поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Гыйнвар
  • Әлфия Авзалова (1933-2017) - җырчы
  • Нәҗип Җиһанов (1911-1988) - композитор
  • Илнар Хөснуллин - журналист
  • Шәйхи Маннур (1905-1980) - язучы
  • Вазыйх Фатыйхов - журналист
  • Илдус Гыйләҗев (1946-2018) - шагыйрь
  • Нәфисә Василова (1943-2006) - җырчы
  • Айзат Шәйхелмәрданов - автор-башкаручы
  • Сәйяр Хәбибуллин - композитор
  • Мәхмүт Максуд (1900-1962) - язучы
  • Фаяз Дунай (1936-2007) - язучы
  • Зөфәр Ханов (1924-2002) - көрәшче
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
05.09.2012 Мәдәният

«Яңа татар пьесасы»на эшләр быел 1 ноябрьгә кадәр генә кабул ителә

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2012» премиясенә конкурс игълан итәләр.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә алалар; узган “Яңа татар пьесасы” конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Конкурс шартлары үтәлмәгән очракларда, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә, яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин.

Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми, алар Г.Камал театры китапханәсендә сакланалар.

Пьесалар конкурска 2012 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2012» конкурсы.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.

Конкурс кысаларында өч номинация игълан ителә:

1. Махсус номинация – “Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса”

2. Татар әдәби әсәренә нигезләнеп язылган инсценировка

3. “Җәмгыять һәм яшьләр” темасына пьеса

Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Җәмгыятьнең бүгенге хәле яктыртылган әсәрләргә өстенлек биреләчәк.

Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.

Барлык премияләр дә конкурсның генераль һәм рәсми спонсорлары тарафыннан бирелә.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гиматовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Конкурс 2 этапта уздырыла:

- 1 этапта (2012 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.

- 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2012 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

«Яңа татар пьесасы-2012» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Фәндәс Сафиуллин, жюри әгъзалары – Рәзил Вәлиев, Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Искәндәр Гыйләҗев, Ринат Әюпов, Айгөл Габәши, Нияз Игъламов, Кадрия Идрисова, Дамир Самерханов, Илдар Хәйруллин, Исмәгыйль Шәрәфиев, Нурания Җамали.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә. 



Камал театры
№ | 05.09.2012
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы