|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2012 Җәмгыять
“Ну, погоди!”, Карлсон һәм Гена “өлкәннәр өчен генә” булып калды1 сентябрьдән «Балаларны, аларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерүче мәгълүматтан саклау турында»гы федераль закон үз көченә керде. Әмма әлеге законның эчтәлеге инде хәзер үк күп кенә сораулар уята, дип яза «Новые Известия». Яңа закон буенча, балигъ булмаган балалар «тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану теләген уятучы» мәгълүматлар алырга тиеш түгел. Ләкин, белгәнебезчә, Россиядә берничә буынны “тәрбияләп үстергән” кайбер мультфильмнарның персонажлары да тәмәке пыскыта. Димәк, «Ну, погоди»дагы Бүрене, крокодил Генаны, «Простоквашинодан өчәү» мультфильмындагы Дядя Федорның әтисен телевизордан күрсәтү дә канун бозуга тиң булачак. Закон нигезендә, мондый мультфильмнарны бушлай каналларда геройларның тәмәке тарту күренешләрен кисеп алганнан яисә төнге 11 дән соң гына күрсәтергә ярый.
Шулай ук балаларны сукбайлыкка, хәер сорашуга яисә фахишәлек белән шөгыльләнүгә этәрүче геройларга да бушлай телеканалларда 23.00 сәгатькә кадәр «юл ябык». Андый фильмнар кинотеатрларда бара икән, анда балигълык яшенә җитмәгәннәрне кертү тыела. Димәк, әти-әнисеннән качып китеп ташландык өйдә эт һәм мәче белән яшәп ятучы Дядя Федор да нәни тамашачыларда сукбайлыкка карата кызыксыну уятырга мөмкин икән...
Балалар өчен тапшыруларда һәм фильмнарда сәламәтлеккә зыян китерү, үз-үзеңә кул салу, хокук бозуларны аклау, гаилә кыйммәтләрен кире кагу, сүгенү, «оятсыз күренешләр»дә катнашу теләге уятуга бәйле күренешләргә урын бирелмәскә тиеш.
Шундый ук чикләүләр китапларга да кагыла. Шуңа күрә балалар мәктәптә өйрәтелә торган кайбер әсәрләрдән «колак кагарга» мөмкин. Мисал өчен, белгәнебезчә, «Анна Каренина» романында баш герой поезд астына ташлана, ә «Җинаять һәм җәза» әсәренең төп герое турында әйтеп тә торасы юк...
Бу уңайдан Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Ольга Баталина яңа законны гамәлгә ашыруны мәгънәсезлеккә китереп җиткермәсләр дигән өметен белдерә. «Әгәр дә теге яки бу мәгълүмат социаль яктан куркыныч тудыручы гамәлләрне турыдан-туры пропагандаламый икән, аны тыярга кирәкми», - ди ул.
Моннан соң билгеле бер яшькә кадәрге балаларга зыян китерергә сәләтле мәгълүмати продукция махсус тамга белән чыгарылачак. Телеканаллар экранда махсус билге урнаштырырга, ә радиостанцияләр тапшыруның сабыйларга юнәлдерелмәве турында телдән кисәтергә бурычлы. Әйтик, «көч куллану, җәбер-золым күренешләрен» 6 яшькәчә балаларга бары тик яхшылык начарлыкны җиңгән, ә корбанга шәфкатьлелек күрсәтелгән очракта гына күрсәтергә ярый. Ә менә 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар “бәхетсезлек очраклары, ахыргы нәтиҗәләре күрсәтелмәгән һәлакәтләр, аварияләр яки әҗәл күренешләрен” карый ала. Шулай ук аларга җәмгыятькә каршы гамәлләр кылучы геройларны, мисал өчен, тәмәке тартучыларны күрсәтергә ярый, ләкин аларның гамәлләре шунда ук начар дип табылырга тиеш.
12 дән 16 яшькәчә яшүсмерләрнең исә, кеше үтерү яисә имгәтү процесслары күрсәтелмәгән очракта, рәхимсезлек һәм җәберләү күренешләре (җенси көчләүдән тыш) урын алган фильмнарны карарга хакы бар. Бу очракта да шәфкатьсезлек гаепләнергә тиеш.
P.S. Балаларны зыянлы мәгълүматтан яклау турындагы закон гамәлгә кергәч, күп кенә популяр мультфильмнар «өлкәннәр өчен генә» дигән категориягә күчәргә мөмкин:
«Сабый һәм Карлсон»
Педофилияне пропагандалый, чөнки андагы ир-ат кеше кечкенә малай белән кызыксына, аның дусты булырга омтыла, ике арадагы мөнәсәбәтләрне әти-әнисеннән яшерергә куша.
«Алисә Могҗизалар илендә»
Наркоманияне пропагандалый, чөнки андагы герой кыз психотроп препаратлар куллана («Мине эч» дип язылган шешә, «Мине аша» дигән күмәч), галлюциноген гөмбәләр ашый.
«Ну, погоди!»
Тәмәке тартуны пропагандалый, ике төп геройның берсе - Бүре тәмәке тарта. Шулай ук ул вәхши гамәлләр кыла - чит кеше милкенә зыян китерә.
«Бремен музыкантлары»
Мультфильм сукбайлыкны пропагандалый, аеруча «безнең түбәбез - зәңгәр күк йөзе... сарайларның кызыктыргыч гөмбәзләре безгә беркайчан да ирекне алыштырмас», дигән җыр.
«Простоквашинодан өчәү»
Бу мультфильм гаилә кыйммәтләрен какшата, баланың гаиләдән йорт хайваннары белән бергә чыгып китүен пропагандалый. Бала Дядя Федор тәҗрибәсен кабатларга тырышып, үз сәламәтлегенә, хәтта тормышына зыян китерергә мөмкин.
|
Иң күп укылган
|