сиңа шундый яхшылык эшлим, ә син миңа фәлән хәтле акча түлисең. Бу проект во­лонтерлыкның асылын ук юкка чыгара түгелме соң?

 

Гомумән алганда, кайбер депутатлар Дума эшчәнлегеннән үзләре дә канәгать түгел. Гафу итегез, “арт шә­риф” бе­лән уйланган кайбер закон проектларын тикшерү вакытны гына ала, ә җәмгыятькә файдасы юк, диләр. Җәмгыять­кә файдасы булмаса, кемгәдер файдасы тиячәк инде аларның. Мәсәлән, уз­ган сессия ахырында Думада бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Ә хә­зер алар икенче һәм өченче укылышта тикшереләчәк. Проект закон көчен алса, депутат Оксана Дмитриева әйтүенчә, нефть һәм газдан кергән табышларның иң күп өлеше Россиянең түгел, ә чит ил икътисадын үстерүгә хезмәт итәчәк. Аның каравы думачылар, аерым алганда, “Бер­дәм Россия” депутаты Евгений Федоров тәкъдим иткән проект буенча чит илләрдән акча яки грант алган массакүләм мәгълүмат чаралары “чит ил агентлары” дип игълан ителергә мөмкин. Кая бара бу дөнья диярсең. “Кая бара” дигәннән, көзге сессиядә мәгариф язмышы да хәл ителергә мөмкин. Тик кем файдасына? Думада мә­гариф турындагы законның ике варианты бар. Берсе мәктәптән башлап югары уку йортын тәмамлаганчы бушлай белем бирү хакында булса, икенчесе шуның нәкъ киресен – түләүле укуны алга сөрә. Акча заманында яшә­вебезне онытмасак, закон проектының икенчесе хупланыр кебек.

 

Коммунистлар инде ни­чәнче мәртәбә коррупция­гә каршы көрәш турындагы закон проектын кертергә тырышачак. Депутат – коммунист Вадим Соловьев әйтүен­чә, әлеге проект ришвәтче­ләргә иң югары җәза бирүне һәм аларның милекләрен конфис­ка­ция­ләү­не тәкъдим итә. Проектта шулай ук түрә­ләрнең керем һәм чыгымнар турында хисап тотарга тиешлеге дә язылган.

 

Интернетта шушы хәбәрне укыгач, куркып калдым. Мондый закон керсә, ил башсыз калмас микән? Җитәкчеләрсез ничекләр генә яшәрбез? Ярый әле Дума тү­рә­ләргә 70 яшькә хәтле эшләргә мөмкинлек бирү турында уйлана. Монысына шатланыргадырмы, кайгы­рыргадырмы? Бер уйлаганда, түрә­ләр армиясенә тәҗ­ри­бәле кадрлар кирәк. Ә коммунистлар мондый закон проекты “Бердәм Россия”, Президент һәм аның тарафдарлары өчен кулай диләр. Әлеге дә баягы Вадим Соловьев: “Югары һәм Конституция судлары рәис­ләренә үлгәнче шул урында эшләргә шартлар тудырдылар инде, хәзер генераль прокурорга, федераль сак хезмәте башлыгына һәм югары дәрә­җәдәге түрәләргә шундый мөмкинлек бирергә кирәк. Бит бүгенге президент шуларга таяна”, – дип төрт­терә.

 

Артыгын язып мин дә төрттерә башламадым ми­кән. Ходай “сакланганны гына саклармын” дигән бит. Әнә соңгы вакытта думачылар сүз иреген кысуга кагылышлы проектлар әзерли башладылар. Көзге сессиядә алар да каралырга тиеш. Хәзергә шуның белән шул.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 180 | 12.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы