|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2012 Җәмгыять
Россия туристлары бәлага таруларына үзләре гаеплеЯл иткәндә үлгәннәр һәм каза күргәннәр саны буенча Россия дөньяда беренче урында. Күп очракта Россия туристлары бәлага таруларына үзләре гаепле була икән. Бу турыда Россия туриндустрия берлеге хәбәр итә. Быелның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр, ял иткәндә безнең 224 турист зыян күргән. Бу күрсәткеч буенча Россия Таиланд, Төркия, Мисыр кебек илләрне дә узып киткән. Таиланд исемлектә икенче урында тора. Быелның алты аенда ял иткәндә 29 таиландлы казага тарыган. Өченче урындагы ике ил – Төркия һәм Вьетнамның 10шар туристы ял иткәндә зыян күргән. Ял иткәндә үлүчеләр саны буенча да Россия – лидер. 2012 елның беренче яртысында 14 Россия туристы һәлак булган.
--- |
Иң күп укылган
|