поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.07.2012 Шоу-бизнес

Салават ни өчен Камалда концерт уздырмый?

Августның береннән егермесенә кадәр Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Салават тамашачыга яңа программа тәкъдим итә, һәм, шулай итеп, 25 нче иҗат сезонын башлап җибәрә. Ни өчен гадәтләнгәнчә Камал театрында түгел, дип кызыксынучыларга җырчының җавабы болайрак:

“Мине ул театрга әтием кебек кеше Шамил Зиннурович алып килгән иде. Хәзер менә ул юк инде. Шунлыктан күңел тартмый. Аннан үзем генә белгән сәбәпләре дә бар... Халык филармония залындагы концертларга да күнекте инде. Ул – минем үземә дә таныш сәхнә. Шуңа күрә яңа программаны да шунда башларга булдык”.

Яңа программаның үзә­гендә – киләсе елда Казанда узачак Универсиада темасы. Шунда ук үзебезчәләтеп “сабантуяда” дип әйтүләр дә бик еш ишетелә. Димәк, тапкырлык, җитезлек, батырлык, уен-көлке, мәзәк хәлләр – барысы да булыр. Милләт, халык, авылларыбыз язмышы да читләтеп үтелми. Хәмдүнә Тимергалиева да, бу сезонда Салават концертларында катнашам, дип җир җимертеп әзерләнеп йөри. Программа бик мавыктыргыч булырга охшаган. Хәзер салаватлылар көне-төне репетициядә, ул үзе бишкә ярылырга тора. Җырлар сайлый, өйрәнә, программаны көненә ун тапкыр сүтеп, ун тапкыр җыя, мәдәният-сәнгать академиясендә студентлар туплый, аннан тагын яңа программага кереп чума. Кыскасы, барысына да өлгерә.

Өлкәннәргә – хөрмәт, яшьләргә – үрнәк

Үткән шимбәдә Башкортстанда, туган авылы Аксәеттә “Туган авылым” дип исем­ләнгән бәйрәм уздырып килде. Бәйрәмдә халыкның исә­бе-хисабы юк иде: бөтен Баш­корт­стан, Татарстан, Пермь крае, Чиләбе, Свердлау өлкәсе халкы җыелган диярсең! Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та гаиләсе белән килгән иде. “Салават авылына кайтты. Мин дә туган якларыма кайттым. Бүгенге бәйрәмнең “Туган авылым” дип аталуы да бик мәгънәле. Туган якларга кайтырга, хәл-әхвәл белешеп, ярдәм итеп яшәргә кирәк. Салават менә шушы бурычны үти. Өлкәннәргә – хөрмәт, яшьләргә үрнәк бәйрәме бу”, – диде Президент.

Бәйрәмдә иң элек, иртә­дән кичкә кадәр балалар мәйдан тотты. Уеннарның ниндие генә юк иде! Футбол да, волейбол да уйнадылар, кө­рәштеләр дә. Янәшәдә әти-әниләре, туганнары көч биреп торды. Әнә шуңа, күрәсең, республика балалар Сабан туе дип бәяләнде бу бәйрәм һәм иң тапкырлар, уңган-булган­нар Салаваттан бүләк тә алды.

Кичке җидедә халык Аксәет күле буена җыелды. Табигатьнең андагы матурлыгын язып-сөйләп кенә бетерерлек түгел. Күлнең бер ягында сөзәк тау. Менә шунда бихисап утыргычлар җайланган, күл өстенә исә сәхнә көйләнгән. Хәтта туган авылы Миңгәрдә искиткеч Сабантуй оештыручы Җәүдәт Миң­нәхмә­тов та шушы гүзәллеккә хәйран калып карап торды.

Башкортстан Президентының Аксәеткә бәйрәмгә ки­лүен Салават тарихи вакыйга дип атады һәм: “Зәки улыннан Зәки улына, Аксәет­кә юл онытылмасын”, – дип такмаклый-такмаклый, истә­лек бүләге дә тапшырды. Шундый ук бүләкнең икенчесе Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевкә иде. Аның бе­лән Салават авыл­дашлар, яшь­тәшләр дә икән. “Яшь вакытта бер тапкыр да сүзгә килешмәдек, сугышканыбыз да булмады, нинди генә эшкә тотынса да булдыра торган, төпле егет”. Салаватның хакимият башлыгына биргән бәясе шундый.

Көтүче бүләге – көтүчегә

Бәйрәм дәвамында Салаватның исем-дәрәҗәләрен зур горурлык белән халыкка берничә тапкыр җиткерделәр. Салават исә аларга төзәтмә кертәсе итте: “Минем төп һөнәрем туган авылым белән бәйле, тәҗрибәле көтүче бит мин”, – диде ул. Аннан серне ачты. Көтүчегә дип махсус бүләк – “Жигули” машинасы алып кайткан икән. Хуҗалык җитәкчесе Насыйбулла белән киңәшкәннән соң, аны терлекчелектә эшләү­че өч бертуган – Илнар, Радик, Илмирга бирергә булдылар. Өстәвенә заманында бу ир-егетләрнең әтисе Рәлиф Талипов белән маллар көткән булган. Салават “Жигули”ның булачак хуҗасын меңләгән халык алдында тагын да ачыклый төште: “Тәк, дусларым, әни­егез кайсыгызның гаиләсендә яши?” Һәм машина ачкычын әниләрен тәрбияләүче гаилә­­гә тапшырды. Шул ук вакытта, башка туганнарыгыз да машина­ның игелеген күрсен, дигән телә­ген җиткерде. Хәзерге көтү­челәр дә, тамашачы да элеккеге көтүче Салаватның бү­ләгеннән бик канәгать иде. Җырчы Аксәетнең ак әбиенә дә, озак-озак бик матур гомер иткән парларга да истә­лек бүләкләрен тапшырды.

* * *

“Туган авылым” бәйрә­менә Аксәеттән торбалар аша чишмә суы китерткәннәр иде. Аннан һәркем диярлек авыз итте, тәненә сихәт, җанына рәхәтлек алды. Әлбәттә инде, ул суның тәмен, бәйрәмнең ямен тойган кеше алдагы елларда да Аксәеткә килми калмас. Салават концерт­ла­рының да шундый ук тарту көче бар бит.



Кави Сафин фотосы.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 145 | 21.07.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»