|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2012 Авыл
Авыл егетенә беркайчан кияүгә чыкмаячакмын! Әнинең дә чиләнүе җиткәнАвылда көне буе эшләп арып-талып хәлдән тайган сеңлем әнә шулай ди. Югыйсә без, ягъни мин, энем һәм сеңлем, кечкенәдән үк чын мәгънәсендә маңгай тире тамган хезмәтнең нәрсә икәнен белеп-күреп үстек. Яшүсмер вакытта ук әтине югалту (ул безнең арадан киткәндә, сеңлебезгә җиде яшь иде) ялкаулыкның ни икәнен белгертмәде. Без – әнинең төп ярдәмчеләре, таянычлары. Бу язылмаган канунны һәрвакыт белеп үстек. Әни – үтә дә сабыр һәм тырыш хатын. Шуңа күрә безгә дә башкалардан ким булырга ярамый. Мин үземне белгәннән бирле әни өч сыер сава. Быел тана беренче тапкыр бозаулап, сөтлебикәләр дүрткә (!) кадәр җитте. Күп итеп сарык асрый, үгез, бозаулар, кош-корты да җитәрлек. Бүген авыл җирендә мондыйлар бармак белән генә санарлык инде. Быел әле, җитмәсә, өйалларын сүтеп, төзү эшләре белән дә мәшәкатьләндек. Осталарыбыз булды. Шулар өстенә, авылдагы су насосын алыштыру сәбәпле, бер ай тирәсе сусыз утырдык. Күршеләрдән иртәнге биштә үк су ташый башлыйбыз. Ә авылда сусыз тормыш чын мәгънәсендә ике кулсыз калган кебек. Көне буе аш-су бүлмәсендә мәш килгән хуҗабикә генә белә аны. Әле бит абзарда көтүгә чыкмый калган маллар су сорап тавыш бирә. Утыртылган яшелчәләр дә бар, аларны да әрәм итеп булмый. Моннан тыш, печәнен, мунча себеркесен әзерләү, җиләк-җимешен эшкәртү, чират көтүен көтү кебек бетмәс-төкәнмәс эшләре өелеп тора. Болар өстенә хөкүмәт эшенә дә барырга кирәк. Әни кибеттә берүзе сата. Ялсыз, иртәдән кичкә кадәр... Кыскасы, кич белән «телен җилкәгә салып», көч-хәл белән кереп ава. Кая анда пешкән ашны иркенләп утырып ашау, ике-өч сәгать тәмләп, чабынып мунча керү, кунакка йөрү! Йокы киемеңне алыштырырлык хәлең калса, бик рәхмәт!
Зөһрә САДЫЙКОВА, Азнакай |
Иң күп укылган
|