поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
Архив
 
11.09.2012 Медицина

Михаил Лазарев: Карындагы балалар диск яздырта алачак

Баланы ана карынында вакытта ук тәрбияли башларга кирәк дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Медицина өлкәсендә бу гыйбәрә күптән инде яклау тапты - бу өлкәдә өр-яңа технологияләр, эшләнмәләр, ачышлар ясалып кына тора.

Әлеге өлкәгә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе - медицина фәннәре докторы, педагогик һәм иҗтимагый фәннәр Академиясе әгъзасы, Россия Медицина фәннәре академиясендә балалар сәламәтлеге фәнни үзәге белгече Михаил Лазарев. Үзен музыкаль белемле педиатр дип атаучы бу галим күпләргә «Сонатал» дип атала торган уникаль проект авторы буларак таныш. Әлеге методика музыка ярдәмендә сәламәт бала тәрбияләүгә корылган.

 

Хәзерге вакытта галим икенче зур проектын тормышка ашыру - авырлы хатын-кызлар өчен махсус музыкаль билбау эшләү белән мәшгуль. Ә иң мөһиме - бу эшчәнлекне ул Татарстанда, Чаллы шәһәрендә күптән түгел генә ачылган IT-паркта тормышка ашырачак. Әлеге проект, аның уникальлеге турында ул Intertаt.ru газетасына сөйләде.

 

- Музыкаль билбау эшләү урыны итеп нишләп нәкъ менә Татарстанны, Чаллы шәһәрен сайладыгыз. Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәктер бит?

 

- Россиядә әлеге эшчәнлекне тулысынча тормышка ашыру өчен 500 ел яшәргә кирәк. Ә миңа бәхет елмайды - Чаллы шәһәрендә «Сонатал» проектын тулысынча тормышка ашыру мөмкинлеге туды. Хәзер мин бер дә икеләнмичә шуны әйтә алам - ана карынындагы баланы өйрәнү буенча Россия Казаннан 10 елга калыша. Ә Казан исә Чаллы шәһәреннән 15 елга артта бара.

 

- Әлеге музыкаль билбау проекты турында да сөйләп китсәгез иде?

 

- Бу поясны мин 2000 елда ук уйлап тапкан идем. Тик күп еллар дәвамында аны тормышка ашырырга мөмкинлек булмады. Чаллы шәһәрендә IT-парк ачылу турында белгәч, уйлап та тормастан сайлап алу бәйгесенә гариза бирдек һәм җиңдек. Шул рәвешле, әлеге билбауны эшләп бетерү мөмкинлеге туды. Белгечләр дә, техник эшчеләр дә бар. Ярты елдан соң музыкаль пояс тулысынча әзер булыр, дип уйлыйбыз.

 

- Әлеге билбау медицина өлкәсенә нинди яңалык алып киләчәк? Аның файдасы нидән гыйбәрәт?

 

- Пояс ярдәмендә педиатрия һәм карындагы бала арасында туры элемтә урнаша. «Пирсон тесты» дигән махсус методика бар. Аның ярдәмендә без баланың көнгә ничә мәртәбә хәрәкәтләнүен саный алабыз. Әлеге билбау исә хәрәкәтләр санын күрсәтеп кенә калмый, ә балага хәрәкәт ярдәмендә төрле авазлар чыгарырга ярдәм итә. 7 нота ярдәмендә баланың тумыштан салынган музыкаль мәдәнияте барлыкка килә. Компьютер аша без әлеге процессны күзәтәбез, тикшерәбез, анализ ясыйбыз. Шул рәвешле әлеге авазлар ярдәмендә без баланың хәрәкәт системасы үсешен, көн ритмын ачыклый алабыз. Эшне без бер генә нотадан башлаган идек. Аннары өч нотаны эшкә «җиктек». Хәзер исә 7 нота белән эшләргә уйлыйбыз.

 

- Әлеге билбау бала үсешенә тискәре йогынты ясый аламы?

 

- Юк, әлбәттә. Киресенчә, әлеге пояс баланың хәрәкәтләрен көйләүче ролен үти. Мәсәлән, төнлә белән билбау үзеннән-үзе сүнә, чөнки бала йокларга тиеш. Әгәр дә инде хәрәкәтләр артык тиз икән, ул шулай ук туктый. Ә иң кызыклысы, әлеге авазларны яздырып алырга була, махсус диск чыгару мөмкинлеге туа. Диск авторы исә - бала үзе.

 

- Билбауның уникаль мөмкинлекләре моның белән генә чикләнмидер әле?

 

- Дөрес әйтәсез. Әлеге поясның тагын бер үзенчәлеге - бала әтисе белән кәрәзле телефон аша элемтәгә керә ала. Бала исә әтисенең тавышын ишетеп, җавап бирә. Бу мөмкинчелек буенча бездә бик күп шаккаттыргыч мисаллар бара. Бер әти кеше баласы тавышын ишетеп, аңын җуя язды.

 

Күп еллар дәвамында без карындагы бала турында яралгы дип сөйләштек. Хәзер исә моның бөтенләй дә дөреслеккә туры килмәгәнлеге ачыкланды. Баланы карында вакытта ук кеше дип кабул итәргә кирәк. Без аларны «мамалыш» дип йөртәбез. Бу исемне мин Чаллыдан Казанга килгәндә уйлап таптым. Уйлап таптым дип әйтү дә дөрес түгел инде - сезнең Мамадыш исемен күрдем дә «мамалыш» сүзе башка китереп «сукты».

 

- Димәк, әлеге пояс инде бар дигән сүз?

 

- Эшләнмәсе, әлбәттә, бар. Тик ул бик куркыныч хәлдә. Әлеге техника белән мине самолетка да кертмиләр. Аны Чаллыга ничек китерәсе булыр, монысын да төгәл генә әйтә алмыйм әле.

 

Шунысы мөһим, Михаил Лазарев әлеге эшчәнлекнең азагы уңышлы булачагына чын күңеленнән ышана. Педиатрия өлкәсендә әлеге билбауны сигезенче дөнья мөгҗизасы дип атап йөртәләр икән. Моңа кадәр карындагы балаларның көй чыгарганнары юк иде әле. Ә якын киләчәктә исә бу гадәти хәлгә әйләнергә мөмкин. Шулай тиеп, республикада яшь музыкантлар күбәеп китмәгәе әле...


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 11.09.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы