поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.11.2008 Мәдәният

МЫЛТЫК КЕМ КУЛЫНДА?

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры инде җиденче ел рәттән режиссер Марсель Салимҗановның туган көненә яңа спектакль куя. Бу юлы "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә җиңү яулаган Зөлфәт Хәким әсәре буенча эшләнгән "Мылтык" спектаклен сәхнәләштергәннәр. Премьерага Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде.

Гран-при бүләгенә лаек булган Зөлфәт Хәкимнән: "Әсәрегезнең исеме нәрсәне аңлата һәм ни өчен алай атадыгыз?" – дип сорагач, "мылтык булгач, атарга тиеш инде ул", – дип җавап биргән иде. Ә сәхнәдә "мылтыкның атуын" төрлечә аңлаучылар булды. "Шәп спектакль, Зөлфәтчә", –дигән сүзләр дә ишетелде. Шул ук вакытта: "Бу да булдымы әйбәт әсәр?!" – дип авыз кырые белән елмаючылар да бар иде.

 

Хәер, һәр премьерадан соң әйтелә торган төрле фикерләргә күнегеп беттек бугай инде. Зөлфәт Хәким адресына да таш атучылар табылып тора. "Телсез күке" премьерасын караганнан соң да: "Нәрсә язган инде бу Зөлфәт, ярым русча, ярым татарча", – дип залдан сүгеп чыгып китүчеләрне дә ишетергә туры килде. Ә берникадәр вакыт үткәннән соң: "Унбиш-егерме ел эчендә татар драматургиясендә мондый әсәр язылганы юк иде әле, әлеге пьесасы белән сенсация ясады ул", – дип күккә чөеп мактадылар. Бездә һәрвакыт шулай бит: баштан төртеп аударалар да, җирдә пычратып алганнан соң, кул биреп, торгызырга маташалар. Дөрес, "Телсез күке" кебек әсәрләр һәр көн язылмый торгандыр, әмма Зөлфәтнең үткен, усал телен бер генә драматург белән дә бутап булмый. Әлбәттә, спектакльнең эчтәлеген бер карауда гына аңлап бетермәүчеләр дә шактый. Бер сәнгать белгече: "Мин Зөлфәт Хәким спектакльләрен ике-өч тапкыр караганнан соң гына төбенә төшенәм", – дигән иде. Бәлки шулайдыр. Мин дә авторның пьесасын укып чыкканнан соң сәхнәдә карарга яратам. Анда инде драматургның фикеренә төшенәсең.

 

Зөлфәт Хәкимнең бу пьесасы комедия жанрында язылган. Биредә сүз Уел (Раил Шәмсуаров) исемле яшь милиционерның илдә тәртип булдырырга тырышуы турында бара. Укытучылык һөнәрен үзләштергән егетнең закон бозучыларны урыннарына утыртырга теләве, явызлыкка каршы көрәш башлавы нәкъ менә милиционер булып китәргә этәрә дә инде. Әмма бу чынга ашмаслык хыял булып кала. Беренче эш көненнән үк милиция подполковнигы Гыймран Гыйльмановтан (Айрат Арсланов) ау мылтыкларын исәпкә алырга дигән боерык алган Уел болганчык дөньяның вәхшиләре, "калын кесәле" закон бозучылары белән күзгә-күз очраша. Ләкин гаделлек белән кануннар, вөҗдан белән закон арасында мәңгелек конфликт булган илдә тәртип өчен көрәшергә бик авыр икән шул. Автор үзенең әсәрендә әйткәнчә, тәртип моңа кадәр дә булмады, хәзер дә юк, аннан соң да булмаячак.

 

Зөлфәт Хәким "Чапты атым Казанга", "Кишер басуы" һәм тагын бик күп кенә пьесаларында милиция хезмәткәрләрен чеметеп кенә узса, бу әсәрендә ул аларны игътибар үзәгенә алган. Гадәттә, драматург үзенең әсәрләрендә ниндидер бер хәлне парадокс, ә кайвакыт абсурдка җиткерә дә, шуның социаль нәтиҗәләрен күрсәтеп, тамашачыга тәэсир ясый, уйландыра. Ул тирә-якта хөкем сөргән күренешләргә битараф кала торган кеше түгел. Татарстандагы суверенитет, авыл хуҗалыгы, булачак универсиада, хәтта "зәңгәрләр"не дә "тешләп" ала. Билгеле инде, моның өчен аның башыннан сыйпамаячаклар.

 

– Зөлфәт фикерне сатира төсмере, шулай ук гротеск алымы белән бирә белә, – ди театр тәнкыйтьчесе Гали Арсланов. – Һәм шушы стильне тамашачы хозурына режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә оста итеп җиткергән.

 

Чыннан да, әсәрне үтемле итеп күрсәтә белү режиссердан да, шул ук вакытта артистлар ансамбленнән дә тора бит әле. Наил Дунаев (Самат), Дания Нурлы (Гөлфидә), Илдар Хәйруллин (Гамбәр), Габделфәрт Шәрәфи (Касим), Фәнис Җиһанша (Вәли), Айрат Арсланов (Гыймран Гыйльманов), Илгизәр Хәйруллин (Бармен) кебек танылган актерлар төркеменә яңа гына студент бусагасын тәмамлаган, Уел ролен башкаручы Раил Шәмсуаров, Резедә Шафикова (Сәвия) килеп кушылган. Раилнең дебют роле уңышлы булды дип әйтергә кирәк. Дөрес, Гали Арсланов: "Яшь актер геройның характерын тиешле дәрәҗәдә ачып бетерә алмый әле, әмма аның актерлык сәләте көчле, ә камилләшү өчен бары тик тәҗрибә кирәк", – дип ассызыклап киткән иде.

 

Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Актер спектакль дәвамында мылтыкның кем кулында икәнлеген, дөньяга кем хуҗа булуын төшендерергә тырышты һәм ул үзенә куйган миссиясен тиешле дәрәҗәдә башкарып чыкты дип уйлыйм. Гомумән, Зөлфәт Хәким спектаклендә беренче рольләрен башкарган актерларның иҗат гомере озын була. Чөнки безнең тамашачы җитәкчелекне, түрәләрне тешләрлек фикер җиткерүче авторны да, аның әсәрендәге геройларын да тиз генә онытмый.

 

Фото: www.kamalteatr.ru

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 233 | 08.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»