поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.08.2012 Язмыш

Бер мәхәббәт кыйссасы

Башы “Бердәмлек”нең 2011 елның 48 – 49нчы саннарында һәм Матбугат сайтында (05.12 2011). 

Ур-ра! Күптән көткән шатлыклы хәбәрне алдым. Минем улым гына түгел, оныгым да бар икән бит! Шул Чусовойда булып кайт¬кач, ничә айлар буе баш врачның шалтыратуын көттем. Кан ана¬лизларын тикшергәч, Рамилнең минем оныгым икәнлеге раслан¬ган. Ләкин ул белешмәне әти-әниләре соравы буенча яисә суд ка-рары белән генә алып була, ди. Ярый, миңа бу әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – минем нәселем миндә генә бетмәгән. Димәк, мин бу дөньяда юкка гына яшәмәгәнмен!

Хәзер ничек, кайчан кире Чусовойга барырга да улым Рәшитне, оныгым Рамилне ничек үзем белән таныштырырга, кайдан, кемнән башларга? Менә шундый тынгысыз уйлар белән яшәргә туры килә.

Апрель ае да килеп җитте. Мин үткән елны Чусовойдан нинди¬дер өмет белән кайткач, үз-үземә нәзер әйткән идем: берәр хәбәр алмыйча торып, мыек-сакалны кырмаска. Ә бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч, сакал-мыекны бөтенләй җибәрергә булдым.

Квартирамны җәйгә ышанычлы кешеләргә калдырдым да, пен¬сиямне саклык кенәгәсенә күчерергә кушып, юлга җыендым. Өйдән чыгар алдыннан көзге каршына килеп бастым: ә анда көрән эшләпә астыннан кара күзле, туры борынлы, агара башлаган сакаллы бер мөлаем карт басып тора. Сакал миңа килешә икән, яңактагы, му¬ендагы җыерчыкларны каплап, битне берникадәр түгәрәкләндереп куйган. Аллаһыга шөкер! Мондый бабайларга кайбер әбиләрнең дә күзләре төшәдер әле!

Чиләбегә хәтле барып, Пермь поездына күчеп утырдым да тәүлек дигәндә Чусовойга барып та җиттем. Кунакханәгә урнаш¬тым да уйланып ятам: эшемне кайдан, ничек башларга? Тик бернинди дә карарга килә алмадым, йоклап киткәнмен. Икенче көнне иртән иртүк торып зиратка - Саҗидә янына, барырга булдым. 

Каберне бик тиз таптым. Минем үтенечем буенча аның өстенә мәрмәрдән матур гына истәлек ташы ясап куйганнар. Саҗидә дә үзенең яшь чагында төшкән фотосурәтеннән миңа азрак елмаеп карап тора сыман. Йөрәгем тагын сулкылдый башлады. Белгән до¬галарымны укыдым да Саҗидәмә багышлап: “Рәхмәт сиңа, яшьлек мәхәббәтем, миңа ул бүләк иткән өчен, әле оныгым да бар икән бит! Син аларны нинди кыенлыклар белән үстергәнеңне үзең генә белгәнсеңдер. Мин, соңлап булса да, аларга ярдәм итәсем килә. Йә Раббым, аларның күңелләренә шәфкать салып, мине кире бо¬рып җибәрмәсәләр иде", - дип кулларым белән битемне сыпыр¬гач, башыма бер яхшы уй килеп төште. Миңа улым яшәгән йорт күренеп торган күрше йортларның берсенә, бер-ике айга булса да, фатирга урнашырга кирәк. Подъезд янындагы эскәмияләрдә утырган хатын-кызлардан, әбиләрдән улымның гаиләсе турында күп мәгълүматлар ишетергә була ич. Әгәр инде килен, кодагый да чыгып утырса, яннарына барып сүз кушарга да була. Рамилне дә көн саен күрәсең. Бәлки, улым Рәшит белән танышырга да берәр сәбәп килеп чыгар әле.

Шул көнне үк төштән соң үземә кирәкле фатирны эзләргә то¬тындым. Озак йөрергә туры килмәде. Ул улым гаиләсе яшәгән йортның икенче подъездында ук булып чыкты. Хуҗасы үзе җәен дачада яши икән. Минем олы яшьтәге кеше булуым аңа ошады бу¬гай, бик тиз килештек. Ике айга тиешле акчаны алгач, кибеттән бер ярты да алып кайтмакчы иде. Мин эчмим бит дигәч, кулыма фатир ачкычларын тоттырды да, яхшы теләкләр теләп, яхшы кәеф белән чыгып китте.

Ә мин танышуымны Рамилдән башларга булдым.  Аның мәктәптән кайтканын күреп: “Улым, кил әле монда!” - дип, үз яныма чакырып, аның исеме, кайсы фатирда яшәве турын¬да сораштым. Үземнең аларга күрше йортның дүртенче катында яшәвемне әйтеп, кибеттән миңа ашамлык-ризык сатып алып кай¬туын соралдым. 

Бик тә итагатьле бала булып чыкты. Ул: “Хәзер, бабай! Сум¬каны гына кертеп чыгам да барырмын” - диде. Мин дә: “Ашык¬ма, тамагыңны туйдыргач та барырга өлгерерсең”, - дидем. Ярты сәгатьтән ул минем кушканнарны алып кайтып биргәндә, мин чәй эчеп утыра идем. Аңа да чәй ясап, үзем турында, сугыштан соң бу шәһәрдә булуым турында сөйләп, аңардан әти-әниләре турын¬да сораштым. Әнисе - заводта бухгалтер, әтисе милициядә эшли, әле ярты ел гына Чечняда булып, аннан яраланып та кайткан икән. Үзенә батырлык өчен орден да биргәннәр. Бабасы да милициядә эшләп, җинаятьчеләрне тотканда һәлак булган. Әтисе аны үзе белән алып барып, бабасының милициянең актлар залына элек ку-елган фотосурәтен дә күрсәтүе турында горурланып сөйләде.

Боларны ишеткәч, аңа үзем турында: “Мин дә синең бабаң бит”, - дип әйтергә әле бик иртә икәнлеген аңладым. Рамилнең әбисе го¬мере буе авылда укытучы булып эшләгән, карт әнисе үлгәч, шәһәргә күчеп килгән. Һәр җәйдә оныклары белән бергәләшеп авылга кайталар икән. Рамилнең апасы Рәсимә ике ел инде Пермьдә укый, ә ул үзе быел 6нчы классны тәмамлаячак. Әтисенең “Жигули” машинасын сатып, иномарка алырга җыенуы турында да әйтергә онытмады. Гаражлары да ерак түгел, моннан биш минутлык арада гына икән. 

Тагын бер тапкыр ул кибеттән миңа ашамлык-ризык сатып алып кергәндә, мин урындык башына үземнең орден-медальләрем план¬касы беркетелгән яңа пинжәгемне элеп куйдым. Ишектән кергәч үк, Рамилнең күзе төшеп, ул аларны алды да : “Ого! Унбер штук! Син, бабай, сугышта да булдыңмыни?” - дип сорап куйды. “Юк, улым, миңа сугышта булырга туры килмәде. Ә менә бу орденым җитештерелгән танкларның броняларын ясарга яхшы тимер кай¬натканым өчен бирелгән. Бусы Куйбышев гидростанциясен, бусы Тольятти автозаводын төзегән өчен, болары самолетлар, ракета¬лар эшләп чыгара торган заводларны коруда катнашканым өчен, дигәч, аның миңа карашы нык үзгәргәнен сизеп алдым.

Һәр көнне иртән уннар тирәсенә беренче подъезд янында эскәмиягә әбиләр чыгып утыра башлый. Кодагый да шунда, мин дә яннарына барып, аларның сүзләренә кушылып китәм. Кодагый бер үзе генә калган вакытта аңардан барсын да төпченеп сорашам. Киявенең әнисе озак чирләмәгән, кинәт кенә, ике тапкыр инфаркт булып, үлеп киткән.

Шуннан соң аңа, йортка, балаларга күз-колак булу өчен, монда күчәргә туры килгән. Авылдагы йортны да сатмаганнар, туганнары караштырып тора икән. Һәр җәйне балалар белән бер-ике ай шун¬да кайтып яшәүләре турында да сөйләде кодагый.

Шулай көннәр берсе артыннан берсе узып кына тора. Улым Рәшитне кичен төрле вакытларда эштән кайтып өенә кереп киткәнен дә күзәтеп калам. Ә килен Әминә һәр көнне бер вакытта кайта. Тик әле һаман алар белән ничек танышырга, ничек сүз башларга төгәл карарга килә алганым юк. 

“Сабыр иткән, морадына ирешкән”, диләр бит. Ай азагында көтелмәгән хәлләр берсе артыннан берсе килеп чыга башлады.

Рамил мине күргәч: “Бабай! Мин иртәгә лагерьга китәм”, - диде. Аны хәрби-патриотик лагерьга, әтисе милиция хезмәткәре булганы өчен җибәрәләр икән. Мин аңа анда начар холыклы иптәшләреннән сакланырга, читтәрәк булырга, тәмәке тартмас- ка, исерткеч эчмәскә дигән үгет-нәсыйхәтләремне бирдем. Үзең башлап беркем белән дә сугышма, дидем, әгәр инде ике-өч малай бәйләнә икән, кытайлар ысулы “куш йодрык” белән алардан ничек ычкынырга кирәклеген өйрәттем. Рамил лагерьга киткәч, миңа ни¬чектер күңелсез булып китте.

Беркөнне кичкә таба үз подъездым янында утырганда, йортның икенче башыннан тиз-тиз атлап, муенына бәйләгән яулыгын җилфердәтеп, кул-башына зур сумка, кулларына төрле пакетлар аскан, бер яшь кыз килгәнен күреп алдым. Минем турымнан узганда бу ягымлы кыз миңа ничектер таныш кебек тоелды. Ул берен¬че подъездга борылып, анда утырган хатыннар белән исәнләште дә алардан: “Минекеләр өйдәме икән?” - дип сорады, тегеләр: “Исәнме, Рая! Әбиең әле генә кереп китте”, - диделәр. 

“Рая, Рая?”. Бу бит минем оныгым Рәсимә була түгелме? Әнисенә бик тә ошаган бит! Күңелләрем әллә нишләп, үзем дә сизмичә урынымнан торып, алар яшәгән подъездга таба киттем. Ләкин анда борылмадым, Рәсимә турында уйлый-уйлый йорт тирәсен берничә тапкыр әйләнеп чыктым. Мин бит аны бөтенләй онытып та җибәргәнмен.

Көн саен иртән-иртүк урамга чыгып утырам, өйгә көндез ашар¬га гына керәм. Рәсимәнең сирәк кенә өйдән чыгып киткәнен, кайт¬канын күреп, шуңа шатланып утырам. Алар подъездында утырган¬да, үзе белән ике-өч мәртәбә исәнләштек тә әле, ә менә сүз баш¬ларга туры килмәде.

Беркөнне күршеләреннән Рәсимә белән әбисенең иртәгә авыл¬га китәчәкләре турында ишеттем. Мин шунда үз-үземә: “Җитте! Бүген үк үземнең хәлләрем турында кодагыйга аңлатырга кирәк!” - дип әмер биреп куйдым.

Кодагый кичкә таба подъездга чыккач, аның янына эскәмиянең бер башына күчеп утырдым да алдан ук әзерләп куйган сүзләремне башладым: “Фазыйлә ханым! Мин бит Саҗидәнең беренче ире идем!” Ул берникадәр аптырап, миңа борылып карап куйды. Мин моңа игътибар итмичә, сүземне дәвам иттем. Саҗидә белән ничек очрашуыбызны, бер күрүдән бер-беребезгә гашыйк булып мәхәббәт утында януыбызны, айрылганда аның: ”Йөрәгем сизә, бу безнең беренче һәм соңгы кавышуыбыз, шуны бел, әгәр безнең яратышу¬ларыбыздан ир бала туса Рәшит, кыз бала туса Рәшидә исемен кушармын”, - дигән сүзләрен, язмыш безне башкача очратмавын, үземнең ике тапкыр өйләнеп тә бәхет тапмавымны, гаиләмдә бер ир бала да тумагач, нәселем шулай өзелер микән дип, Саҗидәнең вәгъдәсен искә төшереп, үткән елда бирегә килүемне, аны эзләп, заводка барып, ул эшләгән Мәдәният сарае директоры Надежда Ивановнаның әле исән булуын белеп, аны табып, Саҗидәнең тор¬мышындагы гаҗәеп хәлләрне ишетүем турында сөйләдем.

Саҗидәнең тормышына һәм язмышына миннән башка әле та¬гын Латыйп исемле милиционер зур үзгәреш ясаган икән. Шул без аерылышкан елның декабрендә шәһәр читендә бандитлар белән атыш вакытында яраланган Латыйп хастаханәдә үлә. Балалар йор¬тында үскән бу татар егетенең бер туганы да булмагач, аны күмүне хөкүмәт үз өстенә ала. Мәдәният сарае алдында митинг җыеп, хушлашып соңгы юлга озаталар батыр егетне. Бу эшне башкару, әлбәттә, Мәдәният сарае директорына тапшырыла, Саҗидәгә дә эш җитәрлек була. Ул завод исеменнән такыя күтәреп, мәетне зи¬ратка кадәр озата бара.

Яңа елның февралендә Саҗидә директор янына кереп, үзенең авырлы икәнен, декрет ялына китәчәген әйткәч, тегесе: “Балаң кемнән? Нигә вакытында карамадың? Кайда яшәргә уйлыйсың?” – дип әрләргә тотына.

Директор хатын Саҗидәне жәлләп, аңа барактан бүлмә алуга җаен тапкан. Кыздан завкомга: “Үткән елда үлгән милицио¬нер Латыйп минем граждан ирем иде, вакытында язылышырга өлгермәдек, хәзер менә аның баласы туа, безгә бүлмә бирүегезне сорыйм”, - дип гариза яздыргын. 
Саҗидә бала тудыру йортыннан улы белән үз бүлмәсенә кайткан. Бу хәлләрдән соң минем улым Рәшит Латыйпович булып киткән дә инде.

Кодагыйдан бу турыда кызы Әминәгә бүген сөйләмәвен үтендем, ә иртәгә мин аның үзен күреп, барсын да аңлатырга ты¬рышырмын, дидем.
Икенче көнне иртән әби белән Рәсимәне авылга озаттылар. Ә мин кичкә таба, Әминә эшләгән заводка барып, аның эштән чыкка¬нын көтеп алдым да аның белән бергә бер автобуска утырып кайттым. Юлда аңа үземнең кем икәнемне, Саҗидәнең яшь вакытын¬дагы тормышы, аның колагындагы алканың кайчандыр Саҗидәгә бүләк иткәнлегем турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. 

Ул барсын да җитди итеп тыңлап торды да өенә кереп китәр ал¬дыннан гына: "Белмим, бабай, моңа ышаныргамы, юкмы? Ничә ел¬лар буе каенанамның бу турыда бер сүз ычкындырганы булмады. Ә Рәшит моңа бөтенләй ышанмаячак", - диде.

Мин аңа: “Әминә кызым, безнең якта яраткан киленгә шулай дип әйтәләр, сиңа булган рәхмәтләремнең чиге юк! Минем нәселемә җан биргән өчен! Аларны тәрбияләп үстергәнең өчен! Бигрәк тә саф татарча сөйләшергә өйрәткәнең өчен!” - дидем. Ул да: "Рәхмәт, бабай, яхшы сүзләреңә", - диде дә өенә кереп китте.

Мин бу төнне озак уйланып яттым. Әминә түзмәс, бүген үк иренә минем турыда сөйләр. Кодагый да авылга кайткач, оныгы Рәсимәгә подъезда утырган сакаллы бабайның кем булуын әйтер.

Шимбә көнне иртән йокымнан уяндым да үземдә ниндидер буш¬лык булуын, йөрәгемә вакыт-вакыт ниндидер җил бәргәнлеген сиз¬дем. Алда мине нәрсәләр көтә икән соң?..

Тамакны туйдырып, ишек алдына чыгып озак та утырмаганмын¬дыр, Рәшит Латыйповичның машинасына Әминәне утыртып каядыр илтеп кайтуын күрдем. Ә үзе машинасыннан чыкты да туп-туры ми¬нем яныма килеп тупас кына итеп: "Син, бабай, минем гаиләгә әллә нәрсәләр сөйләп йөрисең икән. Паспортың бармы? Әйдә, күрсәт!" - диде. Мин аңа: "Паспортым өйдә, әйдә керик, күрсәтермен", - ди-дем. Болай тупас сөйләшкәч, мин дә шулай сөйләшергә булдым. Ул бит гомере буе өстәгеләрнең әмерен тыңлап, астагыларга әмер биреп яшәргә өйрәнгән.
Паспортымны биреп: "Менә нәрсә, Рәшит Латыйпович, хәзер кушеткага утыр да, бер дә бүлдермичә минем сөйләгәнне тыңла!" Бәлки, хәтереңдәдер, үткән ел язында синең кабинетыңа кереп мин: "Сезнең туганнарыгыз Самарада яшәмиме?" - дип сорагач, сез: "Юк", - дидегез. Ул чагында минем сакалым юк иде. Сугыш елларында мин Түбән Тагилда эшләдем. Сугыштан соң Чусовойда булган вакытта әниең Саҗидә белән таныштым. Ул заводның Мәдәният сараенда эшли иде. Без бер-беребезне яратышып, мин аның беренче ире булдым. Саҗидә миңа биргән вәгъдәсен үтәп, син тугач, минем исемемне кушкан да инде. Бу хәлләрне мин үткән елны гына белдем", - дидем. 

Мин сөйләгәннәрне кыенсынып кына тыңлап торгач, ул: "Да, бабай! Син миңа бик кызык әкияткә охшаган вакыйгалар турында сөйләдең, ышаныргамы юкмы, аптырап калдым бит әле", - дигәч, мин: "Ярый, башлаган эшне бетерергә кирәк, әйдә, мине машинаңа утырт та бер җиргә барабыз", - дип аны зиратка алып киттем.

Саҗидәнең каберенә барып җиткәч, Рәшит андагы яңа истәлек ташын күргәч, туктап, тынып калды.

Мин аңа үткән елны килеп, тимердән ясылган мәрмәргә алмаштыруымны әйттем. Аны үзем яныма бастырып, әнисе рухына багышлап, Коръән сүрәләре укып, аңардан дога кылдырдым.

Кайтканда: "Теләсәң, әйдә, әниеңә бүлмә алып бирүче, аның бөтен серләрен белүче Надежда Ивановнага кереп чыгабыз", - дигәч, ул: "Кирәкми, мин аны бәләкәйдән үк беләм", - диде. Мин әле тагын: "Ә теләсәң, үзегезнең исеменнән гариза язып, Пермь лабораториясендә тикшерелгән, Рамил минем оныгым икәнен раслый торган белешмәне алырга мөмкин", - дип әйттем.

Кайтып җитеп, машинадан төшкәндә, ул миңа: "Ну, бабай! Син бүген минем гомеремнең астын өскә китердең! Бу ниндидер парадокс! Моны уйлап та, аңлап та бетерергә күп вакыт кирәк булачак. Мин әле сиңа бернәрсә дә әйтә алмыйм", - диде. "Миңа сездән бернәрсә дә кирәкми. Пенсиям яхшы, акчам да җитәрлек. Минем улым, оныкларым бар булуын белү мине шатландыра, күңелемне җылыта. Бу хәлгә үземнең дә гаебем барлыгын яхшы беләм. Әгәр Рамил мине танырга теләсә, булдыра алганча, аны аякка бастырганчы, мин аңа ярдәм итәргә әзер", - дидем.

Атна азагында кодагый белән Рәсимә дә авылдан кайтып төштеләр. Икенче көнне Рәсимә минем подъезда берүзем утырганымны күреп, яныма килеп исәнләште.

"Әбием синең турыда миңа барсын да сөйләде. Мин бабаемны күрмәсәм дә, аны нәкъ сезнең кебек күз алдына китерә идем. Мин сиңа ышанам, синең минем бабам икәнлегеңне күңелем белән сизәм", - дигәч, күңелләрем тулып китте, һәм мин аның кулларын тотып: "Ай, рәхмәт, кызым, ай, рәхмәт! Синең бу яхшы сүзләрең йөрәгемә җылы май салгандай булды, ничектер рәхәтләнеп киттем!" - дидем.
Кызның кая баруын сорагач, ул: "Иртәгә миңа Пермьда булырга кирәк, практикабыз башлана, вокзалга поездлар белешергә барам", - дигәч, мин дә аны автобус тукталышына хәтле озатырга бардым.

Анда урнашкан зур кибеткә кереп: "Кызым, үзеңә ошаган бер кесә телефонын сайла", - дидем. Ул: "Минем телефоным бар бит", - дигәч: "Анысын Рамилгә бирерсең", - дидем. Аңа фото төшерә, 7 мең сум чамасы торганын алып биргәч, ул шатланып: "Рәхмәт, бабкай, йөз ел яшә!" - дип, битемнән үпте. Шунда минем күңелем тулып, елап җибәрә яздым. "Бабкай, бабакай! - Нинди йомшак, кадерле сүз! - Мин моны ишетергә хыялланмаган да идем!" - диде оныгым Рәсимә чиксез шатлыгын белдереп.

Рәсимәне тимер юл вокзалына хәтле озатып бардым. Үзем турында сөйләдем, ул да миннән барсы турында сорашты. Рамил хакында сүз чыккач, ул: "Аңарда хәзер нәкъ күчү чоры, бераз үсә төшкәч, ул да барын да аңлар", - диде. Әтисе белән дә аңлашуларының бик кыен булуы турында сөйләгәндә, Рәсимә мине бүлеп: "Иң дөресе, бөтен проблемаларны чишәр өчен, сиңа, бабкай, минем әбигә өйләнергә кирәк", - дип әйтмәсме! Менә сиңа - мә!!! Менә бит ул яшьлек - тугрыклык! Сабыйлык - беркатлылык! Ә нәрсә? Менә дигән киңәш!

Каяндыр күкрәккә яшеренгән бер шайтан килеп чыгып, миңа: "Кодагыең әле менә дигән, яше 55кә дә җитмәгән, фигурасы пионерканы кебек, нәкъ кочагыңа сыярлык. Дин бит дүрт хатынга өйләнергә ярый дигән", - дип әйтеп куймасынмы! Шунда каяндыр майор Рәшит Латыйпович күренеп, бу шатлыкны тиз генә куып җибәрде. Әйе, аның мондый хәлгә яшь чакта әнисен онытып, кайдадыр ике тапкыр өйләнеп, тагын монда килеп "тещасына" ябышырга тели, дип уйлавы бар шул. Ул бит минем улым, ул да минемчә уйлый торгандыр. Ә Рамил? Үсмер бала үзгәрүчән холыклы була. "Бу нинди бабай? Әллә нәрсәләр уйлап чыгарган", -димәсме? Юк, моны уйлап, аңлап бетерер өчен күп вакыт кирәк булачак әле.

Рәсимә Пермьга китте. Рамил лагерьда, Рәшит белән Әминә эшләп йөриләр. Фазыйлә әби элеккегечә подъездга чыгып утыргалый. Ләкин мин ничектер аның белән яңадан сүз башларга уңайсызланам. Әллә барып, Рәсимә безгә өйләнешергә кушты, дип әйтимме микән? Юк, кирәкми. Аның тынычлыгын югалтып, борчуга салырмын.

Юк! Барысы да минем кем икәнемне белделәр бит инде. Бу хәтле үзгәрешләргә күнәргә вакыт кирәк. Кодагыйдан телефоннарын язып алып, үземнең номерымны да биргәч, иртәгә кайтып китәчәгемне әйттем.

Үземнең өемә кайтып, ашыкмыйча гына бөтен хәлләр, Рәсимә әйткән киңәш турында да яхшылап уйларга кирәктер, акыллы кешеләрдән акыллы киңәш сорау да зарар итмәс. Гомерем азагына якынлашканда тагын бер хата ясамаска иде инде...
 

 


---
Бердәмлек
№ --- | 05.08.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»