поиск новостей
  • 22.03 "Күрәсем килгән иде…". Тинчурин театры. 18:30
  • 22.03 "Кичер мине әнкәй" Кариев театры. 18:30
  • 23.03 "Гомер буе сине көтәм". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры. 19:00
  • 24.03 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.03 "Йосыф" Кариев театры 18:30
  • 25.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры. 13:00
  • 25.03 "Ак чәчәкләр кебек.." Кариев театры.18:00
  • 26.03 "Полиционер". Тинчурин театры. 17:00
  • 26.03 "Микулай" Кариев театры. 18:00
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 22 Март
  • Сергей Погодин - хәрби
  • Ди-джей Радик - җырчы
  • Ләйсән Рәхимова - актриса
  • Вадим Кешнер - актер
  • Камил Сәмигуллин - дин әһеле
  • Фәннүр Мөхәммәтҗанов - актер
  • Рәшит Гариф (1933-2006) - язучы
  • Фатих Сәйфи-Казанлы (1888-1937) - язучы
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
23.08.2012 Җәмгыять

Бәхет сатучылар гарантия бирми

Казанны психологик тренинглар эпидемиясе чолгап алды. Аларны оештыручылар, акча түләсәң, үз-үзеңә хуҗа була белү һәм башкалар белән идарә итү хәйләсенә өйрәтергә, шулай ук бәхеткә һәм байлыкка күмәргә вәгъдә итә.

Күптән түгел бер танышым (исемен Маша дип атыйк) шундый тренингларның берсенә барып кайтты. Үз теләге белән түгел – анны анда, киләчәктә эш урынында ярдәм итәр дип, җитәкчесе мәҗбүр итеп җибәргән.

Әллә секта, әллә «МММ»

Тормышта үз-үзенә ышанычын югалткан кешеләргә ярдәм итүче әлеге курслар Казанның Гайдар исемендәге мәдәният йортында – шәһәр читендәге Сталин заманында ук төзелгән, күптән ремонт күрмәгән иске бинада (оештыручыларның арендага акча түгәсе килми, күрәсең) узган. Иң элек «тренерлар» әлеге курсларга шикләнеп караучы кешеләргә, шулай ук яңарак кына авыр кичерешләр яисә җенси көчләүгә дучар булучыларга залдан чыгып китәргә куша. Безнең Маша бөтенләй куркуга кала – монда кешеләрне нишләтмәкче булалар соң?

Юкка борчылган икән, лекторлар бер-бер артлы сәхнәгә менеп, тренингның беренче курсы (ә алар барлыгы өч) барган шушы биш көндә барысының да тормышы кискен үзгәрәчәге турында мактана-мактана сөйләргә керешә. Аларга ышансаң, кешеләрнең аралашу даирәсе яхшы якка үзгәрәчәк, көтмәгәндә зур суммада акчалар киләчәк, өсләренә бәхет ишелеп төшәчәк икән.

Аптырашта калган Маша тирә-ягына күз сала. Залда җитмешкә якын кеше утыра. Бөтенесенә дә бәхет киләчәкме? Биш көн эчендәме? Икътисадчы булып эшләгән дус кызының әйткәннәре искә төшә – дөньядагы 80 процент акча – халыкның 20 проценты кулында. Нәрсә, әллә байлар кинәт кенә үз акчаларын хәерчеләргә өләшә башлыймы? Әллә соң бөтенесенең дә чит илдә бай туганы табылып, зур мирас калдырырмы?

Ләкин карап торышка залдагы беркем дә лекторларның сүзеннән шикләнми кебек. Бөтенесенең дә кәефе күтәренке. Лекторлар чыгыш ясаган арада сәхнәгә башка кешеләр дә менеп, шушы тренингларга йөргәч, ничек итеп үз бәхетләрен табулары турында сөйли. Төрле яшьтә, төрле катламнан булган ир-атлар, хатын-кызлар, КФУ доцентлары (алар үзләрен шулай дип таныштыра) һәм шәхси эшкуарлар – барысы куана-куана тормышларының яхшы якка үзгәрүе турында бәян итә. Берсе хәтта: «Әгәр дә мине зомбилаштырганнар икән, алга таба да шулай булсын, чөнки мин бик тә бәхетле!» – ди. Чыгыш ясаучылар, беренче курсны узгач, оештыручыларның киңәше буенча, туганнарын һәм дусларын да бәхетле итү максатыннан, аларны да бирегә алып килүләре турында әйтә.

Тора-бара Машага мондагы хәлләр «МММ»ны һәм сектаны хәтерләтә башлый. Лектор да аның уен укыган кебек: «Сезгә бу секта булып тоелыр! Ләкин бу алай түгел! Без бары тик бәхет бүләк итүчеләр генә!» – дип белдерә. Шулай да «тренер» кисәтеп куя: имештер, без сезгә тормышка яхшы күрсәтмәләр бирәчәкбез, начарларын юк итәчәкбез, әмма бернинди дә гарантия бирмибез, чөнки кешеләр төрле, шулай да үзегез тырышсагыз, азагы уңышлы булыр...

Мактануга корылган әңгәмә кызыклы уеннар белән аралашып бара. Мисал өчен, тугыз нокта белән дүртпочмак ясыйсың һәм шуны дүрт линия белән тоташтырасың. Күрәсезме, моның өчен дүртпочмак кысалары эченнән чыгарга туры килә. Менә сез дә чыгарга батырчылык итмичә мәгълүм кысалар эчендә яшисез, фикерләү офыкларын киңәйтүдән куркасыз...

Ә аннан соң лектор алдан әзерләп куйган төп соравын бирә: «Залда бәхетле кеше бармы?» Бердәнбер кул күтәргән кеше Маша була. Сәхнәдәге «тренер» бик нык гаҗәпләнсә дә, югалып калмый. Сез, туташ, ялгышасыз, янәсе. Чын-чынлап бәхетле була алмаячаксыз, чөнки сезгә җәмгыять, гаилә, эштәге (һ.б.) кыса-богаулар комачаулый. Шуңа күрә сез бүген тойган бәхет – ул үз-үзегезне алдау гына. Без исә, вәгъдә иткәнчә, сезнең кысаларны киңәйтәбез, менә шунда инде...

Әйтергә кирәк, «кысаларны киңәйтү» бер кешегә 8 мең сумга төшә, бу тренингның беренче курсы өчен генә. Алдагы һәр этапка аерым түләргә кирәк. Ярый әле танышым Машага, җитәкчесе беренче курс өчен бүлешеп түләргә ризалык биргән. Ә тренингны тулысы белән үтеп тә бәхетле була алмаганнарга нишләргә?

Исбатлап кара син

Бу очракта сезгә алдакчыларның кармагына эләгүегезне исбатлавы бик кыенга туры киләчәк. Россия Җинаять кодексы мошенниклыкны «алдау яисә ышанычтан явызларча файдаланып чит кеше милкен урлау яисә чит кеше милкенә хуҗа булу» дип аңлата. Ә менә оештыручыларның акчагызны тартып алу максатыннан сезне төп башына утыртуын исбатлау кыенга туры килә. Шуңа күрә полициягә барып гариза язсагыз да, оештыручыларны җәзага тартулары икеле.

Моннан тыш, тренинг кебек дәресләр – алар товар түгел, ә хезмәт. Товардагы җитешсезлекне күрә алсагыз да, хезмәт күрсәтүдәге кимчелекне ачыклау мөмкин түгел диярлек. Хезмәт күрсәтелдеме? Күрсәтелде. Өстәвенә, сезне «гарантия бирмибез» дип, алдан кисәтеп тә куйдылар.

Мондый хәлләрдә акчаны кире кайтарырга теләсәгез, оештыручылар белән алдан ук язмача килешү төзергә кирәк, анда сезнең хокуклар һәм башкаручының бурычлары төгәл язылырга тиеш. Әгәр дә бернинди документлар да төзелмәгән икән, акчагыз белән хушлашырга туры киләчәк.

Әмма бөтен куркыныч акча югалтуга гына кайтып калса икән! Надан һәм ялган психологлар сезнең психик сәламәтлегегезгә дә зыян китерергә мөмкин! Алар тормышка карашларыгызны, тынычлыгыгызны боза, хәтта акылдан да шаштыра ала... Күз алдына китерегез әле, кешене син дөньядагы иң яхшы зат дип ышандыралар, ә тормыш аямыйча аны барыбер йөзе белән пычракка батыра. Нәтиҗәдә, үз-үзеңә һәм дөньяга «хуҗа булу» хисләреннән туган шатлык тиз арада тирән депрессия белән алышына.

Әлбәттә, тренингларның бөтенесе дә зыянлы дип ассызыкларга ярамый. Оештыручылар арасында махсус белеме булган, тормыш проблемаларын чын-чынлап җиңәргә ярдәм иткән үз эшенең осталары да бар. Ләкин андыйлар бик аз һәм, кызганычка, мондый оешмаларның эшчәнлеген беркем дә тикшерми, лицензияләрен сорамый. Шуңа күрә «тренерга» ышанганчы, аннан югары медицина яисә психологик белем турында дипломы бармы-юкмы икәнлеген белешегез, тренингларны оештыручылар турында Интернеттан мәгълүмат эзләгез – никадәр күбрәк белсәгез, шулкадәр яхшырак. 


Дарья БИКУЛОВА
Интертат.ру
№ | 23.08.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar