|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2012 Җәмгыять
Кырым татарлары әләмле, герблы һәм гимнлы булды (АУДИО)Кырым татарларының милли гимны, гербы һәм флагы булдырылды. Әлеге символлар бишенче милли Корылтайның дүртенче сессиясендә расланды. Корылтай 21-22 июль көннәрендә Симферополь каласында узган иде. “Зәңгәр - күк төсендәге тукыманың югары почмагында алтын агач тамга - кырым ханнарының нәсел гербы сүрәтен кырым-татар халкының милли әләме итеп санарга”, диелә Корылтай карарында. Документта расланганча, милли әләм һәм гимн кырым-татар халкының аерылгысыз атрибутлары булып санала. Алар бердәмлекне, буыннар тыгызлыгын раслаучы, үз азатлыгы өчен күпгасырлык көрәшне күрсәтүче символлар буларак кабул ителә.
--- |
Иң күп укылган
|