поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.07.2012 Дин

Теракт эше буенча "Рәйан" егетләрен тикшергәннәр

"Рәйан" төркеме моннан өч ел элек Рамазан аенда оеша. Ураза тотучылар үтә торган җәннәт ишекләренең берсе рәйан дип атала икән. Төркемгә исемне Илдус хәзрәт Фәиз кушып дога кыла. Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуп исә егетләргә аякка басарга ярдәм итә. Без "Рәйан"ның Рамазан аенда үткәреләчәк чаралары, иҗаты хакында әңгәмә кылырга ниятләгән идек. Әмма сүзебез үзеннән-үзе мөселман дөньясын тетрәткән вакыйгага кереп китте. Баксаң, Татарстанның атказанган артисты Азат Адиев белән мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Вәли Фазлыәхмәтов та 19 июньдә Казанда булган теракт эше буенча шик астына алынган икән. Икесенең дә өендә тентү үткәрелгән, Вәли исә ике тәүлеккә изоляторга ябылган. Алар иң элек ничек итеп ислам дөньясына аяк басуларын сөйләделәр.

Азат:
–     Мин экстрасенслар турында китаплар укырга ярата идем. Әмма анда үземне борчыган бөтен сорауларга да җавап табалмадым. Ул җавапларны ислам динендә таптым. Биш тапкыр намаз укый башладым.

Вәли:
–     "Казан егетләре"ндә җырлап йөргәндә үк Азат безгә ислам диненең өстенлекләре турында сөйли иде. Мин исә аның сүзләренә табигатьтә, башка күренешләрдә раслау таптым. Акрынлап үзем дә намазга бастым. Ислам кешенең эчке дөньясын үзгәртә. Әдәп-әхлак, эчке матурлык, тыйнаклык, сабырлык беренче планга чыга. Без инде җырларның сүзләренә дә таләпчәнрәк була башладык. Дини эчтәлекле җырлар башкарган чит ил төркемнәре иҗатын өйрәндек. Андый тема татарча ничек яңгырар икән, дигән сорау туды.

Азат:
– Әзер текстларның бөтен­ләй юк икәнен күрдек. Авторларга темага заказ биреп, әйтелергә тиешле фикерләрне җиткерәбез. Шагыйрь шул фикерләрне шигъри юлга сала. Яшь авторлар Рифат Сәлах, Гөлнирә Хөсәенова, Гөлсәрвәр, композиторлардан Салават Шәехов, Илгиз Шәйхразиев, Рөстәм Вәлиев белән иҗади элемтәдә торабыз.

– Рамазан аенда нинди иҗади планнар кордыгыз?

Азат:
–     Ел саен ифтар мәҗлесе оештырабыз. Ул мәдәни һәм дини чараларны үз эченә ала. Узган елны йөз кешелек мәҗлес үткәрдек. Быел әле кайда үткәрүебез билгесез. Рамазан аенда концерт программалары белән йөрмибез. Ә менә ифтар мәҗлесләрен ямьләндереп җибәрергә кушсалар, бик теләп барабыз.

–     Күптән түгел ислам дөньясын тетрәткән вакыйгага мөнәсәбәтегез нинди?

Азат:
– Без нәрсә генә кичерсәк тә, Аллаһтан дип әйтәбез. Ләкин кеше үтерү юлы белән ислам динен таратып булмый. Бу – мөселман эше түгел. Әлеге вакыйга мөселманнарга авырлык китерде. Шул ук вакытта монда Аллаһының рәхмәте дә ята. Бу вакыйга мөселманнарны берләштерде. Бүген юк кына сәбәп белән бик күпләрне кулга алалар. Бу дулкын авылларга да барып җитте. Берничә йөз кеше кулга алынган, диләр. Халык бүген исламга каршы көрәш барганын үз күзләре белән күрде. Мөселманнар һәм актив кешеләр буларак безне дә читләтеп үтмә­деләр. Өйдә тентү үткәрделәр, Вәлине кулга алып киткәннәр.

Вәли:
–     Тентү вакытында тыелган әдәбият һәм корал эзләделәр. Бернәрсә таба алмасалар да, изоляторга алып киттеләр. Өйдә Коръән һәм мәчетләрдә сатыла торган юка китаплар гына бар иде. Аларны алмадылар. Якыннар шок хәлендә калды. Бөтен ил белән күтәргән сынау, сабыр булыгыз, дип аңлаткач кына, тынычланыбрак калдылар. Әти онкология хастаханәсендә дәвалана иде. Аны ике көнгә өйгә алып чыккан гына идек. Бигрәк тә аңа кыен булды. Сорау алу вакытында тикшерүче, Илдус Фәиз, Вәлиулла Якупов белән нинди элемтәдә идегез, дип сорады. Мин аларның төркем әле оешып кына килгән чагында булышуларын сөйлә­дем. Вәлиулла хәзрәт безгә аппаратура алырга матди ярдәм сорап Мәскәүгә дә хатлар юллаган иде. Тикшерүчегә аларга кул күтә­рергә бернинди дә сәбәбем юк дип әйттем. Ул исә миңа кемнеңдер яла якканын әйтте.

Азат:
– Чәршәмбе көнне Яңа Савин районы суды каршында кулга алынган кешеләргә теләктәшлек күрсәтергә бик күп халык җыелды. Бу вәзгыятьтә тәвә кошы кебек башны комга яшерергә ярамый. Тормыш Аллаһка гыйбадәт кылып иманнарын сынар өчен яратылган.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 148-149 | 27.07.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»