поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.09.2012 Җәмгыять

Нидерландта ниләр бар, яки Кәбестә үстерүнең дә җаен белергә кирәк

Казан дәүләт аграр университетының 2 курс студенты Салават Насыйров быел җәйге каникулын Нидер­ландта үткәрде. Ул фермер хуҗалыгында яшәп стажировка үтте. Салават белән ни өчен бу илгә баруы, нәрсәгә аптыравы, нәрсәне ошату-ошатмавы турында сөйлә­штек.

Программада катнашу турында

– Чит илдә стажировка үтеп кайту нияте аграр академиягә укырга кергәндә үк бар иде. Бу уку йортында минем бертуган абыем укый. Җәй көне аның белән академиягә баргач, техник сервис һәм механикалаштыру институты директоры Булат Җиһаншин (ул хәзер проректор вазыйфасын башкара) мине үзләренә укырга чакырды, чит илдә стажировка үтеп кайту мөмкинлеге бар, дип кызыксындырды. Документларны бу уку йортына гына тапшырып, укырга кердем һәм әлеге программалар белән кызыксына башладым. Безнең академия Америка, Германия, Дания, Швеция, Австрия, Швейцария, Нидерланд кебек илләрдә стажировка үтеп кайтырга мөмкинлек бирә. Программалар турында барлык мәгълүматны Халыкара бүлек­тән алырга мөмкин. Аларның һәркайсында стажировканың вакыты төрлечә. Җәй айларында барып кайтырга мөмкин булганга, мин Нидерландны сайладым, болай иткәч, уку күп калмый. Башка елларны барган студентлар белән аралаштым, ин­глиз теле курсларына йөрдем. Программада катнашырга теләсәң, уку елы башыннан ук гариза язарга кирәк. Инглиз һәм рус телендә күп төрле анкеталар тутырырга, телдән әңгәмә үтәргә туры килде. Нидерландка апрель аенда киттем.

Фермер хуҗалыгы турында

– Алкмар шәһәре кырыенда урнашкан фермер хуҗалыгында стажировка үттем. Фермер үзе гаиләсе белән шәһәрдә яши, монда көн саен эшкә килә. Ә әти-әнисе шушы хуҗалыктагы өйдә тора, мин алар белән яшәдем. Өйләре әкияттәге кебек матур, янында агачлар күп, кое ясап куйганнар. Өй тирәсендә газон, чәчәкләр үсә, әмма яшелчә бакчалары юк. Өй таштан, эчке ягы буялган, зур тәрәзәле. Фермер кәбестә үстерү белән шөгыльләнә. 20 гектар җире бар, ул өч басу итеп бүленгән. Бер өлешендә әз генә арпа үсә. Кәбестәне чит илгә чыгару өчен үстерәләр. Махсус оешма аша аны Россия, Малайзия, Катар, Согуд Гарәбстаны, Германия, Бөекбритания, Польшага җибәрәләр. Фермерның 4 тракторы бар: икесе "Нью холланд", икесе "FIAT" тракторы. Ул инде 40 ел бизнес белән шөгыльләнә. Башта ферма белән әтисе җитәкчелек иткән, соңрак эшен улына тапшырган. Хәзер әби белән бабай уллары акчасына яши дип әйтергә мөмкин. Чөнки үзләренең пенсиясе салымга китә, анда өй өчен салым шактый зур. Фермада күп эшне фермер берүзе башкара, кайвакыт хатыны, уллары, кызы, әтисе булыша. Ел саен берәр чит илдән минем кебек студент килә икән. Әби белән бабайның тагын бер улы бар. Анысы да бизнес белән шөгыльләнә: кәбестә үсентеләре сата, бу җәйдә атлар манежы ачты.

Стажировка турында

– Мин кәбестәне утырту, эшкәртү сезонында анда булдым, бу эшләрнең һәркайсында катнаштым. Кәбестәне утырту, аны чистарту, ашлау техника белән башкарыла. Әмма чүп вакыты җиткәч, басуны кул белән китмәнләдек. Нигездә, фермер белән икәү генә эшләдек, яз көне генә кәбестәне утыртуда мәктәп укучылары катнашты. Кәбестәне алганда, шул ук көнне тапшырырга кирәк булса, аны трактор белән генә җыеп алалар. Ул малларга ашату һәм салат өчен. Сатар өчен булса, кул белән кисәләр дә трактор конвейерына куеп баралар, аны бәрергә ярамый. Соңыннан, тартма, контейнерларга тутырып, суыткыч камераларга куялар. Сатып алучы табылганчы кәбестә шунда саклана. Заказ булуга, кәбестәне чистартып, көнендә әзерләп куябыз. Бу эш конвейер ярдәмендә башкарыла, кәбестә лента буйлап бара, конвейерның бер урыныннан һава өреп тора. Кәбестәне кулга алып, шул һава турысына куеп торырга кирәк, болай иткәч, кипшергән яфраклары төшә. Аннары икенче кеше аның күчәнен кисә. Бер көндә 70 тонна әзерләп куйган чак та булды. Мин анда вакытта яңа уңыш җыелмаган иде әле. Без узган елгы уңышны чистарттык. Яңасын августның 5ләрендә җыеп алганнардыр, мөгаен. Кәбестәне саткач, алган керемгә карап салым түлиләр.

Фермер хуҗалыгында эшләргә уңайлы, сыйфатлы техника. Тракторда эшләгәндә, конвейерда кәбестә чистартканда тавыш кермәсен өчен колакчыннар кияргә, алар аша радио тыңларга мөмкин. Тракторларның һәрберсендә автоматик тапшырулар тартмасы, кондиционер эшли.

Нәрсәгә аптыравы турында

– Яшәү, туклану рәвешләренә аптырадым. Атнаның кайсы көнне нәрсә пешерәсе алдан билгеле. Ашау билгеле бер вакытта гына, беркем чакырмый, барысы да шул вакытка өстәл янына җыела. Сәгать тугызда иртәнге аш – бутерброд һәм чәй. Уникедә ланч – берничә бутер­брод белән чәй. Сәгать өчтә кофе вакыты – бутерброд һәм кофе. Сәгать алтыда кичке аш. Ул бездәге көндезге аш вакытында икен­чегә чыгарыла торган ризык кебек. Аннан соң десерт бирелә. ул ваниль, кефир, йогурт яки шоколад булырга мөмкин, кичке аштан соң чәй эчмиләр. Ашны гомумән пешермиләр, мин килгәнгә генә берничә тапкыр әзерләделәр. Иписез ашыйлар. Милли ашларының берсе – крокет – эченә ит тутырылган озынча формадагы камыр ризыгы, майда кыздырыла, ярып, тәмләткеч салып ашыйлар. Аны кичке ашка яки кунак килгәч әзерлиләр. Ашар алдыннан кул юганнарын күр­мәдем, өйдә аяк киеме белән йөриләр. Мунча юк, душлар гына. Кунакка килергә теләүче булса, 3 көн алдан әйтеп куюны сорыйлар. Нинди кунак һәм кайсы вакытта килүенә карап, өс­тәлне төрлечә әзерлиләр. Ул бутерброд белән чәй эчү яки бер чокыр кофе эчү генә дә булырга мөмкин. Мин дә өч ай эчендә аларча туклануга ияләшеп беттем. Кешегә хөрмәт белән карыйлар, әмма безнең халык кунакчылрак дигән нәтиҗәгә килдем.

Ял иткәндә табигатькә чыгарга яраталар, кэмпинг белән шөгыльләнәләр: көпчәкле өйлә­ре бар, шуны машинага тагып табигатькә чыгып китәләр, берничә көн ял итеп кайталар. Тирә-якта күлләр һәм каналлар күп булганга, күбесенең катеры бар, шунда йөриләр. Бөтен кешедә велосипед. Минем хуҗа әби белән бабайның яшьләре 60та булса да, икесе дә велосипедта йөри. Күп кеше спорт белән шөгыльләнә, иртә-кич йөгерәләр. Туган телләренә мөнәсәбәт әйбәт. Күбесе инглиз телен белсә дә, үзара голландча гына сөйләшәләр.

Ял турында

Стажировка программасына эшләү генә түгел, ял да керә. Вурден дигән авылда әлеге программада катнашучы төрле ил студентлары белән очрашу оештырылды. Украинадан катнашучылар күп, Франция, Бразилия, Кытай, Көньяк Корея, Дания, Канада, Германиядән дә студент­лар бар иде. Дүрт көн дәвамында шул авылдагы гаиләләрдә яшәп, аларның тормыш рәвеше, йола-гадәтләре, уеннары белән таныштык, һәр көнне кич белән ял программасы оештырылды. Бер төркем егет-кызлар җы­елып, Франциягә дә барып кайттык. Франциянең башкаласы Парижда кунакханәдә яшәдек, шә­һәрнең танылган урыннары: Эйфель башнясы, Лувр музее, Нотр дам де Пари соборын, Триумфаль арканы карап йөрдек, Дисней Лендка бардык. Бельгия башкаласында, Нидерланд башкаласында да булдым.

Нәтиҗәләр

Бик күп яңа дуслар таптым, инглиз телендә сөйләшүне камилләштердем, бераз голландча да өйрәндем. Бу ил кешеләренең ничек яшәвен күрдем. Кешегә кирәкле әйберләр бер үк: бәхетле гаилә, дуслар, акча, әмма тәрбия, менталитет аерыла. Мөстәкыйль яшәп карадым, болай җаваплылык арта, үз башың белән уйлап яши башлыйсың. Эшләгән өчен миңа стипендия түләнде, әмма баруымның максаты акча эшләү түгел, өйрәнү иде. Сәфәремнән канәгать калдым. Әти-әниемә, инглиз теле укытучысы Ләйсән Гәләвиевага, факультет деканы Әнәс Мостафинга, институт директоры Сергей Яхинга, укытучыларга, халыкара бүлек хезмәткәрләренә рәхмәт, баруыма каршы килмәделәр, сессияне алдан тапшырып китәргә мөмкинлек бирделәр. 


Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 171-172 | 31.08.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»