поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.08.2012 Җәмгыять

Бәләкәй чак бәләкәйлек түгел ул

Бала чак, Такташ әйтмешли, һәр нәрсәгә исең китеп дөнья белән танышып йөрү чоры. Тормышның һәр күренеше әле яңа чакта, беренче мәртәбә күргән, ишеткән һәр нәрсәне, һәр сүзне хәтереңә, күңелеңә сеңдереп йөргән көннәр өлкәннәрнең айларына, елларына тиң буладыр.

Галимнәр раславынча, дөньяга килгән балада кешелек сыйфатларының гомерлек нигезе салыну, аның нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышлары формалашуы 8-9 яшькә тикле генә дәвам итә. Аннан соңгы гомерең никадәр генә озын, тормыш тәҗрибәң никадәр генә бай булса да, бала чагыңда туплап, җаның, күңелең «киштәләренә» урнаштырып өлгергән хис-хәтер, акыл-аң хәзинәңне, кешелек үзенчәлекләреңне алыштыра да, артык үзгәртә дә алмыйсың. Шуңа күрәдер инде, бәләкәй чаклар бик еракта калган озын еллар булып, борынгы заманнар кебек хәтердә калалар. Ә олыгая барган саен еллар ваклана, «кыскара» баралар. Әгәр истә калырлык үзгәрешләр булмый торса, ул елларның үткәнен сизми дә каласың.

 

Озын гомер — озын хәтер дигән сүз ул.

 

Хәтерем кыйпылчыклары

 

Балачак хәтерем — минем иң кадерле гомерлек байлыгымдыр.

 

Хәтер капчыгымның төбендә бик иртә салынган, күп кеше ышанмаслык булып, сакланып калганнары да бар. Үскәчрәк, кайберсен әниемә сөйләгәндә, «Әллә шул да исеңдә калганмы?» дип гаҗәпләнә торган иде. Иң әвәлге хатирәләрем Мәлбагыш авылы белән бәйле. Азнакай районының шул авылында 1936 елның 17 августында мин дөньяга килгәнмен. Төп йортыбыз күрше Актүбәдә булган.

 

Әтием — башлангыч класслар укытучысы. Әнием — колхоз батрагы.

 

Әтиемнең укытучылыгы да шул бер чама гына булгандыр инде — Мәлбагышта ТБУМ ны тәмамлаган «укымышлы» егет булгач, аны Бөгелмәгә бер елга укытучылыкка укырга җибәргәннәр. Шуннан кайткач, үзе укып чыккан мәктәпкә җибәргәннәр. Ә ТБУМ дигәне «тулы булмаган урта мәктәп» дигән сүз була. Ягъни булмавы — 7 сыйныфлы гына.

 

Мәлбагышта безгә яшәп торырга урын биргән Гайшә апалар өендә миңа бер яшь тулганчы торганбыз. Шул бер яшькә кадәр гомеремнең дә кайбер мәлләре хәтеремдә. Әниемнең мине бәләкәй арбага утыртып каядыр алып барганы истә. Ошап җитмәде бугай ул арба: баш очы ябык, караңгы, аннан берни күренми. Курыкканмындыр, күрәсең. Беренче утыруым булгандыр инде. Аннан соң күп йөртсәләр дә, алары истә калмаган. Ул арбаларның әрҗәсен дә, түр ягындагы түбәсен дә юан юкәнең кайрысыннан, түгәрәкләп бөгеп ясый торган булганнар. Аның төзелешен үземнән калган шул арбаны тартып-сөйрәп уйный башлагач күргәнмендер инде.

 

Искәртеп китәргә оныта язганмын: мәктәп яшемә җиткәнчегә кадәр мин «әтием», «әнием» дип сөйләшә идем. Урам малайлары да мине «әтием Фәндәс», «әнием Фәндәс» дип үртиләр иде.

 

Ул чорда «декретный отпуск», ясле кебек нәрсәләр авыл кешесенең әкиятләрендә дә булмагандыр. Әтием-әнием эшкә киткәндә мине әбиле күрше-тирәгә калдыра торган булганнар.

 

Дүрт аяклап йөргән чагымдагы «яслеләремнән» кайбер күренешләр хәтеремдә. Әнием мине күтәреп кемгәдер алып керде дә, аларның сәкеләренә утыртып чыгып китте. Ә сәкедә бәләкәй кызлар «чәй эчеп» утыралар. Алларында шешә — «самавыр», кулларында чынаяк ватыклары, шулардан «чәй» чөмерәләр, курчакларын «сыйлыйлар». Миңа бернинди игътибар да, «чәй» бирүче дә юк. Тавышым чыккач кына искәрделәр мине.

 

Әнием мине тагын бер «яслегә» алып кергәндә, андагы сәкенең әйберләрен читкәрәк этәргәннәр, такталарын күтәреп маташалар. Ә сәке астында бер бәләкәй малай арт ягын туңкайтып, кулларына йөзтүбән капланып йоклап ята.

 

Әтием каяндыр өстен кар каплаган киемнәре белән кайтып керде. Әнием матур зәңгәр пыяла савыттагы коймакларны мичтә пешеп яткан ипи янына куйды. Ә пыяла савыт шылт итеп, урталай ярылып, ике кырые ике якка ауды. Минем урыным нәкъ мич каршында иде. Янган утыннарның тере ялкыннары хәтердә.

 

Санап китсәм, хәтеремдә шактый күп алар — андый аерым, кыска күренешләр. Шулар арасында бер бик тетрәндергече дә бар. Анысын озынрак итеп хәтерлим. Бу хәтәр хәл 1937 елның җәендә булган. Әтием каяндыр ашыгып кайтып керде. Рамлы ике сурәт алып кайткан. Урындыкка басып, чүкеч белән стенага кадак кагып, шул сурәтләрне әнием белән элә башладылар. Мин үрмәләп әтием тирәсенә килгәндә шул рамнарның берсе, әтиемнең кулыннан ычкыныпмы, бавы өзелепме, почмагы белән минем башка килеп төште. Ачы тавыш яңгыраганын хәтерлим — минеке булдымы икән, әниемнекеме — белмим. Әнием мине күтәреп алып, ак яулыгы белән башымны кысып каплады. Әтием ишекне бәреп чыгып йөгерде, тиз арада бер җигелгән атның арбасына аягүрә баскан килеш кайтып җитте. Атны чаптырып, мине каядыр алып киттеләр. Башымны әнием кысып каплаган ак яулыкның битемә төшеп торган очындагы кызыл таплар хәтеремдә калган. Барып җиткәнебезне, анда мине кем, ничек коткарып калганын хәтерләмим. Бәлки, аңымны җуйганмындыр. Әнием сөйләвенчә, ул авылның «дуктырына» барып җиткәнче бер тавыш-тыным чыкмаган, аны шул бик куркыткан. Инде бик күп еллар үткәч, әниемне дә соңгы юлына озаткач кына бу хәлнең миңа җиткерелмәгән сәбәбен, тарихын белергә насыйп булды. Үзе дә китәр алдыннан миңа аны әтиемнең сеңлесе Мәрзия апа сөйләп калдырды.

 

Әтием өстеннән әләк килгән булган. Бу турыда әтиемне кемдер шыпырт кына кисәткән. Мәктәп директоры булса кирәк. Анысын Мәрзия апа төгәл әйтә алмады. Кем генә булса да, бик тәвәккәл, кеше җанлы зат булган инде. Ул елны, ягъни 1937 елда авыллардан бик күп укытучыларны алып китеп атып үтергәннәр бит. Минем икенче туган авылым булып киткән Актүбәнең өч укытучысыннан икесен атканнар. Бер гаепсезгә. Аларның берсе, Тәрҗеманов Заһит абый, 1920 елда Актүбә авылы оешканда үзенең алты почмаклы бик матур йортын авылның түбән очында, аерым урында, инешебезнең биек яры башында урманга терәп салган булган. Җитмәсә тагын аны калай түбә белән каплаган. Бөтен авыл салам түбәле, ә аңарда — калай. Менә шул калай түбә, үзенең хуҗасының «контра» икәнен «раслап», совет хакимиятенә тагын бер «куркыныч» өстәгән. Хәзерге Россиягә татарның латин хәрефләре кебек. Икенче атылган укытучы Мортазин абыйның нәрсәсе совет хөкүмәтенә «куркыныч» булып күренгәндер, анысын белмим.

 

Донос җиткерүче әтиемне нәрсәдә гаепләгәнен, бераз уңайсызрак булса да, әйтәм инде. Миңа бер яшь туласы, шул 1937 елның җәендә әтием ата-бабаларыбыздан килгән бер мөселман йоласын үтәгән. Шуны районга җиткергәннәр. Әтиемне кисәткәндә, районнан кемнеңдер киләсен әйткәннәр. «Бәлки, алып китүчеләр дә түгелдер, тикшерүчеләр генәдер. «Өеңдә бер-ике юлбашчыбызның сурәтләрен элеп куй», дип киңәш иткәннәр. Шуларның икесен әтием мәктәптән алып кайткан булган. Суга батканда саламга тотыну инде бу. Тикшерүләр булганмы-юкмы, анысын белмим. Булса да, НКВДдан түгелдер ул. Донос аларга ук барып җитмәгәндер, күрәсең. Бәлки, минем башны ярган бәла эшне бераз кичектергәндер. Шул хәлләрдән соң әтиемне тиз генә Мәлбагыштан шактый ерак урнашкан кечкенә бер авылга — Мәнәвезгә күчергәннәр.

 

Ул авылдан да хәтеремдә калган бер шомлы истәлек бар. Без күченеп урнашу белән бер коры, эссе көнне авылда янгын чыккан. Җил уңаенда урнашкан салам түбәле өйләр берсе артыннан икенчесе дөрләп кабына башлаганнар. Аларын мин күрмәгәнмендер. Хәтеремдә кешеләрнең кычкырышуы, йөгерешүе, ниндидер шатыртаган, улаган тавышлар гына калган. Тәрәзәдән әйберләр ыргыталар. Мине ишек алдына чыгарып утырттылар. Аннан әнием мине күтәреп алып каядыр йөгерде дә, әллә нинди яшел куаклар арасына утыртып калдырды. Бәрәңге бакчасы булгандыр инде. Өстә биектә каралы-аклы әшәке болыт агыла. Аның астыннан кызыл очкыннары чәчелеп бара торган ниндидер кара әйберләр оча. Мин шуларга карап тик кенә утырам. Без урнашкан өйгә янгын тимәгән. Салам түбәсен су сибеп ныклап чылатып өлгергәннәр...

 

Әтиемне аннары, уку елы башланганчы ук, Актүбәгә күчергәннәр. Анда бер ел укыткач, Мәсгут авылында, аннан Әлмәт районының Нәдер авылында укытты әтием. Ул чорда яшьрәк укытучыларны, чегәннәр кебек итеп, ел саен күчереп, бутап интектергәннәр. Контрреволюция оештырмасыннар дип курыкканнардыр инде.

 

Ә теге портретлар әтием белән бергә күченеп йөрделәр. Берсендә мыеклы, борыны өстенә тоткасыз күзлек элеп куйган абзый. Икенчесе кәҗә сакаллы, мыегы да бар, күзлеген колакларына эләктергән. Безгә кагылып үткән кайбер әбиләр, бабайлар: «Болары кемнәрегез була инде?» — дип сораганда, телем ачылгач, мин җавап бирә идем: «Монысы — Молотов Вячеслав Михайлович, бусы — Калинин Михаил Иванович», дип. Соңрак алар янына, әтием нигәдер Мичурин портретын да элеп куйган иде. Әтиемне сугышка озатып, әнием белән Нәдердән Актүбәгә кайтып киткәндә, алар өчесе дә шунда калдылар. Мичуринның исеме истә калмаган. Ә шулай да мин аның үзен онытмадым. 1956 елда безне, Саратов танк училищесы курсантларын, Белоруссияга практикага алып барганда, Тамбов өлкәсенең Мичурин шәһәре станциясендә поездларыбызны алыштырырга шактый озакка тукталган идек. Мичуринның атаклы бакчасын ашыкмыйча йөреп, күреп чыга алдым.

 

«Сугыш башланган!»

 

Безнең буын — бәләкәй чакларыбыз сугыш уты белән көйдерелеп, бик күпләребез әтиләрсез калып, ятимлек дөньясында үскән балалар. Минем хәтеремдә дә иң тирән, әрнеп яңара торган эзләрне сугыш һәм сугыштан соңгы еллар калдырды.

 

Сугыш башланган көнне ачык хәтерлим. Миңа инде 4 яшь тә 10 ай. Без Әлмәт районының Нәдер авылында торабыз. 1940-41 уку елында әтием шул авылның мәктәбендә укытты. 22 июнь — авылларда сабан туе булган көне. Рәхимсез Сталин заманында Татарстандагы татар авылларын хәзерге кебек сабан туен июнь башында, салкын яңгырлар астында үткәрергә указ белән мәҗбүр итмәгәннәр. Халкыбыз үзенең иң күркәм бәйрәме көнен үзе билгели алган.

 

1941 елгы Нәдер авылы сабан туе минем өчен бу матур бәйрәмебезне беренче мәртәбә күрүем иде. Ә онытылмаслык шомлы тәэсирне күңелемдә аның куркыныч хәбәр белән тәмамлануы калдырды. Әле генә уен-көлке бара иде. Әтием йөгерештә җиңеп, бер тартма исле сабыннар алды. (Хәзерге «туалетное мыло» шулай дип атала иде элегрәк). Аны мәктәп кызлары чорнап алдылар, чыр-чыр килеп сикерешәләр. Әтием аларга шул матур сабыннарын өләшеп бетерде, әниемә берсе дә калмады. Аннан соң тагын ниндидер уенда өстәлгә куешлы бик матур көзге отты. Анысын әниемә тоттырды. Шул вакыт бөтен халык кинәт тып-тын калды. Авыл ягыннан кемдер атка атланып мәйдан ягына чаба, үзе нидер кычкыра, сызгыра. Килеп җиткәч, артык кычкырмыйча гына: «Сугыш башланган!» дип, тагын нәрсәдер әйтте дә, кирегә чапты. Халыкның тып-тын калып таралганын хәтерлим.

 

Әтиемне сугышка без ике мәртәбә озаттык. Мин әле ул «сугыш» дигән нәрсәнең ни икәнен дә, кайда икәнен дә белмим. Бәлки, өлкәннәр дә илгә нинди куркыныч афәт килгәнененә баштарак ышанып та җитмәгәннәрдер, беренче китүчеләрне әле ничектер җиңелрәк озаттылар. Әтиемнең алар белән китеп баруы истә калмаган. Кире әйләнеп кайтканын хәтерлим. Көлемсерәп кайтып керде. «Менә сезгә куян күчтәнәче» дип, өстәлгә җилкә капчыгыннан әнием пешереп салып җибәргән ризыкларны бушатты. Ә алар барысы да диярлек күгәргәннәр. Исән сыманнарын сындырып, аларының да күгәргәнлеген күреп көлешәләр, ә мин «куян күчтәнәче» көтеп утырам.

 

Биш яшьлек гомеремдә сәгатьләре-минутлары белән хәтеремдә калган көн — әтиемне ахыр мәртәбә сугышка озаткан көн булды.

 

Кире әйләнеп кайтуыннан ничә көннәр үткәндер, әтиемә «сугышка чакыру» кабат килгән. Аңа гына түгел, авылның бик күп ир-егетләренә. Әллә нинди авыр көн булды ул. Урамда балалар да, ә кич җиткәч, капка төпләренә чыгып утыручылар да юк. Икенче көнне иртән урам буйлап җигүле атлар тора. Арбаларына абыйлар, апалар утыралар. Алар янында әбиләр, бабайлар, балалар. Әтиемне алып китәсе арбага без дүртебез утырдык: әтием, әнием, мин һәм безне илтүче абзый. Барыбыз да берьюлы кузгалып, Зәй елгасын суы сай урыныннан кичеп, Әлмәткә юнәлдек. Без барган саен юлчылар күбәя, башка яклардан да күп халык кузгалган. Әлмәткә кергәндә, атлы арбаларның, җәяүләп баручыларның башы-очы күренми иде. Китүчеләрне теркәү, туплау урыны «райвоенкомат» дигән урын. Иртәрәк килеп җиткәнбез булса кирәк, әтием мине җитәкләп каядыр алып китте. Бер кибеткә кердек. Киштәсендә бер бик матур уенчык үрдәк бәбкәсе күреп, шуңа күзем төште. Үзе сап-сары, томшыгы, күзләре кара. Агачтан уеп ясалган булгандыр инде. Ул чорда баланың күңеленә ятышсыз, җансыз пластмасс уенчыклар юк иде бит әле. Бик кызыктым шул үрдәк бәбкәсенә. Әтием шуны алып бирер дип көтсәм дә, ул аны алмады, җитәкләп кибеттән алып чыгып китте. Бераз үсә төшкәч, шуны искә алып әниемә сөйләгәч кенә белдем: әтием юлга дип алган акчасын да китәргә чыкканда өстәл тартмасына салып, калдырып киткән булган. Кибеткә кергәндә шуны оныткан булгандыр инде.

 

Халык җыелган урынга барып җитүебезгә, китүчеләрне тезеп бастыра башлаганнар иде. Исемен ишеткәч, әтием дә барып басты. Бик күп булдылар алар — ул көнне сугышка китүче әтиләр, абыйлар. Барлап бетергәч, барысын да яңадан тигезләп, әллә ничә рәткә бастырып тезделәр. Алларында озын, киң, тирән ниндидер котсыз чокыр. Шуннан чыккан кызыл балчык өстенә бер кеше чыгып басты. Башында матур кепка, билендә каеш. Җилкәсенә аскан сумкасыннан бер кәгазь чыгарып, тезелеп баскан ирләргә нидер акырып җибәрде. Тегеләр барысы да бер тезләре белән җиргә тезләнделәр. Балчык өеме өстенә баскан теге кеше кәгазеннән нидер кычкырып укый, ә тезләнгән әтиләр, абыйлар шуны еракта күк күкрәгән төсле гөрелдәп чыккан тавыш белән кабатлап торалар. «Присяга» дигән нәрсә булгандыр инде ул.

 

Теге кәгазь укылып беткәч, китүчеләрне юлга чыгарып тезә башладылар. Менә шунда башланды инде хушлашулар, саубуллашулар. Аны үзе күрмәгән, ишетмәгән кеше күз алдына китерерлек итеп сурәтләп булмый торгандыр. Кычкырып, үкереп елауларны хәтерләмим. Бөтен яктан сүзләрен аермаслык тоташ гөжләгән тавыш, аерым яңгырап киткән хатын-кызлар тавышы ишетелә.

 

Ниһаять, китүчеләр колоннасы кузгалды. Әтиләребезне җәяүләп Бөгелмәгә алып киттеләр. 60 чакрымлап атлыйсы, йомры ташлар җәйгән юл иде ул. Асфальтлысы ул чорда әле юк иде. Җәяүле, атлы озатучылар юл кырыеннан баралар. Җәяүлеләрнең аяк астыннан томан сыман тузан күтәрелә. Әтиемне 10-12 чакрым, Габдрахман авылына тикле, озата бардык. Авыл урамына бик күп кешеләр чыккан иде. Юлның сул ягындагы беренче йорт яныннан үткәндә мин кычкырып елап җибәрдем. Әтием йөгереп килеп, «Ни булды, улым», дип сорагач, «су эчәсем килә» дидем. Әтием шул юл буендагы йорттан бер калай чүмечне тутырып су алып килде. Эчәсем дә килмәгәндер инде, бик озак итеп чөмердем мин ул суны. Хушлашканда әтиемнең миңа ни әйткәне нигәдер хәтеремдә сакланмаган. Соңгы истәлеге итеп миңа үзенең «Ворошиловский стрелок» дигән значогын биргәнен, аннары колоннага үз урынына йөгергәнен хәтерлим. Саклый алмадым мин әтиемнең соңгы бүләген. Актүбәгә күченеп кайткач, үземнән олырак бер малай нәрсә беләндер алдап алды да, кире бирмәде. Бала чагымнан ук кешегә тиз ышанып, җиңел алдануымнан инде картайганчы да арына алмадым. Гомер юлымдагы бөтен күңелсез әйберләр, ялгышуларым шуннан гына булдылар кебек.

 

 Исән-сау әтием белән мәңгелеккә хушлашкан көннең соңгы минутлары да бүгенгедәй күз алдымда. Еш искә алына торган көннәр онытылмыйлар инде алар.

 

Нәдергә, бушап калган өебезгә кайтып керү белән, әнием идәнгә җәелгән паласка авып, йөзтүбән капланды. Җилкәләре селкенеп-селкенеп китә, тавышсыз-тынсыз гына елый. Мин түргә узарга да кыймыйча, каушап, ишек бусагасына утырып калдым. Ишек яңагына сөялеп, шунда йоклап та киткәнмен.

 

1941 елның җәе. Төгәл датасын белмим. Әтиемә — 32, әниемә — 27, миңа тулыр-тулмас 5 яшь... Бу көн бәләкәй чагымның иң авыр, иң караңгы көне булгандыр.

 

Әйтеп үтәргә онытканмын: миннән соң туган ике кечкенә сеңелләрем инде юк иделәр. Яшәү, күрәсең, аларга насыйп булмаган.

 

Әтине озаткач та Актүбәгә кайтырга җыендык. Җыену дигәннән — артык мәшәкатьләнәсе дә юк иде инде: бер өстәл, дурт урындык (аларның берсе әле дә исән), ике зур төенчек — берсендә савыт-саба, икенчесендә кием-салым. Барыбыз да бер арбага сыйдык. Мине озатырга бергә уйнап-тәгәрәп йөргән абыйлы-энеле күрше ике малай килделәр. Олырагы минем яшьтәшем Рәмзи. Кечерәге, бәләкәй Рәфис, күкрәгенә кысып зур кыңгырау тоткан. Андый кыңгырауны көтүдән качып йөри торган усал сыерның муенына тагалар иде. Шуны миңа бүләк итәргә җыена бу, ә аның үзенә дә бик кирәк икәне күренеп тора. Әнием аңа: «Рәфис, Актүбәдә безнең андый кыңгырау бар инде» дигәч, тынычланды бәләкәй дустым.

 

Безне Актүбәгә дә әтиебезне «сугышка алып киткән» абзый илтте. Кайтканыбызны хәтерлим, ләкин юлда булган бер кызык хәлне әнием сөйләвеннән генә беләм. Безне илтүче абзый кемгә кайтуыбыз белән кызыксынгач, әнием миннән: «Улым, кайсы әбиләреңә кайтыйк соң», дип сораган. «Ерак әбиләргә кайтыйк, аларның бакчасы зур, бәрәңгеләре күп була», дигәнмен. Әтиемнең әтисе Сафиулла бабай инде күптән вафат иде. Аның бакчасы, «якын» Саҗидә әбиемә җитәрлек булса да, чынлап та башкаларныкыннан кечерәк булган. Ә әниемнең әтисе-әнисе, «ерак» Хаҗи бабам белән Хәерлебанат әбием шактый көр яшиләр иде. Аларга кайтуыбыз, әлбәттә, минем «киңәш» буенча булмаган. Аңынчы ук килешенгән булган. «Синең алда бакчалар, бәрәңгеләр турында сөйләшкән дә булмады бит, каян чыкты икән ул сүзең», дип әнием искә алып аптырый иде.

 

Бәләкәй чагым Актүбәдә калды

 

Киң дөньяга күзем ачылган, сабыйчак хатирәләремне иң нык баеткан, җаным-тәнем өчен йомшак һәм җылы оям булган төбәк — Актүбәм. Бик җыйнак, 40 хуҗалыклы гына, су буена бер яклы урам булып кына урнашкан авыл иде минем балачак Актүбәм. Кайсы авылга күченеп йөрсәк тә, без аннан аерылмадык. Еш кайта идек, җәй көннәремнең дә күбесе шунда үтте.

 

Актүбә XX гасырның 20нче еллары башында, совет заманында гына Азнакай районы җирлегендә оешкан авыл.

 

Татарстан хөкүмәтенең беренче җитәкчеләреннән берсе Кашаф Мөхтәровның бик кыю тырышлыгы белән шул елларда байтак кына яңа татар авыллары барлыкка килгән. Аның бу эшендә төп максат Идел, Кама буйларындагы Казан ханлыгын яулап алганда юк ителгән авылларны торгызу булган. Бөтен Татарстан буенча яңа авыллар төзүгә ирек бирү һәм ярдәм итү шул төп максатны ачыктан-ачык күрсәтергә теләмәү булгандыр инде. Шул тырышлыгы аның гомерен өзгән, ике мәртәбә кулга алынып, соңгысында — 1937 елда атып үтерелгән.

 

Актүбәне Азнакай районының Мәлбагыш авылыннан бер төркем, Әлмәт районының Кама Исмәгыйль авылыннан икенче төркем бик эшчән, үткер ирләр — безнең бабайларыбыз, үз авылларыннан аерылып чыгып, ике ел эчендә матурлап төзеп тә куйганнар. Табигатьнең үзләре сайлап алган гүзәл бер почмагында, өч ягыннан урман төреп алган, күп чишмәле, зирек, шомырт урманы баскан инеш буендагы аулак урынга төпләнергә рөхсәт ала алганнар. Минем бер бабам — Хаҗи бабай, Хәерлебанат әбием белән балаларын, шулар арасында минем әнием булачак 8 яшьлек Сәмиганы да ияртеп Камыдан, икенче бабам Сафиулла бабай һәм Саҗидә әбием, минем әтием булачак 13 яшьлек Миншакирны һәм башка балалары белән, Мәлбагыштан килеп Актүбә җирендә урнашканнар.

 

Әтием-әниемнең гаилә тормышы Актүбә җирлегендә башланган. Үземнеке дә шулай ук булды. Тормыш иптәшем, Камил абзый белән Кәримә апаның кызлары яшьтәшем Рәзинәм белән, бәләкәй чактан ук бергә, бер-беребезне күзәтеп үстек. Беренче класстан башлап җиденчене тәмамлаганчы бергә укыдык. Бер партада утырырга гына туры килмәде.

 

Без үскәндә әле искереп өлгермәгән гаҗәеп матур авылыбыз, аның урнашкан җире-суы үтеп йөрүче юлчыларны да туктатып сокландыра иде. Без, әтиләребездән аерылган сугыш еллары балалары, шул матур табигатебезнең кочагында иркәләнеп үстек. Хәрби хезмәттә, читтә яшәгәндә бик сагына идем авылымны. Хәзер дә искә алып юксынам, чөнки элекке Актүбәм юк инде... Дөрес, ул таралып-чәчелеп юкка чыкмады. Иске Актүбә хәзер 50 нче елларда урман-кырларны кысрыклап, җиләкле яланнарыбызны таптап калыккан нефтьчеләр бистәсенең бер урамы гына булып калды.

 

Сугыш еллары һәм аннан соңраклары

 

Әкренләп, озакка сузылган, олысына да, кечесенә дә, барысына да рәхимсез кырыс «сугыш еллары» дигән тормыш башланды. Ул еллар һәм аннан соңгылары инде берөзлексез диярлек хәтеремдә. Барысын да бәйләп, ялгап язсам, бик күпкә китәр иде ул. Шуңа күрә бу язмамны аерым өзекләр төсендә генә, нәрсәләрне искә алырга дигән «исемлегем» буенча гына дәвам итәм.

 

Беренче чиратта, җаныма сеңеп калган бер кара көн күз алдыма килеп баса. Миңа биш яшь ярым булгандыр. Сугыш башлануга шактый вакыт үтеп, салкын кыш килеп җиткән. Җәй көне үк китеп барган әтиемнән дә, Әнвәр абыйдан да (әниемнең энесе) бер хәбәр юк. Әбиемнең аз гына, үзе әйткәндәй, «тын алырга» вакыты булган арада капка төбенә чыгып, яисә койма өстенә үрелеп, хәбәр көтеп юлга, авыл башына карап торганы хәтеремдә.

 

Беркөнне шулай иртән йокыдан уянгач, өйдәге ниндидер сәер тынлыкка игътибар иттем. Бабамның да ишек алдында шакы-шокы килгәне ишетелми, эчке яктан әбиемнең дә табак-савыты шалтырамый. Өстәлдә, иртән торуыма әбием миңа әзерләп, өстенә ипи телеме каплап куя торган сөт савыты да юк. Түр якның ишеген куркып кына, әкрен генә ачтым. Ачтым да куркып калдым — әбием, бабам (бала чагымда шулай әйтә идем: «әбием», бабам» дип) икесе сәкенең ике ягында стенага сөялеп утырганнар, башлары иелгән, җилкәләре иңгән... Тыныч кына, бер сүз дәшмичә елыйлар... Әбием башын күтәреп миңа карап: «Әнвәр абыеңның үле хәбәре килде бит, улым», диде дә, күзләрен яулыгы белән каплап, үксеп елый башлады.

 

Кеше башына төшкән ачы кайгының нәрсә икәне шул көнне аңыма ныклап сеңеп калгандыр. Бераз соңрак, берничә хаты-хәбәре килгәннән соң, әтием дә Ленинград, Волхов тирәләрендә хәбәрсез югалды. 1942 елда һәлак булуы сугыштан соң гына ачыкланды. Ул орденсыз-медальсез рядовой солдат булып һәлак булган, ә Әнвәр абый лейтенант дәрәҗәсенә җитеп өлгергән иде.

 

Актүбәдә әнием хәрбиләштергән леспромхозга эшкә урнашты. Кышын, язын урман кисәләр. Иптәшләре, күпчелек, күрше урыс авылының эре гәүдәле марҗалары. Мотопила дигән әйберләре юк. Кул пычкысы белән юан-юан агачларны аударалар. Көнлек норма — һәр кисүчегә алты кубметр. Әниемнең пычкысы үзеннән аз гына кыскарак. Без, берничә малай, чаңгы тагып, урман аударганны күрергә баргач, безнең күз алдында кисеп аударган зур каен читкә тайпылып өлгермәгән бер марҗаны басты. Әле ярый ботаклы урыны туры килмәгән, кар да бик калын булган. Исән калды, атлы чанага салып алып киттеләр.

 

Яз үтеп юллар төшкәч, кискән имәннәрне шпал ясарга озаталар, каеннардан дегет, сумала куу башлана. Каеннарны ваклап кисеп-ярып, тракторларга, машиналарга ягулык итеп тә кулланып карадылар ул елларда. Бу саташып язуым түгел. Чынлап та машина-тракторларны утын ягып йөрергә дә «өйрәттеләр». Яннарына беркетеп куелган озын мичкә сыман «газогенератор» дигән нәмәрсәгә коры каен шакмаклары тутырып, көйрәтеп яндырсаң, шуннан машинаны эшләтерлек яна торган газ чыга икән.

 

Эшкә яраксыз «урманны» Бөгелмәнең госпиталенә һәм төрмәсенә утынга алып китәләр иде. Шуларны ташучы ике машина Актүбә малай-шалайларының барысының да хәтерендә калгандыр. Берсенең шоферы Нюра апа, безнең дус. Авылга кергәч тә машинасын туктата. Без йөгереп килеп «әрҗәсенә» менеп утырабыз. Радиаторына салырга су кирәк булса, чабышып алып киләбез. «Урманны» төягәч, аның өстенә менеп утырып кайтабыз. Хәзерге ГАИ булса, каты эләгер иде Нюра апага.

 

Икенчесе — Саша исемле бер явыз. Бөгелмә төрмәсеннән. Машинасы кап-кара төстә. Авыл аркылы үткәндә, туктату түгел, әкренәйтми дә машинасын, тавык-чебешне куркытып чаптыра гына. Бөтен куаныч тыкрык ягына борылганда әрҗәсенең артына ябышып, куллар арганчы бару. Төшеп калганда абынмыйча бик каты йөгерергә кирәк була. Юкса мәтәлләп тәгәрисең. Бер вакыт без моңа каршы, Нюра апа килми торган көнне, «диверсия» ясарга булдык. Килүенә шул тыкрык борылмасында тәгәрмәч эзләре турында ике чокыр казып, буадан ташып су тутырып куйдык. Безнең якта үзле балчык, су тиз генә китми. Максатыбыз — бу явызны «буксовать иттерү». Качып көтеп утырабыз моны, үч алырга өмет итеп. Килеп җитте бу. Коры көнне юл өстендә нинди су булуын чамалапмы, бераз гына әкренәйтте дә машинасын, без салган суларны ике якка чәчрәтеп, чапылдатып үтеп тә китте. «Диверсия» барып чыкмады. Хәзерге заман булса, « В деревне Актюба предотвращена попытка террористического акта!», дип шауларлар иде. Соңрак барыбер үчен алдык тегенең. «Гранаталар» ыргытып җанына тидек. Ул «гранаталар»ны ясау да, куллану да бик гади генә. Коры көннәрдә юлларда, арба эзләрендә көлгә әйләнгән туфракны кул белән сыпырып җыеп, әрекмән яфрагына әйбәтләп төреп, «дошман» машинасының тәрәзәсенә тондырсаң, тузан болыты граната шартлаганнан ким булмый.

 

Сугыш елларының төрле кыенлыклары олысын-кечесен аермаса да, бала кешегә табигать барыбер бер өстенлек бирә. Бәләкәй чагыңда тормышның куркынычлы үзгәрешләрен, җан өзгеч күренешләрен тулысынча сизеп-аңлап бетерә алмыйсың. Чөнки бала кешенең яхшыны, начарны чагыштырырлык тормыш тәҗрибәсе юк, бар күргәнеңне «табигый» итеп кабул итәсең. Тормышның башкача да булганын, башка төрле булырга тиешлеген дә әле аңлап, төшенеп җиткермисең. Ул турыда, әкиятләргә ышанган кебек, хыялланасың гына. Бездән өлкән буынның, әтиләребез-әниләребез, әбиләребез-бабаларыбыз кичергән кайгы-хәсрәтнең, акылга сыймаслык гаделсезлекләрнең, авырлыкларның күбесен үзең күреп үссәң дә, аларны аңлап, яңадан әрнеп кичерү соңрак килә икән шул. Анысы да, әгәр хәтерең исән-сау булса гына. Хәтерсезләргә яшәү күпкә җиңелрәктер.

 

Сугыш һәм сугыштан соңгы Актүбә колхозы тормышыннан берничә күренешне искә алып китим әле.

 

Яз җиткән. Сабанга чыгарга әзерләнәләр. Техника юк. Трактор урынына атлар да хатын-кызлар. Бераз печән өстәлгән, ваклап тураган салам ашап кына кышны чыккан атлар тәмам хәлсезләнгәннәр. Иртәнге якта яткан урыннарыннан кешеләр ярдәм итмичә торып баса алмыйлар. Минем бабам ат караучы иде, барысын да күреп беләм. Шул атларны күтәртеп бастырырга колхоз бригадиры дәшкән башка бабайлар да, олырак малайлар да киләләр. Ат абзарында ул бичара хайваннарны күтәртә торган бер корылма да була иде. Ул «спорт борыслары» дигән әйберне хәтерләтә. Аны яткан атның ике ягына бастырып куялар. Бер як киртәсенә киң озын каеш бәйләнгән. Аның икенче очын атның астыннан, күкрәге тирәсеннән үткәреп, икенче киртә өстеннән салындырып төшерәләр дә, берничә кеше шуңа тотынып аска тарталар. Ат үзе дә тырыша. Торып баскач, ул әле дер-дер калтырап тора. Аңа бер чиләк җылымса суга нидер бутап эчәргә бирәләр. Шуны эчкәч, сабанчы хатын аны, йөгән кидереп, җитәкләп, җир сөрергә алып китә. Ә ул хатын үзе ни ашап-эчеп, балаларына нәрсә калдырып киткән — анысын үзе генә белә. Бабам, шул атларны эшкә озатып кайткач, өстәл янында берүзе, бер сүз эндәшмичә озак кына утыра торган иде.

 

Урак өсте җиткән. Халык караңгыдан караңгыга тикле басуда, кырда, ындыр табагында. Суктыргыч астыннан чыккан ашлыкны веялка аша үткәреп чистартырга, капчыкларга тутырырга, башка төрле ашыгыч эшләргә төнге сменага да калдыралар. Анысы ярты кило чамасы ипи хакына. «Веялка» дигән нәрсәне көне-төне әйләндерергә бер ат көче кирәктер. Аны ике хатын-кыз әйләндерә. Хәл алырга дип, шул үзләре чистарткан ашлык өстенә утырып, йокымсырап китә башласалар, наганын болгый-болгый акырып, «пулнамучный» килеп җитә. Язгы сабан, чәчү, җәйге урак өсте җиткәндә авылга районнан «районный уполномоченный» дигән бер бәндә килеп төшә иде. Тарантаска җигелгән яхшы ат белән. Соңрак елларда сугыштан кайткан Америка «виллисы» да күренә башлады. Нәрсәгә утырып килсә дә, билендә каеш, каешында наган, авызында шул наганнан атылган төсле яңгыраган сүзләр.

 

Урак өсте бетте. «Уңыш бирү» көне килеп җитте. Еллык «эш хакын» түләүне «уңыш бирү» дип әйтәләр иде. Колхозда акчалата түләү ишетелмәгән-күренмәгән нәрсә. Хрущев заманында гына башланды бугай ул. Ә теге елларда бөртекле ашлык яисә он белән «түлиләр» иде.

 

Кайсы ел икәнен белмим, без малай-шалайлар урамда шау-гөр килеп «клүкле» уйныйбыз. «Городки»га ошаганрак уен инде. Капка төбенә чыккан әбием мине чакырып алды да: «Улым, амбарда уңыш бирәләр икән. Йөгереп кенә барып алып кайт әле», дип, башындагы яулыгын салып миңа тотырды. Моңынчы урамда, йә ишек алдында әбиемне яулыксыз күргәнем юк иде. Йөгердем. Ат караучы бабамның еллык «эш хакын», берничә кило арыш онын, әбиемнең яулыгына салып алып кайттым.

 

Бер тиен эш хакы алмый торган авыл халкының җилеген суырган налоглар, заемнар — аларны ничек түләргә? Аны хәзерге заман кешесе, бигрәк тә шәһәрнеке, күз алдына да китерә алмый. Бер сыердан гына өч төрле налог: акчалата, сөт яисә май. Һәм ит! Сыерыңның ботын кисеп илтеп булмый бит инде. Димәк, бозавын үстереп суеп түлисең. Сарык суйсаң, үзеңә эчәген, үпкә-бавырын, башын, аякларын калдырып, түшкәсен базарга илтәсең. «Сталин заманында ел саен бәяләрне төшерәләр иде. Карточная системаны отменять иттеләр» дип лыгырдаучыларны ишетсәм, ачуымнан тешләрем кысылып, яңак сөякләрем шыгырдый. Булсын иде әле авылларда шул «карточная система»!

 

Дәүләтне, фронтны икмәк белән туендырып та, ачлыктан, хәерчелектән үлгән балаларының күзләрен йомдырган аналарны күз алдына китереп карагыз! Әйе, зур бакчалы Актүбәдә ачка үлүчеләр булмады булуын, ә үлем чигендә ачка интегүчеләр булды.

 

Бабайларыбыз Актүбәне төзегәндә кырыгар сутый җир бүлеп алып өлгергәннәр. Коллективизация чорында да, сугыш елларында да, моны ничектер искәрмәгәннәр. Хрущев заманында гына яртысын кистереп ташлап, алабута басуы ясадылар. Шул зур бакчалар коткарды безнең авылны. Дөрес, аларны тиешенчә эшкәртеп булмый иде. Сортсыз бәрәңгенең уңышы да артык күп булмады. Колхозда ял көннәре юк, эш көннәре чиксез. Бакча казу көрәк белән. Бәрәңгесен колхозның көзге эшләре бетмичә юньләп ала да алмыйсың, салкын яңгырлар астында пычрактан актарасың. Күмелеп, балчыкка буталып калганы да әрәм булмый иде. Ул өшеп, боламыксыман мәлҗери. Язын кабыгын салдырып кына ташлыйсың да, табада кыздырып аласың. Шул була инде кәлҗемә «котлеты». Безнең бакчалы авылның «меню»ына да керми калмады ул. Яз җиткәч, бәләкәй бакчалы күрше авыллардан көрәк күтәреп, шул туңып җебегән бәрәңгеләрне үзләренә җыеп алу хакына гына бәрәңге бакчаларын казып чыгарга сорап килүчеләр була иде. Шуннан күз алдына китерә аласың инде ул авылларның хәлен.

 

Ни гаҗәп, хәзерге заманда кәлҗемәгә әйләнә торган бәрәңгеләр юк. Яз көне бакча казыганда килеп чыкканнары да сентябрьдә алганнары кебек шылтырап торалар.

 

Авыл тормышыннан үзем шаһит булган тагын ике күренеш. Сугышның соңгы кышы ахырында булды бугай бу хәл. Кич белән, төнгә каршы әниемнең дус хатыны Газизә апа безгә очынып килеп керде. Үзе шаркылдап көлә, ә күзе шар кебек, карарга куркыныч. «Самига, мин үземнекеләрне ашатып-эчертеп тормыйча йокыга яткырырга өйрәндем!» дип кычкырып сөйләп китте. «Янган мичкә чуен белән су куям да, балаларны кайсын алдыма, кайсын яныма мич каршысына утыртам да, «менә хәзер аш пешә, менә хәзер бәрәңге пешә», дип көттереп утырам. Алар җылыдан эреп йоклап киткәч, илтеп салам» дип «мактанырга» кергән Газизә апа. Әнием аны озатырга чыгып, озак кына кайтмый торды. Газизә апаның алай шашынуы башка кабатланмады. Озакламый әтиләре Хай абзый да сугыштан кайтты. Алтын куллы кеше иде. Ике-өч елдан гаиләсе белән кайсы яккадыр, китеп бардылар.

 

Икенче вакыйга бераз соңрак булды, сугыштан соң. Елын төгәл хәтерләмим, 46нчымы, 47нчеме елның җәй көне иде. Без өч күрше малай: мин, туганнан туганым Индүс, өченче яшьтәшебез Фәнзәт белән аларның ишек алдында пәкеле уйнап утырабыз. Яныбызда Фәнзәтнең әле мәктәпкә йөрмәгән энесе утыра. (Пәкеле уйнау — егермеләп төрле ысул белән пәкене җиргә кадатып уйнау). Капка алдына җигүле ат белән кемнәрдер килеп туктады. Аннан ике ят кеше килеп керделәр. Фәнзәтнең әнисен, Мөхәссәнә апаны, чакыртып чыгардылар. Бер кәгазьдән укып, налог түләмәгән өчен «недоимка» итеп, боларның кәҗәләрен алып китәргә килгәннәрен әйттеләр. «Недоимка» дигән куркыныч сүз, налог түләмәсәң, малыңны бирәсең дигәнне аңлата. Кәҗә безнең тирәдә үлән чемченеп йөри. Мөхәссәнә апа бер сүз дә әйтә алмыйча аптырап тора. Тегеләр эшләрен озакка сузмыйча, кәҗәне, муеныннан бау белән эләктереп, урам ягына сөйри дә башладылар. Мөгезеннән эләктерсәләр бер хәл иде. Кәҗә буыла, әллә нинди әшәке тавышлар чыгарып бакыра, бер адым да атламый. Барыбер, өстерәп алып чыгып, арбаларына салып алып киттеләр. Ияреп чыгып, күреп, карап калдык шул мескен кәҗәне алып киткәннәрен. Ишек алдына кире әйләнеп керсәк, анда Мөхәссәнә апа ауный-тәгәри җирне, ишек алды үләннәрен бармаклары белән тырмап елый. Аларның сыерлары да, сарыклары да юк иде. Әтиләре сугышта югалган. Ашарларына үстереп өлгерә алган бәрәңге дә, шул кәҗәнең сөте генә иде инде. Мөхәссәнә апа шул тетрәнүдән айный алмады. Акылыннан язды. Һәрвакыт урамда үзе белән үзе сөйләшеп йөри торган булып калды. Шул хәлендә дә, үлгәнчегә тикле үзен-үзе карый алды, беркемгә дә зарар китерерлек булмады. Ил буйлап санап чыксаң, хисапсыз күп булгандыр андый аяныч хәлләр.

Совет хөкүмәтенең кеменә кирәк булды икән сугыш ялгыз калдырган, еллар буе ипи ризыгы күрмичә дәүләтне, фронтны туендырган хатын-кызларны, сугыш ятим иткән баларны рәхимсез вакчыл явызлык белән талау. Төрле льготаларга алар иң беренче чиратта лаеклылар иде. Татарстан халык депутаты чагымда, Татарстан Югары Советының ветераннар комиссиясенда эшләгәндә шундый тәкъдимнәр кузгатып караган өчен сугыш ветераннары тарафыннан бик каты тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килде миңа.

 

Паспортсыз авылларда бер тиен эш хакы алмыйча, эш хакына эшләп тә түли алмаслык налоглар, бөтен авыл хуҗалыгы эшләрен бернинди техникасыз башкарып чыгу, үстергән уңышыңны бөртегенә кадәр дүләткә тапшыру, ач утырган балаларыңа бер учка сыярлык бөртек алып тотылсаң, төрмәгә китү, «полномочный» надсмотрщиклар — болар концлагерь күренешләре түгелмени? Аларны сугыш алып килгән котылгысыз авырлыклар рәтенә кертеп аклап булмый. Сугыштан соң әле ничә еллар буе авыл тормышы шулай ач халыкны талау рәвешендә дәвам итте.

 

Хәзер тагын, авылларны «раскулачивать» итеп, аларны районнары белән яңа алпавытларга, олы түрәләрнең кечерәк дус-ишләренә бүләк итеп, авыл халкын шуларның — төрле «ваминнарның» коллары иттеләр. Аларның явыз «пулнамочный»лары да Бериянекеләрдән ким түгел бугай.

 

Сугышта ирләрен, улларын югалткан авыл хатын-кызларын аеруча кимсетү, түбәнсетеп җәберләү безнең якларда гына булган хәл түгел ул. Аларның «солдатка» дигән гомуми кушаматлары да бар иде әле.

 

Үзем күргәннәрдән ераграк бер мисалны өстәмичә, бу темадан китә алмыйм. Чөнки анда минем бәләкәй чагым да чагылган. Зинһар, гаепләмәгез.

 

Татарстан халык депутаты чагымда миңа Казанның Һади Такташ урамында 12 кв.м. бүлмәдә өйләнгән улы, оныгы белән яшәүче бер ханымның бик авыр эчтәлекле хаты килгән иде. Миңнегөл ханымнан (яза башлагач, исемен дә әйтим инде) килгән ул хатны һаман саклыйм. Менә шуннан бер өзек:

 

«Бер бәхетсез, гел бәхетсез инде ул тормыш. Үземнең әтием Әбелкасыйм һәм Әгъзам абыем белән Мансур абыем сугышта хәбәрсез югалдылар. Хәбәрсез югалу кәгазе килгәч, әнине күп тапкырлар район үзәгенә чакыртканнары хәтердә. Әни аннан чыккач, мине кочаклап елый иде. Шуннан 23 км. җәяүләп, колхозга орлык ташый иделәр. Язгы сулар ага башлагач, берсендә кайтканда, Шушма аша чыкканда, боз ватылып, алар бата башлап, көянтәгә аскан орлык бодайлары су астына китә. Ә үзләре боз арасыннан чыгалар. Икенче көнне әни урын өстенә ятты. Ә авыл советыннан председательләр килеп, баткан орлык өчен, син халык дошманы дип, безнең булган сарыкларны алып чыгып киттеләр. Кәҗәбезне дә. Әле синең ирең дә, ике улың да безвести пропал, алар кайда, әйт дип кычкырдылар. Шуннан әни урын өстендә 7 ай ятып, корып, кибеп, безне дүртебезне калдырып, 1950 елда үлеп китте. Шуннан мин 13 яшемдә, мәктәпне ташлап, сыер саварга төштем...»

 

Мин аларга торак шартларын яхшыртырга ярдәм итә алмадым. Көчем җитмәгән, булдыра алмаган очракларым күп булды инде. Үземә килгән җавап-отпискаларны да аларга җибәрергә, йә үзләренә барып «аңлатып» маташырга батырчылыгым җитмәде.

 

Актүбә «солдаткалары» да, Бөгелмә элеваторыннан Актүбәгә, 33 чакрымнан, бәләкәй чана тартып, орлык ташыдылар.

 

Педучилище тәмамлап бездән 10 чакрым Илбәк авылы мәктәбендә беренче елын укыта башлаган әниемнең сеңлесе, 20 яше генә тулган Сәлимә апам да, үлемнән качып кайтканда язгы ташуга батып, берничә ай авырып ятканнан соң вафат булды. Татарстан авылларында бер бик куркыныч авыру күтәрелеп чыккан иде. Авылларда аңардан күп халык кырылды. Шәһәр халкына кагылмады бугай. Әллә кайлардан комиссиялар килеп тикшерсәләр дә, озак айлар сәбәбен таба алмадылар. Соңрак белделәр. Кар астында басуда кышлаган бодай башаклары үтергеч агулы булалар икән. Шуларны җыеп ашаган кешеләр борыннарыннан, авызларыннан туктаусыз кан китеп үлгәннәр. Башта аны йогышлы авыру дип уйлаганнар. Сәлимә апам да, авыл кешеләре гаиләләре, үзе укыткан балалары белән, җирләргә өлгерә алмыйча, кырыла башлагач, куркуыннан Актүбәгә кайтканда үлем бәласенә эләккән.

 

Безнең авылны кан чиреннән бәрәңге җитү коткарды. Бер генә кеше ул афәткә юлыкты. Сугыштан бер аягын өздереп кайткан бабамның энесе Хәким абзыйның улы Мәҗит абыйны гына алып китте ул. Бераз ныгысын дип, аның өчен генә шул язгы бодайны җыеп, аңа гына ашаткан булганнар. Көз көне бер башак өчен дә төрмәгә утыруың мөмкин иде, ә яз җиткәч тыючы да булмаган бит шул башакларны җыюны.

 

Безнең гаилә ачлык кичермәде. Без бераз гына шәһәрчәрәк тә яшәп өлгердек. Хәрбиләштергән леспромхозда урман кисүче әнием сугыш беткәнчегә кадәр ай саен «военный паек» ала иде. Аңа, ничә кило булганын хәтерләмим, он да, ниндидер «консервы»лар да керә иде. Ә бер көнне Америка җибәргән йомырка порошогы алып кайтты. Теш порошогы кебек йомшак итеп төелгән, төсе сап-сары. Сөт белән бутап табада пешергәч, бик тәмле. Үсеп җиткәч кенә белдем — ташбака йомыркасы булган ул. Куе яшел төстәге каты кәгазьдән ясалган тартмасы да истә калган. Аның тышкы ягы калын итеп, балавыз төсле әйбер белән сыланган. Пычакның арты белән бик җиңел кырыла. Җылытканда бик тиз эри, учактагы утынга тамызсаң, бик әйбәт яна. Парафин дигән нәрсә булган икән ул.

 

Әниемнең паегыннан башка, бабамның умарталары бар иде. Ниндидер игътибарсызлык беләнме — белмим, безнең якларда умартага налог булмады. Тавык бугына, мичтән чыккан көлгә (колхоз басуларына ашламага) «местный налог» булды, ә умартага юк. Бабам шул «лазейка»дан бик яхшы файдаланып өлгерде. Кыш көннәрендә Бөгелмә базарында сатылган бал безне күп кыенлыклардан коткарды. Чабата ясап та сата иде. Колхоздагы эше дә бик «престижный» эш иде — 67 яшенә тикле ат караучы булды. Чапкан печәнне, кискән утынны безгә бәләкәй арба тартып ташырга туры килмәде. Базарга барырга да ат сорый ала иде.

 

Яз көннәрендә каен суына да без бик бай була идек. Урман кисүче әнием аны чиләк тутырып алып кайта иде. Колач җитмәслек каеннарны аударганда, чиләгеңне куеп кына өлгер. Самавырда кайнатып, чәй итеп эчә идек без аны. (Кисәтеп үтим әле: каен суы нык кайнап чыкса, сөт кебек күпереп ташый. Кайнаткычка аны тутырмыйча салырга, кайный башлау белән туктатырга кирәк).

 

Безнең гаиләнең тагын бер «өстенлеген» әйтеп үтим инде. Бабамның сугышта һәлак булган кече улы, әниемнең энесе Әнвәр абый авылыбызның сугыш корбаннары арасында бердәнбер лейтенант дәрәҗәсен алып өлгергән. Аның үлеменнән соң ай саен килеп торган пособие ул заман авылы өчен шактый зур байлык иде.

 

Без иректә үстек

 

Без, сугыш чоры балалары, нинди кыенлыклар кичерсәк тә, күпме киләчәк мөмкинчелекләребезне югалтсак та, барыбер сагынып искә алырлык көннәрдән мәхрүм калмадык. Иректә, үзебезгә үзебез хуҗа булып үстек. Тукай әйтмешли, эшең беткәч уйнарга кайчан, кая чыгып китәсең, кайчан ни төстә кайтып керәсең — шелтә сүзе әйтүче юк. Өлкәннәрнең безнең белән шөгыльләнергә вакытлары да, көчләре дә калмагандыр инде. Яздан көзгә тикле урманда, «подножный корм»да. Кыш көннәрендә бишмәтең, бияләйләрең бозланып катканчы карда, бозда; чана-чаңгыда, тимераякта. Тимераяк дигәннән, анысы да үзенә күрә кызыклы иде: калын табанлы, кәкре башлы, каеш баулар белән беркетешле. Әлбәттә, барысы да «борынгылар» — сугышка кадәр ясалганнар. Авыл тимерчеләре ясаганнары да очрый иде. Аларны чабатага беркетү бик кыен, ныграк кыссаң, чабата яньчелә, кысып җиткермәсәң, тиз какшый. Киез итеккә беркетү уңайлырак, бигрәк тә салкын көннәрдә: какшый башласалар, бәке кырыена утырып, аякларыңны суга манчып аласың да, бераз көтәсең. Тимераяклар итек табанына шатырдап ябышып каталар. Минем беренче тимераякларым Ленинградтан килеп эләктеләр. Табаннары юка, башлары очланып ясалган. Буа (бездә — Бүә) өстендә шуарга өйбәт, ә сырланып каткан инеш өстендә атлаган саен төртелеп абынасың. Анысыннан бигрәк, аның тарихы уңайсызланып искә ала торган булып калды.

 

Безнең авылга Ленинградтан эвакуацияләнгән берничә гаилә килеп урнашкан иде. Бездә — бер ялгыз Кузьма бабай. Искергән, тузган киез итекләрне, туннарны ямап төзәтергә бик оста иде. Түбән очта берәүләрдә әбисе, ике оныгы белән тагын бер бабай. Бик матур итеп каен тузыннан кәрҗин үрә, хәттә ватылган чүлмәкләрне дә тышыннан шул каен тузы белән тарттырып, сөт акмаслык итеп төзәтә иде. Онык кызы Люля эвакуациядәге гомерен безнең белән бергә малайларча уйнап үткәрде. Чын исеме нинди булгандыр, безнең өчен Люля булып калды инде. Татарчаны бик тиз өйрәнде. Эт кебек артыннан калмый ияреп йөри торган кәҗәсе бар иде. Кайберләребез: «Люля, кәҗәң үлә» дип ачуын китерәләр иде. Әтисе сугыштан аксап кайтып, гаиләсен дә алып, күрше рус авылында урнашты. Берничә ел аннан килеп, Актүбә мәктәбендә өченче-дүртенче класс малайларына «военная подготовка» «укытып» йөрде. «Укыту» дигәне бик тә аңлаешлы иде. Безне җыеп урманга, яланнарга алып китә дә, сугышлы уйнаганыбызны таягына таянып күзәтеп, дөресләп тора. Кананухин абыйның килгәнен көтеп кенә тора идек.

 

Тимераяклар тарихын оныта язганмын бит. Ленинградтан өч баласы белән килгән яшь кенә бер хатын да бар иде. Бик җиңелчә килгәннәр. Кышкы өс-баш, аяк киемнәре юк диярлек. Кыш буе өйдә генә утыралар. Әтиләре сугышта бомбардировщикта оча икән. Анысын без бик тиз белдек. Ул елларда безнең өстән, күктә, бик югарыда әллә нинди самолетлар үткәлиләр иде. Ул чакныкылар бит әле бик әкрен очалар иде, үрмәләп, шуышып барган сыман. Ә тавышлары хәзерге реактив самолетларныкы кебек шома гына гүләп китү түгел, ә дулкын-дулкын булып гөрелдәп, бер көчәеп, бер әкренәеп килә торган шомлы улау, үкерү. Менә шул тавышны ишетүгә теге өч бала йөгерешеп ялан тәпи ишек алдына чыгалар, сикерә-сикерә, кулларын болгап, «Папа! Папа!» дип кычкыралар. Әниләре чыгып кочагын җәеп, ул балаларны, өйгә алып кереп китә иде. Җиңелчә килсәләр дә, үзләре белән ботинкалы бер пар шәһәр тимераякларын алып килгәннәр. Балаларның берсенә аяк киеме булсын дип, тимераякны ботинкаларыннан кубарып алганнар. Әнием шуларны бәрәңгегә алыштырган. Куанмадым мин әниемнең ул бүләгенә.

 

Яз җитүгә очучыбыз үзе кайтып җитте, бер-ике көннән гаиләсен үзе белән алып китеп тә барды. Ә киткәнче, авыл бала-чагасын җыеп, «салют» ясап күрсәтте. Авылдан читтәрәк нишләптер ялгызы утырган бер багана әйләнәсенә әллә ничә сигнал ракетасын бәйләп куеп, аларның картон гильзаларына пәкесе белән кечкенә тишекләр уеп чыкты. Шул тишекләр өстенә, күкертле башларын терәтеп, шырпылар беркетте. Шырпыны сызып җибәрә, ракета оча: кызылы, яшеле, сарысы... Әкият дөньясы булды ул кич безгә.

 

Куян баласы

 

Урманнан буш кул белән кайтмый иде әнием. Язның бер көнендә бер ятим куян баласын алып кайткан. Яңа туган песи баласы кебек кенә. Үстердем бит шуны. Башта бөтереп төргән чүпрәкне сөткә манчып имезә идем, соңрак йомшак үлән кыякларын «кимерә» башлады, сөтне иркенләп эчәргә өйрәнде. Усак ботакларын кимерергә ярата иде. Чиратлап күчеп йөрүче авыл сепараторы бездә чакта, сөт аертырга килүчеләр сыйлап карыйлар, ә ул безнекеннән башка берсенекен дә эчми. Песи кебек булып үсте. Чакыру белән йөгереп килә, минем янымда йоклый. Кыш үтеп барганда тәртибе бераз бозыла башлады. Безгә кергән кешеләрнең аяк киемнәрен кимерә, үзебезнең тупсаларны да «ашый». Абзарның бер почмагына урын ясап чыгарган идек, төнлә үзенә юл ачып урманга качкан. Артыннан эзләп киттем. Карның өсте тыгызланган чак, шуңа күрә эзләре бер күренә, бер югала. Урман кырыеннан минем тавышны ишеткәч , чабып килеп чыкты. Каршы алырга чүгәләгәч, сикереп тезләремә менеп утырды. Күтәреп алып кайттым үзен. Тишекне ныклап ямап куйган булдым. Төнлә тагын чыгып качкан. Бу юлы урманга түгел, ә урамга. Шакир бабайның Сизгер исемле эте, авыл малайларының яраткан дусты, куянымны буып үтергән. Миңа шулай дип әйттеләр. Күрергә үзем бармадым.

 

Күп еллардан соң, мин Чехословакияда хезмәт иткәндә, шул куян тарихының дәвамы була язды. Ике улымны да ияртеп Миловице тирәсен йөреп кайтканда, күтәрелеп кенә килә торган арпа басуында калкып торган колакларыннан искәреп, бер куян баласын күреп алдык. Качарга җыенмый. Колакларыннан тотып күтәргәч, бәләкәй бала тавышы белән кычкырып җибәрде. Аягы имгәнгән булган. Өйдәге сый-хөрмәттән тиз арада терелде. Тик бик начар холыклы булып чыкты, ашарына биргәндә дә кулны тешләргә тырыша иде. Куян димәссең. Безне, әллә аның җирендә оккупантлар булганыбыз өчен, якын итмәде. Кроликлар үстерүче бер чех картына күрсәткән идек, «патриот» куянын ул үзенә алып калды.

 

Сугыш бете

 

Миңа 9 яшь туласы елның язында, беренче класста укып йөргәндә, сугыш бетте. Ул сөенечле көнне әбиемнең мине иртән йокыдан уятып әйткән сүзләреннән хәтерлим. «Сугыш беткән бит, улым. Силсәвиттән атлы хәбәрче килгән. Әнә, кешеләр мәктәп ягына ашыгалар,» дип, аркамнан сыйпап әйтүе белән мин торып йөгердем. «Силсәвит хәбәрчесе» әбием миңа җиткергән ике сүзлек хәбәрне килгән кешеләргә кабатлап тора. Сталинны, партияны мактаудан артыгын өстәп әйтерлек яңалыклары юк иде. Колхоз идарәсе, авылның аксакаллары халыкның күңелен күтәреп, олысын-кечесен, барысын да җыеп, мәктәп ишек алдында итле аш мәҗлесе үткәрделәр. Ләкин кемгә ничектер, ә минем үземдә 1945 елның 9 май көне авыр тәэсир калдырды. Берәүләр сөенеп кул чаба, икенчеләре тавышсыз-тынсыз гына елашалар, кайсының шатлыктан авызы ерылган, кайсының башлары авыраеп түбән иелгән. Шуннан соң инде ничә дистә еллар үтсә дә, сугыш беткән көн минем өчен бәйрәм була алмады. Ул көнне мин иртәдән кичкә тикле нинди дә булса эш белән үткәрәм. Әтиемне бәләкәй малай кебек сагынып искә алам.

 

Әтием турында Рәшит абый сүзе

 

Әтиемнең «тере» хәтерен саклап калучылар без бүген икәү генә. Икенчесе — 1939-1940 уку елында әтием Азнакай районының Мәсгут авылы мәктәбендә укытканда шул мәктәпнең директоры булган Рәшит абый Измайлов. Азнакайның бик абруйлы сугыш һәм хезмәт ветераны. 2004 елның май аенда «Татарстан яшьләре» газетасында аның әтиемнең истәлегенә багышланган язмасы чыкты. Фин сугышы башлангач, мәктәпнең бер-бер артлы ике директорын, башка яшь укытучыларын армиягә алып китәләр. Рәшит абый директор булып кала, минем әтиемне Мәсгут мәктәбенә физкультура укытучысы итеп җибәрәләр. «Хәл авырайганнан-авырайды, — дип яза Рәшит абый — ике сменага күчелде, лампалар юк, утын җитми. Директор атка атланып Азнакайга керосин эзләп китә — барган саен буш кайта. Укытучыларның күбесе яшь кызлар, ә укучылары шаяннар, дәрес алып барырга ирек бирмиләр. Менә шундый вакытта физкультура укытырга син килдең, Шакир абый. Шатлыгымның чиге булмады. Алып чыгып китә идең егетләрне Мәсгутның Озы тауларына. Окоплар, траншеялар казый торгач, ак кар кара балчык белән буталып бетә иде. Кайткач укучыларның өсләреннән пар атып тора, үзең дә канцелярияга керү белән әйләндереп ташлый идең өстәлгә пар чыгып торган олы бүрегеңне. Шаян кызларның да башларыннан сыйпамадың физкультура дәресләрендә, укучылар армиядәге кебек тәртипкә өйрәнделәр. Дәресләрдә тынычлык урнашты, укытучылар да еламый башладылар».

 

Соңарып тормышка ашкан хыялым

 

Бәләкәй чагымнан бик күпне хәтерләсәм дә, кем буласым килгәнне хәтерләмим. Юкса бит баланың үзенең дә: «Үскәч кем буласың килә?» дип сорашып теңкәсенә тияләр. Миннән дә сораганнардыр инде, җавабым да булгандыр, ләкин хәтеремдә аларның эзе дә юк. Беркем дә буласым килмәде микәнни? Ә шулай да, «музыка» дигән сүзне белмәсәм дә, җырны, музыканы бик кечкенә чагымнан ябышып ярата идем. Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен көйләп, «җырлап» сөйләргә мине әтием телем ачылгач та өйрәткән булган. Әтием, әнием миңа кушылып җырлыйлар иде аны:

 

«Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?...»

 

Минем бәләкәй чагым бәләкәй музыка дөньясында үтте дисәм дә артык күпертү булмас. Укытучы әтиемне кайсы авылга күчереп йөртсәләр дә, аларның һәрберсендә безнең патефон бердәнбере була иде. Ул чордагы радиосыз, телевидениесез тормышта патефонның нинди гаҗәеп әйбер икәнен хәзерге заман кешесе күз алына да китерә алмый. Әтием кая барса да яңа «тәлинкәләр» алып кайта. Өйдә дә, әтиемнең мәктәбендә дә, кино килсә, халык җыелган арада анда да әйләндерәбез төрле җырларны. Әтием сугышка киткәч тә күп әйләндердем мин ул патефонны. Кайбер әйберләрне сатарга туры килсә дә, патефонга кагылмадык.

 

Ул караңгы елларда да кеше җыр-моңнан, хәттә уен-көлкедән дә аерылмады. «Кичә бетте оныбыз, Бүген бетте тозыбыз, Бәрәңге дә бетеп килә, Үлсәк, бәхил булыгыз», дип тә җырлыйлар иде. Бер бик шаян җырның ярты куплеты гына истә калган: «Һаваларда очкан үрдәкләрнең Җиргә тамып бара майлары...». Менә мондый җыр да бар иде:

 

«Атланып корчаңгы атка,

Киттек райвоенкоматка.

Безне күрегез!

Алдыбызда алабута,

Ашамыйбыз! Эч авырта.

Ипи бирегез!»

 

Бу җыр бер патриотик җырның көенә пародия формасында җырлана иде. Актүбә халкында «Гайниҗамал көе» дип атала иде. Чөнки аның бер куплетында менә мондый сүзләр дә бар иде: «Кайгырма, Гайниҗамалым, Булган ачык-тишегеңне үзем ямармын!»

 

Сугыш елларында да кеше берсеннән-берсе бизенмәде, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәде. Җыелып очрашулар, ашка йөрүләр дә дәвам иттеләр. Әнием чакырылган җиргә без өчәүләп бара идек: әнием, мин һәм патефон. Миннән башка аны эшләтә белүче юк иде чөнки. Бөтен нәрсәсе әзер булганда, аны әйләндереп җибәрү берни дә түгел. Ләкин, сугыш башлангач, шул гади генә аппарат өчен дә бер проблема килеп чыкты — энәләре бетте. Ни кибеттә, ни базарда юк. Ә алар бик йомшак тимердән ясалалар, тиз ашалалар, чөнки артык каты яисә, артык очлы булсалар, тәлинкәне кисәләр. Искедән калганнарын бик саклап, оста итеп бабамның кырынгыч пәкесен үткенли торган кара ташта үткеннәргә өйрәндем. Патефон энәсен яссы итеп, кырлы итеп очларга ярамый, түгәрәк итеп кенә кирәк. Юкса патефон тәлинкәсен боза. Очлап бетергәч, очын ташка бастырып бер ышкып, уеп алырга да кирәк. Җырлар әйләнә торалар, ә мин энәләр үткенләп утырам. Хәзер яшьләрне музыка уйнатып биетүчеләргә мәгънәсе аңлашылмаслык яңгыравык исем таптылар. Миңа бер кушамат та эләкмәде. Бәләкәй чагымда үзем әйләндергән халкыбызның матур җырларын бик яхшы хәтерлим, хәзер дә бик яратып тыңлыйм. Кайберләрен әле шуннан соң ишеткәнем дә юк.

 

Ни үкенеч, музыка белән актив шөгыльләнергә бала чагымда миңа насыйп булмады. Беренче күргән-ишеткән бик оста гармунчым Җәмил абый булды. Тайсуган авылы егете. Сугыштан ике күзен дә югалтып кайткан. Актүбәгә, Газизә апаларга кунакка алып киләләр иде аны. Гармуны һәрвакыт үзе белән. Капка төбендә утырып уйнаган бер «концертын» да калдырмадым мин аның.

 

Өченче класста укыганда, 1947 елда, бозавыбыз Мишканы сатып, Бөгелмәдән яңа тальян гармун алып кайтып бирделәр. Алганда тикшереп-карап тормаганнардыр инде, уйнап булмады аңарда. Баскан телләре кире ябылмыйлар, рәтләтер кеше дә юк авылда. Сандык төбенә салып куйдылар аны. Күп еллар үткәч, мин инде офицер булып Белоруссияда хезмәт иткәндә аны сандыктан алып карасалар, гармуным «терелгән». Күрәсең, теге вакытта аның агачлары дымлырак булгандыр. Миңа хат язып, сатыйкмы дип сорагач, каршы килмәдем. Гармун кайгысы булмый инде яшь лейтенант башында.

 

Әнием белән Тайсуганга, сугыш беткән ел булса кирәк, кунакка баргач, мине гомерлеккә үзенә гашыйк иткән аккордеон дигән гармунны күрдем. Тайсуганда әниемнең апасы, сугышта ирен югалтып тол калган Хәмидә апабыз яши иде. Аның әтисез калган ике улы, минем туганнан туган дусларым — яшьтәшем Җәүдәт, бездән өлкәнрәге Сарыйм абый белән еш аралашып, якын дуслар булып үстек. Әнием белән килгән теге көнне алар мине клубка алып киттеләр. Анда нәрсәгә халыкның олысы-кечесе бергә күпләп җыелганы истә калмаган. Ә залдан сәхнәгә менеп баскан егетның күкрәгенә каешлар белән аскан искиткеч матур тавышлы ак төстәге аккордеоны бүген дә күз алдымда. Германиядан гармунчы солдат алып кайткан трофей булган ул. Шуннан соң әтиемнең сугыштан кайтуы турындагы хыялларыма шундый аккордеон да алып кайтыр әле дигән өлеше дә өстәлде. Хыял хыял булып калды. Үсеп җиткәч, олыгая башлагач, Германия белән сугышмыйча да аккордеон алырлык хәлем булса да, уйнарга өйрәнә башларга батырчылыгым җитмәде. Булдырырмын дип үземә үзем ышана алмадым. 60 яшем тулып килгәндә, картая башлаган кешенең балалыкка кайта башлау чире булыпмы, аккордеонда уйнарга өйрәнү дәртем яңадан кабынып китте. Ике улыбызның берсе булса да өйрәнмәсме дип алып куйган, ә алар теләмәгәч, тик яткан бәләкәй аккордеоныбыз бар иде. Утырдым шуны тарткаларга. Татарстанда депутат чагым, эштән кайту белән утырам-тартам. Иркенләп уйнарлык вакытым болай да әз калып килә дип, аны әрәм итеп ноталар өйрәнеп тормадым. Ә уйнарга өйрәндем тәки. Сәхнәгә чыгарлык булмаса да, үз-үземне юатырга, күңелемне күтәрергә бик ярарлык. Дус-ишләрем дә уйнавыңның рәте юк дип әйтмиләр.

 

Кино маҗаралары

 

Без бәләкәй чакларда авыл халкына кино күрсәтү шактый яхшы оештырылган иде. Радио, телевидение юк чакта дәүләтнең иң көчле пропаганда коралы кино булган бит инде. Киномеханик күпчелек очракта йә сугыштан гарипләнеп кайткан, яисә берәр төрле сәбәп белән сугышка ярамаган яшь ир-егет. Хатын-кыз булса — берәр усал марҗа. Аларны татар авылларына җибәрмиләр диярлек, чөнки кинолар телсез, эчтәлеге дә урысча язылып бара. Шуңа күрә татар авылларында киномеханикка киноны күрсәтү генә җитми, ул оста тәрҗемәче хезмәтен дә үти, телсез киноны тере тавышлы кино итүче дублер да була. Кайда ничек булгандыр, ә безгә килгәннәре бик оста, мавыктыргыч итеп «тавышландыралар» иде телсез киноларын.

 

Билгеле, кино үз аягы белән йөрми. Аны ат белән, арбасына аппаратурасын төяп, күчмә кино итеп йөртәләр. Авылга кино килгән көн малай кешеләргә үзе бер бәйрәм була иде. Кино караудан бигрәк, ул көнне һәрберебез үзенең «егетлеген» күрсәтергә тырыша. Акча түләп керү — иң түбән дәрәҗәдә булдыксызлык санала. Бөтен максат һәм «спорт дәрте» кинога түләмичә керүгә юнәлтелгән. Иң ышанычлы, ихтирамга лаек юлы — эшләп керү. Анысы болай була. Кино килеп төшүгә, иң әүвәл аның нинди кино икәнен түгел, ничә «пәрдәле» икәнен белү кирәк. «Пәрдә» дигәне — кино кисәкләре салынган түгәрәк калай савытларның саны. Кино аппаратын механик үз кулы белән әйләндерсә дә, кино бит электр уты белән яктыртылып күрсәтелә. Электр утын эскәмиягә беркетеп куйган генератор бирә. Ә генераторны, «пәрдә» саен алышынып, без — малай-салайлар әйләндерәбез. Үткенрәк «егетебез» киномеханик белән килешү төзи: әйләндерүчеләр киноны бушлай карыйлар. «Кандидатлар», билгеле, «пәрдәләр» саныннан һәрвакыт күпкә артыграк була. Сайлау процедурасы, бернинди фальсификациясез, озын таяк җитмәсә, дилбегә тотышып үткәрелә. Кино башланыр алдыннан киномеханик җиңеп чыгучыларның бүрекләрен җыеп ала. Эш башланып китә. Генераторны әйләндерү бик җиңел эш түгел ул. Артык тиз дә, бик әкрен дә әйләндерергә ярамый, өзлексез һәм бер чама, бер тизлек белән генә кирәк. Шактый җылынып чиратыңны үткәргәч, бүрегеңне алып, урыныңа утырасың. Эшләп керә алмаганнар үз хәйләләрен уйлап табарга тиеш булалар. Нинди генә талантлар уянмый шул этлекне тормышка ашыруда!

 

Мөгаен, һәр татар авылында ул телсез киноларны карау үзе бер тамаша булгандыр. Бигрәк тә әгәр җор телле, шаянрак киномеханик туры килсә. Киноның эчтәлеген ул үзе аңлаганча тәрҗемә итеп бара. «Зал»дан берәрсе аның белән бәхәскә дә кереп китә кайчак.

 

Кинолар барысы да диярлек сугыш турында. Анда безнекеләр нимечләрне кырып кына салалар, ә үзләренә берни тими. Хатын-кызлар «сугыш» барышын минеке күренмәс микән дип, күзәтеп утыралар. Иң актив тамашачылар — беренче герман сугышын үткән абзыйлар, бабайлар. Сугышның дөрес бармаганын бик тиз күрәләр. Киноларның берсендә безнекеләрнең бер блиндажы турында бәхәс купкан иде. «Блиндажны шулай коралармыни инде. Моның өстенә берәр тычкак сыер килеп басса да ишелеп төшә бит бу. Әй, ахмаклар!» дип Шәйхулла бабай башлап җибәрде. Китте шуннан дискуссия! Киномеханик та үзенекен өсти. Кайвакыт Шайхулла бабайның үзенә дә төрттереп алалар иде. Безнекеләрнең пулеметыннан кырылып ауган нимечләрнең берәрсен якынайтыбрак күрсәткәндә: «Шәйхулла, синең мөртәтеңне чәкеделәр түгелме?» дип сүз кыстырып куйгалыйлар иде. Ә ул төртке сүзнең «тарихи» нигезе бар иде. Безнең күршебез Шәйхулла бабай герман сугышында пленга эләгеп, Германияда берничә ел гомерен үткәреп кенә калмаган, анда бер немец марҗасына өйләнеп, бер малайларын тудырып та өлгергән. Бергәләп төшкән гаилә фотосурәте өендә рамда эленеп тора иде. Аны күргән кешегә ул, әнисенең алдында утырган малайга бармагы белән төртеп: «Менә бу мөртәт малай безнекеләргә каршы сугышып йөри торгандыр әле», дип әйтә торган иде.

 

Экран итеп җәеп эленгән ак чүпрәктә сугыш күренешләре үзгәргән саен, бәхәснең темалары да алышынып тора. Менә шундый актив тамашачылары, сүзгә оста киномеханиклары белән бик кызыклы булалар иде ул телсез кинолар. Бер дә үкенмим безнең чорда хәзергесе кебек «спецэффектлар» тутырылган матур кинолар булмавына.

 

Бәләкәй чак мәктәбем

 

Әтием укытучы булгангамы, мәктәпкә йөри башлауны мин бик көтеп алдым. Өч мәктәптә укырга туры килде миңа. I-IV классларны Актүбәдә үттем, V-VII классны Мәльбагыш авылында, сигез чакрым йөреп укыдым. Унъеллыкны Бөгелмә татар мәктәбендә тәмамладым. Өчесендә дә укытучыларымнан уңдым. Барысына да олы хөрмәт белән рәхмәтлемен. Үрнәк булырлык шәхесләр иде алар. Мәктәпләрдән тыш «мәктәпләрем» — тормыш биргән дәресләрем дә файдасыз булмадылар.

 

Безнең заманда беренче класска 8 яшь тулгач алалар иде. Минем өчен ул 1944 ел булды. Мәктәбебез урам буйлап үткән инешебезнең аргы ягына, биек яр башындагы ачык урынга иркен итеп бурап салынган алты почмаклы, калай түбәле йорт иде. Дүрт класска ике укытучы. Берсе революцияга кадәр дә укытып өлгергән, Актүбәдә күп еллар укыткан Шәех абый, икенчесе «күчмә» укытучы — ел саен алышынып тора торган кызлардан. Бер смена укыйбыз, бер бүлмәдә ике класс утыра. Дәрес икесенә дә берьюлы алып барыла. Кышның бик салкын көннәрендә, яисә укытучыларның берәрсе килә алмаса, дүрт класс бергә утырып укыйбыз. Дәреслекләр юк диярлек. Булганы да сугышка тикле басылганнары гына. Өйдә укырга аларны начаррак укыган балаларга гына бирәләр. 1944 елның беренче класс укучыларына безнең мәктәптә бөтен уку елына ике дәфтәр, ике каләм, бер карандаш бирделәр. Язарга караны мич корымыннан ясый идек. Арифметика өчен дәфтәрләрне каян нәрсә тапсаң шуңардан, иске газеталардан, ташландык китап битләреннән үзебез ясый идек. Кайберәүләрдә үзең белән йөртешле, дәфтәрдән зуррак, берничә битле кара такта да була иде. Грифель тактасы дип атала иде бугай ул. Аңа акбур сыман әйбер белән язып та, сөртеп тә була.

 

Менә шундый хәерчелек шартларында да, илебезгә үлем куркынычы якынайганда да, бер мәктәп тә ябылмаган, бернинди «оптимизация» үткәрелмәгән. Бүгенге, баеп чери башлаган илебездә мәктәпләрне дистәләп, йөзәрләп «кыскарту» бара. Гитлер булдыра алмаганны бүген үзебез БУЛДЫРАБЫЗ.

 

Сугыш елларында дәреслекләргә генә түгел, гомумән китапларга да мохтаҗлык бик зур иде. 1939-40нчы елларда урыс графикасына күчкәч, иске китаплар бетерелгән, ә яңалары күренә генә башлаганнар. Беренче укыган китабым «Мәхәббәт турында җырлар» булды. Аны икенче класста укыганда шкаф өстендәге чүп-чар арасыннан табып алган идем. Шуны укып латин әлифбасын үзләштердем. Аннан соң келәттә тагын бер калын китап таптым. СТЗ-ХТЗ тракторының төзелеше, эшләеше турында кулланма иде бу. Җентекләп өйрәнеп чыктым мин ул «тимер атны». Мавыгып укый башлагач, китаплар да төрле яклардан табыла башлады. «Мең дә бер кичә» әкиятләре, Яков Перельманның «Кызыклы астрономия»се икенче-дүртенче классларда иң яратып укыган китапларым булдылар. Ләкин булганнарын да иркенләп укып булмый иде әле. Көндез — вакыт, караңгы төшкәч, яктылык җитми. Йорт-өй тирәсендә бик күп эшләр бала-чагалар җилкәсендә: чишмәдән су ташу, учакка утын әзерләү, бозауны, көтүдән кайтмаган сарыкларны эзләп табып алып кайту, абзарны чистарту, бәрәңге әрчү, бакча утау — алар санап бетергесез. Кыз балаларның безнекеннән дә күбрәк. Китапны качып-посып кына укыйсың. Көннәр кыска вакытта өстәл янына сукыр лампа каршына китап-дәфтәр тотып утырсам, әбиемнең ачуы килә башлый иде. «Көне буе ни эшләп утырасыз ул мәктәбегездә, өйгә кайткач та керәчин әрәм итеп укып-язып утырырлык булгач», дип шелтәли иде. Шулай итеп, дүрт классны мин өйдә дәрес әзерләп утырмыйча гына укыдым. Бабам гарәпчәдән, фарсыдан, иске төрки телдән тәрҗемәләп укыса да, әбием укый-яза белми иде. Бер генә китапны — Коръән китабын гына китап дип таный иде. Башка китаплар турында: «Аларның берсен укыгач, башкаларын уку ни пычагыма кирәк икән?» дигән сүзләре көлдерә иде мине.

 

Актүбәнең башлангыч мәктәбендә бер яхшы традиция бар иде. Октябрь бәйрәме, Яңа ел алдыннан авыл халкына «театр» уйнап күрсәтә идек. Миңа да «артист» булырга туры килде. «Киләчәк безнеке» дигән «театр»да мин бер бабай ролен «уйнаган» идем. Сүстән үзем ясаган сакал-мыекны сагыз белән битемә ябыштырып чыкканымны гына хәтерлим. Пьесаның эчтәлеге исемдә калмаган. Авторы Габдрахман Әпсәләмов икәнен әле шушы көннәрдә генә, «Татар энциклопедиясе»н актарып утырганда гына күреп алдым.

 

Мәлбагышка йөреп укыганда Яңа ел бәйрәменә тагын бер «театр» әзерләп алып кайткан идек. Анысы турында бераз соңрак.

 

Актүбә башлангыч мәктәбеннән соң V-VII классны Мәлбагышка, әйткәнемчә, сигез чакрым йөреп укый идек. Кышкы салкыннар, кар-бураннар башлангач, безгә көн саен барып-кайтып йөрергә рөхсәт итмиләр иде. Мәктәп янында «торак» дип атала торган, өч өлешкә бүленгән бер буш йортны бирәләр иде. Бер башында кызлар, икенчесендә без — малайлар кереп урнашабыз. Уртада уртак бүлмә. Анда ничек әзерли алсак, каян тапсак, шул утынны тутырабыз. «Торак» бөтенләй үзебезнең карамакта. Шимбә көн дәрестән соң Актүбәбезгә кайтып китәбез. Дүшәмбе көн иртән туры дәрескә киләбез. Дәресләрдән соң, мичкә ягып, өч көн буена суынып беткән «торагыбызны» җылытабыз. Чуен чүлмәкләр белән иртән, кичен бәрәңге пешерәбез. Вакыт-вакыт боламык, крахмал боткасы белән аш төрләндерәбез. Бераз сөтебез дә була иде. Аны бозландырып катырып алып килә идек. Каймагы өскә күтәрелеп каткан була. Беренче көннәрне шуны калак белән кимереп сыйланабыз. Зәңгәрсу аскы ягы боткага китә. Өч чүлмәгебезнең икесе зуррак, алардан өчәр малай туена. Кечерәк чүлмәгебездән — икебез. Иртән иртәрәк торып, мич ягу, кичтән әзерләп куйган чуеннарны мичкә кую — чиратлап эшләнә. Бишенчедә укыйсыңмы син, җиденчедәме — бернинди аерма юк, бертигез җаваплылык. Будильниксыз ничек уянылгандыр — белмим.

 

Бик каты салкыннар, күз ачмаслык бураннар булганда, безне ял көненә дә Актүбәгә җибәрмичә, төн җиткәнче саклыйлар иде. Ә кайтасы, кайтып, өйдәгечә сыйланасы килә. Төрле хәйләсен табып, качып та киткәли идек. Мәсәлән, дәрестән чыккач, мичне ягып җибәрәбез. Сакчы укытучы өчен бу кайтырга җыенмыйбыз дигән «сигнал» була. Шуңа ышанып, үзе дә өенә кайтып китмәсә, кичке бәрәңгене пешерергә әзерләнә башлыйбыз. Укытучы апаның үз йортында да эшләре күп, «Ярый, балалар, иртәнгә буран тынса, кайтып китәрсез» дип китеп бара. Ул күздән югалуга, берәмләп чыгып, урам башында җыелабыз да, Актүбәгә юнәләбез. Ул чорда төнге буранда сигез чакрым арада адашу бик җиңел иде бит. Юллары да, авыл ягыннан күренерлек ут яктысы да, каяндыр үткән-сүткән машина уты-тавышы да юк. 10-15 адымнан бер-береңне күрмисең. Элегрәк елларда юлчы адашмасын өчен юл буйлап «маяклар», очына бәләкәй салам көлтәсе бәйләнгән таяклар, утыртып куя торган булганнар. Без укыганда аларны куеп йөрерлек кеше юк иде. Кызларыбыз да батырлар иде. Без малайлар качу «операциясен» оештырганда, беркайчан да бездән калмадылар, һәм берсе дә безне сатмады. Бишенче класстагылары арасында бик бәләкәйләре дә бар. Бигрәк тә Гадимә исемлесе, Газизә апа кызы. Барыбыз да бәрәңге балалары инде. Арыганнар-талганнар буран ыжгырган ачык төнге даланы үткәндә юлдан язмасыннар өчен бәләкәйрәкләребез, йомшагракларыбыз алдан әзерләп юлга алган дилбегәгә тотынып баралар.

 

Гомумән, 40нчы елларның кышлары бик салкын, күз ачмаслык буранлы, ә җәйләре бик эссе булдылар бугай. Кыш көннәрендә: «Кибеттә аракы каткан!» дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде. Авыл кешесенең йорт тирәсен, абзарларын каплап куйган бураннарны үзебезнең күргәнебез булды. Ял көненә кайтасы бер көнне менә шундый буран купты. Безгә «дежур»га иң кырыс, иң яраткан ир укытучыбызны, сугышта бер кулын калдырып кайткан Галиев абыйны куйдылар. Холкы бик тә «командирский» иде. Аның алгебра дәресләрендә иң шук малайлар да фәрештә балалары кебек утыралар. Берәребезнең йокымсырап киткәнен яисә игътибарсыз утырганын күрсә, бер сүз эндәшмичә акбур кисәген чиртеп очырган төсле генә итеп атып җибәрә тегенең маңгаена. Арттарак утырганы булса да тидермичә калмый. Соклана идек аның снайперлыгына. Шул номерын циркта күрсәтеп тә ипилек-тозлык эшли алган булыр иде. Холкыннан шүрләсәк тә, барыбер аның янына сыена идек. Галиев Мөхәррәм абыйның нинди кешелекле җан икәнен, бер көнне үзенең шул искиткеч оста һөнәрен күрсәтми калуда күргән идем. Көз ахыры. «Торак»ка керергә иртәрәк. Мәктәпкә, сигез чакрымга, әле көн саен килеп-китеп йөрибез. Бер көнне салкын яңгырдан чыланып, лыҗыртаган чабаталар белән килеп кердек Галиев абый дәресенә. Арткы рәттә, янымда утыручы минем иң якын дустым, туганнан туган Индүс, башын партага салып йоклап китте. Төртеп карадым, уянмый. Ямаулы иске телогрейкасы өстеннән пар күтәрелгәне күренә. Галиев абый моны күреп кулына бурны алгач, бер-ике мизгел карап торды да, тактага борылып яза башлады. Бөтен дәресне йоклап үткәргән Индүсне, күрмәгән кебек итеп, уятырга да кушмады.

 

Менә шул «снайпер» укытучыбыз теге буранлы төнгә каршы безне сакларга куелган иде. Барыбер качарга булдык. Буран артык әшәке булу сәбәпле, бу юлы малайлар гына. Сыналганча башладык «операция»не: ашыкмыйча мич ягып торакны җылыттык, кичке бәрәңгене пешереп ашадык. Һәр шимбә клубта була башлаган кинога билетлар алып кереп киттек! Клуб безнең күршедә генә. Бүректән башка, өске киемнәрне киеп тормадык. Качу ниятебез турында бер шик тә калырлык түгел иде сыман. «Разведка» безнең сакчыны күренмичә генә күзәтә. «Китте!» дигән хәбәр килү белән 5-10 минут үтмәгәндер, без инде юлда идек. Мәлбагыштан чыгып бер чакрым да үтмәгәнбездер, арттан безне ат атланган бер кеше куып җитте дә, атыннан сикереп төшеп, әле беребезне, әле икенчебезне бер кулы белән якадан, икенчесе белән штан төбеннән эләктереп як-якка ыргыта башлады. Алдан баручы, Декан дигән сәер исемле, шуклыгы белән танылган малайны башы белән кар көртенә батырып куйды. Күз ачып йомганчы диярлек тиз булды безнең «операцияне» чәлпәрәмә итү. Кем икәнен беренче «матур» сүзләреннән таныдык безне тар-мар итүчене. Мәктәбебезнең директоры Исхаков абый үзе иде ул! «Пленныйлар»ны куган кебек итеп алып кайтты ул безне торагыбызга. Галиев абыебыз бездән хәйләкәррәк булып чыккан. Шунысы гаҗәп: икенче көнне дә, соңрак та безне ачуланучы, шелтәләүче, тикшеренүче булмады. Актүбәгә килеп, аналар җыелышы үткәргәндә дә, Исхаков абый ул төнге вакыйганы искә алмады.

 

Берәребезнең дәрес хәзерләп утырганын да хәтерләмим мин ул «торакта». Ярым караңгы бер бүлмәдә, чит авылда салкын кышны үткәреп, бернинди контрольсыз яшәп ятучы төрле яшьтәге сигез малай ничек инде «җиделе» сукыр лампа тирәсендә дәрес карап утырсын ди? Андый гадәт безнең кызларда гына бар иде. Яз җитеп, көн саен барып-кайтып йөри башлагач, имтиханнар алдыннан бераз өйдә дә укырга туры килә иде килүен.

 

«Җиделе» сукыр лампага да керосин җиткереп булмый иде әле. Мәктәп директорының, укытучылар бүлмәсенең лампаларыннан сорамыйча алып чыккаларга туры килә иде. Хуҗалары юк чакта, лампаларының башын борып ачып, керосинын авызыңа тутырып аласың да, торакка чыгып йөгерәсең. Ерак юл түгел. Малайлар үз бүлмәләренә, кызлар үзләренекенә ташыйлар. Хәзерге сайлаулардагы «карусель» формасында була иде ул, үзеңнең лампага бушатасың да, кабат йөгерәсең. Шундый «операциянең берсе минем гаебем белән өзелә язды. Гадимә исемле теге иң бәләкәй кызыбыз директор бүлмәсеннән чыгып килә. Яңаклары басудан яңак капчыкларына бөртек тутырып кайтып килгән әрләннекесыман кабарып чыккан, куркуыннан күзе акайган. Шуны күреп, түзә алмыйча кычкырып көлеп җибәрдем. Гадимә дә, көчкә тыелып, мәктәп ишеген ачып чыгу белән керосинын бушатты. Коридорда түгеп, эзе, исе калса, эләгүебез мөмкин иде. Шуннан соң мине катнаштырмадылар бу җаваплы эшкә. Сакта тордым.

 

«Җиделе лампа» дигәне аның җиде буй җепкә тукылган тар филтәсен аңлата. Ә «сукыр лампа, пыяла куыксыз лампа дигән сүз. «Җиделе куыксыз» бер шәм яктылыгы бирә. Куыгын кидертсәң, күпкә яктырак, ләкин керосинны күп яндыра. Хәллерәк кешеләрдә, яисә кунаклар килгәндә, ашка җыйганда «унлы» куыклы лампа кулланыла иде.

 

 Берәр кызыклы китап кулга эләксә, аны беребез укып чыга да, утны сүдереп яткач, шуны безгә сөйли. Иң оста китап сөйләүчебез Әмир исемле малай булды. Жюль Вернның «Серле утравын», «Унбиш яшьлек капитанын» яттан белгән кебек җентекләп, сурәтләп, әллә ничә төн рәттән сөйләгәне хәтердә. Бөтенләй ятим үсте ул бик тә талантлы малай. Әнисе сугыш алдыннан вафат булып, әтисе сугышта ятып калды. Солдат хезмәтенә киткәнче әбисендә булды. Армиядан Донбасска китеп, пенсияга тикле күмер казыды, аннан авылга кайтып, урман караучы булып эшләде. Бүгенге көндә Әмир Галиев, мин һәм минем туганнан туганым, классташым Индүс Мостафин — өч якын дус, безнең чор Актүбә малайларын төрле уеннарга, шуклыкларга әйдәп йөрүчеләр генә әле исәннәр.

 

Иң кызыклы маҗаралар, иң тәвәккәл шаяртулар «идеясе» Индүстән чыга иде. Инде үсеп җитеп, армия хезмәтеннән кайткач та, күрсәтте ул үзенең егетлеген. Армияга киткәнче үк яратып йөргән, әтисез-әнисез үскән Азнакай кызы Рәйханәне әбисе ирексезләп башка егеткә кияүгә бирергә җыенганын ишеткәч, Индүсебез ат атланып, бездән 20 чакрым Азнакайга чабып, Рәйханәсен, үзенең беренче һәм гомерлек мәхәббәтен, урлап алып кайтты. «Урлап» дисәң дә бик дөрес булмый әле. Индүс барып җиткәндә никах мәҗлесе инде башланган булган. Рәйханәсен ул шул мәҗлестән талап алып кайтты.

 

Сүз уңаеннан, шуны да әйтер идем: ачлык, хәерчелек, әйтеп бетергесез гаделсезлек елларында әтиләрсез, әниләрен дә күрер-күрмәс үскән Актүбә малайлары-кызлары арасыннан берсе дә нинди дә булса бозыклык юлына басмады, җинаять кылмады, әниләрен, әтиләренең исемен, авылдашларын хур итмәде.

 

Әйе, Мәлбагыштагы «торагыбыздан» кышкы каникулга алып кайткан «театр»ны искә алырга вәгъдә иткән идем. Хәзер шуның турында сүз. Ул «театрның», ягъни, пьесаның авторы да, эчтәлеге дә инде бөтенләй онытылган. Күрәсең, күңелгә ятышлы әйбер булмагандыр. «Сәхнә» артыннан «суфлер»ыбызның «артистларыбызга» гына түгел, бөтен «залга» ишетелерлек итеп, «Ишеттеңме?» дип әйткән бердәнбер сүзен генә хәтерлим. «Театр» барышының икенче яртысындагы бер күренештә, ролен алтынчы класс кызыбыз Сания уйнаучы бер «хатын» ачуланып, икенче «хатынга» нәрсәдер сөйли. Тегесе, «Әйе шул, әйе шул» дип җавап биреп кенә тора. Сания үзенең «монологын» ятлау түгел, укып та карамаган. «Суфлер»дан ишеткәнен ишетеп, ишетеп җиткермәгәнен үзенчә итеп, ачулана бит тегесен. Тамашачылыр да тыныч кына утырмыйлар: «Әнисенә ошаса да ошар икән» дип Санияне мактыйлар, көлешәләр. Халык шаулашкан саен, «суфлер» да тавышын көчәйтә. Аның «артисткага» ишетелсен дип, кычкырып диярлек: «Ишеттеңме?» дип әйткән сүзен Саниябез: «Эт тишеге!» дип җикеренеп «кабатлап» та куйды. Шул җитә калды халыкка. Буылып көләбез барыбыз да, кая анда «театрны» дәвам итү! «Артистларыбыз» уйнарлык хәлдә түгел. Өлкән укытучыбыз Шәех абый урыныннан торып басып: «Рәхмәт, балалар! Тырышкансыз. Бик күңелле театр алып кайткансыз», дип, безне мактап, халыкны тагын бер кабат көлдереп тәмамлады ул тамашаны.

 

 Мәлбагышта укыган елларыбыз бәләкәй чагыбыз белән хушлашуыбыз булган икән. Җиде класс укуны тәмамлагач, күпчелегебез укуларын дәвам итә алмады, төрле һөнәрләр үзләштереп, эшкә урнаштылар. Безнең якларга килеп җитә башлаган нефть чыгару күпләребезне колхоздан аерды, авыл халкының әкренләп хәлен яхшыртты дияргә була. Укуларын дәвам итүчеләр төрле якларга таралдылар. Сигезенче класска мин берүзем Бөгелмәгә, авылыбыздан 33 чакрымга 3нче татар урта мәктәбенә киттем. Бу язмаларымның темасы бәләкәй чак турында булганга күрә, анда укыган елларым һәм аннан соңгылары турында җәелеп язып тормыйм. Бәләкәй чагымның кая таба борылганын берничә җөмлә белән әйтеп китү өчен генә искә алып, хәтер капчыгымны яңадан төйнәп куям.

 

Очып китә алмасам да, талпынып карадым

 

Бөгелмә мәктәбенә бабам мине үзе алып килде. Үз йортлары белән торучы электән таныш кешеләргә мине урнаштырганнан соң, мәктәп директорына мине җитәкләп диярлек алып кереп, аңа: «Улым синдә укысын!» дип, ә миңа: «Кеше булганчы укыйсың!» дип, мине калдырып, кайтырга чыгып та китте.

 

Тугызынчы класста укыганда мин Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институтына керергә хыяллана башладым. Яраткан укытучым инде бик өлкән яшьтәге Неонелла апа Шашель ярдәме белән немец телен ныклап өйрәнергә тотындым. Унынчы класста җиңелрәк немец телле китапларны сүзлексез укый башлаган идем инде. Институтка гариза яздым, тиздән җавап та килде. Бик тә беркатлы хыялый егет икәнсең дип турыдан-туры әйтелмәсә дә, ул җавапның мәгънәсе шулайрак иде. Әдәпле генә итеп, КПСС өлкә комитетыннан рекомендация алып килергә кушканнар. Немец телен шактый үзләштерсәм дә, обком телендә сөйләшерлек рәтем булмады шул... Зәңгәр күккә менәргә исәпләп корылган хыялый баскычым чәлпәрәмә җимерелеп төшкәч, акыл-тәҗрибә туплап өлгермәгән хәлдә җирдә калдым. Аның өстенә, мәктәпне тәмамлап чыккан көнне диярлек авырып китеп, бер айга хастаханәгә эләктем.

 

Аннан дәваланып чыкканда инде берәр институтка юл тотарга соң иде. Кая китеп «кеше булганчы» укуны ничек дәвам итәргә киңәш бирерлек кешем дә юк. Паспортсыз авылыңа бер кайтып эләксәң, аннан үзең теләгән якка китә алуың да шикле. Шуларны уйлап, Бөгелмә урамнарында арлы-бирле сугылып йөргәндә, хәрби училищеларга чакырган бер белдерүне күреп, военкоматка кереп киттем. Анда иңбашларына күп йолдызлар тагылган бер абый утыра иде. Аның «капитан» булганын үзем курсант погоннарын таккач кына аңладым. Саратовка, танк училищесына барасыңмы?» —дип сорагач, «барам» дидем инде. Казаныбызда шундый ук училище булганын мин белми идем, ул әйтмәде. Саратовка планы үтәлмәгән булгандыр инде.

 

Хыялларымда гомеремне хәрби хезмәткә багышлау гел дә юк иде юкса. Кырыс холыклы бабамның: «Кеше булганчы укыйсың!», дигән сүзе чигенергә юл калдырмады.

 

Авылга кайтып, офицерлыкка укырга җыенганымны әйткәч, бабам куанып хуплады. Улын, Әнвәр абыйны да күз алдына китергәндер инде.

 

Училищены тәмамлап өйгә кайткач, лейтенант погоннары тагылган, ул елларда гамәлдә булган бик тә ялтыравыклы парад формасын киеп, бабам каршына килеп баскач, ул, күңеле тулып: «Булдымы, улым? Укып чыктыңмы?» — дип сорады. «Булды, бабай, рәхмәт сиңа», — дидем. Бик сөенде бабам. Әтиемнең аңа: «Кайтмый калсам, Фәндәсне укыт!», дигән васыяте булган икән. Шул көнне генә бабам аны миңа җиткерде. Җаным тартылмаган юлны сайлаганыма үкенгәнемне бабама да, әниемә дә беркайчан да сиздермәдем.

 

Армияда хезмәт итүем, бер барып эләккәч, 34 елга якын сузылды. Холкым армияга ярашлы булмаса да, отставкага полковник дәрәҗәсендә чыктым. Хәрби хезмәттә яшьлек елларымны, ярты гомеремне үткәргәнемә инде күптән үкенмим.

 

Язмыш барыбер үзенекен итте. Күңелемә ятышлы киләчәгем дә, «кеше буласым» да мине әле алдарак көткән икән...


Фәндәс САФИУЛЛИН
Казан утлары
№ 8 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»