поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.07.2012 Спорт

Гали авылында Бөтенроссия татар авыллары арасында беренче тапкыр ат чабышлары узды (ФОТО)

Похвистнево районының Гали авылында былтыргы сентябрь аенда үткәрелергә тиешле ат чабышлары, һава торышы яңгырларга китү сәбәпле, уздырылмыйча калган иде. Кайберәүләр “булмастыр инде бу” дип тә уйлаганнардыр, бәлки. Әмма авылның танылган эшкуары, районның “Туган тел” оешмасы рәисе, Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Расих Латыйпов үзе башлаган эшне ташлый торганнардан түгеллеген исбатлап, 14 июльдә Бөтенроссия татар авыллары арасында беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы кубогына ат чабышлары уздырды.

Самара, Пенза, Оренбург, Саратов, Пермь, Киров, Нижгар өлкәләреннән, Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Марий Эл республикаларыннан ярышка 111 аргамак китерелгән иде. Аларның килүен карап торуы гына да бер тамаша булды: кемдер үзенең җиңел автомобиленә фургон ясатып, аргамакларын шунда урнаштырган, кемдер моның өчен әрҗәле машина сатып алган. Ә менә Татнефть чабышкылары, элита буларак, кондиционерлы, бөтен уңайлыклары булган махсус машинада килделәр.

Чабышлар алдыннан халык кайгырып торган иде: җәйге челләдә урамдагы температура кайвакыт 35 градустан да узып китә бит. Ничек итеп атлар шушы кызуда 2400 метр араны чабып үтә алырлар икән? Ходай Тәгалә бу борчылуларны ишеткән булса кирәк. Иртә таңнан күк йөзе куе кара болытлар белән капланды, һәм Гали янындагы авыллар өстендә ишеп-ишеп яңгыр яварга тотынды. Ә Галидә, заказ буенча диярсең, тузанны бастырып, атлар чаба торган юлны чылатып алды да кырларга юнәлде. Унсигезенче, соңгы заезд ахырында гына ялтырап кояш чыкты һәм түзмәслек итеп кыздыра башлады. Тик эш инде эшләнгән иде. Менә бит, Аллаһының рәхмәте!

Самара өлкәсе тарихында беренче тапкыр уздырылган бу чарага Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, депутат Александр Ларионов, Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин һәм башкалар килгән иде.

Иртәнге якта буш булган чабыш урыны тора-бара бәйрәмчә киенгән халык белән тулды. Биредә, Сабантуйдагы кебек, сату рәтләре буйлап йөрү, Татарстан артистларының концертын карау кебек тамашага әллә ни зур игътибар бирелмәде. Барысы да чабыш юлы буйлап куелган киртәләргә сарылып, зарыгып ат чабышларын көтте...

Ләкин сабыр итәргә туры килде. Өлкә үзәгеннән һәм Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунаклар, бу ярышларның әһә-мияте, авыл хуҗалыгы үсешенә ясаячак йогынтысы турында берничә сүз әйтеп, халыкны шушы зур бәйрәм белән котлаганнан соң гына, еракта тарантаска җигелгән өч ат күренде. Бу ут күрше Богырыслан ипподромы тарантасы булып чыкты. Ә аларның көндәшләре ярышка соңгардылар бугай. Шуңа күрә бу заезд чабышны бизәүче бер прелюдия буларак кабул ителде.

Шунысы кызыклы, чабыш-ларның комментаторы Александр Горюхин үз эшенең остасы булып чыкты. Ул катнашучыларны тәртипкә тиз өйрәтте: башта чыгып халыкка күренергә, атның кушаматын, ат хуҗасын һәм җайдакны атарга кирәк икән. Аннары әйләнеп старт урынына кайтырга да, гонг яңгыраганны көтәргә. Беренче заездда әле атлар тәртипсез рәвештә ары-бире йөренсәләр, икенче заездда инде, халыкка күренер өчен, төз рәтләргә тезелеп чыга башладылар. Шул арада комментатор алар турында тулы белешмә бирә һәм чабыш башлана. Ишетсәгез иде сез андагы эмоцияләрне, беренче әйләнешне узганда яңгыраган хуплау сүзләрен! Ә инде җиңүче килгәндәге күтәренке рухны әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел.

Дөрес, бу спорт төре куркынычсыз түгел, биредә аяныч хәлләр дә булгалый. Менә бу көнне дә “Финалист” белән “Накат” чабышкылары ярышкан вакытта “Накат” тайпылып егылды һәм ике аягын да сындырды. Шулай итеп, Камышлы районыннан килгән “Финалист” беренче булып чыкты, һәм район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов әзерләгән приз да аңа бирелде.

Ә җирле токым атлары ярышканда җайдак Инсаф Мөниров исемле егет атыннан егылып төшеп, аягын авырттырды. Аңа Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы әзерләгән “Тамашачы симпатиясе” призы тәтеде һәм, табиблар тиешле ярдәм күрсәткәннән соң, ул шушы призны үз аягы белән чыгып алды.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер: призларны һәр заездга аерым эшкуар яисә фирма әзерләп килгән иде. Мәсәлән, җирле токым атларында чапкан галилеләр Әбүбәкер, Таһир, Ядкәр һәм Җәгъфәр Латыйповларга (алар аталы-уллы-оныклы ярыштылар) призны җирле эшкуар Радик Сафиуллин бирде. Шулай ук Фәхретдин Канюкаевның икенче “Тамашачы симпатиясе” призы да Әбүбәкер агага тапшырылды. Ә җирле кул остасы һәм шагыйрә Саимә Морзанова аңа үзе чиккән кулъяулык бүләк итте. Чабышкы атларның финал ярышында икенче урын өчен - өлкә автономиясе, өченче урын өчен - “Родник” фирмасы, дүртенче урын өчен Самара татарларының шәһәр автономиясе шактый калын конвертлар тапшырдылар.

