поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.09.2012 Спорт

Метшинны велосипедка утырырга өндиләр

Казан велосипедчылары якын арада шәһәр мэры Илсур Метшинны һәм шәһәр хакимияте түрәләрен велосипедта йөрергә чакырмакчы. Татарстан башкаласы урамнарында велосипедта ни рәвешле “җилдереп” булуын үз җилкәләрендә татып карасыннар, янәсе...

«Велоночи Казани» хәрәкәте координаторы Леонид Иванов, иптәшләре белән бергәләп, Казан тирәсендә велосипедта йөрергә ярата. Күптән түгел алар үзәктән шәһәр читендәге обсерваториягә кадәр велоярыш оештырып, аздан гына сәяси акция оештырмый калды - шәһәр буенча «Путин, айда котаца!» дип язылган плакатлар күтәреп барды. - Илдәге вәзгыятьне күзәтеп барганлыктан, соңгы вакытта Россия президентына теләсә нинди проблема белән мөрәҗәгать итеп булганлыгын аңладым. Су үткәргеч эшләмәсә дә, хезмәт хакын вакытында түләмәсәләр дә президентка зарланалар. Безнең дә үзебезнең плакатлар белән хакимиятнең игътибарын Казан юлларының велосипедта йөрү өчен бөтенләй яраклаштырылмавына җәлеп итәсебез килде, - дип сөйли Леонид.

Аңлашыла ки, велосипедта йөрергә яратучы казанлылар Мәскәү ишеген шакуның кыен эш икәнлеген белә. Шуңа күрә сентябрьдә алар шәһәрдә массакүләм велоярыш уздырырга, анда Казан мэры Илсур Метшинны, ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнехановны, шәһәр һәм юл төзелеше оешмалары вәкилләрен дә чакырырга ниятли. Велосипедчыларның сүзләренчә, бу эшкә аларны Интернетта блог алып баручы Олеся Балтусова илһамландырган, ул да Интернет аша Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Казанның җимерелеп баручы тарихи һәйкәлләре белән танышып чыгарга чакырган иде. Балтусованың җан авазын, билгеле булганча, ишеттеләр. Бүген Казандагы күп кенә тарихи архитектура һәйкәлләре төзекләндерелә башлады, ә Олеся үзе Президентның ярдәмчесе итеп билгеләнде. - Без дә «Метшин, айда котаца!» дигән акцияне оештырганда шәһәр түрәләренең дә читтә калмавын телибез. Азрак майларын киметеп, Универсиада алдыннан тиешле формага керсеннәр, велосипедчылар, коляскалы инвалидлар өчен Казанда нәрсә эшләп була икәнен уйласыннар иде дигән теләктә калабыз, - дип аңлата Леонид. - Юкса машина эчендә утырганда бу проблемалар алай ук кискен тоелмый бит.

Казан банкларының берсендә менеджер булып эшләүче Елена Максимова соңгы вакытта эшенә велосипедта йөри. - Таулар бистәсеннән үзәккә килеп җитү бер дә җиңел эш түгел, шуңа күрә мин машинадан велосипедка күчеп утырырга уйладым, - дип сөйли Елена. - Әгәр үзеңә очрамаса, юллардагы бөтен кыенлыкларны да күреп бетереп булмый икән. Хәзер жәяүлеләр юлында каймаларның биек урнаштырылуы сәбәпле, урамда велосипедта йөреп булмавын аңладым. Тизлекне җыя башлау белән тормозга басарга, велосипедны чокыр-чакыр, сикертмәдән сөйрәп чыгарырга кирәк. Бу бик тә уңайсыз. Кайвакыт төзүчеләр кешеләрне махсус мыскыл иткән кебек тоела - бер яктан тротуарга менү өчен урын ясалган, ә икенче ягында кайма 10 сантиметрлы, йә аннан да биегрәк итеп куелган. Шуңа күрә машина юлына төшәргә туры килә, ә бу куркыныч. Безнең шәһәрдә коляскалы инвалидлар ничек йөри икән дип аптырыйм.

- Безнең велосипедчылар белән проблемаларыбыз уртак, - дип сөйли «Каршылыкларсыз шәһәр» проекты координаторы Искәндәр Ясәвиев. - Башкалада уңайлы мохит тудыру өчен берни дә эшләнми дип әйтеп булмый. Ике ел элек бездә бер урам да коляскалы инвалидлар йөрү өчен яраклы түгел иде. Хәзер Бутлеров, Бауман һәм Кремль урамнары бөтен таләпләргә дә җавап бирә. Миллионнан артык кеше яшәгән шәһәр өчен бу диңгездәге тамчы кебек кенә, әлбәттә. Бигрәк тә торак кварталларындагы юлларга бәйле проблемалар күп. Ә бит дөрес итеп төзесәң, бернинди авырлыгы да юк – кайма ясаганда бер ташны вертикаль, ә икенчесен горизонталь рәвештә куярга кирәк, андый чакта коляскада да, велосипедта да йөрүе җиңелрәк булачак. Минемчә, бөтен проблема төзүчеләрдә, алар инвалидлар, сабыйларын коляскага утыртып йөрүче әниләрне һәм велосипедчыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмый. Хәзерге вакытта шәһәр хакимиятенә велосипедлар өчен өч юл төзү проекты әзерләп тапшырылган. Аларның берсе Универсиада авылын Казан үзәге, икенчесе Чистай урамындагы футбол стадионын Елга порты белән тоташтырырга тиеш, ә өченчесе, мөгаен, Универсиада авылыннан яңа стадионга кадәр сузылыр. Әмма әлеге планнарның язмышы әле дә хәл ителмәгән. Ә менә Татарстанның Чаллы шәһәрендә соңгы елларда 100 чакрымга якын озынлыкта велосипед юллары салынган, 19 велопрокат ноктасы ачылган, аларда 500 гә якын велосипедны прокатка алырга мөмкин. Быел «Җәмәгать транспорты буларак велосипед» дигән программа старт алган. Нәтиҗәдә, шәһәрнең бер почмагыннан велосипедны прокатка алып, аны икенче урынга барып җиткәч, тапшырырга була. Мондый үзгәрешләр күбесенчә Чаллы мэры Васил Шәйхразиевның үзенең дә велосипедта йөрергә яратуы белән аңлатыла.

 


Олег ПЛАТОНОВ
Интертат.ру
№ --- | 02.09.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»