поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.09.2012 Җәмгыять

Татарстанда Игезәкләр бәйрәме узды (ФОТО)

Минем игез сыңарым юк, әмма нәсел шәҗәрәбездә алты пар алар: Мөнҗия белән Наҗия, Мөнир белән Мәрвә, Фоат белән Фирәдия, Рамил белән Камил, Раушания белән Нурания, Эльвира белән Эльмира.

Игезәкләр бәйрәменең беренчесен без 2007 елда туган авылымда (Мөслим районы, Иске Карамалы) уздырдык. Анда авылыбыздан утыз өч пар игезәк (авылда туганнар, безнең егетләргә килгән игезәк киленнәр, игезәк кияүләр) катнашты, чара үзенә күрә бер сенсациягә әйләнде. Быел исә бөтен Мөслим игезәкләрен җыйдык, 4 августта үткән бәйрәмне «Парлы куаныч» игезәкләр фестивале дип атадык. Район хакиме Ришат Хәбипов ниятемне бер сүздән аңлады, бәйрәмне оештыруга бөтен районны күтәрде. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Әюпов, хуҗалык рәисе Таһир Кәрамов – үзләре дә игезәк сыңарлары, алар да чарадан читтә калмадылар. Бәйрәм сценариен Мөслимнең «Мизгел» яшьләр үзәге директоры Илүсә Исламова, үзәкнең режиссеры Эльвира Гәрәева белән бергә эшләдек. Әлеге зур чараны оештыруда өлеш керткән барлык кешеләрне дә санап бетерү мөмкин түгел. Барыгызга да рәхмәт, якташлар!

 

Республикада өч игезәк балалары булган дүртәр гаилә белән мактанырлык бер район да юк. Ә Мөслимдә алар бар. Гаиләдә игезәк бала туу болай да сирәк күренеш, ә бездә дистәгә якын шундый күп балалы гаилә яши. Фестиваль игезәк балалар үстерүчеләрнең проблемаларын калкурак яктырту, аларга бераз булса да ярдәм күрсәтү акциясе буларак та истә калырлык итеп үткәрелде. Игезәкләр туу – шатлык өстенә шатлык булса, мондый гаиләләрнең проблемалары да икеләтә арта дигән сүз. Әйтик, Олы Чакмак авылында Флүзә, Гөлүсә, Илсур Әхмәдиевлар яши. Мәктәп укучылары алар. Алты балалы ишле гаиләдән. Әтиләре терлекче, әниләре сыер савучы. Өч игезәге тугач, Фәнүзә ханым, сыер савучыларга акчаны күбрәк түлиләр дип, эшкә чыкты. Ә балалар белән ире утырды. Уллары армиядә хезмәт иткәндә гаиләгә аларның командирларыннан рәхмәт хатлары гына килеп торды. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле, Фәнүзә Әхмәдиеваның Әнүзә исемле игез кыз туганы бар (игезәкләрдән игезәкләр тумый дигән булалар тагын!)

 

Мәктәпләрдә төрле очракларда матди ярдәм күрсәтү өчен мохтаҗ балалар исемлекләре төзелә. Әмма Флүзә, Гөлүзә, Илсур Әхмәдиевларның ул исемлеккә бер тапкыр да эләккәннәре юк. Шөкер, бу балалар пар канат астында үсәләр, ләкин шулай да дәүләт яки хәллерәк кешеләр ярдәм итсә, гаилә бик шатланыр иде, минемчә.

 

Авылдашым Рафинат Шәйхәйдәров Әлмәттә кинолог булып эшли. Башта алар гаиләсендә игезәк малайлар туды – Илдар белән Илнар. Ә 13 елдан соң (ул арада Рафинат Чечняда алты ай хәрби хезмәттә дә булып кайтты) Камил белән Камилә исемле балалары дөньяга килде. Дүрт балалы гаиләгә бер бүлмәле фатирга ике катлы караватлар куеп яшәргә туры килде. Ниһаять, ипотекага өч бүлмәле фатир алдылар. Чагыштыру өчен, Себернең Ханты-Мансийск округында яшь парлар өчен фатир алу буенча 16 төрле программа бар. Ә бездә?.. Рафинат гаиләдә акча эшләүче бердәнбер кеше әлегә. Әлмәт хакимиятендә бу гаилә турында беләләр микән?

 

Фариз белән Наилә өйләнешкәндә, Фаризга – 48, Наиләгә 36 яшь булган. Башта олы уллары Илсур туган. Фаризга 50 тулгач, Ходай бу гаиләгә өч игезәк – Рифат, Ришат, Азалияне бүләк иткән. Нәниләргә бер яшь тә юк әле. Димәк, балалары югары белем алганчы Фаризга җитмеш өч яшенә кадәр бил бөгәргә кирәк булачак.

 

Бәйрәм– бәйрәм инде ул, анда катнашучылар канәгать калды. “Парлы куаныч”та 15 яшьлек үсмерләрне көрәштереп, суперпризга тәкә бирдек. Шунысы кызык, ул тәкә Марибүләр авылыннан килгән мари егетенә насыйп булды.

 

Игезәкләр – табигатьнең бер могҗизасы. Мөслимдә андый могҗиза моннан 50 ел чамасы элек Әмәкәй авылында туган. Җиде балалы Муллагалиевләр гаиләсендә төпчек балалар булып өч игезәк – Әлфия, Фәнис, Фәрит дөньяга килгән. Алар бүгенге көндә исән-сау яшәп яталар.

 

Игезәкләргә бәйле бер мәзәк хәлне дә язып үтим әле. Актаныш районы Яңа Әлем авылында ике игезәк малай туган – Корбангали белән Сәетгали. Балалар Корбан Гаете көнне дөньяга килгәннәр. Гаеттән кайткан бабайлары биләүдә яткан игезәкләрне күргәч, өлкән балаларны болай дип уята икән: “Торыгыз, оланнар, торыгыз! Әнкәгез өйне бала-чага белән тутырган!”

 

Игезәкләр бәйрәме республика дәрәҗәсенә күтәрелә бара. Азнакайда 100 хуҗалыклы гына Митрәй авылы бар. Анда да игезәкләр – мыж. Бәйрәм әләмен сезгә тапшырабыз, азнакайлылар!

 

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3


Гөлназ ШӘМСИ
Татарстан яшьләре
№ 26 | 04.09.2012
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»