26.07.2012 Җәмгыять
Сугыш ветераннарына игътибар артырмы?
Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү буенча дәүләт тарафыннан төрле программалар ашырылып килә. Соңгы елларда күпләргә фатирлар да тапшырылды. Шулай да, ветераннар һаман да ярдәмгә мохтаҗлар рәтендә кала бирә.
Республикада да күп кенә ветераннарның тору урынын яхшыртырга кирәк. Ләкин араларында, гомумән, башка ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗларлар да җитәрлек. Мәсәлән, бер кеме дә булмаган ялгыз кешеләр. Авырып китеп яки берәр хәл булып, алар үзләре генә сәгатьләр буе ярдәм ала алмыйча яткан очраклар да булган.
Фатир мәсьәләсенә килгәндә, бүген көнгә 15 мең ветеранга яңа фатир тапшырылган. Тиешле кешеләргә фатирларны ел ахырына кадәр биреп бетерү карала. Фатир алгач та (ветеранның гаилә торышы үзгәреп, торучылар саны артса һ.б.), ул янәдән тору урынын яхшырту буенча чиратка баса ала, диде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова. Бу хакта ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында ветераннарны яклау, социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган чарада сөйләде.
Ветераннар яңа фатирларга күчсен иде, чөнки икенчел базарда сатып алынган фатирларның хәле төрлечә була, дип билгеләп узды Просвирякова. Еш кына яңа алынган фатирларда ветераннарның балалары, оныклары яшшвен искә алып, ул: “Яңа торакта сугыш ветераннарын үзләрен күрәсе килә”, - диде Просвирякова.
Татарстанда бүгенге көндә 113 мең сугыш ветераны яши. Алар арасында тору урынын яхшырту кирәк булганнар байтак. Мәсәлән, яшәү шартлары начар булган ерак районнардагы авылларда яшәүчеләр. Ялгыз, балалары, карар, аралашыр кешеләре булмаган картларга республикада интернатлар тәкъдим ителә икән. “Бик әйбәт интернатлар бар. Аларда карт кешеләр, инвалидлар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган”, - дип сөйләде Ирина Просвирякова.
Президиум утырышында шулай ук шәһәрдә, төрле биналарда өлкән, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңай шартлар булдыру турында да сүз булды. Бүген шәһәрдә аларга йөрү, баскычлы урыннардан күтәрелү өчен махсус җайланмалар ясала. Ләкин еш кына алар дөрес төзелми икән. Мондый очракта барлык кешеләргә игътибарлырак булырга, тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде министр урынбасары.
Җыелышта Казанның ветераннар оешмалары җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Алар әйтүенчә, республикадагы ветераннарның санын белү генә җитми. Һәрбер сугышта булучыны фамилияләп белергә, аларның проблемалары турында хәбәрдар булырга кирәк. Шулай ук ветераннар сугышта үлгәннәрнең истәлеген мәңгеләштерүче тамгаларның кайсыбер очракта бик начар хәлдә булуыннан да зарланды.
Бөек сугышта Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында ветераннар истәлекләре китабын нәшер итү планлаштырыла икән. Ә менә ялгыз өлкәннәр фатирларында хастаханәләр белән элемтә өчен махсус җайланмалар урнаштыру карала.