|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2012 Медицина
«Ашыгыч ярдәм»нең ярдәме нинди?Авырган чакта хәлеңне бераз гына җиңеләйтсеннәр өчен әллә ниләр бирергә әзер буласың. Андый вакытта төп ышаныч, төп таяныч табиблар сыман тоела. Төнлә белән ашказаным авыртып уянгач та, беренче башыма килгән уй - «Ашыгыч ярдәм»гә шалтырату булды. Тик тиз генә бирешергә теләмәдем - авырту сәбәпләрен кат-кат башымнан үткәргәннән соң, «агуланганмындыр» дигән уй белән дәваланырга керештем. Ә авырту кимергә уйламады да. Чарасызлыктан «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыраттым.
«Ашыгыч» - «ике сәгать» дигән сүз
«Ярты сәгатьтән килеп җитәбез, көтегез», дигән сүзләрдән соң рәхәт булып китте. Авырту да бераз басыла төште кебек тоелды, хәтта. Әлеге ярты сәгатьне уздыра алмый хәлдән тайдым. Тик юкка көткәнмен икән, «Ашыгыч ярдәм» никтер килергә ашыкмады. Инде менә бер сәгать узды, икенче сәгать китте, ә алар һаман юк. «Бөкеләр дә юк бит инде төнлә, ичмасам. Берәр авыруның хәле тагын да начаррактыр, шуның белән мәш киләләрдер», дип үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Авырту да көчәйгәннән-көчәя бара, җитмәсә.
Ниһаять, ике сәгать дигәндә, килеп җиттеләр «коткаручыларым». Башта 10 минутка якын кәгазь тутырдылар, аннары мине нәрсә борчуы турында сораштыра башладылар. Мин барысын да аңлатып биргәч: «Апаем, агулангансыңдыр инде син. Әйдә, теләсәң, хастаханәгә барабыз», дип үзләре белән барырга тәкъдим иттеләр. Мин аның ише урыннардан гомер-гомергә курка торган кеше, шуңа күрә «бармыйм», дип кырт кистем. Ләкин бераз уйлагач: «Хәлем бик начар булса, алып китегез инде алайса», дип өстәдем. «Юк, бармасаң да ярый. Анда сине барыбер берни дә эшләтмәячәкләр. Иң мөһиме, атна буе ашама, диета тот. Үтә ул», дип ишеккә таба борылды табиблар.
Табиблар түгел, дару дәвалый
«Ә мин хәзер нишлим соң??? Авырта бит...» дигәнгә алар: «Берни дә эшләмә. Иртүк даруханәгә барып шундый-шундый дарулар алырсың да, инструкциясендә язылганча кабул итәрсең. Безнең үзебез белән юк шул», дип чыгып та китте «коткаручыларым». Менә терәк... иртәнгә кадәр нишләргә тиеш инде мин хәзер. Яңадан караватка аудым. Башымда: «хастаханәгә китәсе калган икән, барыбер бу хәлдә калдырмаслар иде әле» дигән уйлар әйләнде.
Үземә үзем табиб
Төнлә тәүлек буе эшләүче аптекалар бар барын, әллә чыгып керәсе инде, дип уйлаган идем дә, курыктым. Бөтен белгән догаларымны, бисмиллаларымны укып, әйләнеп ята торгач, Аллага шөкер, йоклап киткәнмен тагын. Иртүк торганда хәлем җиңеләйгән иде бераз. Тиз генә аптекага чыгып, кирәкле дарулар алып кердем. Интернеттан укып, нәрсә ашарга ярый, нәрсә ярамый икәнлеген, агуланган вакытта авыртуны ничек басып булганлыгын өйрәнеп, шул дарулар белән дәвалана торгач, кичкә хәлем тагын да яхшырды.
«Ашыгыч ярдәм»нән зарланучылар күп булуына аптырый идем. Бактың исә, чыннан да аны чакыртудан бер файда да юк икән. Үзеңне үзең дәваласаң гына.
Фирая ГАЛИМОВА |
Иң күп укылган
|