• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Марат Яхъяев
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • 13 Июль Рифкать Хисмәтов
  • 13 Июль Лилия Йосыпова
  • 13 Июль Алмаз Шәрифуллин
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

10.09.2012 Мәгариф

Акча бар - дәреслекләр юк

Быел республикада мәктәп китапханәләре өчен дәреслекләр сатып алуга 230 миллион сум акча бүленсә дә (узган елгыдан 66 миллионга күбрәк), Татарстан укучыларының әти-әниләре дәреслекләрнең бер өлешен үзләренә сатып алырга мәҗбүр итүләреннән зарлана.

Татарстан мәктәпләре китапханәләрендә дәреслекләр җитмәүгә бәйле проблема инде күптәннән бар, әмма ата-аналар бу уңайдан бары соңгы ике елда гына актив рәвештә үз зарын белдерә башлады (прокуратура һәм судларга мөрәҗәгать итеп). Бүгенге көндә күмәк оештыручыга әверелгән социаль челтәрләрдә “Казан һәм ТР мәктәпләре өчен бушлай дәреслекләр” төркеме бар. Аның белән Казандагы ике мәктәп баласының әнисе Екатерина Матвеева җитәкчелек итә, ул ел башында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каршы суд процессы белән танылды. Ул чакта Матвеева һәм Казанның 90 нчы гимназиясендә белем алучы укучыларның әниләре уку йортында дәреслекләрне сатып алырга мәҗбүр итүләренә зарланды.

Хәзер 90 нчы гимназиядә дәреслекләрне бушлай бирәләр. Ә Екатерина Матвеева бөтен республика ата-аналарын мәктәптә акча җыюга каршы ничек көрәшергә өйрәтә (аның телефоны: 89033413211, электрон почтасы: matveeva-kazan@mail.ruЭтот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. ), шулай ук шикаятьләр туплап, аларны ТР Прокуратурасына тапшыра. Мәктәпләрдә бушлай дәреслекләр булмауга бәйле дәгъваларны үзләренең “кайнар линия” кысаларында  Казан хокук яклау үзәге дә кабул итә. Ул 13 сентябрьгә кадәр эшләячәк (телефоны: (843) 2770386 и 2788710). Акча җыю турында турыдан-туры җирле прокуратурага да хәбәр итәргә була (хәтта аноним мәгълүматлар да кабул ителә һәм тикшерелә).

Статистика ялган?

Матвеева сүзләренчә, бушлай дәреслекләр җитмәү проблемасы Татарстанның барлык мәктәпләре өчен дә хас. Уку елы башлангач Екатеринага шалтырата башлаган ата-аналарның сүзләренчә, дәреслекләр белән тәэмин ителеш кайдадыр - 30, кайдадыр 40 процент тәшкил итә, әмма 50 проценттан да артык түгел. Татарстан укучыларының ата-аналары ел саен китаплар сатып алуга 2-3 мең сум, кайчагында аннан да күбрәк акча сарыф итә.

Шул ук вакытта, ел саен үткәрелүче республика педсоветында ясаган чыгышында, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов быел республиканың барлык мәктәпләре дә дәреслекләр белән 250 процентка тәэмин ителгән дип белдергән иде.

Екатерина Матвеева андый статистиканың ничек барлыкка килүе хакында сөйләде:

- Мәктәп китапханәләрендә дәреслекләр чыннан да бик күп, тик аларның күпчелеге – кирәксез: алар йә искергән, йә әлеге уку йортында кулланылмаган программаларны үз эченә ала. Әйтик, математика буенча билгеле бер күләмдә дәреслекләр бар. Алар сан буенча параллель  сыйныфта укучылар саны кадәр. Тик чынлыкта аларның 10 сы – бер авторныкы, 15 е – икенче, 20 се – өченче авторныкы һ.б. Бер сыйныфтагы укучылар төрле дәреслекләр буенча шөгыльләнә алмый лабаса?.. Тикшерү комитеты безнең гариза буенча 90 нчы гимназиядә тикшерү үткәргән вакытта нәкъ шундый ук хәл иде: дәреслекләр күп, кирәклеләре генә юк. Киңәшмәләрдә китерелә торган дәреслекләр белән тәэмин ителеш статистикасы конкрет мәктәп өчен китапларның яңалыгын һәм әлеге ярдәмлекләрнең актуальлеген исәпкә алынмыйча формалаштырыла.

Букчалы китапханәчеләр

Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, гомум китапханә фондыннан дөрес файдалану проблемасы быел электрон алмашу фонды эшли башлагач хәл ителергә тиеш булган. Системаның асылы шунда, аның ярдәмендә бер мәктәптә артык булган, икенчесендә җитмәгән  дәреслекләрне ачыклап,  әлеге дисбалансны тигезләү мөмкинлеге туа.

- Без Россиядә тиңдәше булмаган уникаль программалы продукт эшләдек, - дип белдерде министр август киңәшмәсендә. Без 6 миллион 303 мең данә дәреслек турында мәгълүмат кертелгән тулы электрон база эшләдек. Бүген бездә процессны тулысынча автоматлаштырып була. Хәзердән башлап республикада дәреслекләр сатып алуга тотылган һәр тиен 100 процент нәтиҗәлелек белән файдаланылачак.

