поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 12 Декабрь
  • Гөлчәчәк Гайфетдинова - актер
  • Чыңгыз Айтматов (1928-2008) - язучы
  • Локман Бадыйкшан (1919-2015) - язучы
  • Искәндәр Измайлов - тарихчы
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
Архив
 
01.09.2012 Милләт

Без очраклы гына милләттәш түгел...

Әле яз айлары иде... Кем белән очрашма, кайсы социаль челтәргә кермә, татарлар, дистәләгән төркемнәргә бүленеп, "Саклаучы" сыны вә "Кол Шәриф" хәлләре, бер-бер артлы Ирек мәйданында үзган митинглар хакында сүз көрәштерә, пычрак атыша, ярыша-ярыша имза җыя, хәтта болар хакында журналистлар язып җитешә алмый.

Тып-тыныч Татарстанда яшәүче татарларны тынычлык туйдырганмы әллә?! Ипи дә артык күп булса, кадере китә диләр бит. Юк, тынычлык туйдырмады кебек.

Соңгы айлардагы вакыйгаларны барлый-барлый эшкә ашыгам. Күңелдәге уйларны бүлә-бүлә юл кырыендагы реклам такталарында сүзтезмәләр күзгә эләгеп бара. Кәнәфи һәм урындыклар... Махсус шартлар... Вакыт үзгәрә... Чыннан да, кәнәфи һәм урындыклар, махсус шартлар, вакыт үзгәрә бит!

Ниндидер бик тә кирәкле хакыйкатьне аңлагандай, зур ачыш ясадыммыни, шул хакта язарга теләп ашыга-ашыга килдем эшкә. Гомуми вәзгыятькә зур йогынты ясардай татар зыялылары, галимнәре, укымышлы яшьләре арасында дини-милли төшенчәләрне төрлечә аңлау, үзара ызгышулар әүвәл төркемнәргә бүленүдән башланды түгелме соң?! Төркем дисәң, төркем диярлек күп тарафдарлары да юк инде аларның, өч татар очрашса, ике партия төзиләр дигән кебегрәк. Шулай да менә социаль челтәрләрдәге язмалардан, фикер алышулардан сөзеп алганнары: “болгарчылар”, “алтынурдачылар”, “динчеләр”, “мөселманнар”, “җәдитчеләр”, “кадимчеләр”, “милләтчеләр”, “журфаклар”, “татфаклар”, “сәләтләр”, “юныс яклылар”, “шәймигә каршылар”, “сепаратистлар”, “ваххабчылар”, “сәләфиләр”, “шаһгаличеләр”... Менә шушыларның барысына да ярардай итеп берәр фикер әйтеп кара син! Хет сүзеңне алтынга төреп әйт, барыбер талашырга бер сәбәпкә әйләнер дә калыр. Нигә алтын ул, көмеш түгел диярләр. Күңелне әрнетә, тик язып булмый дип, шушындыйрак чакларда әйтәләр, күрәсең.

Ничәме-ничә гасырлар дәвамында аерым бәндәләрне генә түгел, хәтта үз җирендә яшәп нык тамыр җәйгән бөтен халыкны юк итәрдәй дистәләгән сынаулар, тарихи борылышлар, сугышлар чыгып торган, шул вакытларда рухи кыйммәтләр таяныч ролен башкарган. Бүген исә тыныч, мул чорда, дини тәгълиматләр белән яшәргә ирек куелган мәлдә рухи-милли кыйммәтләр дип, төркемнәргә бүленү китте.

Аерым кумирларым юк, шуңа күрә рухи-милли кыйммәтләрне, төшенчәләрне кемнең ничек дөрес аңлавын ачыкларга тырышкан дин әһелләре дә, башкалар да минем өчен бер рәттә. Бәлки, араларында берәрсе кумир булса, җиңелрәк тә тоелыр иде, шуңа мөкиббән китеп, шуны мактап тик йөрисең. Мактавы, ни дисәң дә, җиңелрәк. Болай бөтенесенә бер караш, үзе үк бәхәс уята тагын...

Язма менә шундыйрак сүзләрдән башланырга тиеш иде. Ул чакта чыккан бәхәсләргә, бүленешеп тарткалашуларга, кемнәрнеңдер коткысына, уенына бирелеп китүләргә каршы әйтәсе килгән сүзләр үзе бер ният булып күзалланды. Тик ният бер нәрсә, әле аңа ышанырга һәм тормышка да ашырып карарга кирәк.

Бәлки, ниндидер ниятләр турында язып утыру сәердер дә, ни дисәң дә без барыбыз да теге яки бу өлкәдә барыбер очраклы кешеләр төсле. Әмма беребез дә әниләрнең очраклы гына туган баласы түгел, татар дуслар, танышлар, шул ук дин әһелләре өчен очраклы гына милләттәш түгел. Шулай ук Татарстан да очраклы гына туган җиребез түгел, Ходай безгә гомерне шушында биргән.

Шуңадыр да “Вәлиулла хәзрәтне атканнар, мөфтине шартлатканнар" дигән сүзләр барыбызны да аякка бастырды.

Бу куркыныч вакыйгадан соң ике көн узган иде микән, Интернетта тентүләр башланды, экстреместик китаплар эзлиләр дигән язулар тарала башлады. Шул сүзләрне беренче тапкыр укыганда, төн уртасы булуга карамастан, барлык китапларны шул "ярамаган" китаплар исемлеге белән чагыштырып утырдым. Журналист кешенең шулай инде ул, кая барса да, китап ияреп кайтучан, төрлесе эләгә. Китап актарып утырганда тагын да хәтәррәк шом килеп керде: төркемнәргә бүленеп талашуларны бераз булса да киметү нияте шулай хыялга гына әйләнеп калырмы, шулай яздымы икәнни?!

Тагын бер кат “кәнәфи һәм урындыклар, махсус шартлар, вакыт үзгәрде...” Һәр төркемнең үз концепциясе, үз тәкъдимнәре, үз яратканы. 60тан узганнарның сүзе инде үтемле түгел, 60ка җитмәгәннәрнеке ишетелми диләр. Түләүле митингларны үткәрүне кәсепкә әйләндергәннәрне, сәяси уен бәрабәренә татарлыгыннан баш тартканнарны тыңларгамы, әллә тагын башка бер төркем оештырып җибәрергәме икән?!

Бүген ил бөлгенлек чигендә тормый. Гает бәйрәме көнне Мәхмүт хәзрәт вәгазендә сөйләгәнчә, урамда сукбайлыкта йөрүчеләр дә чүплекләрдә калдык-постык түгел, ипи ашый. Гайбәтләрен никадәр сатсак та, соңгы 20 елда Татарстанны җитәкләгәннәргә хәер-хаклы булырга кирәктер. Шул ук вакытта "Саклаучы" сыны буенча җыелган махсус киңәшмәдә катнашучы сәясәтчеләрне искә төшерегез әле. Үзеннән-үзе шундый сорау туа: кая татарның алмашка килүче яшь буын сәясәтчеләре? Күрәсе-беләсе килгән кешегә рухи мирасның шактый өлешен тәшкил иткән һәм тоташ сабак алулардан торган "татарның сәяси мәктәбе", икенче төрле әйткәндә, тәҗрибәсе бар, ә бүген динчеләрне дә, милләтчеләрне дә, түләүле митинг хезмәтен күрсәтүчеләрне дә, акча янчыкларын да берләштерердәй "татар сәясәте"н тормышка ашырырдай көчле генә түгел, ихлас шәхесләрне күрәсе килә. "Милли сәясәт", "дини сәясәт", "икътисадый сәясәт", “мәгариф сәясәте”,"сәяси сәясәт", “матбугат сәясәте” дип аерым-аерым кабатлап йөрүчеләр җитәрлек, анысы.

Тагын шундыйлар бар, тарихны дәверләргә бүлеп үз итәләр. Әйтик, берәүләр мәҗүсилекне алга сөрә, икенчеләре Болгар чорын гына чорга саный, өченчеләренә Алтын урда кирәк. Боларны бәхәсләшүләреннән туктатыр өчен, әйдәгез, һәр татарга берәр көн биреп-теркәп чыгыйкмы соң, диясе килә башлый. 5-6 татар баласының уртак тарихларын бүлешеп маташуларыннан һәм әле үз артларыннан ияртергә тырышуларыннан да тозсызрак тагын нәрсә булырга мөмкин?! Бәлки, өлкән сәясәтчеләрнең "Татарстандагы бәрәкәтне саклагыз!" дигән вәсыятьләрен "Саклаучы" сыны аша җиткерергә тырышулары да шул чарасызлыктандыр әле. Аңламасагыз аңламадыгыз инде, дигәндәй. Тик сыннар... Сәяси вәсыятьләрне сыннар гына саклый торган булса, Ленин бабай әйткәннәр бөтенләй дә юкка чыкмас иде.

"Татар сәясәте"нә фәнни-матди нигезне, җитди тәгълимат табу – сәясәтчеләр, галимнәр, белгечләр эше. Ә аның ачкычы, сере, зирәклеге дип әйтимме, – һәркайсыбыз кулында, ләбаса.

Бер көнне Казан үзәгендәге кибеткә ике кызын иярткән олы гына яшьтәге әби керде. Тегеләр килеп керүгә, сатучы апаң әбигә карап сөйләнә башлады. "Үзең шундый ямьсез, бу матур кызларны каян таптың?" – дип бәйләнепме-бәйләнә. Бер тозсыз кибетче әниеңне ямьсез дип мыскыл итеп торсын әле! Хәзер кызларның берсе булмаса икенчесе кычкырыр дип көтәм, аларныкы түгел, авыл апасын мыскыл итеп торганга минем ачу чыга башлады. Юк, эндәшмиләр. Әбиең дә сабыр гына елмаеп кызларын көтеп басып тора. Сатучы хатын һаман сөйләнә. Шуннан кызлар карап бетерделәр, әмма берни дә алмыйча, башларын горур күтәреп саубуллаштылар да, ишеккә юнәлделәр. Ә әбиең кузгалган җиреннән тукталды. "Минем әле матур кызларымнан да матуррак малайларым да бар!" – диде һәм тагын бер елмаеп, исәнлек-саулык теләп чыгып китте. Шул мизгелдә ул ананың матурлыгын, мөлаемлылыгын, горурлыгын күрсәгез иде! Мәгънәсез сатучы хатын ык-мык килеп калды.

"Татар сәясәте" бер-беребездән ямьсезлек эзләү урынына дәвамлы эшләребез, гамәлләребез матурлыгына омтылудан башланырга тиеш, күрәсең. Шул чакта яхшы ниятләребез дә хыял гына булып калмас. 


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе