поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
08.09.2012 Фаҗига

Яшен ташыннан зыян күргәннәр (ФОТО)

"Аяз көнне яшен суккан" дигән әйтем бар татарда. Быелның 21 июле көнне Аксубай районының "Мюд" бистәсендә әнә шундый вакыйга булды. Кояшлы эссе көнне була бу хәл. Күк йөзендә кара болыт күренә, яңгыры-ние булмый, тик күк күкрәгәне ишетелә. Ишег алдында йөргән Рәхимҗан абый Сабировның күз алдында яшен яктырып китә. Ниндидер кайнар дулкын пенсионерны үзе басып торган урыннан берничә метр читкәрәк очырып, җиргә бәреп ега. Куркып сикереп торуга, сарай кырыеннан күтәрелгән кап-кара төтенне күрә ул.

Яшен ташы коры печән белән тулган сарайга үтеп керә һәм ике якка аерылып, бер-берсенә терәлеп диярлек торган печән тулы дүрт сарайны камап ала. Бер мизгел эчендә кап-кара төтен күтәрелә, икенче мизгелдә дүрт сарайдан берьюлы янгын күтәрелә. Авыл халкы санаулы секундлар эчендә бәла чыккан урынга кулына чиләктер-савыттыр алып килеп җитә. Сарайларны ачып кош-кортны, терлекләрне чыгарып өлгерәләр. Халык чын мәгъ­нәсендә фидакарьлек күрсәтеп, ут сүндерергә керешә. "Мюд"бистәсенең янгын сүндерү командасы секундлар эчендә ике машинасы белән килеп җитмәсә, янгын торак йортларны да ялмап аласы булган. Авылдагы янгын сүндерү часте җитәкчесе Фәнил Сөнгатуллин әйтүенчә, ул көнне егетләрнең кайберләре эшләрен тәмамлап өйләренә таралган була инде. Машина йөртүчеләр Вахит Кыямов, Николай Матвеев һәм янгын сүндерүчеләр Илфат Петухин, Владимир Ешковның бернинди боерыксыз вакыйга урынына килеп җитүен сокланып сөйли ул. "Әле ярый 2009 елны безнең ул вакыттагы Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов янгыннан саклаучы дәүләт учреждениеләрен оештырды. Без бу оешманың беренчеләре – пионерлары. Әгәр дә авылда шушы часть булмаса, безнең бөтен авыл янып бетә иде. Зинһар, газета аша Президентка "Мюд" бистәсе халкының рәхмәтен җиткерегезче", – диде Фәнил Сөнгатуллин.

Янгыннан зыян күрүчеләр белән берәм-берәм таныша башладым. Мин барган көнне (17 август) алар, кем ничек булдыра ала, шулай тернәкләнергә тырышып көн күрәләр иде. Барысы да пенсионерлар. Дүрт күрше икешәр фатирлы ике йортта яшиләр. Иң элек Владимир Сухалов белән таныштым. Аңа 73 яшь, ул – Татарстанның атказанган терлекчесе. Тормыш иптәше вафат, ә балалары читтә яши. "Бөтен өмет аларда", – ди ул. Сараен әле дүрт ел элек кенә яңарткан булган. Тик корылма иминиятләштерелмәгән булган. Балалары җыелышып, күрше Ахматка авылыннан инде исәптән чыгарылган иске мәктәпне сүтеп алып кайтканнар. Кирәге калмаган мәктәп бинасын Владимир Васильевичка егерме биш меңгә сатып җибәргәннәр. Бураның әле берничә рәте генә куелган.

74 яшьлек Рәхимҗан абый Сабиров кырык алты ел шофер булып эшләгән. Инде унике ел лаеклы ялда. Рәхимҗан абый хатыны белән генә яши, бер булышыр кешесе дә юк. Милке иминиятләштерелгән, тик акча бирүче юк. Бәлки бөтен авырлык ялгыз җилкәгә төшкәнгә­дер, Рәхимҗан абый бик әрнеп сөйләде: "Инде бер айга якын вакыт узды. Үзебезнең авылдагы иминиятләштерү агенты Надежда Бокарева гына килеп китте, башка берәү дә юк. Көзге салкыннар башлана, терлек-туарны ябарлык урын әзерли алабызмы-юкмы", – ди ул. Рәхимҗан абый кырык меңгә бура алып кайтып куйган. Янгын сүнгәннән соң пенсионерларга бер тәүлек буе күмер­ләнгән сарай урыннары янына килергә, җыештырырга да рөхсәт итмәгәннәр. Чистай шәһәреннән килгән дәүләт иминиятләштерү инспекторы карап, фотога төшергәч кенә җыештырырга рөхсәт бирелгән. "Күңел елый, – ди Рәхимҗан абый. – Бульдозер да бирмәделәр, бөтенесен кул көче белән башкардык. Кул белән төяп уналты машина күмер генә чыгардым". Урамда калган терлекләренә ул берсе-берсе җиде йөз сумнан алты төргәк печән сатып алган. "Быел терлек азыгы аз, булышучы булмас дип алдым", – ди пенсионер.

Зыян күргән өченче кеше белән әңгәмә корып булмады. Ул да пенсионер икән. Ә менә дүртенче фатирда торучы Анастасья Петрова янгын вакытында ире белән Ульян өлкәсендәге Мәләкәс шәһәрендә булган. Лаеклы ялда булса да социаль хезмәткәр булып эшли икән: ялгыз карчыкларны карый. Аның сарае урынына да бура куелып ята иде. Туганнары урман кисеп, булышалар. "Ярый әле кешеләр вафат булмады", – ди Анастасья ханым. Биредә барысы да бер фикердә: халыкның бердәмлеге, янгын сүндерүче егетләрнең үз эшләрен намус белән башкаруы аркасында, шөкер, үлем-җитем булмый калган. Ләкин шушы авылда яшәүче элеккеге хәрби Леонид Лимоновның да сүзлә­ренә колак салмый мөмкин түгел. "Янгын авылның кинәт килгән бәла-казаларга ни дәрәҗәдә әзер икәнен күрсәтте. Каралты-кураларның бер-берсенә бик якын урнашуы да, су җитмәү дә, һәр өйдә янгын сүндерүгә каршы җайланмалар юклыгы да авырлыклар тудыра".

Тормыш авырлыклары бе­лән ялгызы көрәшүче бу өлкән кешеләргә карап йөрәк сыкрый. Кеше кайгысына битарафлыкның чынбарлыктагы мисалын күреп кайттым "Мюд" бистәсеннән. Инде бер ай вакыт узса да, районнан беркемнең килеп карамавы шаккатыра. Урак өстендә район башлыгының эше күп булгандыр анысы. Тик аның урынбасарлары кая карый? "Язмагыз, безгә зыян килә күр­мәсен", – ди без аралашкан кешеләрнең берсе. Тик "авыруын яшергән үлгән" дигән мәкаль дә бар татарда. Кирәк чакта барып таянырлык та булмагач, нигә кирәк соң безгә ул түрәләр? Яткан таш астыннан су йөрми, диләр. Беркемгә дә өметләнмичә, үзебезгә очрашып сөйлә­шергә түгелме? Пенсионерлар моны булдыра алмый икән, нигә авыл Советы җитәкчесе, мәктәп директоры яки укытучылар бергәләп район хакимиятенә барып, башлыкның үзе белән сөйләшмәскә?! Әлеге янгын бөтен авылның уртак бәласе түгелме соң?


 


Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА, Аксубай
Ватаным Татарстан
№ 176-177 | 07.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы