поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.11.2008 Җәмгыять

ТАТАР “РУБЛЁВКА”ЛАРЫ

Мәскәүдә черегән байлар яши торган бистәләрнең берсен “Рублёвка” дип атыйлар. Анда торучылар берсеннән-берсе ярышып әкияти замоклар салдыра, хатыннары, беркайда да эшләмичә, елына әллә ничә тапкыр ял итәргә бара, чит илдән киенәләр, затлы рестораннарда гына ашыйлар, кыскасы, безнең төшкә дә кермәгән шәп тормышта яшиләр. Татарстанда да бар андый байлар. Мәскәү “олигарх”ларыннан һич тә калышмыйча дөнья куалар. Сүзем – татар “рублёвка” лары турында.

ӘЛМӘТ БАЙЛАРЫ

 

Әлмәт – Татарстанның иң бай районнарыннан  исәпләнә, чөнки ул нефть башкаласы. Биредә халык күпкә рәхәтрәк һәм мулрак яши. Гади халык та, байлар да. Байлар дип монда берничә шәһәрдә ике-өч фатиры, табигать кочагында ял итәргә йорты, соңгы модельле берничә чит ил машинасы, балаларын Мәскәүдә яки чит илләрдә укытырга мөмкинлеге булганнарны атыйлар.

 

Әлмәттән ерак түгел Кәшер Болгары (халык телендә, кыскартып, Болгар) һәм Иске Завод кайчандыр унлап кына хуҗалыгы калган иске татар авыллары. Бик матур җирдә урнашкан алар. Авыл янында гына таулар урман-болыннар, кечкенә генә елга, чиста, саф һава... Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп кайткан эш кешесенә моннан да рәхәтрәк урын юк. Менә шул авылларда Әлмәтнең иң бай кешеләре төпләнгән дә инде. Биредә байлар яшәгәнен юллардан ук чамалыйсың. Авылларга җитәрәк тип-тигез асфальт юл китә. Болгар Әлмәттән якынча 25 чакрым ераклыкта. 1924 елларда күршедәге Яңа Кәшер авылыннан халык бирегә күченеп, бер авыл булып оешкан. Яшьләр шәһәргә күпләп китә башлагач, авыл  таралган. Моннан 15-20 еллар элек Әлмәт байлары  җир сатып алып, биредә урнаша башлагач, авыл яңадан “яшәргән”. 

 

Ял көнне килгәнгәме, авыл урамында бер-ике карт бабайдан гайре беркемне дә күрмәдем. Коедан су алып маташкан пенсия яшендәге Нәшәт абый Миннебаев авыл турында рәхәтләнеп сөйләде:

 

– Тамырларым шушы авылдан дисәм дә була. Мин кечкенә чакта 65ләп хуҗалык бар иде монда. Тора-бара китешеп беттеләр, авыл таралды. Менә шушы килгән “дачниклар" күтәрде авылны, тәмам җир белән тигезләнәсе идек... Хәзер монда йөзләп хуҗалык бар: безнең ише карт-коры һәм  шәһәр байлары. Иртән машиналарына утырып эшкә чыгып китәләр дә, кич кенә кайталар. Алар килгәнче баганаларга кадәр авып беткән иде. Асфальт юл салдылар, газ, ут, телефон керттеләр. И-и, канәгать булмыйча? Менә моннан канәгать без, – дип Нәшәт абый кулы белән  муен турына күрсәтте.

 

Су авылның байлар ягына гына кергән, ә алар каршында яшәүче пенсионерлар аны коедан ташый. “Безгә шунысы да җиткән.  Әле алар булмаса, чишмәдән үк ташыр идек. Әнә, күрәсезме, яна таш мәчет төзелеп ята. Шул нефть оешмалары ярдәме белән инде...” – диде әңгәмәдәшем.

 

Болгарда мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Нәшәт абый мәктәпнең кайчан беткәнен хәтерләми дә: “Нинди мәктәп ди?! Нигә кирәк соң ул? Булса да, шушы байлыклары белән авыл мәктәбендә укытмый инде алар балаларын? Иртән балаларын шәһәргә алып китәләр, кич алып кайталар. Күбесенең шофёры бар. Шундый уңайлыклар булганда авылга мәктәп кирәк тә түгел!

 

Әлмәт шәһәренең элекке мэры авылда зур бер бина салдыра, ишеткәнсездер. Әнә теге башта. Йорт дисәң – артык зур, кибет дисәң – нәмәрсәгә ул кадәр... үзе монда яшәми. Балалары килеп-киткәли. Аның турында тульке яхшы фикерләр. Рәхмәт, ташламый безне”, – дип, әңгәмәдәшем авылның төп “спонсоры”на рәхмәтләрен дә җиткерде.

 

Теге зур бина сәламәтләндерү үзәге булачак икән. “Ике ел элек төзи башладылар, һаман төзиләр. Авылга зур кунаклар килсә, ял иттерергә берәр урын кирәк. Монда бөтен нәрсә дә булачак – бассейн, сауна, тренажёрлар, люкс бүлмәле кунакханә. Җитмәсә, якында гына урман. Авылның теге башында буа да ясап куйдылар: көймәдә йөзәргә, балык тотарга... Байларга байларча кирәк бит инде,– дип сөйләде әлеге йортның каравылчысы.  – Күпләр бирегә  акча эшләргә килә. Мин, мәсәлән, Әлмәттән килеп эшлим. Гади каравылчы гына. Алай да хезмәт хакы әйбәт. Бу сарайларны төзүчеләр Кукмара, Мамадыш, Казан якларыннан ук  килеп эшлиләр. Байлар акчаны кызганмыйча түли, эшлә генә!”

 

Авыл урамының бер ягыннан тулысы белән диярлек зиннәтле таш йортлар тезелеп киткән. Берсеннән берсе зур, матур алар. Һәр кешенең ишегалдында ямь-яшел чирәм, чыршылар үсеп утыра. Һәр йорт каршында диярлек чит ил машинасы... Кыскасы, фани дөньядагы җәннәт кебек.

 

Әмма Болгар Иске Завод белән чагыштырганда чүп кенә. Хәтерлим, бер заман безнең авылдан Расыйх абыйны эш буенча тракторы белән Иске Заводка  җибәргәннәр иде. Кайткач: “Авылга төп юлдан түгел, ә арттан гына кердем. Ике метр узуым булды, машиналары белән  сак хезмәткәрләре килеп  җитте. Нишләп йөрим, каян килдем, ни өчен – судтагы кебек сорау алдылар. Ап-ак халат кигән гувернанткалар йөри. Бөтен эшне шулар башкара. Алар өчен махсус йорт та салып биргәннәр. Шунда яшиләр. Котчыкмалы матур йортлар, һәр йортта дярлек бассейн. Буа да ясап куйганнар. Вертолёт мәйданчыгы да бар хәтта. Җәннәт анда, җәннәт!” – дип шаккатып сөйләгән иде. Чыннан да, шулай икән. Авыл  башында ук шлагбаум белән сакчылар тора. Әгәр берәр туганыңа киләсең булса, алдан чылтыратып хәбәр итәргә һәм сиңа авыл эченә керер өчен пропуск язарга тиешләр. Авылны милиция хезмәткәрләре саклый. Урамнарда видеокамералар урнаштырылган.  Авылга керә торган төп юлда кечкенә генә (башка йортлар белән чагыштырганда) бина да төзеп куйганнар. Монысы каравылчылар өчен.

 

Безнең машина якыная башлгач, шлагбаумны аркылы төшереп куйдылар. Бина эчендә милиция киеменнән бер ир белән хатын-кыз. Каян килүебезне белгәч: “Хәзер чылтыратып белешәбез, бераз гына көтеп торыгыз”, – диделәр. “Шулкадәр нәрсә саклыйсыз соң?” – дип, теге иргә сүз кактым. Ул татар кешесе булып чыкты. “Ничек инде нәрсә? Монда бит генеральныйның  йорты!"