Чынлыкта әлеге “процессны автоматлаштыру” китапханәчеләрнең дәреслекләрне үз җилкәләрендә бер мәктәптән икенчесенә ташуына кайтып калган. Социаль челтәрдәге “Казан һәм ТР мәктәпләре өчен бушлай дәреслекләр” төркеме сәхифәсендә бер китапханәче дәреслекләрне 10-20 чакрым күтәреп йөрергә туры килүенә зарлана.  Әгәр күбрәк икән, такси ялларга яки кем белән дә булса килешергә туры килә. “Ә моның өчен үз кесәңнән түләргә кирәк, ә минем хезмәт хакы әлләни зур түгел бит”, - ди ул. Ханым сүзләренчә, “автоматлаштырылган” алмашу фонды элеккегесеннән дәреслекләр турындагы мәгълүматның кәгазьдә генә түгел, электрон рәвештә булуы белән генә аерыла.

Казан мәктәпләренең кайбер китапханәләре белән хезмәттәшлек итүче Екатерина Матвеева сүзләренчә, мәктәпләргә еш кына кирәксез дәреслекләр килә, әмма уку йорты аннан баш тарта алмый, нәтиҗәдә китаплар биш ел буе тузан җыеп ята, аннары алар исәптән төшерелә. Бүленгән миллионнар әнә шул рәвешле бик “нәтиҗәле” файдаланыла.

Директорлар: безнең гаеп юк!

Соңгы өч елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дәреслекләр сатып алуга акчаны бер үк күләмдә - 164 миллион сум күчергән. Бәяләр артуны истә тотып, нишләп ул да күтәрелмәгән соң дигән сорауга министрлыкның басма һәм укыту-методик әдәбият бүлеге башлыгы Җәлил Мотыйгуллин безгә шактый сәер җавап бирде: “сәясәт шундый иде”. Ә быел әлеге сумманы, ниһаять, арттырганнар. Республика прокуроры Кафил Әмиров исеменнән Премьер-министр Илдар Халиковка тапшырылган тәкъдимнамә моңа этәргеч булган. Прокуратура хезмәткәрләре ачыклаганча, соңгы ике елда дәреслекләр сатып алуга бүленгән акча Татарстан мәктәпләре ихтыяҗының яртысын гына канәгатьләндергән. Нәтиҗәдә, 164 миллион сумга тагын 66 миллионны өстәгәннәр (төбәккә мәгариф системасын модернизацияләүгә бүленгән федераль акчалар хисабына). Әмма дәреслекләр янә җитми...

ТР Прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен тикшерү күзәтчелеге бүлеге прокуроры Кристина Соловьева белдергәнчә, хәзерге вакытта прокуратура, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре республика буенча дәреслекләрнең кайда һәм нинди күләмдә җитмәве турында мәгълүмат туплый, аннары яңа тикшерү һәм тәкъдинамәләр булачак. Шул рәвешле бер елдан икенчесенә күчеп баручы дәреслекләр кытлыгына бәйле проблема беткәнче.

Үз чиратыбызда, без дә ата-аналардан шикаять алынган бер мәктәп директорыннан кытлыкның сәбәбе нидә дип кызыксындык.

- Без ел саен дәреслекләргә заказ бирәбез, әмма алар безгә җитәрлек күләмдә килми, шуңа да чыгымнарны ата-аналар җилкәсенә салырга туры килә, - дип аңлатты Урыссуның 2 нче мәктәбе директоры Светлана Евсеева. – Әйтик, инглиз теле. Без инде берничә ел дәвамында дәреслекләргә заказ бирәбез, ә алар һаман да юк... 

Венера БЕЛЯЕВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№50 (814815) / 16.09.2012 21:15:05

Акча бар - дәреслекләр юк.

Акчалары юк аларның. Рәтле чиратлы эшләре дә юк. Алдакчылар һәм бурлар.

№49 (814671) / 14.09.2012 21:49:28

Авыл апае,мин сүзне Ленинның нәселеннән башладым.Ленин һәм аның эшләре әле бүгендә күпләр өчен изге санала.Син анекдотың белән миңа,сак бул изге кешеләргә,аларның изге эшләренә кагылма,аларның дәвамчылары бар дидең.Шушылардан чыгып,мин сиңа җавап бирдем.Синең башыңда ГОГОЛ ның "ВИЙ" ы булган икән.Гыйбәдәт йортлары, Аллаһы Тәгаләнең җирдәге йортлары алар.Әгәр дә ышанучы,ГАДӘТИ исламнын,ягни,Аллаһы Тәгаләнең Мехәммәт пәйгамбәр аша иңдергән изге ктап Көрьәннең эчтәлеген боза икән,Дөрестәндә ,андый кешеләрне мәчетләр куып йөрергә бик мөмкин.

№48 (814666) / 14.09.2012 21:25:00

Зимагур, син бит монда миңа кәнкрит җавап язмагансың. Язганнарыңның яртысын аңладым. яртысын җук. Авыл катынына кая инде боларны аңларга? Аңлаешлы итеп яз. Менә изге җир дип нәрсәне атыйсың син? Мәчетнеме әллә мунчанымы? Мунчаны атасаң, аңлап була әле, ул чистарыну, арулану урыны. Мәчетне атасаң, нигә андагы кеше үлгән? Аннары урысның Гогол дигән язучысы "Вий"ны язганда нәрсәне күз алдында тоткан? Нигә андагы мәет терелеп кешене куып җөри? Вий дигән албасты кешеләрне үтерә. Димәк, гыйбәдәт урыннары кешегә куркыныч тудыралар. Син шуны миңа кәнкрит аңлатып бирмәдең.

№47 (814626) / 14.09.2012 11:23:43

Авыл апае,Тол хатыннарның күз яшләре,балаларның күз яшләре,ачлыктан интектерелгәннәрнең ләгнәтләре,үтерелгәннәрнең нәфрәтләре бер кая китмәде.Алар җир өстендә калдылар.Үтерүче кешеләрне хөкем итмичә, алар бер кайда да китми.Шуның өчен дә 2012 елдан соң атнаның четверг көне изге көн була христианнарда да,мөселманнарда да.Бу кәнне үтерелгәннәргә догалар,ә үтерүчеләргә нәгләт ява.Бу хак.

№46 (814623) / 14.09.2012 08:06:05

Мунчада бүтән эшегез калмагандыр,анекдот сөйләшеп утырырга.Халык күнеккән изге урында күп сөйләшергә ярамый,тәртип тә бозылырга тиеш түгел,җәелеп изге урын хуҗасын кимсетергә дә ярамый,йокы урынына да әйләндерергә ярамый дисең инде.Ленинны Аллаһы Тәгалә урынына күтәрсәләр дә,аның төзегән системасында 20-25 миллион халык үтерелә.Бу репрессия түгел,ГЕНОЦИД.БУ кешеләр үзләренең йөрисе юлларын кеше гәүдәләреннән төзиләр.Чын хакыйкәтне халык белергә тиеш.

№45 (814611) / 14.09.2012 00:50:12

Зимагур, минем сиңа бер темага сорауларым бар иде, үскәнем. Аларга син генә җавап бирә алырсың пажалуй.
Минем карт мунча кергән саен)))бу аникдутны һаман сөйли. Менә шуның дөресме-юкмы икәнен беләсем килә. Әгәр дөрес булса, нигә алай икәнен әйтеп бирмәссең микән.
Өч кеше кайда йокларга куркыныч түгел, тыныч икәнен тикшереп карамакчы булганнар ди. Берсе зиратта, икенчесе мунчада, өченчесе мәчеттә төн кунырга булганнар. Иртән очрашырга сүз куешканнар ди. Очрашуга зиратта кунганы да, мунчада кунганы да исән-сау килгән. Мәчеттә кунганы килмәгән ди. Икәү
барып карасалар, теге үлеп ята ди. Аңламыйм,нигә алай килеп чыккан, гыйбәдәт йортында кунган кешене кем үтергән? Ул шундый куркыныч урынмыни?
 

№44 (814605) / 13.09.2012 23:20:50

Зимагур курыкмый.Аны господин Путин беренче инаугурациясеннәүк белә. Ленинның нәсел агачы турында материаллар карап утырдым.Ленин әнисе ягыннан еврей нәселенә керә,Мария Александровна Бланк Александр Дмитриевич Бланкның кызы.Мария Александрованың бабасы Мойша Ицкович.Мойшаның ике малае да крестить ителгәннәр.Крещениягә кадәрле исемнәре:Алексадр-Израиль, ә Дмитрий-Абел.Дөрестән дә Мария Александровна Бланк(Улянова) кыз вакытында патша сараенда Фрейлина булып хезмәт итә.Беренче малае Александр Александр 111 үги малае.Анан соң туган кызы кемнеке икәне билгеле түгел.Ул Ильяга ике бала белән кияүгә чыга.Кокушкино һәм Шушенское Ульяновларның именияләре Александр Бланкның Ильяга бүләге,ягүни Мария Александрованың приданнылары.
Ленин әтисе ягыннан чуш.Әтисенең әнисе ягыннан калмык.Болар документалҗно расланган.

№43 (814601) / 13.09.2012 21:51:18

Зимагур түгел Зимогор.
Зимагур куркып качты - Картлачтан.

№42 (814588) / 13.09.2012 18:07:42

Иман көчәергә дә кечерәергә дә мөмкин. Кәлимәи таибә - матур сүз - ләә иләһә иллә Аллаһу, Мөхәммәд расулуЛЛаһу. Иман шартларыннан иң беренчесе - иң саллысы.
Иман яшәү рәвеше дигәнче, яшәү шарты дисәң дөресрәк.
Ислам - яшәү рәвеше - иң хәерлесе!

№41 (814585) / 13.09.2012 17:07:50

иркә, сдаюсь.
иман яшәү рәүеше,иманга килмиләр дә,иманнан китмиләр дә. ул я бар,я юк. дөрес иркә!

№40 (814583) / 13.09.2012 16:07:40

мин дә кысылыйм әле,))) не по зубам булганга түгел ул.

Әти-әни салган иман. Чаткы гына түгел. Чыны. Иман бит хиҗапка төренеп кенә килми.
Иман беләсеңме кайчан килә? Әни бай кызы булгач, беркем сатмаганда да күкәйләр,ит, май сата иде.Шунлыктан аны яратып та бетермиләр иде. Бөтен кеше хәерче буларга тиеш заман.
Әле дә хәтерлим. Күкәйне сатар өчен агач чемоданга тутырып Казанга алып китә иделәр. Кич без, балалар, күкәйләрне лампочка яктысын куеп карыйбыз башта, кара тап булмасын.Күкәй көнлек кенә түгел,анысы белән чемодан тутырып булмый, атналык.Әни:"Кешеләр хәләл акчаларын түләп алалар, начары эләгә күрмәсен, әйбәтләп карый күрегез," -ди. Намус дигән нәрсәне шулай гомергә салдылар.Шуннан ул. Взятка алырга, бирергә өйрәнә алмаганга түгел.Принциально бүтән карашта торганга.Ул карашны, әлбәттә, ислам белән бәйлим.
Ну, просто акча миңа ләззәт китерми. Миңа эшләгән эшем китергән акча гына ләззәт бирә.Эшләгән эшне башкаларга караганда яхшырак итеп эшләргә күнеккән.

