поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
10.08.2012 Җәмгыять

«Ә мин аны яратмадыммыни?»

Без Фәния ханым белән май ахырларында таныштык. Улым укый торган лицейда вахтер булып эшли ул. Авылга кайтырга дип улымны көтеп торганда сөйләшеп киттек без аның белән. Вак-төяк мәшәкатьләрдән, ил-көн вакыйгаларыннан соң сүз үзеннән-үзе шәхси тормышка күчте. Күңелен бушатасы килдеме – Фәния апа миңа катлаулы тормышын бәян итте. «Үзем турында сөйләмим, улымның язмышы бик гыйбрәтле булды», – дип башлады ул сүзен.

– Дамир бик иртә өйләнде. Рус кызы Лена белән өч елга якын очрашып йөрделәр, бер-берсен бик яраттылар. «Улым, яхшылап уйла, марҗа марҗа инде ул, тора башлагач, төрле милләттән булуыгыз сизелер», – дип кисәттем. Тыңламады. Газиз балама аяк чалмадым инде. Киленемне бик ошаттым тагы. Чибәр, ягымлы иде Лена. Озакламый балалары Марс туды. Оныгыма алты ай булганда, Дамирны армиягә алдылар. Самара ягында ракета гаскәрләрендә хезмәт итте ул.

Лена яшь, дәрте ташып тора. Тормышның артына тибеп яши торган чагы. Бер тиен акчасы булмаган ирен ике ел көтсенмени инде? Улым китеп, берничә ай узуга, башка ир белән яши башлаган. Бу турыда миңа кодагый әйтте. Марс кодалар йортында яшәде, аны бергәләп тәрбияләдек. Кодагый балалар бакчасына илтә, мин алып кайтам. Оныгым белән арабызны өзмәделәр, анысы өчен рәхмәт.

Улыма хатынының ташлап китүен әйтергә курыктым. Хезмәтен тыныч кына тәмамласын, кайткач, аңлатырмын дидем. Дамир барыбер сизенде инде. «И әни, кемне алдарга тырышасың соң син?» – дип яза иде. Ул хатынын ирләр белән чуала дип уйлаган, бөтенләйгә ташлап киткән дип башына да китермәгән.

Улым кайткан көнне эштән ял алдым, мул итеп өстәл әзерләдем. Кайтып керүгә, хатыны белән баласы янына барам диде. «Алар барыбер өйдә юк әле, утырып аша башта», – дип кенә тотып калдым. Үзем елмаеп улым белән сөйләшәм, хәлләрен сорашам, үземнең йөрәгем яна. Ашап алгач, бөтен кыюлыгымны җыеп, Лена турында әйттем. Улым бер сүз дәшмәде, еламады да. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер. Кич белән кодагый оныкны алып килде. Бала ишектән керүгә әтисенең муенына сарылды. «Әтидән башка беркая да бармыйм», – дип, үзенекен тукыган сабый ике көн бездә кунды, әтисенең куенында гына йоклады. Тик артык ияләшкәнче дип, кире кодагыйлар йортына илтеп куярга туры килде.

Улым Лена янына барып караган. Моны миңа киленем үзе сөйләде. «Кире кайтсаң, кабул итәм, кичерәм», – дигән Дамирны Лена кире борган. Байлыкны кулыннан ычкындырасы килмәгән шул. Улым башка аның янына барып йөрмәде, өйләнмәде дә. Хатыны була торып ялгызы гомер кичерде. Лена белән рәсми рәвештә аерылышмады алар. Эшендә дә уңыш елмаймады Дамирга. Аферистлар кулына эләгеп, әллә ничә тапкыр алдап киттеләр. Кешеләргә артык ышануы харап итте аны.

Көтмәгәндә ташлап китте балакаем. Ваннада тәмәке тартып утырган җирендә йөрәге тоткан. Идәндә яткан улымны күреп, «Ашыгыч ярдәм» чакырттым. Табиблар кулларыннан килгәнне эшләделәр, тик коткарып кына кала алмадылар.

Унөч ел узса да, улым турында еламыйча сөйли алмыйм. Бүген бердәнбер куанычым – оныгым Марс. Былтыр университетны тәмамлады ул, дипломлы юрист булды. Ичмасам, оныгым бәхетле булсын иде, дип, һәркөн теләк телим.  

Дамирның вафатыннан соң Лена белән юлларыбыз кисеште. Киленемне гаепләмим мин, аңларга тырышам, оныгымны укытып, кеше иткәне өчен рәхмәтем зур. «Улым гомере өзелгәнче сине яратты, оныта алмады», – дидем киленемә. Лена күзләремә тутырып карады да бер генә җөмлә әйтте: «Ә мин аны яратмадыммыни?» Бер-берсен яраткан ике йөрәк ялгыз бәргәләнгән бит. Бәхетемдер дип уйлаган бай ир бәхетсезлеге булып чыккан икән. 


Сөембикә БИЛАЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы