поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.08.2012 Җәмгыять

Төрекләр кебек яшәргә өйрәнмәдек әле

Төркиягә беренче генә баруым түгел. Ял итәргә барган саен, биредә яшәүче халыкка сокланып кайтам. Менә яши беләләр, ичмасам! Дөрес, бүген юллама алып, Анталия, Кәмәр якларына баручылардан төрле фикерләр ишетергә туры килә. Ашау-эчүләре ашказаныма зыян китерде, ачы ризыкларын ашап, юньләп ял итмәдем, диләр. Кемдер, кунакханәдәге кондиционерны кабыза алмыйча, эсселектән тәмам тилмергән булып чыга.

Мин монда Төркияне дә, төрекләрне дә гаепләргә җыенмыйм. Бу – безнең тел белмәү галәмәте генә. Әгәр аш­ханә­дәге хезмәткәрләргә, миңа ачы ризык әзерләмәгез әле, дисәң, алар синең теләсә нинди гозереңне үтәргә әзер.

 

Төрекләр ничек ял итә?

 

Сәфәрем бу юлы туганнарыма – Төркиянең Дидим якларына иде. Акбүк – Эгей диңгезе ярларына сыенып утырган гаҗәеп матур култык. Ерактан Греция утраулары кү­ренеп тора. Россия туристлары бирегә бик аяк басмый. Чөнки монда килү өчен ике самолетка утырырга кирәк.

 

Акбүктә зур кунакханәләр юк. Биредә төрекләр үзләре генә ял итә. Диңгез ярларына сыенып утырган өч катлы йортларны шәһәр мэриясе барысын да бер стандартка туры китереп эшләгән. Сатып алган өеңдә үз белдегең белән ниндидер янкормалар төзергә рөхсәт ителми. Акбүктә төрекләрдән кала французлар һәм инглизләр бик күп яши. Алар биредә җәй буе ял итә. Мине биредә тагын бер нәрсә гаҗәпкә калдырды: диңгез ярында яшәгән ин­глиз­ләрнең йортлары янә­шәсендәге бассейнда бака кебек чупырдап ятуы. Төрекләр моңа үзләре дә аптырыйлар.

 

Акбүктәге өч катлы йортларны арендага биреп торучылар да шактый. Бер көнгә – 100 лира. Безнең акчага кү­черсәң, 2000 сум тирәсе була. Дөрес, 75 лирага биреп торучылар да бар. Әмма алары кондиционер булмаган йортлар. Шунысы да бар: 40-46 градус эсседә кондиционерсыз ял итәм димә. Бөркү һавада кан басымың күтәре­леп, башың самавыр урынына кайный башласа, ялың ял булмаячак. Әнә күршебездә балалары белән бер гаилә ял итәргә килгән иде, бер төн генә кундылар да әйберләрен төяп китеп тә бардылар. “Кондиционерлары юк, – диде туганым Әмәл апа. – Инде җәй буе әллә ничә кеше килеп карады, әмма бер яки ике көннән ары тора алмыйлар. Кондиционерсыз биредә яшәп булмый”.

 

Безнең юллама белән Төркиядә ял итүебез аларның акчалары белән санап күрсәткәч, бик көлке булып кү­ренә икән. Егерме-егерме биш мең сум акчага (көзгә таба бәяләр тагын да кимиячәк) самолетта очып кил, рәхәтләнеп кунакханәдә яшә, аннан өч тапкыр аша, җылы-чиста урында ятып йокла. “Мондый акчага кунакха­нәдә ял итә алмыйбыз, безгә бик кыйммәт чыга”, – диләр алар.

 

Төрекләр – бик тә кунакчыл халык. Күршеләр бер-берсен кичке ашка дәшеп, сыйларга ярата. Мин самолеттан килеп төшүгә үк, күршебез кичке ашка чакырды. Төрекләрдә кешеләрне сыйлау иң саваплы гамәлләрдән санала. Ул алар­ның каннарына сең­гән. Ә Рамазан аенда кафеларда урамда үткән-сүткән кеше­ләрне ифтар мәҗле­сендә ашату – гадәти кү­ренеш.

 

Бер көнне карыйм: күршебезнең кыйммәтле ташлардан корып куйган коймаларын трактор белән җимереп ташладылар. Нәрсә булды, дип сорагач, күршесе белән ызгышкан, диделәр. Әллә җир бүлү безгә генә хасмы дисәм, биредә дә андыйлар бар икән. Каршы күршесе Нурия ханымга ямьсез сүзләр әйткән, монысы исә шикаять белдергән. Кеше рәнҗет­кәне өчен әлеге ир-ат штраф түләгән. Моның белән генә ызгыш тәмамланмаган. Бу ир-ат: “Нурия ханымнарның бакчалары башка кешеләрдән 50 сантиметрга артыграк”, – дип мэ­риягә дәгъва белдергән. Кайдан үлчәгән, ничек 50 см икәнен белгән диген? Икенче көнне мэрия­дән килеп үлчә­деләр, чыннан да, җирләре артыграк булып чыкты һәм койманы җимереп бетерделәр. Кыз­­ганыч, зәйтүн, йөзем агачларына зыян килде. Шунысы бар: Нурия ханым бе­рәүнең дә җиренә кермәгән, берәүгә дә комачауламаган, ә алар­ның йортлары юл кырыенда булып чыкты. 50 см араны киметүдән күршесе файда да, зыян да күрми иде ләбаса. Әлбәттә, мондый ызгышларга төрекләр бик тыныч карый. Әхлак ягы зәгыйфь кешеләр белән булышып булмый, диделәр дә икенче көнне шундый ук койма торгызып куйдылар.

 

Төрекләр нәрсә ашый?

 

Кемдер бик баллы, кемдер бик ачы дияр. Миңа калса, алар бик дөрес туклана. Безнең кебек кисәге-кисәге белән ит ашамыйлар. Күбрәк яшелчәгә өстенлек бирәләр. Ногыт борчагының бик күп төрлә­реннән телне йотарлык ризыклар әзерлиләр.

 

Атнага бер тапкыр Акбүктә бик зур базар була. Анда җаның нәрсә тели, шул бар. Күрше-тирә авыллардан яшелчә, җиләк-җимеш алып киләләр. Шунысы гаҗәп: күрше авыл үстергән җиләк-җимешне яки яшелчәне күршесе үстереп сатарга тырышмый. Чөнки ул үстергән уңышыннан яхшы табыш алмаячак. Акбүктән Истанбулга барганда моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Әйтик, юл чатында бер авыл карбыз һәм кавын үстереп сатса, дүрт-биш чакрым үтүгә икенчесе янәшәсендә бер төрек абзаң өрек, шәфталу белән сату итә. Дөрес, болары да бакчасында карбыз-кавын үстерә, әмма сатарга түгел, ә ашар өчен.

 

Җәйлек өйләрендә яшәү­челәр үзләре дә җиләк-җимеш агачлары үстерәләр. Инжир, йөзем, мандарин, лимон, зәйтүн агачлары һәркемнең бакчасында диярлек бар. Помидор, кыяр үстереп торуның кирәге юк дип саныйлар. Һәрдаим су сибеп торырга кирәк булган әлеге яшелчәләрне базардан 10-15 сумга алу хәерлерәк тә, мантыйклырак та.

 

Төркиядә ит бик кыйммәт йөри. Безнеке белән чагыштырганда, өч тапкыр артык. Ит рестораннары иң кыйм­мәтле ашау урыны булып санала. Мин андый рестораннарда Төркиянең иң мәшһүр ризыгы – Искәндәр-кебабны яратып ашыйм. Ашаганнан соң төрекләрнең “чәйлек” калдырып китүе сәеррәк тоела, әлбәттә. “Бездә булса, официант бу акчаны күптән үз кесәсенә алып тыга инде”, – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Әмәл апа елмаеп куйды. “Күрәсеңме, касса янында тартмачык бар. Ул аны шунда алып барып сала. Ә ресторан ябылгач, кич белән акчаны официантлар тигез итеп бүлешәләр”, – диде. Юк шул, без төрекләр кебек яшәргә дә, ял итәргә дә өйрәнмәгән әле.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 157 | 08.08.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»