поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.11.2008 Җәмгыять

ЯЛГАН АЧЫЛЫП БЕТӘРМЕ?

Кабат ришвәтчелек турында. Берникадәр соңарган язма. Шулай да...

ХӨКЕМДАР ҺӘМ МИЛИЦИОНЕРЛАРНЫ КЕШЕ ҮТЕРҮДӘ ГАЕПЛИЛӘР

 

Татарстанны коточкыч хәбәр тетрәндерде. Ике милиция хезмәткәре һәм бер федераль хөкемдар (судья) юк-юк, ришвәт алуда түгел, ә кеше үтерүдә (!) гаепләнә. Мәрхүм эшмәкәргә нинди үчләре булгандыр – монысын хәзер тикшерәләр. Җинаять кылуда шикләнүче кешеләр хәтта мәетнең кайда күмелгәнен дә күрсәткәннәр. Мондый гадәттән тыш хәлгә Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров үзе аңлатма бирергә мәҗбүр булды. Кара тап Казан шәһәренең Совет районына төшкән. Телгә алган милиционерлар шушы районга карый. Дөрес, җинаять вакытына берничә көн кала алар эштән китеп өлгергәннәр. Тик бу фал проблеманың җитдилеген бер дә киметми. Министр Сәфәров Совет районы Эчке эшләр бүлеге башлыгының ике урынбасарын бу атнада эшләреннән азат итте. Башлык исә авырып тора. Эшенә чыккач, мөгаен, аның да язмышы шулай ук хәл ителер.

 

Кеше үтерүдә шикләнгән хөкемдар да Совет районыныкы. Россиядә федераль хөкемдарларга карата җинаять эше кузгату ансат процедура түгел. Ул бары тик Россия Федерациясенең Генераль прокуратурасы хәер-фатихасы белән генә башкарыла. Шуңа күрә хөкемдарга карата җинаять эше әлегә кузгатылмаган. Әмма бу бары тик вакыт эше булса кирәк.

 

Министр Әсгать Сәфәров журналистлар белән очрашуда үзен бик хисчән тотты. Авыр-авыр сулап куйды, ара-тирә тел шартлатып алды, кара таплы хезмәткәрләренә карата ямьсез сүзләрен кызганмады. Бу коточкыч җинаять милициянең рейтингын төшергән булса, министрның проблеманы күңеленә шул кадәр якын алуы аны әзме-күпме күтәрергә ярдәм итте.

 

Сер түгел, бүген милиционер формасын кию шактый җиңел. Хокук саклау органнарына эшкә чакыру игъланнары багана саен. Тик очраклы кешеләрне ничек фильтрларга? Кешенең күңелендәгесен ничек белергә? Министр әйтүенчә, моның өчен ялган детекторы дигән җиһаз кулланылачак. Шулай итеп, кешенең эчке дөньясына «диагностика» ясамакчылар. Элек ялган детекторларын детектив кинолардан гына карап белә идек. Кешенең төрле әгъзаларына датчиклар урнаштырыла һәм сораулар бирелә. Ялган җавап биргәндә, имештер, дулкынлану барлыкка килә һәм шул импульсларны компьютер күрсәтә. Дөрес, ялган детекторы биргән нәтиҗәләр юридик көчкә ия түгел. Әмма җитәкчелекнең сиңа кырын каравына бер сәбәп була ала. Шулай ук Хезмәт кодексында да “милициягә бары тик ялган детекторын узган кешеләр генә эшкә керә ала” дигән җөмлә юк. Әмма хезмәт килешүен төрлечә төзергә була һәм министрлык ялган детекторын үтү шартын инде үз килешүләренә керткән. Министр үзе дә аны үтәргә әзер.

 

90 % ГАИШНИК – РИШВӘТЧЕ???

 

Эчке дөньяга диагностиканы инде шактый стажлы милиционерларга да эшләтәләр. Мәсәлән, шушы арада ЮХИДИ хезмәткәрләрен тикшергәннәр. Ә хәзер тотынып утырыгыз: 90 % гаишникны ялган детекторы ришвәт бирүче дип тапкан! Дөрес, тикшерелүчеләр саны зур түгел, нибары 13 кеше. Әмма, иманым камил, мең гаишник арасыннан да шул ук 90 % чыгар иде. Ялган детекторын “алдалый алмаган” яки тикшеренү үтүдән баш тарткан хезмәткәрләр эшләреннән алыначак. Бу турыда Әсгать Сәфәров әйтте. Тик ул очракта милициядә кем генә калыр соң? 10 % “бәхетле” хезмәткәргә тагын 90 % процент яңа чиста хезмәткәрне каян табасы? Әле детекторсыз милициягә дә эшкә урнашырга атлыгып торучы юк, ә болай хокук саклау органнарына килгән һәр кадрны чәк-чәк белән каршы алырлык булмагае. Ә иң кызыгы шунда, хәзер без, ягъни гади гражданнар, милиция хезмәткәре өстеннән “жалу” белдерә алабыз. Моның өчен 052, 291-20-02, 290-50-02 телефоннарына гына да шалтырату җитә. Ул погонлыны, һичшиксез, детекторда тикшерәчәкләр. Һәм әгәр дә аның үз хатыныннан кысып калган 10 сумы гына булса да калкып чыга икән, “явыз” детекторга бу ошамаячак. Һәм... сау булыгыз, погоннар... Сүз дә юк, эчке эшләр министрлыгының нияте изге. Әмма аның ничек тормышка ашуын вакыт күрсәтер.

 

Инде ике мөһим санга игътибар итик. “Трансперенси Интернешнл” дигән оешманың быелгы сентябрьдә үткәргән тикшеренүе шуны күрсәтә: Россия коррупциягә каршы көрәш буенча 180 дәүләт арасында бары тик 147нче урында гына. Сирия, Бангладеш һәм Кения кебек артта калган илләр белән бер рәттә. Шул ук вакытта “Җәмәгатьчелек фикере” фонды исәпләвенчә, коррупция таралу буенча федерация субъектлары арасында Татарстан икенче урында. Бары тик Мәскәүдән генә калышабыз. Коррупциянең җәмгыятебезгә ни дәрәҗәдә сеңгәнен әнә шуннан чамалагыз. Ә без милициянең 100 процентка чистаруы турында хыялланабыз. Ай-һай...

 


Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 07.11.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»