поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.08.2012 Мәгариф

Диннең начары юк

1 сентябрьдән Татарстанның гомумбелем бирү мәктәпләрендә 4 сыйныф укучыларына «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» дигән яңа дәрес укытыла башлаячак.

Республика укытучыларының 18 августта узган киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фәнне укытуга аеруча җитди карарга киңәш итте, - соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, дини мәсьәләләрдә наданлык һәм акны карадан аера белмәүнең азагы бик тә начар тәмамланырга мөмкин...

 «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» бөтен Россия буенча дүртенче сыйныфларга атнага бер тапкыр укытылачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы түрәләре фикеренчә, 9-10 яшь балалар белән «җан» турында сөйләшә башлау өчен иң кулай вакыт.

Ачыкланганча, әлеге курс кысаларында алты модульне сайларга мөмкин: «Православие мәдәнияте нигезләре», «Ислам мәдәнияте нигезләре», «Будда мәдәнияте нигезләре», «Яһүд мәдәнияте нигезләре», «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре» һәм «Дөньяви этика нигезләре» (диннәрне өйрәнергә теләмәүчеләр өчен). Үткән уку елы азагында 4 нче сыйныфка барачак укучыларның ата-аналарын мәктәп җыелышларында яңа фән белән таныштырып, үз балалары өчен алты модульнең берсен сайларга кушканнар иде. Күпчелек (61,3 процент) гомумиләштерелгән курсны - «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре»н, ә калганнары (38,7 процент) «Дөньяви этика нигезләре»н сайлаган.

 Шуның нигезендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рус һәм татар телләрендә дәреслекләр сатып алган: аларның 24,5 мең данәсе – беренче, 17 меңе – икенче модуль буенча. Чынлыкта исә алар Татарстан өчен махсус нәшер ителгән, чөнки һәр төбәкнең - җирле милли һәм этник мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алып төзелгән үз дәреслекләре булдырылган. Мисал өчен, «Русское слово» нәшриятында басылган «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре» дәреслеге дүрт бүлектән тора: «православие», «ислам», «иудаизм» һәм «буддизм». Әсбаптагы беренче ике бүлек, “иудаизм” һәм “буддизм”нан (аларда өчәр бүлек) аермалы буларак, алтышар бүлектә тәкъдим ителгән. Бу республика халкының конфессиональ составына тәңгәл: православие динендәгеләр һәм мөселманнар бездә күпчелекне тәшкил итә, сан ягыннан да бертигез диярлек. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында белдерүләренчә, башка төбәкләрнең дәреслекләрендә ислам дине - тарырак, ә православие киңрәк тәкъдим ителгән. Шулай ук «Дөньяви этика нигезләре» дәреслеге дә Татарстан өчен аерым төзелгән, анда республикабызда яшәүче халыкларның (руслар, татарлар, чуашлар, удмуртлар, марилар һәм башкалар) гореф-гадәтләре турында мәгълүматлар тупланган:

«Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре» дәреслегендә мөселманнарга багышланган бүлекне Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин язган. Ул нәни укучыга әкият рәвешендә Мөхәммәд пәйгамбәр, Коръән, мөселман кешесе тормышының биш кагыйдәсе һәм башкалар турында сөйли. Ә менә Татарстан өчен традицион хәнәфи мәзһәбе белән традицион булмаган сәләфиләр арасындагы аерма хакында бер сүз дә әйтмәгән.

- 4 нче сыйныф кына бит әле... Бу яшьтә аерманы аңлау кыен, - дип саный Рәфыйк Мөхәммәтшин. - Без андый аерманы аңлатуны максат итеп куймаган да идек. Ислам турында гади генә итеп һәм объектив сөйләргә, аның борынгы югары мәдәният, традиция һәм гореф-гадәтләргә бай булуы турында аңлатырга кирәк. Балаларда ислам турында уңай күзаллау формалашырга тиеш... Минемчә, бу фән бик тә кирәк. Балалар диннәр белән кызыксына. Алар телевизордан, мисал өчен, мөселманнар катнашындагы ниндидер вакыйгалар турында ишетә. Балаларда сорау туа - ә кемнәр соң алар? Алар җавап эзли. Ә ата-аналар ислам яисә башка диннәр турында тулы мәгълүматны белмәскә дә мөмкин. «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре» фәне балаларга дөнья диннәре турында дөрес һәм объектив мәгълүмат бирә. Россиянең барлык традицион диннәрендә төп сорауларга җавап табарга була. Балаларның моны аңлап, толерант булып үсүе мөһим.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инде 2 мең укытучыны яңа фәнне укытырга әзерләгән иде, ләкин тагын 500 кеше таләп ителә дигән нәтиҗәгә килгән. Мөгаллимнәр эштән аерылмыйча, белемнәрен читтән торып күтәрәчәк.

- Әлеге курс мәдәни юнәлештә булганга күрә укытучыларны әзерләүдә дин әһелләре катнашмый, - дип сөйли ТР Мәгарифне үстерү институтының шәхесне социальләштерү лабораториясе мөдире Ирина Сафронова.

Безнең редакция ачыклаганча, яңа фәнне әлегә шәһәр мәктәпләре генә укытырга әзер икән. Ә менә авыл мәктәпләрендә дәреслекләр, әзерлекле укытучылар табуга бәйле мәсьәләләр хәл ителеп бетмәгән әле.

- Быел бездә дүртенче сыйныфка ике бала гына килә, - дип сөйли Әгерҗе районының Күләгәш мәктәбе укыту эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Третьякова. -  Безнең мәктәп милли уку йорты, биредә марилар белем ала, шуңа күрә укучыларның әти-әниләре балаларына «Дөньяви этика нигезләре»н укытырга тели - анда мари халкының мәдәнияте турында күп мәгълүмат урын алган. Дәреслекләрне китерделәр бугай инде, китапханәчедән белешергә кирәк. Ә менә укытучылар әзерлек үтмәде әле. Шулай килеп чыкты инде... «Дөньяви этика нигезләрен» йә тарих укытучысы, йә мин укытачакмын.

- Бездә дүртенче сыйныф укучыларының ата-аналары «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре» модулен сайлады, чөнки районда күптөрле милләт вәкилләре яши һәм балалар төрле диннәр турында белергә тиеш, - дип сөйли Урыссуның 3 нче мәктәбе (Ютазы районы) директоры Лилия Таһирова. - Бу фәнне укытачак мөгаллим читтән торып әзерлек үтте. Әмма әлегә дәреслекләр җитешми, 49 укучыга 20 китап кына кайтты. Сентябрь-октябрь айларында калганнары да кайтып җитәр дип өметләнәбез. 


Венера БЕЛЯЕВА
Интертат.ру
№ | 31.08.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»