поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.09.2012 Медицина

Эх, корт чаккыры!

Бакчада тыныч кына эшләп йөргәндә берәр бал корты чагып китсә, эшкә булган дәрт тә сүрелә, кәеф тә кырыла. Кулымдагы көрәкне атып бәрәм дә, бал кортын тирги-тирги, өйгә кереп китәм. Янәсе, «сиңа беркем тими, борчымый, нәрсәгә дип мине чагарга кирәк инде?» Чәч арасына кереп безелдәп ярты нервыны ашый әле. Андый вакытта әнинең: «Мине җәй буена әллә ничә дистә корт чага. Файдага гына ул», – дип тынычландырганы да колакка керми. Хәер, яңа суыртылган бал белән сыйланганда кортка булган үпкәләр онытыла анысы.

Ике дистәдән артык апитерапия (бал корты һәм аның продуктлары белән дәвалану) белән шөгыльләнгән терапевт Дамир Рафаэль улы ИСХАКОВ та, әгәр дә бал корты агуына аллергия булмаса, аның чагуыннан бернинди дә зыян юк, бары файда гына, ди. Корт чакканнан соң, аның агуы канга эләгеп, бөтен организмга тарала. Аңардан исә иммунитет яхшыра, кан сыеклана, холестерин күләме кими икән. Апитерапевт әйтүенчә, борынгы Русьта кешеләр бер-берләренә, сәламләү сүзе урынына, «Корт чаксын үзеңне!» дигәннәр. Бу үзенә күрә яхшы теләк саналган.

– Дамир абый, балның файдасы турында беләбез. Ә менә бал кортларының үзләрен махсус чактыртып, нинди авырулардан дәваланырга була?

– Буын, умыртка баганасы, нерв системасы авырулары, остеохондроз, ревматизм вакытында аеруча яхшы нәтиҗәләр бирә. Умыртка баганасында бүсер булганда да кортлардан чактырабыз. Бу хроник авырулардан тулысынча котылу дигән сүз түгел, әлбәттә. Авыру кузгалган вакытта аның авыртуларын басабыз. Ә моның өчен елга бер дәвалану курсы үтү дә яхшы.

– Дәвалану курсы ничә процедурадан тора?

– Ун процедура үтәргә кирәк. Әйткәнемчә, хроник авырулары булганнар елына бер тапкыр килеп дәваланып китә. Остеохондроз вакытында авыртулар 3-4 көннән дә басыла. «Рассеянный склероз» диагнозы белән килгән бер пациентым инде җиде елдан артык йөри. Ул башта, көзен килеп, көнаралаш ун процедура үтә. Аннары ел әйләнәсендә атнага 1-2 тапкыр без аңа корт утыртабыз. Шул рәвешле авыруына көчәергә ирек бирмибез. Герпестан җәфаланган бер пациентым аннан котылу өчен ничек кенә дәваланып караса да, алга китеш булмаган. Ул хәтта Кытайга да барып дәваланып караган. Ә менә миңа килеп кортлардан чактыра башлагач, нәтиҗәсе күренде. 1-2 айдан хәле яхшырды. Үзебезнең хастаханәдә эшләүче бер хезмәткәр баш бармагын җәрәхәтләде. Киселгән урын бик тирән булып, бармагы селкенми иде. Аңа хәтта инвалидлык та бирергә теләделәр. Монда да бал кортлары ярдәмгә килде. Берничә процедурадан соң бармагы хәрәкәтләнә башлады. Бу очракта инде шул бер тапкыр дәвалану да җитте.

– Корт агуы бөтен кешегә дә килешмидер?

– Дәвалану курсларын башлаганчы анализлар алабыз. Нинди авырулары бар, корт агуына аллергиясе юкмы, шуларны сорашабыз. Кан һәм сидек анализларын тикшерәбез. Кортны чактырып, реакциясен тикшерәбез. Шуннан соң гына дәвалый башлыйбыз. Дәвалану бары тик табиб күзәтүе астында гына барырга тиеш. Кайберәүләр табиб белән киңәшмичә генә дәвалана. Ярый да аның ахыры әйбәт кенә тәмамланса, үз белдегең белән дәвалану хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин бит. Йөрәк, бавыр, бөер авыруларының катлаулы төрләре, туберкулез, шикәр, инфекцияле авыруы булганнарга, кан китү күзәтелгәндә мондый төр дәвалану катгый тыела.

– Кортлардан кеше организмына якынча ничә миллиграмм агу керә?

– Җәй көне 0,4-0,6 мг булса, кышын азрак – 0,2-0,4 мг.

– Дамир абый, корттан хәтта төнәтмә ясап та эчәләр дип ишеткәнем бар. Бу чынлап та шулаймы?

– Кортта хитин дигән файдалы матдә бар. Үлгән кортны ике атна спиртта яки аракыда төнәтәләр дә сөзеп эчәләр. Аны «бальзам Мухина» дип атыйлар. Чөнки ул төнәтмәне Мухин дигән галим уйлап тапкан. Кортны суда пешереп, шул шулпаны да эчәләр. Тик боларны бары тик табиб күзәтүе астында гына эшләргә кирәк. Файда ясыйм дип, зыян ясавыгыз бар. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»