01.08.2012 Җәмгыять
Казанда демографик шартлау
Казан 80 нче еллар азагында куелган туучылар саны буенча рекордны яңартырга җыена. Быелның алты аенда туган сабыйлар саны буенча Татарстан башкаласы Идел буе федераль округының халкы миллионнан арткан башка шәһәрләрен узып киткән инде. Дөрес, әлеге сөенечле күренешне аборт һәм аерылышулар статистикасы берникадәр боза.
Соңгы “эшлекле дүшәмбе”дә Казан башкарма комитетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева сөйләгәнчә, 1987 елда шәһәрдә чын мәгънәсендә демографик шартлау теркәлгән – 18 меңнән артык сабый дөньяга аваз салган. Шул вакыттан бирле рекорд яңартылмаган. Әмма ЗАГС белгечләре бу елга зур өметләр баглый – быел 19 мең бала туар дип фаразлана.
- 2000 елда Татарстан башкаласында нибары 8849 сабый туды, - дип искәртте Шәвәлиева. - Ә быел моның киресе күзәтелә. Бары алты ай эчендә генә дә Казанда 9603 сабый дөньяга аваз салды. Халыкның табигый артымы 3033 кешене тәшкил итте. Хәзер без туучылар саны буенча Идел буе федераль округының халкы миллионнан арткан башка шәһәрләреннән: Уфа. Самара, Түбән Новгород, Пермьнән алда барабыз. Яңа туган сабыйларның яртысыннан артыгы – гаиләдә беренче бала, 52 проценты - малайлар.
Башкала мэры Илсур Метшин уңай статистикадан канәгать калды һәм кул астында эшләүчеләргә яңа рекорд куюда үзләреннән өлеш кертергә тәкъдим итте.
- Мин күп балалы әти буларак, бөтен кешегә кайнар сәламнәр һәм котлаулар юллыйм. Һәм әлеге рекордта катнашмаучыларны җитди уйлана башларга чакырам. Алексей Валерьевич (Песошин. – авт.), сез башкарма комитет җитәкчесе буларак, шулай ук чаралар күрегез, - дип шаяртты шәһәр башлыгы.
Әмма мэрга тискәре статистиканы бәян иткәч, шаяртуларга нокта куелды. Аерылышу һәм абортлар саны буенча Казан Идел буеның башка шәһәрләреннән әлләни калышмый икән. Республика башкаласында ел саен 6 меңгә якын аборт ясала, аерылышулар саны да меңнәр белән исәпләнә.
- Өйләнешүчеләр санының кимүе күзәтелми, чөнки 80 нче еллар ахыры буыны өлкәнәеп, актив рәвештә гаилә кора башлады. Ярты ел эчендә 4502 туй гөрләде, - дип хәбәр итте Альбина Шәвәлиева. – Ә 2276 гаилә аерылышкан. Нигездә, никахта 5 елдан азрак яшәгән яшь гаиләләр таркала. Әмма әлеге күрсәткеч тә без гадәттә үзебез белән чагыштырган шәһәрләр арасында иң әйбәте. Әйтик, Түбән Новгородта 3 меңнән артык пар аерылышкан.
Шәвәлиева аерылышуларның күбесе суд тәртибендә булып, элеккеге ир белән хатын загска никахны өзү турындагы әзер карар белән килгәнлектән, загслар хезмәттәшлек иткән психологлар вәзгыятькә йогынты ясап, кешеләргә гаиләне саклап калырга булыша алмый дип зарланды.
Моңа каршы Илсур Метшин үзенең “кисәтү” чараларын тәкъдим итте.
- Бәлки безгә бу уңайдан судлар белән сөйләшергәдер? Бу нәкъ менә бюрократик киртәләр файда гына китерәчәк очрак лабаса. Бу бит закон бозу булмаячак? Ул арада кешеләр уйланачак, тиешле карарга киләчәк... – дип бүлеште үз фикерләре белән шәһәр башлыгы.
Метшин кул астында эшләүчеләргә әлеге мәсьәләне җитди рәвештә тикшерергә һәм соңыннан нәтиҗәләр хакында үзенә хәбәр итәргә кушты.