• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
24.08.2012 Җәмгыять

Табигать кыланмышларына чыдарлык түгел

Чәршәмбегә каршы төндә Краснодар краеның Туапсе районындагы берничә авылны янә су басты. Беренчел мәгълүматларга караганда, 2 меңгә якын кеше зыян күргән, 4 кеше һәлак булган. Хәзер Туапсе районында ремонт эшләре бара. Казанда булган ике көнлек яңгырлар да шәһәр тормышын астын-өскә китерде.

Краснодар крае Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу юлы халыкны алдан кисәтеп куярга өлгергән. Министрлыктан хәбәр итүләренчә, һава шартлары начарая башлагач, халыкка йортларын калдырып ки­тәргә тәкъдим иткәннәр. Туктамый яуган яңгырлар аркасында Туапсе районында өч елга ярларыннан чыгып, суның биеклеге гадәттәгедән 2 метрга югары күтәрелгән. Нәтиҗәдә Новомихайловский һәм Лермонтово бистәләре – 600гә якын шәхси йорт һәм күпфатирлы йортлар өлешчә су астында калган. “Зур су” киткәч, 4 кешенең һәлак булуы ачыкланган. Аларның берсе – Новомихайловский бистәсендә яшәүче карт әби, икенчесе Мәскәү өлкәсеннән килгән ир-ат булган. Петербург һәм Краснодардан килгән хатын-кыз белән ир-ат исә фаҗигагә каршы төнне генә танышканнар. Яңгырга алар машинада барганда эләккән, күтәрелгән дулкын машинаны елгага юып төшергән.

Россия Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, Туапсе районындагы фаҗига 2010 елгы су басуны хәтерләткән. Ул вакытта 7,5 меңгә якын кеше зыян күргән. Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев сүзләренә караганда, бу юлы хәбәр итү системасының тиз эшләве кешеләрне коткарып калырга ярдәм иткән. Ул көнне районда 40 автоматик сирена эшләгән. Хәзер исә Краснодар краенда волонтерлар үзәге оеш­тырылган, аның хезмәт­кәрләре кешеләрне җылы ризык, кием һәм бүтән кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә тырыша. Новомихайловский бистәсенә исә гуманитар ярдәм килә башлаган.

Зыян күрүчеләргә ярдәм буларак җирле хакимият һәркемгә 10 мең сум акча түләргә вәгъдә биргән. Тагын 150шәр мең сумны аларга матди компенсация буларак түләячәкләр.

Матди компенсация Казан йөртүчеләренә дә кирәк булырга мөмкин. Һәрхәлдә, ике көн яуган яңгырлар вакытында машиналары зыян күргән кешеләр моны болай гына калдырырга җыенмый. Кайбер мәгълүматларга караганда, яңгыр вакытында хасил булган диңгездән дистәдән артык машинаны коткарырга туры килгән. Табигать кыланмышлары автобус оешмаларын да сынаган: ватылу очраклары 30 процентка арткан. Чәршәмбе көнне башкала мэриясендә табигать каршындагы көчсезлек сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар. "Водоканал" оешмасы директоры Андрей Егоров әйтүенчә, юлларны төзекләндергәннән соң эшчеләр улак люкларын ачык калдыра икән. Нәтиҗәдә чүп белән тыгылган мондый корылмалар яңгырларга каршы тора алмаслык хәлгә килә. Башкаланың Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, шәһәр канализацияләрен тәртиптә тотар өчен ел саен 400 миллион сум акча кирәк, быел исә әлеге сумманың 113 миллионы гына табылган. Барлык улакларны төзекләндерү шәһәр казнасына 5 миллиард сумга төшәргә мөмкин. Моңа әлеге улакларны чистарту корылмаларына кирәкле 4,5 миллиард сумны өстәсәк, шактый саллы сумма килеп чыга.

