поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.08.2012 Ир белән хатын

Ирләр һәм кибет

Көннәр буе кибетләрдә йөрү, кирәкмәгән әйбер­ләргә акча туздыру хатын-кызларга гына хас, дигән фикер яшәп килә җәмгыятьтә. Ләкин шопинг дигәндә, ирләр дә кимен куймый икән бит! Көнбатыш психологлары шундый фикергә килгән.

Тик шунысы бар: кибет­ләрдән ирләр сатып ала торган әйберләр хатын-кызлар җыя торганыннан шактый ук аерыла. Ирләрнең күзе җитдирәк товарларга төшә: китаплар, дисклар, видеоаппаратура, көн­күреш техникасы, машина кирәк-яраклары... Кәһвә кайнаткыч, тузан суырткыч, ноутбук ише нәрсәләр сатып алуны алар акчаны юк-барга туздыру дип түгел, ә кирәкле әйбер алу дип саный. Хатыннары, дус кызлары бер-берсеннән уздыра-уздыра җыйган чүпрәк-чапрак түгел инде! Алай да бу халык кибеттә йөрергә яратуын башкаларга сиздермәскә тырыша.

 

Шуңа да карамастан, шо­пинг­сыз яши алмаучы ирләр соң­гы елларда артканнан-арта икән. АКШта яшәүче 10 миллионнан артык ир-ат өчен кибеттә болганып йөрү ихтыяҗы алкогольгә бәйлелек кебек үк чиргә әверелгән. Моның сәбәбен психологлар, үзендә булдырган һәр әйбер саен, ирләрдә адреналин порциясе бүленеп чыга, дип аңлата. Тора-бара адреналин һаман күбрәк кирәк була. Кибеттә күреп ошаткан товар ул кешегә бик-бик кирәк булып тоела, аны сатып алмау үлемгә тиң була башлый. Мондый омтылыш белән көрәшү ирләргә хатын-кызларга караганда авыррак, ди психологлар.

 

"Шопоголик"лар рәтенә кермәүче ирләрнең дә тормышында, кибеттән кибеткә чабып, кирәкле әйбер эзләү чоры булып ала. Мондый хәл "ау сезоны"нда, ягъни күзе төшкән хатын-кызны ничек кенә булса да үзенә каратырга кирәк чакта була. Нәкъ менә шул чорда көчле җенес вәкилләре гаҗәеп юмартлык күрсәтә, кибетләрдә зур-зур суммаларны һич кызганмый калдырып чыга, мәгъшукасын кыйм­мәтле бү­ләк­ләр­гә кү­мә. Ләкин үз дигәненә иреш­кәч, сөеклесен гаҗәпләндерү һәм бү­ләк биреп шатландыру теләге каядыр китеп югала. Хикмәт юмарт ирнең кинәт кенә саранга әйләнүендә түгел. Хәзер инде кибет буенда сөйрәлеп йөрмәсәм дә була, "ау сезоны" ябылды, дип уйлый ул.



Ватаным Татарстан
№ 171-172 | 30.08.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»