поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр дә нәчәлнигыгыз сезгә хезмәт хакын арттырам дип әбищәйт иткән икән, димәк, арттырачак, ел саен исенә төшереп тормагыз!

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
28.08.2012 Сәясәт

Каршылык күрсәтү түгел, кушылу җаен табарга

Сәгате сукты. 23 августтан башлап Россия Федерациясе 156 илне берләштерүче Бөтендөнья сәүдә оешмасының тулы хокуклы әгъзасы булып санала. Утыз көн уразаның бер гаете булган кебек, унсигез елга сузылган сөйләшү-тарткалашуларга, ниһаять, чик куелды. Хәзер инде яңа шартларда үз урыныбызны табу өчен җиң сызганып эшли башларга да кирәктер. Гәрчә, Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүче илләр арасында кабул ителгән Марракеш килешүе нигезендә күчү чорына Россиягә берничә ел вакыт бирелсә дә.

Шуннан безгә ни нәрсә?

Иң элек, Россиягә кертелә торган товарларга таможня бәя­се сизелерлек кимүен әйтү кирәктер. Белгечләр расла­вынча, уртача алганда, әлеге күрсәткеч 9,6 проценттан 7,8 процентка кадәр булыр дип көтелә.

Бу кадәресе күбрәк автомобиль җитештерү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, җиңел сә­нә­гать һәм авыл хуҗалыгы өчен техника җитеш­терү тармагына җитди үзгә­решләр алып килер, шәт. Һәрхәлдә, Россия сәнәгатенең әлеге тармаклары хәзергә алга киткән чит илләрдә җитеш­терелгән продукцияләр бе­лән көндәшлек итүдән бик ерак.

Ил җитәкчелеге кул кушырып утырмый анысы. Көндәшлеккә бирешү мөмкинлеге булган тармакларга, шул исәптән авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча махсус программалар эшләнә. Суднолар һәм очкычлар, авыл хуҗалыгы өчен техника җитеш­терү тармак­­ларына да дәүләт ярдәме артыр дип көтелә.

Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү турында алып барылган сөйләшүләр вакытында иң соңгы көннәргә кадәр барган тарткала­шу­ларның төп темасы – авыл хуҗалыгы булгандыр. Дөресен әйт­кәндә, бу өлкәдә Россиядәге кадәр мөмкинлекләр дөнья­ның бер илен­дә дә юк. Бүгенге көндә 40 миллион гектардан артык сөрү җирләренең эшкәртелми ятуын күздә тотып әйтүем.

Чит илләр Россия базарларына да битараф түгел. Аларга бит үзләрендә җитеш­терелгән продукцияне сатарга да кирәк.

Билгеле инде, чит ил авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Россия авыл хуҗалыгының үзләре белән бер дәрәҗәдә булган продукция җитеш­терүенә тешләре-тырнак­ла­ры белән каршы торачак. Шуңа күрә, кабул ителгән ки­лешү­нең төп шарты да Россия авыл хуҗалыгына дәүләт ярдә­мен киметү булды бугай. 2012 елда ул 9 миллиард cум чамасы булса, алдагы елларда һаман кими барып, килә­чәктә 4,4 миллиард сум гына калырга тиешлеге дә шушы максаттан чыгып эшләнгән гамәл.

Кем әйтмешли, вәгъдә –иман, киметергә икән – киметербез анысы. Тик шунысы эчне пошыра. Ни өчен БСО илләре үз җитештерүчесенә дәүләт ярдәмен һаман да арттыра тора икән? Ә безгә ярамый.

Хәер, авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә теләгәндә, юлларын табып буладыр, шәт. Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров әйтү­енчә, июль аенда кабул ител­гән дәүләт программасы ниге­зендә, Россия авыл ху­җалыгына киләсе сигез елда 2,28 триллион сум күлә­мендә бюджет акчасы бирү карала.

Уңай яклары да юк түгел

Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылып китү Россия Федерациясе бюджеты өчен йөзләрчә миллиард сум югалту да китерәчәге мәгъ­лүм. Әмма дә ләкин, артка юл юк шул инде. Хәзер безгә әлеге шартларга яраклашу гына түгел, ә мөмкин кадәр тиз арада үз кыйблабызны табу турында кайгыртырга кирәк. Ягъни мәсә­лән,төрле юллар белән үз мәнфә­гать­ләребезне кайгыртырга.

БСОга кергәч, таможня җыемнары 3-4 тапкырга ки­мүе мәгълүм. Әйтик, элек ул 100 мең сум булса, хәзер 30 мең сумга гына кала. Бу кадәресе үз чиратында чик аша үтүче товарларның бәя­се шактый кимүгә китерә. Халыкка файдамы? Файда, әлбәттә.

Аннан килеп, чит ил­ләрдән товар алып кына яшә­мәбез, шәт. Үзебезнең про­дукцияне дә аларга тәкъ­дим итү җаен эзләрбез дип уйлыйм. Димәк, сәүдә базары киңәя. Бу исә якын арада Россия буенча 40 мең өстәмә эш урыны булдырырга этәргеч булыр, ди белгечләр.

Россиянең сәүдә чиклә­рен ачу – моңарчы шактый комачау итеп килгән каршылыкларны бетерү дә әле ул. Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белгеч­­ләре әйтүенчә, таможнядагы мондый бюрократик кәгазь боткасын бетерү үзе генә дә әлеге системада эшләүче­ләргә 900 миллиард долларны янга калдырырга мөмкин­лек ача!

Бөтендөнья Банкы белгеч­ләре раславынча, Россия Федерациясенең БСОга кушылып китүе ил сәнәгатенә продукция җитештерү күлә­мен ел саен ким дигәндә 3,3 процентка арттырачак икән.

Аннан килеп, Россиянең үзендә дә чит илләргә сатар өчен товарлар җитәрлек бит. Бигрәк тә чималга кагылышлысы. Әйтик, элегрәк елларда металл һәм металл продук­циясенә төрле квоталар бар иде. БСОга кергәннән соң, андый чикләүләр үз көчен югалта. Шуңа да якын елларда чит илләргә әлеге төр продукция сату күләме 300 процентка артыр дип фаразлана.

Агач һәм агач материаллары белән дә шундый хәл. 2012 елда чыршы-нарат һәм пихта кебек кыйммәтле материаллар чит илгә 2 миллион 82 мең кубометр сатылыр дип көтелсә, киләсе елга ук инде аның гомуми күләме 16 миллион кубометрдан артып китәчәк! Россиядә андый товарлар санап бетергесез.

Кыскасы, Россиянең Бө­тендөнья сәүдә оешмасына керүе закон буларак кабул ителгән һәм ул үз көченә кергән бер вакытта, товар җитештерүчегә үз продукциясен чит илнекеннән затлырак һәм арзанрак итеп җитештерү турында кайгыртуны таләп итә. 

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 170 | 28.08.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы