поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.09.2012 Мәгариф

Татар телен укытуга игътибар булырмы?

Самара өлкәсе - күпмилләтле регион. Биредәге 130дан артык милләт халыклары арасында сан буенча татарлар икенче урынны биләп тора. Җиде районыбыз мәктәпләрендә татар теле укытыла.

Үткән гасырның туксанынчы елларына кадәр милли-мәгариф учреждениеләре аерым уку планы буенча эшли иде. Бу норматив документта татар теле төп предметлар арасында булып килде. Планда ана телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә каралган сәгатьләр саны аерым күрсәтелде, һәм дәүләт раслаган сәгатьләр челтәре уку программаларын тайпылышсыз үтәргә мөмкинлек бирде. Һәр уку елы башында Казаннан яңартылып нәшер ителгән дәреслекләр, кирәкле уку әсбапларын, татар язучыларының әдәби әсәрләрен алып тордык. Өлкәнең башлангыч сыйныф укытучылары, ана теле, татар әдәбияты белгечләре Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы оештырган курсларда укып, белемнәрен камилләштерделәр. Мәктәп тәмамлаган укучыларыбыз Казан, Алабуга институтларының ана теле бүлегендә әзерлек алып, авылларыбызга укытучылар булып кайтып тордылар.

1998 елда Самара өлкә администрациясенең баш мәгариф идарәсе Самара өлкәсенең гомуми белем бирү учреждениеләренең базис уку планын төзеде. Кызганыч ки, анда туган тел, милли әдәбият кебек фәннәргә урын табылмаган иде. Бу көтелмәгән үзгәреш мәктәпләрдә ясалма авырлыклар тудырды: беренче сыйныфларда ана теле бөтенләй укытылмый башлады, 2 - 9 сыйныфларда бу фәнгә элек бирелеп килгән сәгатьләр мәрхәмәтсез киселде, программалар кыскартылды, кайбер мәктәпләрнең өлкән сыйныфларында бу дәресләр бөтенләй керми башлады. Бу реформаларны оештыручылар татар авылларындагы аз комплектлы мәктәпләрне яптылар, татар балаларын рус, чуваш, мордвалар арасында укыта башладылар...

Мәктәп бит ул белем бирү йорты гына түгел, укытучылар - яшь буынны тәрбияләүчеләр дә бит әле. Реформаторлар уку йортының бу җаваплы ролен оныттылар булса кирәк. Укучыларны бит техник чаралар тәрбияләми, бу җаваплы бурыч мөгаллимнәр, ата-аналар, тәртипле җәмгыять өстенә төшә. Ә тернәкләнмәс борын туган йортыннан читкә китеп йөрүче балалардан милләт асыллары үсеп чыга алмас шул.

Менә безнең өлкәдә татар китаплары сатыла торган кибетләр дә юк, китапханәләр дә авылларда гына. Ә бит милли бәйрәмнәребезгә Казаннан китерелеп сатыла торган әдәби әсәрләрне халык шундук дөрләп алып бетерә. Димәк, халыкта ихтыяҗ бар, ул матур, әдәби татар теленә сусаган.

Безнең борынгы бабаларыбыз: “Соң булса да, уң булсын”, - дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Хак сүзләр. Россия, нинди генә дәүләт формасын сайламасын, барыбер күпмилләтле дәүләт булып кала. Ил башлыкларыннан шул үзенчәлекне күз алдында тотып эш итү сорала.

Президент сайлаулары алдыннан Владимир Путин: “Россиядә һәрбер этносның үз җире бар һәм аның башка ватаны юк. Безнең өчен милләтара мөнәсәбәтләрне хәл итү бигрәк тә мөһим мәсьәлә”, - дип, милләтара бәйләнешләр структурасы булдыруны вәгъдә иткән иде. Менә, ниһаять, президент каршында милләтара мөнәсәбәтләр советы булдырылды, һәм июнь башында президент совет әгъзалары белән очрашу үткәрде. Анда кергән кешеләрнең күпчелеген иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, экспертлар, галимнәр, җәмәгать оешмалары вәкилләре тәшкил итә.

Хәзер бу оешма вәкилләре дәүләтнең милли сәясәте Стратегиясен эшләп чыгару белән мәшгуль. “Стратегияне эшләп чыгарганда бөтен нечкәлекләрне күз алдыннан ычкындырмаска кирәк: милли мәгариф, тарихи агарту, мәдәният, рус һәм милли телләрне саклау һәм үстерү... Болар бик нечкә, әмма бик мөһим мәсьәләләр... Ата-бабаларыбыздан килгән мирасыбызга, милли байлыгыбызга бик сак кагылырга кирәк”, - дип президент Советның милләтара, конфессияара, этникара диалогларда мөһим роль уйнавына ышаныч белдерде..

Әмма Татарстан җәмәгатьчелеге бу советка карата башка фикердә. "Бу совет бик каршылыклы фикерләр уята. Моңа ошаган оешмаларны без алдагы елларда да күргән идек инде. Бусы да шуның кебек үк оешма булып калмас микән, дигән фикер туа. Татарстан ягыннан керүчеләрнең исемнәренә күз салсак, алар зур энтузиазм китереп чыгаручылар түгел. Федераль автономия башында торган Илдар Гыйльметдиновның чынлыкта эшләгән эшләрен күргән юк. Монда да ул эш эшләмәс өчен генә кергәндер дип уйлыйм, - дип белдерә татар милли хәрәкәтенең теоретигы Дамир Исхаков. - Анда автономия башлыкларын да керткәннәр. Ә автономияләр, чынлыкта, үз төбәкләрендәге җитәкчеләргә бәйле. Алар моңарчы алар хисабына яшәделәр. Шуңа күрә мөстәкыйль түгелләр, димәк, аяк терәп милләтләр исеменнән тартыша да алмаячаклар”.

Казан федераль университеты галиме, академик Индус Таһиров фикеренчә, бу советны төзү - җәмәгатьчелекне алдау гына булып тора.

«Милли мәсьәләләрне хәл итү өчен сәяси ихтыяр һәм теләк кирәк. Бу теләк булмый торып, ниндидер советлар төзеп яту ул - уен уйнау гына. Советка мәсьәләләрне турыдан-туры хәл итүче кешеләр кермәгән. Әгәр министрлык төзелсә, аның һәр мәсьәләдә җаваплы кешеләре, бүлекләре булыр иде. Ә моның бернәрсәсе дә юк бит. Монда җыелышып нәрсәдер сөйләшәләр дә таралышалар, бетте-китте!” - ди тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров.

Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов фикеренчә, совет өстән безнең барлык мәнфәгатьләребезне дә күреп бетерә алмаячак. Инициативалар астан өскә менәргә тиеш. Ә моның өчен система булдыру кирәк.

Шушы фикерләрне ишетәбез дә милли мәгариф, әдәби татар телендә сөйләү хыялларыбыз тагын сүрелә башлый. Советлар Союзының милли сәясәтенә карата заманында күп тәнкыйть әйтүче булды. Әмма аның яхшы яклары да бик күп иде бит. Ник соң әле мәктәпләребезгә яңа стандартлар кертеп, яңа экспериментлар ясап, ничәмә буын татарларыбызны татар мохитыннан аерып, манкорт итеп тәрбиялибез. Өлкәбезнең татар милли оешмалары милли мәгарифне камилләштерү өстендә хакимият белән бергә эшләп, моның өчен җитди чаралар күрсеннәр иде.


Минзакир НУРЕТДИНОВ
Бердәмлек
№ 36 | 01.09.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»