|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2012 Дин
Фәрит Мифтахов татар җәмәгатьчелеген мәдрәсәгә ифтарга җыяТатар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов җомга көнне – 10 августта Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә татар җәмәгатьчелеген ифтарга мәҗлесенә җыя. Ифтар алдыннан җәмәгать, дәүләт, дин эшлеклеләре татар милләте өчен Рамазан аеның әһәмияте турында фикер алышачак. Аннан традицион исламны үстерүне төп бурыч итеп куйган “Ислам һәм татар” дөньясын концепциясе тикшерелә, аңа өстәмәләр, тәкъдимнәр кертеләчәк. Шулай ук Казан бүлегенең күпкырлы эшчәнлеге белән таныштыру булачак. Фәрит Мифтахов оештырган ифтар ашында традиицион исламны үстерү турында сөйләшү Казан башлыгы Илсур Метшин чакыруына җавап булып тора. Мэр белдергәнчә, экстремизм һәм терроризм белән көрәшү өчен хакимият, депутатларның, матбугат чараларының, хокук саклаучыларның, җәмәгатьчелекнең берләшеп эш алып баруы кирәк. - Казандагы татар-мөселман җәмәгатьчелеге Татарстанда традицион исламны үстерү һәм җәелдерүнең конкрет юлларын билгеләргә тиеш. Татар конгрессы традицион исламны кайтаруда төп көч була ала -, ди татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов.
|
Иң күп укылган
|