поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.08.2012 Мәдәният

Рөстәм Мингалим: «Кысады-су, әй, туган су, йөзем юган су...»

15 августта танылган якташыбыз, татар шагыйре, прозаик, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Рөстәм МИНГАЛИМнең тууына 75 яшь тула

Без аның белән бер мәктәптә - Камышлы районының Дәүләткол җидееллык мәктәбендә укыган идек. Дөрес, ул миннән берничә яшькә өлкәнрәк иде. Аларның иртән-иртүк төркемнәре белән безнең Дәүләткол авылыннан өч-дүрт чакрым арада урнашкан күрше Йолдыз бистәсеннән шаулашып мәктәпкә килеп керүләре әле дә хәтеремдә.

Йолдыз авылы күптәннән юк инде. Без моннан 15 ел элек шагыйрьнең 60 яшьлеген билгеләп үткән көннәрдә элек аның туган авылы булган, кычыткан, әрем басып киткән урынны барып күргән, “Мөбин” чокыры буйлап, Йолдызда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Рөстәмнең классташ дуслары, иптәшләре белән Дәүләтколга укырга йөргән сукмаклары аша үткән идек.

Бу таулар, чокырлар, шаулап үскән каеннар, юкәләр, имәннәр, тау астында чылтыр-чылтыр итеп агып яткан кечкенә генә Кысады инеше, гомумән, туган якның гүзәл табигате турында яшүсмер елларында шагыйрь үзенең күпме шигырен язган.

“Ничек йөрмәсен хәтердә

Хәтәр терәк таулар.

Безне тирбәткән каеннар

Ничек онытылсын алар...”

Дәүләткол мәктәбендә укыган илленче еллар башында Рөстәм үзенең шигырьләрен стена газетасында да, тора-бара күренекле татар шагыйре булып киткән Әнвәр Давыдов мөхәррирлек иткән “Югары уңыш өчен” район газетасы битләрендә дә урнаштыргалый иде. Әле шул вакытта ук укытучыларыбыз аның киләчәктә шагыйрь булачагына өмет баглыйлар иде инде. Ә ул минем кумирыма әйләнеп китте.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рөстәм Мингалимовның исеме минем өчен берникадәр вакыт югалып торды. Ә ул Татарстанның Камышлыга күрше Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаган, аннан соң Казахстан далаларында чирәм җирләрен күтәрүдә тракторчы һәм комбайнчы буларак катнашкан, Ташкент заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче булып эшләгән икән. Тик барыбер туган як һәрвакыт аны үзенә тартып торган. Һәм ул энесе һәм әнисе яшәгән Бөгелмә шәһәренә яңадан кайтып урнаша һәм берникадәр вакыт биредә йөк ташучы булып эшләп ала. Берүк вакытта ул, әлбәттә, шигырьләр язуын да дәвам итә.

Тик чын шагыйрь булу өчен үзенең белеме җитмәвен аңлап, Рөстәм алтмышынчы еллар башында Казанга килеп, дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, укуын тәмамлагач, сигез ел дәвамында “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь, аннан соң пенсиягә киткәнче егерме елга якын Татарстан Язучылары берлегендә әдәби консультант булып эшли.

Нәкъ шушында Казанга килеп, университетта укыган елларда Рөстәм Мингалим чын шагыйрь булып җитлегә дә инде. Аның бер-бер артлы китаплары дөнья күрә башлый: “Әйт, кояшым” – балалар өчен шигырьләр, 1966 ел, “Эзләр” – өлкәннәр өчен шигырьләр, 1967 ел.

Бу елларда Рөстәм Мингалим балалар өчен күп шигырьләр иҗат итә һәм аерым китаплар чыгара: “Ә сәгать келт-келт итә” (1968), “Уйланырга кирәк” (1971), “Төнге әкият” (1973), “Бәхетле исем” (1977).

Шагыйрьнең 1998 елда дөнья күргән “Их, Самара яклары” исемле китабы аеруча игътибарга лаек. Үзенең китапка кереш сүзендә автор болайрак язган: “Мин Самара өлкәсеннән, Камышлы районының Йолдыз авылыннан. Туган ягымда алты яшькә җиткән вакытым булды. Аны тиздән алтмышка якынлашучы (ә бүген аңа 75 яшь инде) бабай чагым алыштыра. Ә күңелдә һаман балачак һәм туган як. Бу китабым туган ягым балаларына кечкенә бүләгем, истәлегем булсын иде.

Аннан кай якта да, бала бала бит инде ул. Һәркайсы миңа кадерле, якын. Бу шигырьләремне барча нәни дусларым да үз итсә, яратса, мин үземне чиксез бәхетле санар идем”.

Яратмый ни!? Шагыйрьнең бу китабындагы “Их, Самара яклары” дигән шигыре генә ни тора! Ул җыр булып яңгырарга да хаклы.

