поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.11.2008 Җәмгыять

«КРЕМЛЬГӘ, ШӘЙМИЕВКӘ» (ПРЕЗИДЕНТКА КИЛГӘН ХАТЛАРНЫ КЕМ УКЫЙ?)

Татарстан почтальоннары көн саен Кремльгә хат ташый. Әлбәттә, аларның барысы да Президент кулына эләкми. «Әмма әгәр барып эләгә икән, ул хаттагы гозер үтәлде дигән сүз», – Илбашына хат язган һәр кеше шулай уйлыйдыр.

Үз исеменә язылган һәр хатны укып утырырга Президентның, әлбәттә, вакыты юк. Хатлар һәм мөрәҗәгатьләр белән шөгыльләнүче махсус идарә бар. Ул – Президент Аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе. Президент Шәймиев исеменә язылган хатлар нәкъ менә шунда теркәлә дә инде. Кайсы хатка кемнең җавап бирәчәге, хатта күтәрелгән нинди мәсьәләнең кайсы югарылыкта каралачагы да шунда хәл ителә.

 

“Казан, Кремль, Президент Минтимер Шәймиевкә” адресы буенча хат юллаучылар кемнәр? 30 проценты пенсионерлар һәм инвалидлар. Икенче урында – хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, аннан соң – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, күп балалы гаиләләр, иҗат интеллигенциясе... Республика тормышын, халыкның күпчелеген нинди сораулар борчыганы нәкъ менә шул хатларда көзгедәге кебек чагыла. Безнең халыкның иң “авырткан җире” – торак мәсьәләсе. Республикада берничә торак программасы эшли. Әмма торак мәйданын зурайтуны, булмаганны булдыруны Президентка хат язып хәл итеп була дип уйлаучылар ялгыша. Әгәр гозерегез бернинди закон кысаларына сыймый, башкалар хокукын кыса икән, сезгә әдәпле генә: “Гафу итегез, әмма мөрәҗәгатегез хәл итәрлек түгел”, – дип җавап бирәчәкләр, ни өчен хәл итеп булмаганлыгын да тәфсилләп аңлатачаклар.

 

Сүз уңаеннан, Президент исеменә килгән бер генә хат та җавапсыз калмый. Иң беренче булып хат белән Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе мөдире Иштирәков Хәбир Газиз улы таныша. Шуннан соң алар идарәнең хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлегендә теркәлә, эчтәлеге буенча нинди ведомствога җибәрергә икәнлеге хәл ителә, кирәкле документлар әзерләнә. Аннан әлеге хат чара күрү өчен берәр министрлыкка, оешмага, районга җибәрелә, ә авторга хатының кая җибәрелгәнлеге һәм кемнән җавап килергә тиешлеге турында хәбәр ителә. Күп кенә хат язмышын Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов хәл итә. Хат кая гына җибәрелсә дә, контрольгә алган очракта, идарә аны күз уңыннан ычкындырмый. Мөрәҗәгать итүче кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ икән, аны идарәдә кабул итүче хезмәткәр шундук бу мәсьәләне хәл итәргә тиешле урынга чылтырата, килүчегә нәрсә эшләргә икәнлеген аңлата.

 

Гражданнарның конституция хокуклары бозылу, җитәкчеләрнең вәкаләтләреннән явызларча файдалануы, күпчелек халыкка кагылышлы проблемалар күтәрелгән хатлар Минтимер Шәймиев өстәленә ята.

 

Җәй айларында республика районнары буенча сәяхәте вакытында Минтимер Шәрипович авыл халкы белән очрашкан саен бер сорау бирде: “Сөтне хуҗалыклардан күпмегә җыялар?” Әңгәмәләр Президентның киңәше белән тәмамлана һәм ул сөтнең литрын 8 сумнан бер тиенгә булса да арзангарак җыйган очракта үзенә хат язарга өнди иде. Гаҗәп, әмма бу мәсьәлә буенча Илбашына бер генә мөрәҗәгать тә булмаган. Күрәсең, Президентның киңәшен кайберәүләр кисәтү дип тә кабул иткәндер. Аның каравы соңгы арада авыл урамнарын юллы итү турында ешрак сөйләшә башлагач, шул уңайдан мөрәҗәгатьләр күбәйгән.

 

Президентка хатлар килү елның нинди булуына да бәйле. Әйтик, Хәйрия елында күп очракта хәйриячелек, мәрхәмәт, ярдәм мәсьәләләре күтәрелсә, Гаилә елында, әлбәттә, гаилә проблемалары алга чыккан. Чит төбәкләрдән язучылар да шактый. Алар тел, мәгариф, мәдәният, тарих мәсьәләләрен күтәрә.

 

– Хатлар буенча республика халкына бәя дә биреп була, – ди идарә җитәкчесе Хәбир Иштирәков. – Безнең халык яхшы яшәргә омтылучан. Алар гозерләрен дә артык зарланмый-нитми, күп очракта башкаларны гаепләми генә җиткерә. Шикаятьләр саны соңгы елларда бик кимеде. Булган очракта алар күбесенчә хокук саклау органнары, суд приставлары эшчәнлегенә бәйле. Суд карарлары белән риза булмауларын белдерүчеләр бар. Берни сорамыйча гына хәл-әхвәл сорашып, исәнлек теләп язучылар да җитәрлек. Шунысы кызык: берәр проблема күтәрелгән очракта да бик күп хатлар Президентка республика тормышын яхшырту юнәлешендә эшләве өчен рәхмәт әйтүдән һәм исәнлек теләүдән башлана.

 

Идарә эшчәнлеге хатлар укып, аларга җавап әзерләүдән генә тормый. Республика Президенты белән очрашырга теләүчеләр дә беренче эш итеп шунда килә. Әгәр килгән кешенең мөрәҗәгате, чыннан да, Президент игътибарына лаек дип табылса, бу хакта Илбашына хәбәр итәләр. Кабул итү вакытын ул билгели.

 

– Мөрәҗәгать итүчегә 20 минут-ярты сәгать иртәрәк килергә кушабыз, – ди Хәбир Газизович. – Президент үз графигыннан тайпыла алмый, шуңа күрә соңга калмаска киңәш ителә. Мөрәҗәгать итүчегә аерым таләпләр юк, үзе һәм өс-башы пөхтә булсын – шул гына. Дөрес, үз фикереңне ачык һәм булдыралганча кыска итеп җиткерү кирәклеге турында кисәтәбез. Президент янында күпме буласын без хәл итмибез, барысы да әңгәмәнең ничек корылуына бәйле. Президент янына керүчеләр 5-10 минуттан да әйләнеп чыгарга, ярты сәгать-40 минут та утырырга мөмкин.

 

Агымдагы елның тугыз аенда Минтимер Шәймиев исеменә 8914 мөрәҗәгать килгән. Узган еллар белән чагыштырганда бу шактыйга күбрәк. Бары тик 2001 елда гына әлеге сан зуррак булган, Русия президентын сайлау елында Татарстан Президентына тугыз ай эчендә 10 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 53 | 30.10.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»