№39 (814580) / 13.09.2012 15:20:07

СМУ-7 откат алып,череп байыйсы булгансың икән. откат алган булсаң,әллә кайчан әптикәуправлениедә,нашим вашим түрә булып утырыр идең.
үзең хәерче бул,үзең гордый булып закон үтим дип йөр инде. син бит иркә җәбриләр белән аралашкан-яшәгән кеше.неушто яшәргә өйрәнә алмадың алардан. а җаль. алардан биик күп нәстәгә өйрәнеп була,алар дәвириясен яулый алсаң...
аралаштым ,беләм.
әй иркә,вай иркә...
абзардан үсеп чыккан авыл баласына не по зубам шул. каҗдому свое место...

йөрәгеңә авыр алма,нинди генә нәмәстәләр язсаң да,синдә ИМАН чаткысы бар икән әле йөрәгеңдә.

№38 (814579) / 13.09.2012 15:07:17

Баканы терелтмиләр. Аягындагы бер мускулны һәм нервны аерып алып, штативка беркетәсең. Аны препарат диләр, шуның белән төрле тәҗрибәләр уздырасың.

№37 (814578) / 13.09.2012 15:04:34

Ул кварталда иде.Миңа Горкидан фатир бирделәр. Ул вакытта Фучика урамы икенче шәһәр кебек иде, хәтерләсәгез 49нчы автобус кына йөри иде. Ярты көн юлга уза иде. Аннары Горкида тагын бер аптека төзедем әле мин))))Анысы халык белән эшләүче. Бернәрсә юк ул чак, 80еллар ахыры.Җиренә җиткереп эшләтмичә кабул итмәдем анысы.СМУ-7 начальнигы Якупов (депутаттан яңа китте бугай әле) на три послал башта. Аннан главный инженеры Доломанов артымнан чабып йөрде, әйдә француз духие бүләк итәм, әйдә ресторанга алып барам, подписать ит дип.Эшләделәр барыбер.Шунда яңа чор башланды...

Юк, баланы, бала тәрбияләүне эш белән чагыштырып булмый. Ул тиңдәшсез ләззәт.

№36 (814577) / 13.09.2012 14:50:32

нигә шул,үзең төзегән аптекада эшләп калмадың? күпме көч куйгансың,үз балаңны ташлап киткән шикелле була бит.күрәм бүгенгә кадәр онта алмыйсың,баласын ташлаган ана кебек.

№35 (814576) / 13.09.2012 14:47:41

әптикәң турында 100 ишеттек,анысын да тикшерергә кирәк әле нәстәләр эшләдең икән.

сораганга җавап бир,терелтә алдыңмы?

№34 (814575) / 13.09.2012 14:32:47

ярдәм итәсе килеп..

Коръән гади китап түгел. Кат-кат уку тиеш, укыган саен аңлау арта. Бер үк аятьләр - урысча, татарча чагыштырып-чагыштырып карагыз! Гарәпчәсен барыбер белмибез. Белсә дә арабыздан бик азлар.. Ә алар күп итеп, төбенә төшәргә тырышып уйламыйлар. Форумнарда өлкәнрәк яштәгеләр, фикерли, зикерли белүчеләр барлыгы сизелә.

№33 (814574) / 13.09.2012 14:25:00

Абдоминаль ашыгыч хирургияне тәэмин итүче аптеканы үз сызымнарым белән эшләдем, әле дә эшли ул аптека дип беләм. Үзенә күрә мини фабрика стериль иньекцион дарулар ясау буенча. Алар булмаса, хирургыгыз экстрасенска гына әйләнә.
Так что, не надо!

№32 (814573) / 13.09.2012 14:19:54

Айдар,
заочно уку була тъгелме соң ул?

Яңа белем турында сүз бармый, Базовый, нигез, теоретический әйберләр турында бара.Әмма алар асылына практикада барып җитәсең.Теориядә я кызыксыз булырга мөмкин, яаңлашылып җитмәскә, практикада нәкъ үз урынына утыра.
Событиеның смыслын үзең аңларга тиешлек турында бара. Зубрежка турында сүз дә юк.

Курсовая работа - это уже закрепленные знания.

Айдар, шушыйдый караш хөкем сөргәнгә КАИны 700леккә дә алмаганнар инде хәзер.Хәзер анда ректорга да фәнни дәрәҗә кирәк түгел. Все самостоятельно булырга тиеш күрәсең.

№31 (814570) / 13.09.2012 14:15:41

бака үтер гәнсез үзе,үлергә җиткән бер генә булса да баканы терелтә алдыңмы,медик?

менә кайдан башлана летальный исход %%%лары.

№30 (814568) / 13.09.2012 14:09:17

90нчы еллар азагында укыдым. Технический ВУЗлар зубрит итэргэ тугел, событиенын физик смыселен анларга и на основе этого, используя техническую литературу, конкрет задача решать итэргэ ойрэтэ. Кто не может самостоятельно янаны осваивать, грош цена такому инженеру. Место таких-на конвейере, слесарем-сборщиком. Технический ВУЗда преподаватель дает только направление и консультацию. Самостоятельно выполненная курсовая работа-вот основа знаний.

№29 (814567) / 13.09.2012 13:06:27

кунак, 

сез кайчан укыдыгыз соң?

Юуук, мин алай дип әйтә алмыйм.6 шар сәгатьле (өч пар) лаборатор дәресләр бар иде. Тулаем уза иде. Бүлмәләр җитми, төнге 11дә бетә иде занятие.Гомум медицина фәннәреннән дә, химиядән дә теоретик укыдык дип әйтә алмыйм. Физиологиядән бака йөрәгенең штативта берүзе тибеп торуы, нервномышечный аппартны борынга булса да, әйләнә торган барабанга яздырулар... Баканы тота алмадым үзем кулга. Иптәш кызым үтереп бирә иде.Каннарны үзебез тикшердек, күз күремнәрен билгеләдек, сулауларны да.Химия без дә күп иде. Безнең аннан бик күп практика иде.Иң истә калганы беренче тапкыр билгесез составлы эремәне идентификацияләү булды. беренче тапкыр метод исключения куллану.Барысы да әле дә истә, шулкадәр кызыклы иде.Токсикологик химиядә микроскоптан кристаллар карап утырулар. Ул фармакогнозия.. дару үләне порошогы бирәләр, син аның микроскоптан карап нинди үлән икәнен белергә тиеш.
Фармакология, әлбәттә, теоретически иде инде.Әмма семинарларда барыбер практикада кулланыла торган конкрет әйберләргә өйрәтәләр иде.

№28 (814565) / 13.09.2012 12:53:16

Иркә, анысын безгэ дэ шулай эйтэлэр иде анын, 30% белемне без бирэбез, калган(!) 70% узегез ойрэнегез дип. Утыра идек инде библиотекада баш кашып (интернет алай ук модада тугел иде эле). Ярар анысы да монысы, укыдык, белдек белгэн кадэрен. Но практика гомумэн булмады инде! 1-2 тапкыр лабораториягэ алып барып курсэттелэр, и бетте! Менэ шундый укыту системасы.. Э чын специалист буласы килеп кердем укырга!

№27 (814563) / 13.09.2012 12:42:37

хы.., 

әле более того. Улым:"Большую часть знаний вы должны сами получать," - дип әйтәләр ди. Мин аптырыйм инде, элек безнең ничек укыганны сөйләп күрсәтәм. Улым анысын әйткән ахыры." Это в мединституте только так учатся,"- дип җавап бирделәр диде.

№26 (814559) / 13.09.2012 12:37:51

интернеттан эзлисе булгач, ни пычагыма сэгать ярым вакытны лекциядэ эрэм итэргэ?

№25 (814557) / 13.09.2012 12:31:10

Мин әйтәм,Коммунистлар вакытында белем һәм фән системасын Маркс, Ленин,Сталин өрәкләре каплап торса,бүген бер Путин өрәге караңгылыкка күмде.Әйтерсеңлә КАРАҢГЫЛЫК ПАТШАСЫ бу Путин.

№24 (814554) / 13.09.2012 11:35:30

шуны гына әйтәм,

бу теге бакалаврларга күчкәч шулайтүбән тәгәрәде.Бакалавр чынлыкта техникум бит инде ул. Улым элек 2 семестр үтелгән нәрсәләрне 1 семестр ашык пошык үзабыз, ди. 

Әйтик аның бик укыйсы, аңлыйсы килә, әмма укытмыйлар. Булганын интернеттан эзли инде.

№23 (814551) / 13.09.2012 11:22:59

тех, вузларда белем бирү дәрәҗәсе,СССР вакытындагы ПТУ түбәнлегенә төште!!!
сәбәбе нәрсәдә белмим.дипломлы спецлардан сорыйсың,ә алар ни мю,ни кукареку. общая физика турында сүз дә юк. сүз по специальности...
вот кунак бер калыпка салмый кара...

№22 (814547) / 13.09.2012 11:07:26

бөтен кешене бер калыпка салып кару дорес тугел. Ник барсынын да дипломы тузан җыеп киштәдә ятсын ди әле. Белем алырга теләп укыган студентлар бүгенге көндә дә бар, тик менә шул белемне бирерлек дәрәҗәдәге укытучылар,лекторлар, практиклар да булсын иде эле ул. Алар күп түгел. Укытучы булыр өчен сәләт кирәк. Ике сүзне кушып баланың аңына барып җитә алырлык итеп аңлата алмаганнар да бар.
5 ел уку дәверендә һәр курста бер-ике лекциядә группабыз белән йоклап чыга идек.. Йокы килгәннән генә түгел, монотонный тавыш белән укылган 1,5 сәгатьлек лекцияне тыңлау мөмкин булмаганнан.

№21 (814545) / 13.09.2012 11:04:07

мин дә кысылыйм әле, 

ахырда әйткәнсең икән, бәйләним дигән идем.
Эш максатта дип. Ул уку - менә укып кеше булабыз дип өметләнүдән иде ул. Авыр физик хезмәттән, ачлыктан-юклыктан котылу өчен иде.

Хәзер укуның максаты югалды.Уку хәзер киресенчә юкка инә белән кое казу гына. Дөресен әйткәндә хәзер аны казып тормыйлар инде. Акча түләп катыргы алалар. Аннан шул катыргының кемгәдер кирәге бар, кемгәдер юк.

Барлы-юклы 80-100мең түләп укыткан кешене мин аңламыйм дөресен әйткәндә.Әмма бу вәзгыять кирәк булып чыкты. Эшче профессияләр өчен дә укыганнар өчен бер түли башладылар.Киләчәк этап, әлбәттә, катыргылы кешеләрне түгел, белемле кешеләрне тәлап итәчәк. Бу арада өч-дүрт җирдән шалтыраталар. Зарплата ничә дисәң 20 мең. Юк, минем 20 меңгә сезнекеннән яхшы шартлар бар димен.Бу эшемне яратмасам да, графигы кешечә,бәйрәмнәр, каникуллар. Эше дә күп түгел.Әмма җаваплы инде. Ну, анысына не привыкать.

№20 (814541) / 13.09.2012 10:38:27

бүген белем алуның мәгнәсе,белем ни өчен кирәк булу максаты үзгәрде.

безнең заманда даҗе дәфтәр юк ,китап ике кешегә бер иде. язма биремнәрне кирәкмәгән китап битләренә язып эшли идек. балалар тырышып белем алдылар. РАБФАКлар бетереп, вузларда укыды безнең буын! БЕЛЕМ(!) алырга теләк бар иде балаларда.
шунысын да әйтеп узыйм.укыган өчен 8,9,10 класста акча түләргә кирәк иде. бу сугыштан соңгы еллар.
акчасы булган,атасы фронтта үлгәннәрнең балалары укыды.
иртән сәг.6 өйдән чана тартып чыгып китә идек мәктәпкә.чананы юл уңаендагы урманда кадырып,мәктәпкә 5кмны бара идек. кире мәктәптән кайтканда,урманда куак кисеп,ягарга утын әзерләдек. кыш буе һәр көн шулай булды,чөнки язга да утын әзерләдек.

мин бүген дә шулай булсын димим.бүгенге балалар, даҗе ата-ана үзе дә, белем алуның максатын бик белеп җиткермиләр. укып бетерәләр вузны,алалар диплом,куялар полкага,китәләр шабашкага гараҗ төзәргә! ә бит ел саен 80-100мең түләп укытты атасы. бу в лучшем случае - шабашка,ә бит күбесе өйдә эшләмичә ята.эш юк!


мин боларны \"Соры төстәге дәреслекләр тәмам туйдырды\" дигәнгә яздым. фикеремне өзлекле рәвештә бирә алмасам, гафу! тел өйрәнелмәде,төгәл фәннәр генә.


№19 (814538) / 13.09.2012 01:35:11

Чаян, яхшылап укы. Мин дә дәреслекләр турында яздым. Синең балаңның төссез, ямьсез дәреслекләрдән белем алырга бернинди теләге дә юк. Нигә мәктәпне сыйфатсыз кәгазьдән эшләнгән арзан дәреслекләр белән тутыралар? Иң яхшысы - балаларга дигән лозунг искердемени инде хәзер? Син балаңның шундый дәреслекләрдән белем алуына канәгатьмени? Җитмәсә ел да хаталарына кадәр бертөрле була иде. Кайберләрен мәгънәсез итеп тискәре якка үзгәртә башладылар. Утырасың аннары элеккегеләре әйбәтрәк иде дип. Мәсәлән, татар теле укытучылары Р.Хәсәншина дәреслеген бик мактыйлар. Эчтәлеге дә, бизәлеше дә әйбәт, күнегүләре дә укучыларны мавыктырырлык итеп язылган, кагыйдәләре дә истә калырлык гади, дәреслектә күзгә ташланып тора, диләр. Нигә һәрбер мәктәпкә дә шундый дәреслек кайтармаска? Яки менә сөйләм үстерү өчен төсле рәсемнәр белән зур форматта чыгарылган инглиз теле дәреслекләре тышлыгы белән үк укучыны үзенә җәлеп итәрлек итеп язылган. Безгә хәзер шундый әдәбият дәреслекләре кирәк. Соры төсләр тәмам туйдырды инде. Рус теле, математика дәреслекләре дә төсле итеп чыгаруны сорыйлар. Дәреслектә хәтерне яхшырта торган, логик фикерләүне баета торган, укучының акыл үсешен тулыландыра торган кызыклырак күнегүләр яки лингвистик мәсьәләләр дә булса, бик яхшы булыр иде. Дәреслекләр укытучыга укыту өчен җиңел, укучыга уку өчен кызыклы булырга тиеш. Дәреслекләргә күптән инде конкурс игълан итәргә һәм алар мәктәпләргә укытучы тарафыннан сайлап алынырга вакыт.

№18 (814537) / 13.09.2012 00:04:15

1878 году, находясь в Рыбинске для изучения условий местных пристаней и деятельности недавно организованной речной полиции, я занимался, между прочим, изучением быта нескольких тысяч рыбинских беспаспортных и собрал множество любопытнейших подробностей, характеризующих местную обстановку этого темного люда. Беспаспортные известны в городе под неофициальным именем «Зимогоров», т. е. людей, для которых зима — горе. Когда-то молодой работник, честный, здоровый, с законным паспортом и сильными руками, он пришел в Рыбинск работать на судах. Его приняли, дали работу, дали денег, но деньги понемногу перешли в питейные дома, а рабочий к зиме остался и без денег, и без работы, и даже с просроченным паспортом. Проголодал зиму, спустил кое-какую одежонку — ничего, думает, придет лето — поправлюсь, взнесу недоимку, переменю паспорт, затем домой... Но лето прошло по прошлогоднему, переменилось только одно: одним «Зимогором» стало больше

№17 (814535) / 12.09.2012 23:53:45

Синең коры язмаң кемгә кирәк?
Кайсы фәнне син яратмыйсың,яз конкретно.Кайсы фән арта өстерәлеп бара,әйтеп кара.Аннан соә сөйләшербез.

