|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2012 Җәмгыять
Өстебезгә “шайтан ташы” киләГаләмдә дә, иксез-чиксез җиһанда да нәкъ Җирдәге кебек төрле хәлләр, хәтта хәвеф-хәтәрләр дә еш булып тора. Әле моннан берничә ел гына элек, безнең галактиканың иң түрендә тавыш-тынсыз гына җиргә нурын сибеп яткан бер йолдыз шартлады. Ягъни сүнде. Биредә әллә ни хафаланып, бот чабарлык бер нәрсә дә юк. Галәм хәтле галәмдә бер йолдыз сүнү әллә ни зур вакыйга түгел. Андый хәлләр көнаралаш булып тора. Искеләре сүнә, янәшәдә яңалары кабына. Бу йолдызның сүнүен дә астроном агайлар гадәти хәл дип кенә карамакчы. Алай булып чыкмады шул. Шартлаган чакта як-якка очкан бер зур гына кыйпылчыгы, төгәлрәк әйтсәк, ике футбол кыры кадәрлесе, туп-туры Кояш системасына таба юл алды. Авырлыгы да кечкенә түгел. Ике йөз миллион тонна булыр дип исәплиләр. Әлеге “шайтан ташы”на астероид 2004 М № 4 “Апофис” дигән исем куштылар. Ул, шул рәвешчә үзен кая куярга белмичә аптырап, буталып, Кояш системасын тәмам айкаганнан соң, 2035 елда Аргентина, Бразилия ярлары тирәсендәге Атлантик океанга чумарга җыена. Шуннан соң ни буласын күз алдына китерү кыен түгел. Океан, күз ачып йомган арада кайнап чыгып, парга әйләнәчәк, күккә күтәреләчәк. Көньяк Америка илләреннән Бразилия, Уругвай, Аргентина һәм берочтан Көнбатыш Европа, Балтыйк буе дәүләтләре күз ачып йомган арада юкка чыгачак. Җир йөзе ике йөз еллар буенча кояш нуры үтми торган караңгылык эчендә калачак. Кыямәт көне шушы була инде. Йолдыз кыйпылчыгына бу коточкыч исемне дә юкка гына кушмаганнардыр. Борынгы греклар Мисырның караңгылык һәм хаос Алласын шулай атап йөрткәннәр. “Җирне астероид – метеоритлар һөҗүменнән саклау” халыкара оешмасына саклык чаралары күрергә әле вакыт бар. Галимнәр уйланалар, эзләнәләр. Әйтик, С.А.Лавочкин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсенең “О методах и принципах организации противодействий астероидной опасности” дигән махсус лабораториясенең әйдәп баручы галимнәре В.Г.Поль һәм А.В.Симонов бу мәсьәләдә иң кулай өч вариант тәкъдим итәләр. Беренчесе – астероидны атом-төш коралы белән шартлату. Икенчесе – астероидка аннан кечерәк массалы күк җисеме белән кинетик тәэсир итү, ягъни бәрдереп орбитасын үзгәртү. Өченчесе – гравитацион буксировка, ягъни гравитация көче белән астероидны читкәрәк өстерәү. Практик яктан чыгып исәпләгәндә, галимнәр кулында әлеге вариантларның теләсә кайсын кулланырга физик мөмкинлекләр бар. Тик бик зур төгәллек кирәк. Өстебезгә “шайтан ташы” килгәнне җирдәгеләр әллә белмиләр дә булыр. Әллә белеп, ишетеп тә, колакларына да элмиләр, исләре дә китми. Шулай булуы яхшы. Халык бер көйгә, тыныч кына яши бирсен. Череп баеган байлар да байлыгын таратмый торсын. Дөнья хәлен белеп булмый. 1910 елда ажиотаж ясап алган Галлий кометасы дигән күк җисеме дә бар бит әле. Гел сәфәрдә була торган бу күк җисеме, Кояш системасында кыска гына срокларда күренеп ала да, аннары озак вакытлар юкка чыгып тора. Галимнәр исәпләвенчә, галәм киңлекләре буенча сәяхәттән 27 тапкыр кайткан. Хәзер 28 нче тапкыр сәяхәттә. Бер сәяхәте 74-76 елларга сузыла. Сәяхәтендә ул галәмнең кай почмакларына барып җитеп, күпме яңа дөньяларда була торгандыр. Монысы – үзенә бер могҗиза. 1910 елда Галлий кометасы Кояш тирәсенә чираттагы сәяхәтеннән кайтып керә. Койрыгы, шлейфы белән миллион ярым километрларга сузылган күк җисеме бу. Шулай туры килә: планетабыз үзенең орбитасы, күнегелгән сукмагы буйлап барганда, бу юлы Галлий кометасының койрыгын кисеп чыгарга тиеш була. Бер дә галәмәт ажиотаж башлана. Ике күк җисеме бәрелешә, дөнья җимерелә, без бетәбез икән дип, халык егылып эчәргә керешә. Байлар мал-мөлкәтләрен сата. Ә һәрнәрсәдән файда, табыш алырга күнеккән өлгер сәүдәгәрләр даруханәләрдә “космик һәлакәттән коткаручы” кыйммәтле дарулар сата башлый. – Ике космик җисем бәрелешкәндә безнең таблеткаларны эчкән кешеләр генә исән калачак! – дигән рекламаларны барча өй стеналарына ябыштырып бетерәләр. 1910 елда булган хәлне планетабыз 1986 елда да кичерде. Безнең өскә, бәрелешәбез, бөтенегезне бетерәм, кырып салам дип, “Тембль-1” астероиды килгән иде. Хәер, Җир халкының күбесе аны сизми дә калды бугай. “Вояджер”, “Джотто”, “Пионер”, “Планета”, “Вега” тибындагы тагын күп космик кораблар эскадрасы “Тембль-1” астероидын Җир планетасыннан күп миллион километрлар читтә каршылады, аны шушы сүзнең тулы мәгънәсендә “тупка тоттылар”. Космик кораблардан төп-төгәл җибәрелгән снаряд, әлеге бәйләнчек күк җисеменең граниттан нык стенасын тугыз метрга тишеп кереп шартлады. Чәлпәрәмә китерде. “Тембль-1” астериоды шунда ук орбитасын үзгәртте, безнең планетадан уннарча миллион чакрым читтән узды. Шәт, Алла боерса, бу юлы да исән-имин калырбыз, тагын да матуррак тормыш корып, дөньяда бер матур күк җисеме булган Җир планетабызда яшәвебезне дәвам итәрбез.
Альберт ХӘСӘНОВ |
Иң күп укылган
|