|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2012 Җәмгыять
![]() Баланы мәктәпкә әзерләгән кешегә Алла ярдәм бирсенАвгуст ае җиттеме, балалар кибетләре өр-яңа мәктәп формалары - ак күлмәк, водолазкалар, итәк-сарафаннар, костюмнар белән тула. Сатучылар сүзләренә караганда, яңа уку елына әзерлек чорында алар акчаны икеләтә күбрәк эшли. Бу аңлашыла да, һәрбер ата-ананың йөрәк парәләрен өр-яңа киемнән, матур итеп күрәсе килә. Әле җитмәсә, балалар бик тиз үсә дә. Узган ел алган мәктәп формасының быел инде кыскарган, бәләкәйләнгән булуы гадәти хәл. Мәктәптә укыйсың килсә - дөрес итеп киен Укучы мәктәпкә нинди формадан йөрергә тиеш соң? Әлеге карарны һәрбер мәктәп үзе чыгара, һәр мәктәпнең үз кагыйдәләре. «Әти-әниләр кибеткә махсус исемлек тотып килә хәзер. Нәрсә киергә ярый, нәрсә ярамый икәнлеге төгәл язылган. Мәктәп формасының төсе шулай ук бик мөһим. Классик аклы-каралы форманың абруе бетеп бара. Кайбер мәктәпләр караңгы зәңгәр төсне үз итсә, кайсыберләрендә соры һәм чия төсендәге форма таләп итәләр», дип сөйләде балалар киемнәре белән сату итүче кибет хезмәткәре. Аңлавымча, мәктәпләрдә форма фасоны бертөрле булмаса да ярый, иң мөһиме, төс туры килсен. «Мәктәпләр ни генә уйлап чыгармый хәзер. Ул киемнәрне кайдан, ничек табып бетерәседер», дип уфтанып алды кибеткә килгән бер ханым. Сыйфат яхшыра, бәя арта? Бәяләргә килгәндә исә, итәк һәм костюмнан торган мәктәп формасының уртача бәясе - 2000-2500 сум. Казанның кайбер кибетләрендә укучы киемнәре 3000-3500 сумнан башлана. Әгәр дә инде бу бик кыйммәт тоелса, ата-аналарга базарга чыгарга туры киләчәк. Анда 1000 сумга да форма табарга мөмкин. Мәктәп формасын очсыз бәягә кибеттән дә алырга була. Анда узган елгы коллекцияләргә, гадәттә, 50 процент ташлама белән сатыла. «Балалар киемнәренә бәя елдан-ел үсә», дип зарлана ата-аналар. Бер танышым кызына форманы былтыр 2000 сумга алган булса, быел исә 3000 сумнан да очсызракны тапмаган. Ләкин кайсы гына кибеткә керсәм дә, мине моның киресендә ышандырырга тырыштылар. «Бәяләр артмый, алар узган елдагы кебек үк. Шуны аңлагыз, кибетләрдәге укучы формаларының сыйфаты елдан-ел яхшыра», дип аңлаттылар миңа. Укучыларның материаль яктан тигезсезлеген форма каплый Районнарда, авыл җирләрендә исә ак күлмәк, кара итәк, кара костюм-чалбарга «хыянәт итәргә» теләмиләр. Кайсыбер мәктәпләр, гомумән дә, элеккеге совет чоры формасына кире кайтты. Көрән күлмәк, ак алъяпкыч япкан кызлар, чыннан да, бик матур, мөлаем күренә. Ә иң мөһиме, һәр бала бертөрле киенгәч, алар бер-берләреннән аерылып тормый, аларның материаль яктан тигезсезлеге бик сизелми, дип саный укытучылар. Әлеге күлмәкләрне элегрәк 11 нче сыйныф укучылары беренче сентябрь һәм соңгы кыңгырау бәйрәменә генә кия иде. Борынгы заманнан - әниләр-апалардан калган күлмәкләр күп еллар кулдан-кулга йөрде. Ә инде алар бердәм мәктәп формасы буларак кулланыла башлагач, күлмәк-алъяпкычлар белән сату итүчеләр дә күренә башлады. Бәяләре исә гади кибет формаларыннан бераз гына очсызрак - 1300-1500 сум. Аларны тектереп тә кияргә була. Тектергән кием очсызрак, дигән сүз әлеге очракта дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Күп дигәндә 200-300 сумны гына янга калдырырга мөмкин икән. Очсыз бәягә алам дип, тишек тагарак янында калмагаең... Соңгы елларда исә халык арасында интернет-кибетләр популярлашканнан-популярлаша. Аларда тәкъдим ителүче кием-салым тагын да очсызрак. Тик ул чагында киемнең сыйфатын да, таманмы-юкмы икәнлеген дә төгәл генә билгели алмыйсың. Фотода бер төрле күренгән кием чынлыкта бөтенләй дә башка төрле булып чыгарга мөмкин. «Узган елны интернет-кибеттән улыма 800 сумга мәктәп чалбары белән жилет алган идем. Борынгы заман материясеннән эшләнгән ул киемнәрне киерлек булмады, аларның ни фасоны, ни сыйфаты канәгатьләндерерлек түгел иде», дип зарланып алды бер ханым. Быел инде форма эзләп базарга чыгарга булган. «Кибетләр янына якын килерлек түгел. Андый бәягә киемне мин үземә дә алмыйм», дип белдерде әни кеше. Ата-аналарның шулай мәш килеп йөрүләре сатучыларга файдага гына. «Уку елына әзерлек чорында сатучылар акчаны шәп эшли. Ата-ана нишләсен, кыйбатмы-кыйбат түгелме, кирәк булгач барыбер алалар инде», дип «сөенече» белән уртаклашты бер сатучы татар апасы. Ә мин ике ягына ике баласын җитәкләгән, кибет рәтләре буйлап ашыга-ашыга узып баручы хатынны күреп, жәлләп куйдым. Баланы мәктәпкә әзерләгән ата-анага Алла ярдәм бирсен инде...
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|