поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.09.2012 Дин

Нәрсә соң ул традицион Ислам?

4 сентябрь көнне башкалабызда мөселманнарыбызга кагылышлы ике кызыклы чара үткәрелде. ТР Диния нәзарәте төшкә кадәр, дин әһелләрен, зыялыларны җыеп, РИУда I "Якупов укулары" уздырса, төштән соң ТР Дәүләт Советының кече залында, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлангычы белән, депутатлар каршында "Хәзерге Татарстанда ислам: төп тенденцияләр һәм юнәлеш­ләр" дигән темага РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәт­шин лекция укыды.

Якупов укулары

 

Әлеге укуларның 4 сентябрьдә уздырылуының сере шунда: күптән түгел генә явыз бәндәләр тарафыннан җаны кыелган Вәлиулла хәзрәт Якупов шушы көнне туган булган икән. Чарага килгән галимнәр, дин әһелләре Вәлиулла Якуповның киңкырлы мәгърифәтчелек эш­чәнлегенә зур бәя бирде. Әйтик, КФУ профессоры Хатыйп ага Миңнегулов: "Хәз­рәт җитәк­ләгән "Иман" нәшрияты узган ике дистә елда бер меңнән артык исемдәге китап чыгарган. Аларның яртысыннан артыгы – татар китабы. Шушы китапларны нәшер иткәне өчен генә дә ул – татар, дин тарихына кереп калырлык шәхес. Дөрес, хәзрәтнең бөтен карашлары белән дә килешеп бетеп булмый. Ул бит шәхес, төрле фикер әйтергә мөмкин. Элегрәк мөселманнарны төрлечә атаса, гомеренең соңгы көннәрендә, әйдәгез, бүлгәләнмик, бердәм булыйк, дип чыгыш ясый башлаган иде. Ул туксанынчы елларда бәйсезлек өчен көрәшне башлап йөрү­челәрнең берсе булды", – дип аңа югары бәя бирде.

 

Вәлиулла хәзрәтнең эшен дә­вам итүче "Иман" ислам мәдәнияте мәркәзе рәисе һәм "Апанай" мәчете имам-хатибы булып сайланган Наил Гарипов: "Хәзрәт "Иман. ТV" дигән интернет-телевидение ачарга, документаль фильмнар, балалар өчен мультфильмнар төшерергә, туристлар өчен "Мөселман юл күрсәткеч­ләре" нәшер итәргә җыена, соңгы вакытта бигрәк тә мөселман яшьләренең ялын оештыру турында баш вата иде", – дип мәрхүмнең хыял-теләкләрен искә төшерде. В.Якуповның мөселман мәгариф системасын стандартлаштыруга керткән өлеше турында да байтак чыгыш яңгырады ул көнне.

 

Гадәттә безнең халыкта кемне дә булса зурлый башласалар – күкләргә чөеп мактау, тән­кыйтьләсәләр – гел кире якны гына эзләү гадәте бар. Бу юлы да шундый омтылышлар сизелде. Әйтик, нәзарәт хезмәткәре, "Дин вә мәгыйшәт" газетасы мөхәррире Нияз Сабирҗановның чыгышы "Татар филологиясе үсешен­дә Вәлиулла хәзрәтнең роле" дип атала иде. Сер түгел, В.Якупов татар әдәби телен әллә ни камил белеп бетерми, шуңа күрә дә татар телендә сирәк яза, башкаларны татарча чыгыш ясарга чакырса да, конференция-"түгәрәк өстәл"ләрдә үзе еш кына урысча нотык тота иде. Һәрхәлдә, тарихчы, сәясәтче, дин белгече буларак, аның хакында киләчәктә әле шактый күп язылыр дип уйлыйм.

 

30 дан артык китабы нәшер ителүе, башка йөзләрчә мәкалә-чыгышлары хәзрәтнең шактый нәтиҗәле эшләве турында сөйли. Шәт, боларны да барлап, туплап бастырып чыгарырлар. Шунсыз шәхескә тулы, киңкырлы бәя биреп булмый. Укулар барышында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин Казанның бер урамына палатаның актив әгъзасы булган В.Якупов исемен бирергә тәкъдим итүләрен, хәзер бу мәсьәләнең Казан шәһәр Советы депутатларының топонимика комиссиясендә каралуын җиткерде. Ростов өлкәсе мөфтие исә Вәлиулла хәзрәткә "Россия Герое" исеме бирергә дигән тәкъ­дим белән РФ Президентына мө­рәҗәгать итәргә чакырды. Дөрес, бу тәкъдимне конференция карарына кертмәделәр. Әлбәттә, хәз­рәтнең эшен зурлауның иң яхшы, нәтиҗәле юлы – ул ачкан интернет-сайтларының эшчәнлеген туктатмау, "Иман" нәшриятында моңарчы нәшер ителгән газета-журналларны, мөһим ди­ни хезмәтләрне чыгаруны дәвам итү.

 

Суфилар сагындыра

 

Укуларны да, парламент бинасындагы лекцияне дә бер яссылыкка куйган тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталмыйча уза алмыйм. Укулар вакытында ТР Диния нәзарәтенең Голә­мәләр шурасы әгъзасы, тарих фән­нәре кандидаты, Аксубай районының Татар Майнасы авылында мәк­тәп директоры булып эшләүче Рәфыйк Насыйров, КФУ доценты Илшат Сәетов, Тукай бүләге иясе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла да, парламентның кече залында депутатлар Азат Зыятдинов белән Илшат Әминов та, нәрсә соң ул традицион ислам, дип җитди проблема күтәрде.

 

– Ислам йә бар, йә юк ул. Ислам традицион яки традициясез була алмый, – дип белдерде бер-берсенә бәйсез рәвештә икесе ике залда Р.Зәйдулла белән А.Зыятдинов. "Традицион булгач, ул кайчан башланган? Аның башы кайда?" – дип сорады, мәсә­лән, Р.Насыйров. Аннан соң ул үз соравына үзе үк җавап биреп, терминнар мәсьәләсенең шактый буталчыклыгына тукталды, ваһһабчы, сәләфче атамаларының уңышлы булмавын әйтте. "Әбү Хәнифәдән дә сә­ләфчерәк агым бармы икән? Сәләфче дигән терминны радикалларга карата кулланмагыз", – дип чакырды ул. Чынлап та, сәләф сүзенең татарча мәгънәсе борынгы, элгәре ди­гән сүзгә туры килә. Традицион ислам дигән ярым урыс гыйбарәсенә нәкъ менә шул сүзтезмә – сәләфче исламы, ягъни элгәре­ләребез исламы атамасы күбрәк туры килә бит инде. Радикал­ларга карата хариҗилар дигән сүзне кулланырга тәкъдим итте Рәфыйк. Ул кәлимә тышкы, чит дигән сүзне аңлата. Инде ваһһабчылык терминына килгәндә, Согудиядә ул – рәсми идеология. Ваһһабчы сүзен дошман сүзе белән тәңгәлләштереп изге Мәккә, Мәдинә җирендә яшәүчеләргә дошманлык хисе тәрбиялибез, үзебезне гарәпләргә каршы куябыз түгелме соң?!

 

Шәһәр җирендә чын милли мохит кора алуыбызга шик белдереп: "Шәһәрдә традицион ислам мохите булдыру тормышка ашмастай эш ул", – дип татар авылларын сакларга чакырды Р.Насыйров. Аның фикеренчә, үзенчәлекле татар цивилизациясе, татар мәдәнияте фәкать авылларда гына сакланып кала ала. "Ватанны сөю – иманнан. Ватанны сөйгән кеше авылдан китми", – дип, безнең – авылда үсеп хәзер шәһәрдә яшәүчеләрнең йөрәгенә тоз сипте ул.

 

Укулар вакытында Илшат Сәетов традицион ислам мәсьә­ләсенә шактый ачыклык кертте. "Бу термин ислам диненең дүрт мәзһәбен, суфичылык тәрикать­ләрен күз алдында тота. Традиция ул текст ("Коръән" дип аңла – Р.М.) аша гына күчми. Китап уку фәкать 7-8 процент кына мәгълү­мат бирә. Аның контекстын, нинди вәзгыятьтә әйтелгәнен, пәй­гам­бәребезнең сөннәтен белергә кирәк. Традицион ислам – тәрбия чылбыры ул. Тәрбия сүзе Раббы кәлимәсеннән алынган. Дини белемне үзләштерүдә укытучы, остаз сүзе, традиция чылбырында остаз аеруча зур урын били", – дип сөйләде ул. Чынлап та, мәрхүм казыебыз Габделхак хәзрәт Саматов та дингә болай гына кереп китеп булмый, адашмас өчен остаз кирәк, дип кабатларга ярата иде. И.Сәетов фикеренчә, евроисламчылар – акыл белән генә, коръәнчеләр изге китабыбызга таянып кына дин юлыннан туры барып була дип исәпли. Галимнең сүз­ләреннән аңлашылганча, без-татарларда суфилар чылбыры калмаган, өзелгән. Ә менә Төркиядә, Дагстанда традицион ислам – суфилар исламы өзелми дәвам иткән. Чит илләрдә укымыйча булмый. Әгәр читтә дини гыйлем эстәүче яшьләребезнең күбесе Төркиягә барган булса, бүген бездә ваһһабчылык проблемасы күзәтелмәс иде. Анда мондый проблема, каршылык юк.

 

Бабайчылык, янәсе

 

Үз чиратында, депутатлар алдында чыгыш ясаганда, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да традицион ислам дигән гыйбарәнең уйлап чыгарылганлыгын, традицияләрнең җуелганлыгын таныды. "Яшьләребез өчен традицион ислам – бабайчылык ул. Яшьләребез уйлавынча, ул кайбер йола, гореф-гадәтләрне үтәүгә генә кайтып кала", – дип галим ваһһабчылыкның берничә хасиятен атады. Болар – мәзһәб­ләрне, суфичылык тәрикатьләрен, милли үзенчәлекләрне танымау, үзләрен генә чын мөселман дип, башкаларны көферлеккә чыгару, Коръәннең рухына түгел, хәрефенә ябышып яту, ягъни "чиста" исламга чакыру. Ә менә, хәнәфичелек нәрсә соң ул, дигән сорауга: "Исламга каршы килмә­сә, гореф-гадәтләр үтәүне, Мәүлет бәй­рәмен билгеләп уздыруны, башка мәз­һәбләрне, суфичылыкны, илаһияттә ашари – матуриди юнәлешләрен тану, дип җаваплады ул.

 

Инде традицион ислам белән ваһһабчылыкның аермасын, үзенчәлекләрен тагын да тирән­рәк белергә теләгәннәргә күренекле галимебез Рафаэль Мөхәм­мәтдиновның "Звезда Поволжья" газетасында (16 август саны) чыккан "Теракты и борьба идей" дигән мәкаләсен тәкъдим итәр идем. Әлегә бу мәсьәләне Р.Мө­хәммәтдиновтан да яхшырак аңлаткан галим юк бугай.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 176-177 | 07.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»