поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.07.2012 Мәдәният

Исемнәре исемдә: Фирдәвес Әхтәмова

Быел гына җирләдек әле Фирдәвесебезне. Исеме истә дип әйтергә дә иртә. Арабызда йөридер кебек. Үзенә килешеп торган эшләпәсен кыңгыррак салып, юлыма очрар да: «Нихәл?» – дип әйтер төсле. Мин аның яман чир белән чирләп киткәнен ишеткәч, аптырап калдым. Мәңге чирләмәс кебек иде. Чөнки беркайчан да зарланмады. Зарланмавының сәбәбе дә бар – ятим үскән кыз. Ятимлек кайберәүләрне сындырса да, көчле рухлыларны чыныктыра. Зарланудан мәгънә юклыгын алар иртәрәк аңлыйлар. Үзен яклый да белә иде ул. Берәрсе берәр кыек сүз әйтсә, кистереп җавап кайтара да белә иде. Гайбәтне яратмады. Кемдер турында начар сүз әйткәнен мин хәтерләмим.

Без егерме өч егет­кыз Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына (ВУЗ) укырга киттек. Уныбыз – кызлар. Әлбәттә инде, егет булгач, кызларга күз саласың – төс­кыяфәтләрен күз белән тикшереп аласың. Фирдәвес бер күрүдә гашыйк итәрлек түгел иде. Кызыклы бер закончалык бар: кыз чагында күз явын алырлык чибәр кызларның күбесе картайгач төссезләнәләр кебек, әлләни күренмәгәннәр, олыгайгач, матурланалар. Моннан өч еллар элек Фирдәвескә җитмеш яшь туларак очраштык та, мин аңа төбәлеп карап торам икән.

– Нәрсә тикшерәсең? – ди бу миңа.

– Син олыгайган саен чибәрләнәсең, – дим.

Башын ташлап көлде мәрхүмә. Егет кеше буларак Фирдәвескә гашыйк булмасам да, мин һәрвакыт аны якын иттем. Кулыма каләм алып яза башлаганда безнең курста язганнарымны тыңлаучы бердәнбер кеше Фирдәвес иде. Ул мине мактап, үсендереп торды. Укыганда да, укып кайтып театрда эшләгәндә дә артистлар арасында иң укымышлысы, иң мәгълүматлысы ул иде. Театр дөньясына ул кайбер талантлы артистлар кебек чәчрәп килеп кермәде. Героинялар уйнап дан казанмады. Әмма...

Күптән түгел Биектау районының Чыршы авылында Оренбург татар театрының спектаклен карагач, өлкән яшьтәге бер ханым сәхнәгә чыкты да артистларны котлады, озын гомер теләде. Шунда:

– Әнә, Бибиебез дә китеп барды, кайгыбыз зур, – диде.

«Бибиебез»нең кем икәнлеге бөтенебезгә дә билгеле иде, ул – Фирдәвес Әхтәмова. Заманында ул Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ында асрау кыз Биби ролен уйнап күпләрне гаҗәпкә калдырды. Инде ничә дистә ел үткән, ә тамашачы Фирдәвеснең Бибиен онытмый.

Фирдәвеснең актерлык бәхете күбрәк кинода булды, ахры – күптән түгел ул «Бибинур» дигән фильмда Бибинурны уйнап дан казанды, махсус бүләк алды. Фирдәвес турында яза башлагач, кулыма щепкинчылар турындагы «Сәхнә – могҗиза» дигән китапны алып, Фирдәвескә багышланган сәхифәне карадым.

Фирдәвес кияүгә соңлап чыкты. Ире Марат искиткеч акыллы кеше булды. Бик матур яшәделәр. Тик Марат иртәрәк китте якты дөньядан. Бердәнбер кызы Айгөлне берүзе тәрбияләп үстерде Фирдәвес. Айгөл – әтисе һәм әнисе шикелле белемле, уңган­булган кыз. Берничә телне бик яхшы өйрәнгәч, ул Италиягә китеп укыды һәм анда эшкә калды. Бердәнбер кызының әнисен калдырып китүен өнәмәүчеләр булды. Фирдәвес салкын акыл белән:

– Һәркемнең үз тормышы, мин үз көчемдә, нигә аны үземә бәйләп куйыйм, безнең илдә аңа дөнья таррак, – диде.

Фирдәвескә авыру ияргәч, Айгөл шунда ук кайтып төште. Әнисен соңгы юлга озатканчы яныннан китмәде. Чит илдә яшәгән кыз әнисенең­әтисенең телен оныта төшкәндер дисәм, саф татар телендә сөйләшеп, Фирдәвесебезгә хөрмәтне тагын да арттырды. Татар телен оныта алмаслык итеп өйрәтеп калдырган бит бәгырькәебез.

Нәҗибә бик юксына аны. Югыйсә, көн саен очрашып торган дуслар да түгел кебек иделәр. Сагындыра белүче чиста күңелле иде шул Фирдәвес җанкисәк. Җанкисәк – Фирдәвеснең яратып әйтә торган сүзе иде. «Җансөймәс» дигән сүзне дә еш әйтә иде ул. Ләкин ул аны матур итеп елмаеп әйтә иде.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ --- | 25.07.2012
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»