Чабыш спонсорлары арасында район администрацияләре дә, аерым-аерым эшкуарлар да, Бөтендөнья татар конгрессы, өлкә һәм шәһәр автономияләре, “Дуслык” оешмасы кебек иҗтимагый оешмалар да бар иде. Шулай итеп, приз фонды бер миллион сумга җыелып, чабышта катнашучыларның берсе дә бу ярыштан буш кул белән китмәде. Вәгъдә ителгән “Lada Priora” һәм “Жигули 2107” да финалда җиңүчеләрне көтеп тора иде. Ике зур бүләк булуның сәбәбе – атларның юртак (рысаки) һәм чабышкы (скакуны) төркемнәренә бүленүендә.

Финалда Пансифик, Миндубай, Ирбит, Албарс, Рубикон, Красивая, Галихан, Бис, Азимут, Ждан, Инфайтер, Игл кушаматлы чабышкылар катнашты, һәм беренче булып Татнефть ипподромында тәрбияләнгән Пансифик килде. Шулай итеп җайдак - Әлмәт егете Марат Нәфыйков Бөтендөнья татар конгрессының супер-призы “Lada Priora” машинасы ачкычын һәм кубок алуга иреште.

Юртаклар арасыннан финал ярышына Секрет, Гамбург, Прогресс, Солист һәм Матис киттеләр. Оренбург өлкәсе Первомайский авылының Матис кушаматлы аты беренче әйләнештә барысын да узып килүен күреп, җайдак Сергей Артамоновның улы Егорка Расих Латыйповның призы - “Жигули 2107” машинасын кочаклый ук башлады. Шатлыгы эченә сыймаган бала аны сыпыргалап: “Наша, наша!” - дип бөтерелде һәм, әтисе малайның ышанычын аклап, финишка беренче булып килеп җитте. Икенче урынга чыккан Гамбургның җайдагына өлкә “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров - кул сәгате, ә өченче урын өчен Тольятти автономиясе рәисе Рәшит Нурмөхәммәтов конвертка салып акча тапшырды.

Тарихта беренче тапкыр Гали авылында уздырылган ат чабышларына килгән халык ахырына кадәр үзләре сайлап алган җайдаклар һәм атлар өчен җан атып басып тордылар. Эмоцияләр ташып чыгып, соклану хисләренә һәм хуплау авазларына әверелде, оттырганнар өчен күңелләре әрнеп “аһ!” итүчеләр дә аз булмады.

Халыкның шушы кызыксынуын күреп, чабышны оештыручы Расих Латыйповка берничә сорау бирмичә түзә алмадым. Ул хөрмәтле укучыларыбыз белән фикерләрен уртаклашырга риза булды.

- Бүгенге ат чабышлары мондый ярышларның кирәк-леген раслады. Элек-электән татар ир-егете һәм ат бергә булганнар – ауда да, эштә дә, ялда да... Халкыбыз тикмәгә генә “Һәр ир йөрәгендә – иярле ат”, дип әйтмәгән бит. Хәзерге заманда, бөтен эшебезне техника башкарган вакытта, без шушы дусларыбыз турында онытып җибәргәнбез. Аларны көнкүрешебезгә кайтару, балаларыбызда атларга карата мәхәббәт тәрбияләү өчен һәр татар йортында ат булырга тиеш. Эшкә булмаса – чабышка, чабышка булмаса – күңел өчен кирәк безгә бу маллар. Аты булмаган татар – татармыни ул?

- Бүгенге чабышлардан сез канәгатьме?

- Бик, бик канәгать. Унбер регионнан 111 ат катнашкан чабыш – ул бик күләмле чара. Күрсәтелгән вакыт та ипподром ярышларына караганда яхшырак нәтиҗә бирде. Бу бәйрәмне оештыруда миңа булышкан кешеләр дә нәтиҗәле эшләп, ярышларны зур дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм иттеләр. Самара өлкә хакимияте дә, Татарстан җитәкчелеге дә бу чарага битараф калмады. Рәхмәт барысына да.

- Бу чабышларның ки-ләчәге булыр, дисезме? Булса, икенче ярыш кайда үткәрелер, дип фаразлыйсыз?

-Әйе, бүген биредә уздырылган ат чабышларын татарлар күмәкләшеп яшәгән башка регионнарда да үткәрергә кирәк, дип саныйм. Әмма мине профессиональ чабышлар түгел, ә нәкъ менә бездәге кебек татар авылларында үстерелгән ярымканлы, нәселе әллә ни чиста булмаган атлар чабышы кызыксындыра. Ә моның өчен һәр татар авылында яхшы инструкторлар, ат спорты клублары булдыру, балаларыбызның атлар янында шөгыльләнеп үсүе кирәк.

- Димәк, Гали авылында тагын бер яңалык туарга тора?

- Әлхәмдүлиллаһи шөкер, нәрсә уйласак та, тормышка ашырылмый калганы юк. Бу идея дә фантастик түгел, шундый егетләребез булганда башкарып чыгарбыз.

Ә егетләр дигәнем - бу ярышларны уздырганда ярдәм иткән милләттәшләребез. Татар милли оешмалары зур оешканлык күрсәтеп, ярдәм кирәкмиме, дип үзләре шалтыраттылар һәм ярдәм тәкъдим иттеләр. Газета аша Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиулловка, өлкә “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүровка, Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка, Тольятти шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәшит Нурмөхәммәтовка, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Бергә булсак, барысын да башкарып чыгарбыз әле.

 

Фото №1

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 22.07.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»