поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
10.09.2012 Мәгариф

Печә һәм Шөбиледә бәйрәм

Бүген дистәләп мәктәп-бакчалар ябылган заманда, яңадан ачылучылары икеләтә шатландыра. Сергач районында өлкә программасы кысаларында соңгы бер ел эчендә балалар бакчаларында 200 урын булдырылды, шуның 140ы шәһәр бакчаларында, 60ы авылларда.

Шәһәрнең 16 номерлы “Жемчужина” бакчасында алты группа һәм Янау бакчасы филиалы булган Лопатин бакчасы узган елда көзен ачылды, ә шул ук Янау бакчасы филиаллары агымдагы атнада Абаим, Печә һәм Шөбиле авылларында эшли башлады. Печәдә тантаналы ачыш чәр-шәмбе көнне, ә Шөбиледә кичә булды. Печәлеләр өчен бакча ачылу бигрәк зур вакыйга, чөнки биредә беркайчан да бакча булмаган. Мәктәп бакчасының бер өлешен ремонтлап җиһазландыр-ганнар бу максатка. Мәктәп каршында ачык төсләргә сырланган әкияти дөньядай уен мәйданчыгы. Коридор, уен, йокы бүлмәләре, кухня, санузел – барысы да бик матур, тиешенчә җиһазландырылган, тәрәзәләрдә матур пәрдәләр, идәндә йомшак келәмнәр.

 

Бирегә унбер бала йөрер, әниләре аларны тантаналы ачуга шатланып җитәкләп килде. Балаларны, җыелган кунакларны иң беренче имам Алимҗан хәзрәт, мәчет картлары котлады, дога кылып бу бинада бәхетле балачак теләделәр. Кызыл тасманы район администрациясе башлыгы урынбасары Александр Дмитриев һәм авыл советы администрациясе башлыгы Сергей Кутенков кистеләр. Алар барысын да бу вакыйга белән котладылар, шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Коновалов, бакчалар буенча аның урынбасары Н.Ручина, җирле СПК җитәкчесе С.Магҗанов, Янау бакчасы мөдире Зинаида Евдокимова җылы сүзләр әйтеп, теләкләр теләделәр. Александр Евгеньевич филиал мөдире Наталья Яшинага символик ачкыч тапшырды. Наталья Владимировна үз чиратында өлкә хөкүмәтенә, район администрациясенә, Сабер Магҗановка, авыл мәчетләренә, кыскасы, бакчаны булдыруга өлешләрен керткән һәр кешегә олы рәхмәтен белдерде. Белешмә өчен: өлкә программасы буенча Печә балалар бакчасына 985 мең 666 сум акча бирелгән, шуның 781 мең 666 сумы ремонтка, 204 меңгә якыны җиһазларга тотылган. Җирле бюджеттан 401 мең 646 сум бирелгән.

 

Шөбиле бакчасына өлкә акчасы 1 млн. 121 мең 393 сум бирелгән – миллионга якыны ремонтка, 200 мең 468 сумы җиһазларга. Район бюджеты 478 мең 798 сум акча биргән.

 

Бакча коллективы үзләре дә алны-ялны белмичә тырышканнар бу шатлыклы вакыйганы якынайтыр өчен. Нәниләр дә беренче шигырьләрен бик тырышып сөйләделәр. Бакча ачылды, иң мөһиме – озын гомерле булсын иде.

 

Автор фотосы.

Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 36 | 07.09.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы