поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2012 Мәгариф

Ана кеше 4 ел улларын татар теле дәресләренә йөртмәгән һәм быел малайларын күчерми калдырганнар

Татарстанда яңадан мәктәптә татар телен өйрәнүгә бәйле рәвештә җәнҗал купты: Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Виктория Можарова дигән ханым үз балаларының татар телен укуларына каршы. Дөресрәге, 2008 елдан бирле инде ул улларын татар теле дәресләренә йөртмәгән һәм быел педсовет карары белән малайларны класстан класска күчерми калдырганнар.

Билгеле инде, әлеге ханым бу “гаделсезлек” белән килешергә теләми, һәм эш судта каралачак, әмма вакыйганың юридик нечкәлеклә­ренә кереп китсәк, шул ачык­лана: суд, әгәр Россия законнарына таянып объектив карар чыгара калса, Можарова ханымның улларына карата кулланылган чараның гадел булганын раслаячак.

 

Ләкин... ләкин эшнең шундый юнәлештә барачагына борчылган кайбер активистлар мәгълүмат кырында җәнҗал куптарып, аңа сәяси төс бирергә, судка басым ясарга тырышалар. Аерым алганда, “Свободная пресса” газетасы үз сайтында “Урок татарского” дигән “фаш итүле” мәкалә элде. “Свободная пресса” үзен Россиядәге иң демократик матбугатка саный, хаки­ми­ятләргә каршы оппозиция­дә тора һәм аның журналистлары үзләрен “хакыйкать көрәшчеләре” итеп күрсә­тергә тырышалар. Шуңа күрә журналистларның, Виктория Можарованың һәм аны яклау­чыларның дәлилләрен игътибар белән гомумкешелек кыйм­мәтләре һәм мантыйк күзлегеннән карыйк. Татар телен сөймәүче ханымның иң беренче дәлиле – малайлар татар телен укырга теләми­ләр. Гафу итегез, мондый мантыйк белән барсак, без Россия мәктәпләреннән рус телен укырга теләмәгән йөз меңләгән рус баласын табар идек, әмма бер әти-әни дә балаларына бу телне укытудан баш тартырга җөрьәт итми, чөнки мәҗбүри. Икенче дә­лил балаларга татар теленең беркайчан да кирәк булмаячагына нигезләнгән, чөнки... менә монда инде Можарова һәм аны яклаучы журналистлар, үзләре дә сизмәстән, Татарстанда татар теленең дискриминацияләнгән булуы турында фактларны тезеп китә­ләр: монда барысы да рус телендә генә сөйләшә, бөтен эш кәгазьләре рус телендә алып барыла, татар телендә кайчакта кибетләрдә һәм кухняда гына аралашалар, барлык түбәнкамалылар да рус телендә генә үсте һәм башкалар, һәм башкалар, диләр. Бу фактлар белән бит татар халкы халыкара судларга мөрә­җәгать итәргә, үз телен, үзе­нең милли мәнфәгатьләрен якларга һәм яклау таба алырга тиеш иде. Россиядә йөзләрчә еллар буе рус булмаган халыкларга каршы алып барылган геноцид нәтиҗәләрен мәктәптә укырга теләмәгән балаларны яклау өчен кулланырга тырышу вәхшилекнең иң югары ноктасы түгелме­ни?! Бәлки ул балалар математиканы һәм физиканы да өйрәнергә теләмәсләр һәм чынлыкта ул фәннәр өйрәнә торган теоретик законнар да миллионнарның тормышында кирәк булып чыкмыйлар бит. Күпләребез тормышта Ом законын кулланып утырмый, без аның хәтта нәрсәдән гыйбарәт икәнен дә оныттык инде. Тик бер әти-әнинең дә башына, улым ки­ләчәктә интеграллар кулланмаячак, дип математиканы яисә физика белән химияне судка бирү турында фикер кереп тә карамый.

 

Югарыда китерелгән дә­лилләрнең ныклы түгеллеген рус шовинистлары үзләре дә интуитив рәвештә булса да аңлый дип уйларга кирәк. Алар мәсьәләне рус баласы өчен татар телен өйрәнүнең кыенлыгы, аның грамматика­сы­ның катлаулы булуы (моны Вә­гыйзә Ахмыйлова дигән бер “филолог”тан әйттерә­ләр), чит төбәкләрдән Татарстанга күчеп килгән рус телле бала­ларның кыен хәлдә калуы турындагы вәсвәсәләр яссылыгына күчерергә тели­ләр. Рус шовинистларының үз балаларын акыл ягыннан үсеше артта калган дип расларга тырышулары минем, әйтик, һич тә акылыма сыймый, тулы бер милләтне алай хурларга ярамый дип уйлыйм. Рус балалары да башка милләт балаларыннан аз гына да калышмыйлар, дебильлек очраклары исә һәр милләттә дә бар, монысы бөтенләй аерым мәсьәлә. Авылда яшәгән һәр татар баласы туган телен дә, рус телен дә белә, аларны өйрәнүдә кыенлык кичерми. Алай гына да түгел, тормыш шуны күрсәтә: Татарстанда яшәүче мари, чуаш балалары һәм башка халыкларның балалары ки­мен­дә өч телдә: туган телләрендә, татар һәм рус телләрендә теттереп сөйләшә, аз гына да кыенлык ки­чермиләр. Бары тик Россиядә күптәннән алып барылган вәхши сәясәт тарафыннан агуланган руслар гына мондый мөмкин­лектән мәхрүм калалар, алар, нигездә, бер тел белән чикләнеп үсәләр һәм яшиләр. Бу чынлап та тулы бер милләтнең интеллектуаль яктан артта калуына, фикерләвенең үсә алмавына, күзе томалануга китерә.

 

Инде өлкән классларда гына Татарстан мәктәбенә кү­чеп кайткан рус теллеләрнең кыен хәленә килик. Минем практикамда андый хәлләр булды. Моннан биш еллар тирәсе элек Казан мәктәпләренең берсен­нән рус кызы авылдагы татар мәктәбенә җиденче класска кайтып төште. Сораштым: әти­се – рус, әнисе керәшен татары икән. Әйтүенә караганда, гаиләдә татарча сүз ишетмәгән, ул гына да түгел, әтисе һәм әти ягыннан туганнары гадәттә­гечә татар теленә тискәре мөнәсәбәттә булганнар.

 

Шә­һәр мәктәбендә дә татар телен өйрәтү дәрәҗәсе бик әллә ни югары булмаган. Кыз яшереп тормады: грамматикадан белеменең нольгә якын булуын таныды. Әмма, бәхеткә, аның берникадәр татарча сүзлек байлыгы бар иде – балалар бакчасына йөргәндә дус татар балаларыннан өйрәнгән. Озак та тормый кызның тагын бер өстенлеге ачыкланды: ул татар телен өйрә­нүгә тыелгысыз һәм гадәттән тыш көчле омтылыш иде. Күрәсең, үзенә татар даирәсендә яшәргә туры килә­чәген ул яхшы аңлагандыр. 25 еллык педагогик стажым дәверендә мин дәресләрдә үземә андый зур игътибар белән төбәлгән күзләрне бү­тән күрмәдем. Әдә­бият дәресләрендә баштарак кыздан сүз тартып алып булмый иде, чөнки лексикасы ярлы һәм инде урта классларда укыла торган әдәби әсәрләр аңа аңлашылмый иде. Әмма татар теле дәресләрендә ул феноменга әверелде, грамматиканы белү ягыннан яшь­тәш татар балаларыннан күпкә узып китте, тугызынчы класста татар мәктәбендә укучы балалар арасында район олимпиадасында җиңде, унынчы класста татар те­леннән республика олимпиадасы призеры булды. Матур, төзек татар теле белән башкалардан аерылып тора торган булып җитеште, уңышлары рус те­леннән дә шундый ук иде, тик ул бу фәннән татар теленә караганда аз гына соңгарак калып җиңүгә иреште. Татарча уку аңа төгәл фәннәрне үзләштерергә дә аз гына да комачауламады. Баштарак физика, математика һәм химия кебек фәннәрдән аңа русча дәреслек тоттырдылар, дә­ресләрдә русча җавап бирергә рөхсәт иттеләр. Мин аны укытып чыгарган физиктан кичә генә сорадым: “Алёна чыгарылыш классында физиканы кайсы телдәге дәреслектән укыды?” – дидем. “Татар теле олимпиадасының җиңүчесе русча дә­реслектән укысынмыни?” – дигән кискен җавап ишеттем. Төгәл фәннәрдән дә кызның уңыш­лары район олимпиадасының җиңүчесе, республика олим­пиадаларының яхшы нәти­җәләре белән үре­леп барды, медалист булып мәктәп тәма­млады, бер проблемасыз КФУга укырга керде. Алёна Данилова үзе­нең авылдагы татар мәктә­бенә кайтып укуыннан бик ка­нәгать һәм уңышларының Арча районы­ның Ташкичү урта мәктәбе укытучылары­ның тырышлыгы нәтиҗәсе дә икәнен аңлый иде. Бездәге укытучыларның балаларга җылы мөнәсәбәте, дуслык һәм те­ләктәшлек атмосферасы үз эшен эшләми калмады. Җиңүче укучыларының бер Алёна гына булмавы да моны дәлилли. Шунысы кызык: безнең мәктәп укучылары рус теленнән республика олимпиадаларында уңыш­ларга да бер генә тапкыр ирешмәде­ләр.

 

Үзең белән янәшә яшәгән халыкка ихтирам, аның те­ленә һәм мәдәниятенә кызыксынулы караш, үзара туганлык һәм мәхәббәт хисләре –болар бит кешелек сыйфатлары. Рус сәясәтчеләре ни өчен үз халкын кешелеклелек сыйфатларыннан ерагайтырга ты­рышалар, шул аңлашылмый. Ә илнең бердәмлеге, аның таралмас ныклыгы бит шул сыйфатларга гына ни­гезләнә ала.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 174 | 04.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»