 

Шул арада икенче сакчы: “Машинагыз белән әнә теге башка барып басыгыз әле. Хәзер монда вертолёт төшәчәк. Юлда чит машиналар булмаска тиеш” , – дип, безгә чүплек янындагы бер алачыкка күрсәтте. Баксаң, бер бай каяндыр кайтырга тиеш, шуны көтүләре икән. Нишләмәк кирәк, барып бастык күрсәткән җиргә! Ун минут үтүгә, авыл янындагы футбол мәйданчыгына кап-кара чит ил вертолёты төшеп утырды. Шуннан чыккан бер ир кап-кара джипка утырып, авыл эченә кереп китте...     

 

Ни гаҗәп, авыл башында бер ир  кәҗәләрен саклап йөри иде. Үзен Иван Андреевич дип таныштырды. Бу авылда инде 8 ел яши икән. 40 ел буе Әлмәттә нефть оешмасында эшләгән. Хөрмәткә һәм мондый җирдә яшәргә лаек кеше, димәк. “Мәскәүдә нефть институтын тәмамладым мин, – диде ул. – Гади инженер булып кына эшли башлаган идем, пенсиягә начальник урынбасары булып чыктым. Хатыным да шунда эшләде. 2000 нче елда пенсиягә чыктым. Шәһәр ыгы-зыгысы туйдырган иде. Монда җир участогы бирделәр. Йортны 10 ел төзедек. Хәзер шунда яшәп ятабыз. Картлык көнен тынычлыкта үткәрәсе килә. Монда кибет тә юк. Бөтенебез шәһәргә йөри, шуннан алып кайтабыз. Авылда күбесе эш кешеләре. Безнең кебек пенсионерлар аз. Элек ташландык авыл иде бу. 90 нчы елларда йортлар сала башладылар. Хәзер 100ләп йорт бар. Сак та куйдылар. Генеральныйның сарае бит, –дип, ерактан кызыл түбәсе генә күренеп торган йортка күрсәтте. – Менә балалар мәйданчыгы да төзеп куйдылар. Уйнаучы гына юк. Балалары гел шәһәрдә. Шунда укыйлар. Җәен әзрәк чыр-чу килеп алалар. Футбол уйнарга да яшьләр юк. Һәрберсенең үз эше, бизнесы...”.

 

Иван Анреевич үзенең  йортын да күрсәтте. Ике катлы зур йорт. Шунда 3 кәҗә,  30 куян тота,  5 умартасы да бар икән. “Нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәктер бит инде? – диде ул. – Әлмәткә пенсия алырга, кибеттән азык-төлек җыярга гына барып кайтам. Шул вакыт эчендә дә тузаннан, тавыштан баш авырта башлый. Балаларым бар. Бер улым – Мәскәүдә, икенчесе Вьетнамда яши. Икесе дә безнең юлдан киттеләр – нефтьчеләр. Олы улым Вьетнамда 9 ел яши инде. Монда бик сирәк кайта”. Авылда бай йортлардан кала, нигезләрен калдырып китәргә теләмәгән берничә карчык та бар. “10 йортка да тулмый инде андый нигезләр. Безнең яндагы 3 ташландык йортта кеше яшәми хәзер, үлеп беттеләр. Авылның уң башында бар бугай бер-ике карчык... Юк, сезне монда кертмәячәкләр, кызым. Тырышма да”, – дип  "күңелне күтәргәч", Иван Андреевич китеп барды.

 

Ул хаклы  булып чыкты. Озак та үтмәде, каравылчы: “Авыл ябык. Сезне беркем дә кертмәячәк. Без бернинди дә мәгълүмат бирмибез. Сау булыгыз” – дип, авылдан чыгып китәргә боерды. 

 

САЛМАЧЫДА

 

Казанга терәлеп үк торган Салмачы авылына 1887 елда нигез салынган. 2002 елга кадәр ул Питрәч районы җирлегенә кергән. Казанга кушылгач, авылга әкренләп байлар төпләнә башлаган. Хәзер аны күпләр байлар бистәсе дип кенә белә.

 

Ләкин Салмачыда байлар белән беррәттән, гади авыл тормышы да кайный. 150 дән артык бала укыган мәктәп бар, 700 дән артык хуҗалык, 1700 гә якын кеше яши. Бу әле соңгы елларда килгән байларны исәпкә алмаганда.

 

Бер сутый җир биредә 200-300 мең сум тора. Бүген күпләр таунхаус ( ике гаиләгә исәпләнгән берничә катлы зур коттедж), лейнхаус (югары дәрәҗәдәге таунхаус) кебек йортлар салу белән мәшгуль. Йортларның иң өске катында виноград үстерү, кышкы бакча ясау, бакчада җәйге ял итү урыннары, бассейн, фонтан, теплица булдыру – һәммәсе дә бар монда. Хәтта почта тартмалары  да күгәрми торган металлдан ясалган.

 

 –  Салмачының Казанга терәлгән читендә генә элита тора. Ә үзәктә без – тамыры шушы  авылдан булганнар, – дип сөйләде шушында 20 ел  гаиләсе белән яшәүче Фәния апа Шәйдулова. Монда гел  коттеджлар гына түгел. Гади, иске йортлар да бар. Элекке елларда биредә бик куәтле зур совхоз иде. Ипи, казылык, кирпеч һәм шарәб ясау цехлары, алмагач, сырганак, яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары... Әле хәзер дә авылның бер башында алмагач бакчасы бар. 90 нчы еллар азагында совхоз бетерелде, кешеләр бакчаларын, җирләрен сата башлады, байлар пәйда булды.

 

Чыннан да, Салмачы башланган җирдә гел яңа зур йортлар. Һәр кешенең ишегалдында бозау чаклы эт.

 

“Байлар янына болай гына хәл белешергә мәңге керә алмыйсың. Күрше-күршене белми монда. Этсез куркыныч, төнлә кем кермәс? Байларда гомумән ике-өч эт тә була әле. Берсе ишегалдында, икенчесе – мунча ягында, өченчесе бакча башында, – дип дәвам итте Фәния апа. –  Аларның ничек яшәгәнен ишетеп кенә беләбез, алагаем зур тимер капкалары аша берни күренми”.

 

Хәер, мөлкәтне эт белән генә саклау заманасы үтеп бара хәзер. Күпләр видеокамера урнаштырып, каравыл яллый. Ә байларның  сакларлык нәрсәләре хәттин күп.

 

“Ерак туганымның монда йорты бар. Йорт дип әйтү генә аз – хан сарае. Иң беренче урамда тора алар,  – дип сөйләде мәктәп каршында гына яшәүче  Гөлсем апа.  – Ә без үзебез прастуй кешеләр. Менә шушы йортыбызда 8 ел гомер итәбез. Алар үзләренең ничек һәм кайда яшәгәннәрен газетага ачыктан-ачык сөйләргә ризалык бирмәячәкләр. Кайсы байның кесәсендәге акчасын санап, байлыгын күрсәтеп утырасы килсен инде? Әле безгә дә ачык чырай, такта чәй генә дигәндәй... Әллә ни аралашып яшәмибез. 

 

90 елларда баеп китте алар. СССР таркалган чакта. Казандагы фатирларына  гына сыеша алмагач, Салмачыда җир сатып алып, йорт төзи башладылар. Ул вакытта бер сутый җир 100 меңнән артык дип сөйләгәннәр иде. Йортларын 6 ел эчендә төзеп бетерделәр. Соңгы ике ел эчендә бөтен җирләрен чит илдәгечә ясадылар. Ландшафт дизайнеры чакыртып, ишек алларын бизәделәр. Яшел газон суздылар, су автомат рәвештә сиптерелә. Һәр көнне шланг үзе җир астыннан чыга, 10 минут су сиптереп тора да, аннан җир астына кереп китеп, икенче җирдән чыга... Хикмәт инде анда, малай...

 

Гөлфирә бездә ясалган җиһазларны җиһазга санамый да. Германия, Италиядән заказга кайтарталар, үзе әйтмешли, “пафосно” һәм экологик чиста булсын. Күптән түгел генә савыт-саба юа торган машина белән суыткычларын алмаштырдылар. Икесе бергә 800 меңнән артты диделәр. Үзләренең бүлмәсендә миллион ярымлык карават. Бер төймәгә басасың – урын җәелә, икенче төймәгә бассаң – җыела. Бүлмә саен юыну бүлмәсе, миллион сумлык джакузилар, үзләрендә һәм ике кызларында да чит ил машиналары, ике катлы гараж турында әйтмим дә инде!

 

Өс киемнәрен Казаннан алганнарын белмим. Күбрәк Италия, Франция, Мәскәү, Питердан күпләп кием сатып алалар да, шуларны озаклап кияләр. 150  меңлек тун, 70 меңлек кара бриллиант алка... Чит илгә алар елга берничә тапкыр барып кайта. Ире эш буенча, хатыны аңа ияреп. Чит илләрдә генә өч фатирлары бар. Зур кызлары бүген Германиянең Ганновер шәһәрендә яши. Күптән нимес гражданлыгы алды инде. Андагы йортны шәп диләр. Кызыл агачтан  буратылган. Ганноверга чаклы Финляндиядән корабль белән кайтардылар дип сөйләделәр. Әллә чын, әллә арттыру булды, белмим. Һи-и, ул кадәр акчаң булса, йортны җәһәннәмнән дә кайтарып бирәләр бүген!

 

Гөлфирәнең ире зур җирдә эшли. Кайчандыр милиция майоры иде. Үз бизнесын ачкач, баеп киттеләр. Бүген Татарстандагы иң эре автозаправка компаниясенең гендиректоры. Фәлән мең сутый җир, урман сатып алды, чит илдә ниндидер инвестицияләр белән дә эш итә. Күп кенә оешмаларның акционеры да. Байлар инде, байлар. Үзебез дә нигә һаман Казанда яшиләр микән дип гаҗәпләнәбез? Чит илгә күченеп китсәләр дә, кризис-фәлән булса да, мәңге юкка чыгасы түгел алар...

 

Шуннан сөйләшергә яратучы бу ханым, исе-акылы китеп, ерак булса да туган тиешле кешеләренең акчаны банктан ала алмыйбыз дип авыр чакта аларга ярдәм итмәгәннәрен, аналарының Арча районындагы бер авылда иске генә йортта яшәп ятуын һәм тагын әллә нәрсәләр сөйләде. Ахырдан: “Акчада  мени байлык? Байлык бит ул бер айлык... Минем эшем юк, теләсә ничек яшәсеннәр. Безгә зыяннары тигәне юк әлегә”, – дип әйтеп куйды.  Бай гына түгел, бик  байлар яши монда. Тик юллары гына байларча түгел. Кайбер тыкрыкларга җәяү керерлек түгел, тездән кызыл балчыкка батасың...

 

P.S. Байлар яши торган бистәләрдә булып кайткач, озак кына уйланып йөрдем. Чит илне күргәннәр шаккатып андагы җәннәт, бай тормыш турында сөйлиләр. Ә алга киткән илләр өчен без, гомумән, хезмәт хакы түбән булган ярлы дәүләт саналабыз. Гәрчә шулай булса да, байлар яшәгән урыннарны күргәннән соң, Русияне ярлы ил дип әйтергә тел әйләнми... 

 


Филүзә ДӘҮЛӘТШИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.11.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»