Әлегә исә Казан халкы табигать кыланмышларына үз көче белән каршы торырга тырыша. Игорь Куляжев әйтүенчә, иң авыр вәзгыять Җиңү проспекты һәм Арбузов урамында тер­кәлгән. Коеп яуган яңгыр аркасында соңгысында хәтта җир убылды. Әлеге чокырга исә асфальт төялгән "КамАЗ" төшеп киткән. Башкала башкарма комитетында юлның әлеге өлешен дүшәмбегә кадәр тәртипкә китерергә ниятлиләр һәм халыкка өченче транспорт дамбасын читләтеп узуны киңәш итәләр. Ә ЮХИДИ идарәсе башкала йөртүчеләрен һәм юлчыларны тагын да зуррак "бөке"ләргә әзер булырга чакыра. "Көз җитә бит, яңгырлар белән бергә Казанга студентлар да килә башлаячак", – ди полиция хезмәткәрләре. Димәк, күрәселәр алда әле. 


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 167-168 | 24.08.2012
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (812793) / 26.08.2012 08:53:57

№6 Менә дөрес эләктереп алгансың. Диниләр үзләре фетнә кузгата алмаса, тәбигать бәлә казасына сөенә. Алар өчен тынычлык, хәвеф-хәтәрсез тормыш кына була күрмәсен. Моны күрү өчен әллә кайчангы Помпей, яки шундый ерак вакытларга карыйсы да юк, мөелман иленең кайсында тыныч? Яһүдләр протекторатында булмаганнары тунында сүзем...

Узган ел, "Булгария" хәләкәтеннән соң, "дини"ләр сөенечләреннән чак кына биемәделәр бит (ә бәлки биегәннәрдер дә, монитордан күреп булмый). Ә шул "ватык тагарак"ның чын хуҗасы, акча артыннан гына куучы, яһүд протектораты илендә яшәүче мөселман булуы турында исләренә дә алмадылар.

№6 (812784) / 26.08.2012 05:16:14

Мәшә Аллаһ, әлхәмдүлиЛләһи! сөйләшү, әңгәмәләрегез дөрес юнәлештә кебек!

Нәкъ шулай, Аллаһ ачык итеп күрсәткән чикләрне күрәсе килмәгән, әмер иткәнен үтәмәгән, тыйганыннан тыелмаган өчен.

№5 (812691) / 25.08.2012 14:51:41

Катаклизмга очрамаган бер цивилизацияне дә белмим.Кеше элек-электән Аллаһ кушкан юлдан тайпылып,бары тик үз нәфесе кушканча гына яшәгән.Тәмам азып,юлдан чыккач,Аллаһ аларны юкка чыгарып,алар урынына икенче халыкларны китергән.Помпеяны гына алыгыз.Анда да бит гомосексуализм бик чәчкә аткан булган.Шуннан Аллаһ аларны вулкан аттырып юкка чыгарган.

№4 (812676) / 25.08.2012 12:07:12

Карлыгач,донья яралганнан бирле катаклизмнар эледэн эле кабатланып тора. Син узен, катаклизмга очрамаган нинди цивилизацияне белэсен?

№3 (812657) / 25.08.2012 10:10:23

үзгәртәсе юк,хе-хе!

син санаган үзгәрешләр күптән тормышта,шуларның нәтиҗәсе инде болар!

№2 (812643) / 25.08.2012 07:02:52

Халыкның тәртипсезлеге аркасында Аллаһе тәгалә җибәрә бу су басуларны.Бераз аңга килмәсләрме дип уйлый торгандыр.Халкы тыныч яшәгән урыннарда андый катаклизмнар юк бит.Һаман нидер җитми,байлык бүлешәләр,дин хакында ызгышалар,үзләренең җаннары турында уйлау да юк.Кешеләр үз рухларын чистартмасалар,әле моннан да зуррак катаклизмнар булырга мөмкин.

№1 (812639) / 25.08.2012 00:58:33

Бу хэллэргэ каршы корэшне дэвам итэргэ кирэк: болытларны курга, жиллэрне эттерергэ, карларны башка юнэлешкэ барырга, анларны(кешелэрнекен) узгэртергэ (и башка тупостьлар эшлэуне дэвам итэргэ). Хакимияттэ бугенге тинтэклэр утырганда, без моны булдырырга тиеш.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar