|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2012 Икътисад
![]() Көзнең беренче көненнән җылылыкка бәяләр артаАгымдагы елның 1 сентябреннән җылылык өчен түләүләр ике тапкырга артачак. Бу кыйммәтләнү республика халкының яртысыннан күбрәгенә кагыла. Нигездә, бәяләр Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Зәйдә, Урыссуда яшәүчеләр өчен үсәчәк. Әйтергә кирәк, түләүләр җылылыкны аерым котельныйлардан (мәсәлән, “Казэнерго”га караганнарыннан) алучылар өчен элеккеге күләмдә калачак. Алар инде болай да җылылык өчен тулы күләмдә түләп килә. Җылылык өчен тарифларның артуы шактый кискен булу сәбәпле аз керемле гаиләләр өчен субсидия каралган. Октябрьгә кадәр тиешле документлар җыеп тапшырганнар әлеге артуны сизмиячәк тә, дип ышандырды бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков. Бүгенге көндә дәүләт ярдәмен кемнәр алачагы хакында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хәл ителә. Якын арада бу хактагы программа киң катлам халыкка җиткереләчәге турында әйтелде. “Хәзер субсидияләү схемасын уйлыйбыз, ярдәмне кем һәм ничек алырга мөмкин, аны алу өчен нишләргә кирәк икәнлеген гражданнарга хәбәр итәчәкбез”, - диде Илдар Халиков. Татарстан Президенты тарафыннан хөкүмәт алдына аз керемле татарстанлыларның яшәү дәрәҗәсен төшермәү һәм бу процессны алар өчен җиңеләйтү бурычы куелган. Җылылыкка тарифлар артуны халыкка компенсацияләү өчен хөкүмәт бюджеттан 6 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк. Аз керемле гаиләләр субсидиягә өч ел дәвамында өмет итә ала. Республика хөкүмәтендә мондый яңалыкка күчү җиңелләрдән түгел икәнен бик яхшы аңлыйлар. Шуңа да, бюджеттан зур чыгымнар таләп ителсә дә, халыкка субсидия бирү карары кабул ителгән. Хәер, бездә торак-коммуналь түләүләре авырлыгын компенсацияләү өчен субсидия бирү яңалык түгел. Бүгенге көндә Татарстанда инде сигез төр субcидия программасы эшләп килә. Яңа программа аларга өстәләчәк кенә.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|