поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.11.2008 Милләт

ТАТАР САЙТЫ КҮПМЕ ТОРА?

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 еллар планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектына карата үзгәрешләр һәм өстәмәләрне карады. Анда мәдәни ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен әдәбият-сәнгать оешмаларына билгеле бер күләмдә акча тәгаенләнә. Аерым алганда, “Яңа Гасыр” телевидениесендә балалар каналын булдыру, “Сәхнә”, “Татарстан” журналларын нәшер итү, язучылар, композиторлар берлекләрендәге чыгымнар өчен саллы гына бюджет акчасы билгеләнде.

“Тагын 2 елдан татарның бөек шагыйре Тукайның тууына 125 ел. Тиздән Министрлар кабинеты да бу нисбәттән махсус карар кабул итәчәк”, – дип искәртте комитет рәисе Разил Вәлиев.

 

Депутатлар Тукайга багышланган махсус сайт булдырырга ниятли. Аның өчен бюджеттан 2 миллион сум акча сорыйлар. “Тукай” сайтында шагыйрьнең иҗаты, биографиясе һәм исеме белән бәйле мәгълүматлар эленәчәк икән. Шул исәптән, замандашлары, Тукай премиясе лауреатлары белән дә таныштырачаклар.

 

Бүген популяр татар сайтлары юк түгел. Аларны булдыручылар, актив кулланучылар “Тукай” сайты турында ни уйлый икән? Бер сайт булдыру өчен бирелгән 2 миллион сумны күпсенмиләрме?

 

Данил СӘФӘРОВ, Mатбугат.ру сайты хуҗасы:

 

– Мондый сумманы ишеткәч, бик гаҗәпләндем. Без дә сайтлар ясыйбыз. Бу бәягә бер иллеләп татар язучысына сайт эшли алыр идек. Татар интернетын күтәрү турында күпме сөйләшәләр - ә гамәлдә киресе эшләнә. 2 миллион сумга бөтен татар интернетын яңа үргә күтәреп булыр иде. Хәзерге татар телле сайтларның күбесе энтузиастлар тарафыннан эшләнгән. Алар, әлбәттә, акча китерми. Бүген ябылыйкмы, иртәгәме, дип җан асрыйлар. Дәүләт шул эшләрне, шул егетләрне күреп алып, аларга ярдәм итәр урынына “2 миллион” дип шаккатыра. Тукай үзе моңа бик гаҗәпләнер иде...

 

Римзил ВӘЛИ, “Азатлык” радиосының Казан бюросы директоры:

 

– Татар интернетын көчәйтү – мөһим мәсьәлә. Татарлар.ру белән Матбугат.ру – иң популяр сайтлар. Ә дәүләт тарафыннан булдырылган сайтлар көчле түгел. Белгечләр әйтүенчә, 2 миллион сумга 20ләп сайт эшләргә була. Мин “Тукай” сайты проекты белән таныш түгел. Ул да кирәк. Ләкин үз көчләре белән эшләгән, фидакарь, тыйнак Мөдәррис Каюмов, Тимур Сөләйманов, Данил Сәфәровларга бер тиен дә бирмәүләре гаҗәп. Ул акчаны аерым сайт хуҗаларына бүлеп бирергә тиешләр дип саныйм. Менә аларга нинди ярдәм кирәк икән?

 

Рузил МӨХЕТДИНОВ, Булмас.ру сайты хуҗасы:

 

– Сайтны булдыру белән генә эш бетми бит әле. Аны туктатмыйча, яңартып торырга да кирәк. 2 миллион сум зур сумма кебек, тик төрле сайтлар була. Кыйммәтле итеп эшләргә дә мөмкин. “Тукай” сайты популяр булыр шикелле түгел. Бәлки, аны бөтен татар әдәбиятына багышларга кирәктер. Бер сайт милләтне алга җибәрә алмый. Аның өчен 100 татар сайты эшләргә кирәк. Булмас.руны булдыру өчен, 300 мең сум тирәсе китте. Шуның өстенә, еллар буе тутырып, үстереп тору кирәк.

 

Диләрә АЛМАЗОВА, студент:

 

– Көне-төне Матбугат.ру белән ВКонтакте.ру сайтларында утырам. Хәзер интернеттан файдаланучыларның 70%ы – яшьләр. Ул “Тукай” сайты кемгә генә кызык булыр икән соң? Аның аудиториясен бөтенләй күз алдына китерә алмыйм. Татфак белән журфак студентлары реферат язганда кулланса гына. Тематикасын бераз киңәйтергә кирәктер. Ә 2 миллион сумга килгәндә... Бюджеттан шулкадәр акча алу кемгәдер кулай, димәк.

 

Рифат СӘЛАХ, шагыйрь:

 

– Тукай – безнең маяк бит ул. Аны шулай итеп хөрмәтлибез икән, исемен пропагандалау өчен барысын да эшлик. Ә сумманың күләме күп күренә. Чыннан да, тиешле дәрәҗәдәге сайт эшли алсалар, бу акчаны бирергә кирәк.

 

Альберт ФАЗЛЫЙ, компьютер белгече:

 

– 2 миллион?! Акылга сыймый торган нәрсә бит бу. Миңа байтак сайтлар ясарга туры килде, ә менә андыен күргән юк әле. Шәп эчтәлекле, максатлы, иң заманча технологияләр кулланып ясалган сайтлар, күп дигәндә, 200 мең сум тора. 2 миллионга, ким дигәндә, 10 сайт ясарга мөмкин. Гел Тукай турында гына булуын да хупламыйм.

 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 44 | 05.11.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»