|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2012 Җәмгыять
![]() “Тема” яки ярсыган ялгыз ана монологыТелеэкранда «Тема» тапшыруы бара. Мин шуны карап утырганда, улын җитәкләп, күп еллар аралашып яшәгән танышым килеп керде. Нинди тапшыру барганлыгын аңлап алуга, ул экранга нәфрәтле караш ташлады да, бөек урыс теленең сүгенү сүзлеген эшкә җикте: - Ну, фәлән, ну, төгән! Тема, имеш... Үлгән песи баласы тапканнар, ә монда кеше балалары... Алар хакында уйлыйлармы соң бу илдә? Оятсыз әтиләр балаларының барлыгын-юклыгын да белми, типтереп яши бирәләр. Ялгыз аналарга бала тәрбияләүнең никадәр авыр булуы хакында булырга тиеш ул «Тема». Шул качак әтиләрдән алимент кына да түләтә алмыйлар бит. Песи баласын тапканнар, ә бала атасын таба алмыйлар. Баланың өс-башына алыр өчен генә дә күпме акча кирәк! Бармак башы кадәр бала башмагы да 500-1000 сум торсын әле! Аңа брезент башмак кидереп куялмыйсың бит инде «Иң яхшысы — балаларга!» дигән лозунгларын «Иң кыйммәте — балаларга!» дип төзәтергә кирәк. Сүздә — бер, гамәлләре — башка. Балык башыннан чери ул. Алланың каһәре генә суксын халык мәнфәгатен кайгыртабыз дигән булып, үз кесәләрен генә калынайтучы түрәләрне.
Ханым үзе сөйли, үзе елый. Күзләреннән берөзлексез яшь тамчылары тәгәри.
Тынычландырмакчы булып сүз башлаган идем, китте бу тагын кызып: "Нинди борчылу гына? Боргычлап тыкканнар инде безне тупыйкка. Ни алган белемең илеңә кирәкми, ни эш таба алмыйсың, ни эшләгәнеңә күрә тиешле акчасын түләмиләр. Фатир турында әйтмим дә инде. Элек, совет заманнарында бушлай бирелә иде ул фатирлар. Хәзер сатып кына алып була, әле анысына да чират. Гел акча юк та, акча юк диләр. Ул торак фонды акчасын кая гына куеп бетерделәр икән? Кеше почмагыннан кеше почмагына бар булган акчаңны түләп йөри-йөри, нормаль тормышның ниндилеген дә онытып бетердек бугай инде. Ә монда иң мөһим мәсьәлә итеп эт-песи күтәрелә. Песи баласына түгел, кеше баласына да дәүләт игътибары кирәк, җан җылысы! Шулар җишәүдән килеп чыга ул вәхшилек, әллә каян түгел..." Югары белемле, берничә тел дә белүче бу ханымның ярсулы монологын, бүлдерергә дә кыймыйча, тыңлыйм да тыңлыйм. Ул минем якка карап кына ала да, үзе сорау бирә, үзе үк җавап та биреп бара:
— Әллә бу ил кем ныграк алдый белә, шуңа күбрәк түли инде? Шулай булмаса, менәсез, үзегез...
— Нәрсә, мин...
—Дәшмәгез! Дистә еллар дәвамында ни эшләвегезне, ничек эшләвегезне мин дә күреп торам. Кулларыннан берни дә килмәгәннәр сездән йөз-мең тапкыр шәбрәк яшиләр. Сез саф вөҗданыгызны кочаклап утырасызмы? Утырыгыз... Теге мәзәк герое шикелле: жила-была девочка, сама виновата... Шул саф вөҗдан белән тамакны да туйдырып, өс-башны да карап булса икән лә ул. Юк бит. Шулай, телең тик тормаса, ашказаның буш торыр диләрме? Чыгармыйлармы китапларыңны? Начар булган өчен түгел бит. Нәрсә, гәзит-журналларга язып та, гонорарлар алалмыйсызмы? Нәрсә, гөзит-журнал укучылар азайдымы? Күбәймәс инде, татарча укытмагач. Өстәвенә, кемнең акчасы бар, кем каян соранып табарга махир, шул китап чыгара. Акчасы барныкын түгел, таланты барныкын чыгарырга кирәклеген миннән дә шәбрәк беләсез. Эт өрә тора, бүре йөри тора, дип кенә карый власть башындагылар язучы халкына.
— Чү! — дип кушылмакчы булам.
- Никакой. «Чү!» - ди бу, тагы да усалланып, — гел дәшми торганга чүктереп бетерделәр инде. Балалар бакчаларында ук балаларның телләрен тартып алалар лабаса! Менә ул тема кайда! Шул балаларны экраннан туган телләрендә сөйләштереп күрсәтсәләр, проблеманың кайда икәнен ата-аналар да тагын бер кат аңлап калыр иде. Үзегез әйтәсез бит, җаннар туган телдә сөйләшәләр дип. Җаннары бер-берсен аңламаганга керми яшьләргә тәрбия. Күбесенең китап, каләм тотканы юк кулларына. Алар инде язада белмиләр. Менә ул тема!..
Телеэкраннан секска өйрәтә-өйрәтә, ир-атлар ничек өйләнергә икәнен дә онытып бетерделәр шикелле. Авыл тулы өйләнмәгән ир-ат. Шәһәрдә дә җитәрлек. Әле кайчан гына картайган ата-анасын балалары тәрбия кыла торган иде, инде бик картайган ата-анала-ры балаларын, оныкларын туйдырырга мәҗбүр.
Кешене көн саен кәкре каенга терәтәләр. Алдыйлар, талыйлар. Үзеңне... үзеңне ничә кат тотып таладылар бит.
Бакчаңда ботакка эленгән сумкаңны акчасы, паспорты-ние белән бергә урлап киттеләрме? Киттеләр.Табып бирделәрме? Тот капчыгыңны! Ярар инде, артыкка китте, -дим.
Шомартма! Болай да туйган шомартучылардан. Шуның өчен акча алалар. Җиренә дә,теленә дә, иманына да хуҗа булмакчы булып, кешене күп ме тилмертергә була? Әллә тәхеткә күтәрелгәч, үзләрен табигатьтән дә көчлерәк итеп тоя микән бу түрәләр?
Инде шушы сабыйларыбыз-ның язмышлары өчен ут янабыз. Аларны өйгә бикләп, җәмгыятьтән изоляцияләп, начар йогынтыдан саклап булмый бит. Әле шул «йогынты» өчен нинди акчалар түлибез бит... бакчаларга чират тора-тора... Менә ул тема! Ярсыган ялгыз ана монологын.
Нәҗибә САФИНА язып алды |
Иң күп укылган
|