№16 (814534) / 12.09.2012 23:42:03

КАртлач,мин сиңа ошарга кызлар түгел.Язганны укы.Сөяр -сөймәс үгез шикелле торма,конкретно яз,кайсы фикер ошамый.Мин Маркс та,Ленин да түгел,мин Путин да,Медведев та түгел.Мин Зимагур.Бүгенгесе көнә Зимагур белән Чудак кына әйтә ала чын дөреслекне.

№15 (814533) / 12.09.2012 23:33:50

Әй Аллам, син зимогур чын надан икәнсең ич,синең белән ләчтить ясап утрасым килми.

№14 (814531) / 12.09.2012 23:00:27

Ялгышасың Ялкын! Матур әдәбият яисә өстәмә әдәбият өчен кызганыч түгел. Монда дәреслекләр турында сүз бара. Әгәр дә ул бушлай бирелергә тиеш икән,нигә без аннан баш тартырга тиеш соң?

№13 (814528) / 12.09.2012 22:37:17

Син ,шәрә туган нәрсә, үзең наданнар рәтенә кемисең мени?Халкыҗны хурлама,үзең хур буласың.

№12 (814527) / 12.09.2012 22:36:34

Зимагур син нәмәстә язып утрасың соң,кемгә кирәк синең бу язмаң ?.Һәркемгә билгеле булганны бүген күтәреп чыгуның мәгнәсе ЮК.Бу синең язмаң капка төбендә утручы картлар сөйләшүнә охшаган.

№11 (814525) / 12.09.2012 22:21:08

Сезнең күбегез,юк,алай түгел,болай ул диеп әйтерсез.Әйдә фикер йөртеп карыйк.Экономикалары хосусый милеккә нигезләнгән илләрдә укыту һәм белем системасы ничек оештырылган.Укыту һәм белем системасы мөстәкыйл эшли.Укыту программасы укыту һәм белем алу системасының тарихи үсешеннән чыгып формалашкан.Студент югары уку йортыннан белем алып чыккач,аны хосусый милеккә нигезләнгән,конкуренөия нигезендә үсүче предприятияләр үзләренә җәлеп итәләр.Чөнки бу предприятияләр потребительгә,потребительләрнең спросына карап эшлиләр.Хосусый милеккә нигезләнгән предприятияләрдә үзләренең фәнни тикшерү,яңа технологияләр төзүче,яңа материаллар өстендә эшләүче фәнни үзәкләре бар.Бу үзәк булмаса,предприятия бөлә,юкка чыга.
Икенче төркем югары белемле спеөалистларны экономиканың хөкүмәткә караган өлеше,ягъни приорететные направления развития экономики җәлеп итә.Моңа нәрсәләр керә?Космическое направление,стратегически ваҗные отросли.
Сез әйткән капиталистик илләрдә җүләрләр утырмый.Алай түгел,болай ул диеп утырмагыз.Хезмәт хакына килгәндә,тормышларына җитәрлек достойная зароботная плата.Хөкүмәт секторында хезмәт хакы тагыда югары.

№10 (814522) / 12.09.2012 21:55:14

Син Зимагур тозга язмаганны язып утырма инде.Әлифне таяк дип белмәгән кеше дә белеә,что Россиядә наданлык хөкем сөргәнен.Фән дигән сүзең ул упрошенный сүз,нучный дисәң аңлашыла ләки ул бездә юк һәм аны өстрәрлек кеше дә юк.

№9 (814520) / 12.09.2012 21:30:29

Белем һәм фән системасы Советлар(коммунистлар)вакытында да,бүгендә холостой ходка эшли.Югары уку йортларыннан укып белем алып чыккан яшь белгечләргә спрос бик аз.Ни өчен шулай?Иң беренче сәбәп булып, производстваның фәннәр белән тыгыз бәйләнештә булмавы тора.Бүгенге көнгә килгәндә,тагы шул ук сәбәп.Моннан тыш бүген укыту һәм фән системасын шундый итеп үзгәртергә телиләр,аннан фән үсешен алга алып баручы галимнәр чыгарга тиеш түгел.Рәсәйдә дә Татарстанда да фәнни потенөиал булмаска тиеш.Алар белем һәм фән системасын шушы хәлгә китереп терәделәр инде.

№8 (814519) / 12.09.2012 21:05:48

Гөлсинә Кашапова дөрес әйтә. Дәреслекләрне, үзе укыткан классларның үзләштерү мөмкинлекләреннән чыгып,укучыларга белем бирергә яраклымы түгелме икәнен белер өчен бер-берсе белән чагыштырып, укытучы үзе сайлый. Әгәр яраклы дәреслек, заказ бирүгә карамастан, мәктәпкә кайтмаган икән, укучыларына тиешле белем бирү өчен кирәкле китапны укытучы укучыларга кибеттән сатып алырга тәкъдим итә яки куша. Мәсәлән, кайбер укытучы төссез-нөрсез, кызыксыз дәреслеккә дә риза булса(ә мәктәпләргә нәкъ менә шундый очсыз, ямьсез дәреслекләр кайта), белем бирергә омтылганнары матур итеп бизәкләп эшләнгән эчтәлекле, күз күреме белән хәтерләп калырлык мәгълүматлы, баланың үсешен тәэмин итә торган күптөрле күнегүләр, мәсьәләләр белән баетылган кыйммәтле альтернатив дәреслектән укытуны хуп күрәләр. Моннан һич тә трагедия ясарга кирәкми. Балаң интересларын күздә тотып эшләнгәнен аңларга да хупларга гына кирәктер дип уйлыйм. Сезгә акча кызганычмы? Соңгы вакытта күбәеп киткән бәйрәмнәрдә кыйммәтле аракы я вино алып эчәргә,ике көнгә бер күпләп ничә төрле генә тәм-том алып ашарга акча җәл түгел, ә елга бер тапкыр гына кадерле балаңның бердәнбер рухи азыгын тулыландырырга акча жәл, шулаймы? Шуннан никадәр тавыш ясап утырырга күпме энергия һәм нервы китә, кыйммәтле вакыт әрәм була. Салганнар хөкүмәт җилкәсенә, юк-бар сораулар белән министрның вакытын алалар, укытучыларның тетмәсен тетәләр, үзләре генә менә ак та, йомшак та, матур да. Болай булмый, билгеле. Бала тәрбияләгәндә мәктәп, укытучы белән бердәм булып бер-береңне аңлап эшләгәндә генә ниндидер уңышка ирешергә мөмкин. Кешеләргә, тирә-юньдәгеләргә бирелгән игътибар, позитив эш-гамәлләр, кылган яхшылык кына түгел, бала күз алдында башкарылган негатив күренешләр, кешеләргә тискәре караш, авыздан чыккан яман фикерләр дә, белегез, үзегезгә кире әйләнеп кайтачак. Бала аларны киптергеч кәгазе кебек үзенә сеңдереп барачак һәм бер матур көнне көтмәгәндә тышка калкып чыгарга мөмкин. Аннары ни өчен ул моны эшләгән дип истерика башлана, шуннан түшәккә егылырлык авыруларга да ерак калмый бит менә. Зинһар өчен, акыллырак булыгыз инде. Бала тәрбияләгәндә бигрәк тә түземле булу сорала.

№7 (814510) / 12.09.2012 19:55:36

Китап алдырту, минемчә, укытучы белән бәйле.10 елдан артык эшлим, бер китап та алдыртканым юк, китапханәче белән эзлибез, табабыз, башка мәктәпләрдән сорыйбыз.Өстәмә китап та алдыртканым юк.Миңа эшләр өчен дәреслек җитә.Хәер, дәреслеге дә кирәкми.Ручка-дәфтәр белән акбур-такта булса җитә.

№6 (814218) / 10.09.2012 15:44:48

Акчасы булса... булмаса?...
Аз пенсияләр турында сөйлиләр. Ә менә балалар үстерүче гаиләләр турында сөйләмиләр.Ата-ана көн-төн эштә, баласы ялгыз я бакчага итеп атылган. Ул вакытта акчасы була. Тик китап баланы бәхетле итәмени инде, я??? балага әни йөзеннән дә кадерле йөз, нәрсә юк. Әти-әни аралашуы бала өчен төп бәхет.Моның өчен өйдә булырга кирәк. Өйдә булсаң, акчаң санаулы инде. Юк бар китапка акча булмас мөмкин. Өеп-өеп алдырттылар ул китапларны, күбесенең бер тиен файдасы булмады.

№5 (814216) / 10.09.2012 15:32:10

Балан бэхетле була дисэлэр ата ана китап кына тугел доньяны да сатып алачак

№4 (814211) / 10.09.2012 14:30:01

22 ел мәктәптә укыту дәверендә нинди генә дәреслекләр белән эшләргә туры килмәде. Соңгы елларда башлангычта эшләмәгәч, ничек икәнен белми идем. Вәйт кичә белдем әй!!!!!!!!
ФГОС узган уку елыннан барлык мәктәпләргә дә керде. Беренче класста укучы кызым узган уку елы дәвамында 4 әлифба гына алыштырды. 2 классның татар теле(Мияссарова) дәреслеге башында ук бирелгән кагыйдә каян алып язылды икән ул? "Без авазларны КҮРӘБЕЗ һәм ишетәбез" дигән беренче җөмләсе үк аяктан екты.Алга таба тагын нинди "алтын" кагыйдәләр бардыр, белмим, актарырга курыктым. Җитмәсә ятлап килергә кушканнар. Ул дәреслекләрнең җитешмәве бөтенләй икенче мәсьәлә, булганында да шундый акылга сыймас җөмләләр булгач, җитешмәве хәерлерәк түгелме икән дигән фикер туа.
Менә яздым да инде, хәзер уйлап утырам инде, әллә башкалар авазларны чынлап та күрәләрме икән,дип, белмәссең дә,элекке әкиятләрдә язалар иде бит, авызыннан бака коела дип... 3D мазар белән күрешме икән әллә???
Тагын нинди яңа кагыйдәләр уйлап табып тагарлар, Ходаем, балаларым укып бетергәнче САБЫРЛЫК бир!

№3 (814210) / 10.09.2012 14:25:20

эт эткэ, эт - койрыкка..
ии, дөнья рәхәте чакта укып калганбыз икән, Аллага шөкер! Безнең балалар нишләр инде, белгән юк..

№2 (814208) / 10.09.2012 14:15:44

без дә ел да китаплар сатып алабыз. Нишлисең инде? Алмасагыз мәҗбүр итми без, ел ахырына кадәр табарга тырышабыз диләр . Нишләргә вакыт уза , балалар надан калда. Бәлки алар ел ахырына гына табарлар.

№1 (814203) / 10.09.2012 12:23:02

нишлэп берегез дэ язмый? Эллэ бер китап та сатып алмадыгызмы?

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте