поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.09.2012 Дин

Тәүбәңне картаймыш көнеңә калдырма

Тормышта һәр кешенең хатасы, кимчелеге бар. Беребез дә мин гөнаһсыз дип әйтә алмый. Кайвакыт кирәкмәгән сүз әйтәбез, кирәкмәгән сүз тыңлыйбыз, кирәкмәгән эш эшлибез. Яки инде, киресенчә, кирәкләрен үтәмибез дигәндәй, юк юк та гөнаһ эшләп куябыз. Шул ук күз, уй белән генә дә гөнаһ кылырга мөмкинбез. Кемдер шунда ук хатасын аңлап, тәүбәгә килергә ашыга, ә кемдер, картайгач та өлгерермен әле, дип уйлый. Тәүбә итүнең билгеле бер вакыты, шартлары бармы? Гомер дәвамында хаталар күп ясала, тәүбәне соңракка калдырырга ярыймы?

Бу сораулар белән без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВка мөрәҗүәгать иттек.

 

– Гадәттә, кеше киемен юып-чистартып тора. Өен дә гел җүыештырып-матурлап куя. Ә менә күңел, йөрәк каралса, нишләргә? Аны, кер юган кебек, порошок-сабын белән чистартып булмый. Димәк, эшләгән гөнаһларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу итүен сорарга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә бит, кеше бер гөнаһ эшләсә, аның күңелендә бер кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итсә, үкенсә, Аллаһыдан гафу сораса, ул тап бетә, агара, дигән. Пәйгамбәребез үзе дә, кайбер хәдисләрдә әйтелгәнчә, көнгә җүитмеш тапкыр әстәгъфирулла дип әйтә торган булган. Тәүбәнең мәгънәсе дә, турыдан-туры гарәпчәдән тәрҗүемә иткәндә, әйләнеп кайту дигәнне аңлата. Кеше гөнаһ юлында йөри-йөри дә, берзаман тәүбәгә килә. Ягъни үзенең иманына, намусына әйләнеп кайта. Шәригать ягыннан караган вакытта тәүбәнең аңлатмасы Аллаһыдан куркып, гөнаһларны калдыру, аның өчен үкенү, киләчәктә бу гөнаһларны кабат үтәмәскә дип сүз бирү. Аракы эчүче бер бәндәгә табиб, тагын эчсәң, үләсең дисә, ул аны эчүдән туктый. Эчәр иде, үләргә мөмкин. Бу инде тәүбә түгел. Дөрес, ул аракыны калдырды, ләкин тәүбә итмәде. Аллаһыдан куркып түгел, ә үлемнән куркып эшли ул моны. Гөнаһ икәнлеген аңлап, ихластан үкенсә, тәүбә була.

 

– Тәүбә кайчан кабул була?

 

– Аның төгәл вакыты, сәгате юк, әлбәттә. Әмма форсат күбрәк булган вакыт – Гает бәйрәмнәре, җүомга көне. Намаз укыгач та Аллаһыдан гафу сорарга була. Шул ук ике рәкәгать тәүбә намазын да укырга мөмкин. Ә иң яхшысы – гөнаһ кылуга ук тәүбәгә килү. Үзеңнең хатаңны танып, гөнаһ эштән соң ук, аны юар өчен, бер изгелек кылырга кирәк. Тәүбәнең кабул булу шартлары да бар. Беренчесе – тәүбә ихластан булырга тиеш. Кайберәүләр гайбәт сөйләгән вакытта ара-тирә «әстәгъфируллаһ» дип куя. Шуның белән тәүбәгә киләм дип уйлый. Бу инде ихластан әйтелгән сүз түгел, ә тукран тәүбәсе генә. Икенчесе – гөнаһларны шул вакытта ук туктату. Әйтик, эчкече – аракысын, карак урлавын ташларга тиеш. Өченчесе – эшләгән гөнаһ өчен үкенү. Соңгысы – Аллаһыдан үз телебездә, минем гөнаһларны гафу итсәң иде дип, аның ярлыкавын сорау. Гөнаһлар ике төрле була. Аллаһы белән бәйле гөнаһлар һәм кешеләр арасында булганы. Аллаһы белән бәйле гөнаһлар, әйтик, намаз укымау, ураза тотмау аркасында икенче бер кеше зыян күрми. Кешенең үзе өчен генә зыянлы ул. Әлеге хаталары өчен кеше турыдан-туры Аллаһыдан гафу сорарга тиеш. Ә менә кешеләр арасындагы, мисалга, гайбәт сөйләү, угрылык, кешене рәнҗүетүгә килгәндә, бу юлы инде шул рәнҗүетелгән кеше белән бәхилләшергә тиешбез. Ул гафу итсә, иншаллаһ, Аллаһыбыз да кичерер.

 

– Киресенчә, тәүбә кабул булмаган вакыт бармы?

 

– Аның ике вакыты бар. Берсе гаргара вакыты, ягъни үлем түшәгендә ятканда җүан тамакка килеп җүиткән вакыт. Үлем фәрештәләре күренгәч кенә кеше гафу сорый. Әмма инде соң була. Икенчесе исә кыямәт көне галәмәтләренең берсе – кояшның көнбатыштан чыгуын күреп тәүбәгә килү. Кызганыч, ул вакытта да тәүбә кабул булмый.

 

– Ә без тәүбәбез кабул булганмы-юкмы икәнлеген белә алабызмы?

 

– Юк. Христианнар, без чиркәүгә йөрсәк, гөнаһларыбыз кичерелә, ә сез тәүбәгез кабул булганмы-юкмы икәнлеген белмисез, ди. Аллаһының хикмәте дә шунда инде. Аның гөнаһыбызны кичерәчәген белеп торсак, гөнаһ эшләр идек тә, гафу сорар идек. Ә юк, бездә күпмедер дәрәҗүәдә, бәлки, кичерелмәгәнмендер дигән курку кала. Шул ук вакытта, бәлки, гафу иткәндер дигән өмет тә бар. Менә шул ике хис бергә булып, безне тәртиптә тота да инде.

 

– Тәүбә итүне картаймыш көнеңә калдырырга ярыймы?

 

– Аны сузмавыгыз хәерле. Һәр көнне йокларга ятканда көне буена нәрсә эшләгәнне күздән кичерергә кирәк. Мин бүген нәрсә эшләдем, берәр изгелек кылдыммы, кемнедер рәнҗүетмәдемме дип уйлану беребезгә дә комачау итмәс иде. Иртән тора алырбызмы-юкмы, моны беребез дә кистереп кенә әйтә алмый.

 

– Берәр ярамаган эштән соң аны тагын эшләячәгеңне белсәң, тәүбәгә килеп торырга кирәкме? Тәүбә итеп, хатаңны янә кабатлап, икеләтә гөнаһка кермисеңме?

 

Һичшиксез тәүбәгә килергә кирәк. Бәлки, Аллаһның рәхмәте белән, син аны эшләмәссең. Әйткәнемчә, гомерең кайчан бетәсен белмисең, шуңа да моны вакытында эшләргә кирәк.


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»