Без бәләкәй чакларда,

 атланабыз атларга,

Төшәбез әй мәтәләп -

урамнарга, чатларга:

- Ап-па, оп-па,

без Самара яклары!

Йолдыз белән Дәүләткол,

Усман, Бакай, Балыклы,

Камышлы һәм башкасы

Бездән көлә эч катып.

Ап-па, оп-па,

без Самара яклары!

Биредә бирелгән 89 шигырьнең һәркайсы балаларга зур мәхәббәт,тирән тәрбия рухы белән сугарылган. Мондый дәрәҗәдә балалар өчен шигырь язучылар бүгенге татар әдәбиятында бармы икән дип уйлап та куясың. Ә инде Рөстәм Мингалимнең өлкәннәр өчен язган шигырьләренә килгәндә, аларда фикер һәм хис муллыгы ташып тора. Аның төп шигърияте дә, шул исәптән милләтебез язмышы турындагы “Иртәгә” дигән поэмасы да, нәкъ шундыйлардан. Бу әсәр хәлебезне ачык аңларга, заман тизлегеннән калмаска, үз төсебезне югалтмаска, борынгыдан килгән кырларыбызда шөһрәтле булып яшәргә чакыра.

Әдип драматургия өлкәсендә дә актив эшли. Заманның проблемаларына багышланган, идеянең сәнгать психологизмы, кызыклы образлар системасы белән аерылып торган әсәрләрдән “Кунак кызы гел килмәс”, “Тау астында - бүре”, “Кайда сез, ирләр?” исемле лирик, сатирик, моңсу комедияләрен, “Кире уйларга соң инде”, “Өченче бүлмәдә эт яши”, “Әгәр булса борчуларың”, “Сабый туды” драмаларын санарга мөмкин.

Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм баету юнәлешендәге эшчәнлеге өчен 1977 елда Рөстәм Мингалим Татарстан Язучылары берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләгенә лаек була. 1988 елда аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә.

Рөстәм Мингалим “Дәрт чүлмәге” шигъри җыентыгы өчен 2005 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Ә 2011 елда аңа “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде.

Соңгы елларда каты авыру шагыйрьне аягыннан егарга теләсә дә, ул бирешмәде, теше-тырнагы белән тормышка ябышып, көрәшүен дәвам итә. Аңа яраткан хатыны Илүсәр ханым һәм кызы Алсу ныклы терәк булып торалар. Әтисенең алтмыш яшен билгеләгән көннәрдә әле башлангыч сыйныфта гына укыган Алсу бүген инде җиткән кыз булып, югары уку йортын тәмамлап, яраткан һөнәре - рәссам белгечлеге буенча диплом алырга да өлгергән.

Рөстәм Мингалим үзенең 75 яшьлек юбилее көннәрендә авыру сәбәпле, Казаннан, өеннән чыкмыйча яшәргә мәҗбүр ителсә дә, бөтен күңеле белән бүген ул туган ягында, якташлары янында.

Бер шигырендә әйтелгәнчә: “фикер очларымның бик күпләре авылыма калган уралып”. Шуңа да шагыйрь үзенең шатлыклы минутларында да, борчылу минутларында да гел туган якларына, күңелендә генә булса да балачагына әйләнеп кайта. Чөнки биредә аның - таяну ноктасы.

Үзенең “Бердәмлек”нең бишьеллыгына багышлап язган шигырендә Рөстәм Мингалим болай дигән иде:

Туган якта мине көткән

йортым юк,

Учагында мине көткән утым

юк.

Бәрәңгесе шаулап чәчәк

атса да,

Юк, ишектән әнкәм чыкмас

бакчага,

Апам кайтмас мәңгелектән

су алып,

Таң җилендә чәчкәйләре

чуалып.

Ни белсәк тә, болай ук дип

белмәдек,

Хәзер утым һәм йортым

син, “Бердәмлек”!

Шагыйрьнең уты һәм йорты булган “Бердэмлек” газетасы коллективы да, үзенең күпсанлы укучылары исеменнән танылган якташыбызны, халык шагыйре Рөстәм Мингалимне 75 яшьлек олуг юбилее белән чын күңелдән котлап, аңа исәнлек, хәерле гомер, иҗатында яңа уңышлар тели.

 

* * *

 

Рөстәм Мингалим

 

Тау астында гади су

 

Күк ул тиңсез,

Касады-су -

тау астында гади су.

Исән бул, йөзем юган су,

мин дә юлга чыгасы.

...Туган су,

сау бул, йөзем юган су.

Алым кала,

гөлем кала,

алып булмый шул инде.

Җитсә китәр вакытларың,

калып булмый шул инде.

...Туган су,

сау бул, йөзем юган су.

Күк ул тиңсез,

галәм чиксез,

анда йолдыз адашкан.

Адашкан йолдызлар хәле

тигән безнең язмышка

...Туган су,

сау бул, йөзем юган су.

Касады-су, әй, туган су,

сау бул, йөзем юган су.

1984

 

Ак болытлар үтте

 

Еш сөйләшәм быел күккә

 карап,

үзем генә калгач, бергә-бер.

Әткәм, бабам, аның

 бабасы да

бу күк йөзен шулай күргәндер.

Күпме үтте, ак болытлар үтте-

еллар битен сыйпап, иркәләп.

...Гомер иттем,

Җиңдем,

канатландым,

бәйрәм, җырлар -

истә... Истәләр...

Әрнеп-әрнеп елаганым да бар,

чынлап елау - булмый

 онытырлык.

Җан телендә, ачык яраларда

тоз таулары эреп утырды.

Көлгән чагым булды үз

 хәлемнән,

яралану, әрнү, елаудан,

мәхәббәттән,

табу, югалтудан,

гомер, тарих,

уйдан,

юллардан.

Мин көлмим дә быел,

 еламыйм да,

кайдан килде бу ел, ник

 килде?

Еласам -

мине һичкем

юаталмас,

көлсәм- туктап булмас

 шикелле.

1980-1997

 

Кайвакытта

 

Кайвакытта үз-үземне

 мактыйм мин:

Ап-аз яшәп, күпме нәрсә

 таптым, дим.

Тапканым да хәрам йә ялган

 түгел –

Мин югалту хисабына таптым

 гел.

Мактанырлык тапканың ни,

 дисезме?

И дусларым, шуны да

 күрмисезме:

Күпме җиргә күз нурларым

 чәчелде,

Дөнья уе сирәгәйтте чәчемне...

Кимеп калды йөземдәге

 алсулык, -

Элек булган көлү инде

 миндә юк.

Җитдилегем арта бара

 бермә-бер,

Көтмәгәндә әллә нишли

 йөрәгем.

Ташкын кебек гөрләп килгән

 елларым

Артта кала моңсу гүләү

 чыгарып.

Минем күңел бераз нечкә

 күңел бу,

Тик белегез, зарлануым

 түгел бу.

Бу югалту минем өчен

 чүп әле,

Югалтканнан югалтасым

 күп әле...

Бер үземне югалтырмын,

 шунда сез

Минем нәрсә тапканымны

 күрерсез.

1970

 

Җиңүче чәчәк

 

Каян килә икән талау рухы,

алдау рухы килә кайлардан?!

Буып, талап, суеп байый

 берәү,

икенчесе талый аңардан...

Яңа сүздә, күздә - баю уты,

тирә-юньгә янап, пешереп...

Җыелып, өелеп, сүгенеп

 сугыша да

сибелеп Жирне талый

 кешелек.

Бөек максат булып талау

 калды,

маяк булды - баеп танылу:

нинди Алла уйлап

 чыгардык та,

бу соң әле нинди табыну? -

Мондый юлга ничек

 кердек икән,

чыгу юлын инде белмибез...

- Тиздән Җир дә бетә,

кешеләр дә...

Бергә бетә, - диеп йөрибез.

...Кешелекне кеше бетерер дә,

Җир җилләнеп калыр

 төслерәк:

Һәм -

Җиңүче булып -

чәчәк чыгар

безнең уртак кабер өстенә.

1991

 

Бәхетем

 

Көндез кояш йөзә бәхетем

 булып,

Бәхетем булып төнлә

 ай чыга...

Язгы сулар ташый бәхетем

 булып,

Бәхетем булып гөлләр ачыла.

Болыт булып йөри минем

 бәхетем,

Яшен булып кисә һаваны...

Минем бәхет -

 хәтәр-хәвефләрдә

Юкка чыккан ирләр дәвамы.

Яшем арткан саен арта

 барып,

Зурайды шул бәхетем бик

 күпкә;

Бар кешенең бәхете, бәлкем,

 җирдә

Тиң түгелдер минем бәхеткә.

һич бетәрлек түгел минем

 бәхетем,

Минем бәхетем - Җиргә

 килүемдә,

Минем бәхетем - бөтен

 бәхетсезне,

Бөтен бәхетлене сөюемдә.

1971

 

Базарда

 

Егерменче гасыр иде,

 берзаман

шулай мин дә уздым сезнең

 базардан.

...Бүкән тора, түшкә тора

 бүкәндә,

ә исерек ит чабучы ит чаба.

Ызгышлар ник,

талашлар ник дөньяда?

Сугышлар ник,

бүлешләр ник дөньяда?

Ә исерек ит чабучы ит чаба...

һәм ит ята охшап канлы

 дөньяга,

исерек, шат ит чабучы ит чаба.

Ит чабучы! Әй, үтим мин,

 чапмый тор!

Юкса минем башны уем

 яндырыр.

...Егерменче гасыр иде,

 берзаман

шулай мин дә уздым сезнең

 базардан.

1975 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 33 | 11.08.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»